Flatik.ru

Перейти на главную страницу

Поиск по ключевым словам:

страница 1страница 2 ... страница 19страница 20




Гафаров И.А.

Мишәрләр.

Тарих һәм тел.

Казан, 2011


УДК 81.282:314.7.343=943.21

ББК 81.2-67

Г 26

Фәнни редакторы

филология фәннәре докторы, ТР Фәннәр Академиясе Г.Ибрагимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының баш фәнни хезмәткәре, профессор Д.Б.Рамазанова

Рецензентлары: тарих фәннәре докторы, профессор Ф.Ш. Хузин;

филология фәннәре докторы, профессор Ф.С. Хәкимҗанов .


Охраняется Законом РФ “Об авторском праве и смежных правах”. Воспроизведение всей книги или ее части на любых видах носителей запрещается без письменного разрешения издательства.
Гафаров И .Ә.

Г26 Мишәрләр. Тарих һәм тел. – Казан: Идел-Пресс, 2011ел. – 256 бит

Монография мишәрләрнең кыскача тарихына, анда булган бәхәсле мәсьәләләргә, татар теленең көнбатыш диалектына карый торган чүпрәле сөйләшенә багышланган. Автор әлеге сөйләшнең үзенчәлекләрен тасвирлый, сүзлеген, мәкальләрен, әйтемнәрен бирә, мисаллар нигезендә аларны куллану үрнәкләрен күрсәтә.

Хезмәт укытучыларга, укучыларга, фәнни хезмәткәрләргә, татар халкының тарихы, теле белән кызыксынучыларга тәкъдим ителә. Ул шулай ук югары уку йортларының гуманитар факультетлары студентлары өчен уку әсбабы булып та файдаланылырга мөмкин.

ISBN 087-5-85247-523-7

© И.А.Гафаров.


Кереш сүз


Кешелек дөньясының тарихы, безнең карашка, пирамидага охшаган. Аңардагы һәр зурмы, кечкенәме таш яки кирпеч кайсы да булса халыкның, милләтнең тарихы. Әгәр пирамидадан берничә таш кисәге кителеп төшсә, җил, яңгыр, вакыт тәэсире нәтиҗәсендә ул үзе дә җимерелә башлый. Шуңа да тарихта зурмы, кечкенәме булуына карамастан һәр халыкның үз урыны булырга тиеш.

Шундый ук пирамиданы Рәсәй җирлегендә урнашкан халыклар, милләтләрдән дә төзедек дип фараз кылыйк. Әлеге пирамидада татар халкының, күп вакытлар аның этнографик төркеме булып саналган мишәрләрнең дә үз урыны булырга тиеш.

Безнең карашка, тел турында сүз йөрткәндә, шул телне кулланучы халыкның кыскача гына булса да тарихына кагылышлы мәгълүматлар да бирелмәсә, хезмәт куелган максатка тулысынча җавап бирә алмас иде кебек. Шуңа күрә дә без мишәрләр тарихына, аның бәхәсле булуын да искә алып, тукталмый булдыра алмадык. Билгеле булганча, мишәрләр татар халкын формалаштыруда зур бер компонент буларак, татар әдәби теленең барлыкка килүендә, формалашуында да зур роль уйнаган. Шул ук вакытта, әле үткән гасырда ук “мишәр” атамасының этник төркемгә генә түгел, ә билгеле бер катламга карата кулланылуы турында да фикерләр булган.

Инде телләргә килсәк, алар да тереклек иясе кебек үк, туалар, үсәләр, олыгаялар һәм фани дөньядан китеп тә баралар. Кайчандыр гамәлдә булган шумер, этруск, борынгы грек һәм башка шактый гына телләр инде күптән кулланыштан чыкканнар. Дөрес, латин теле “үле” тел булса да, әле кайбер профессия кешеләренең, мәсәлән, табибларның язу кәгазләрендә саклана. Дөрес, бу телләрдән кайбер сүзләр кулланышта да калырга мөмкин, аларны архаизмнар дип атыйлар.

Кеше тукланмый тора алмаган кебек, телләрнең үсүе-үзгәрүе өчен дә даими ризык кирәк. Бу бурычны бүтән телләр, дөньяда хасил булган яңа күренешләрнең, әйберләрнең, вакыйгаларның атамалары үти. Мәсәлән, татар телендә космонавт, астронавт, банкир һ.б. сүзләр пәйдә булды. Шуның белән бергә, һәр телнең үз җирлегендә дә яңа сүзләр барлыкка килүе ихтимал. Мондый сүзләрне неологизмнар дип атыйлар.

Моннан тыш, телләрнең барлыкка килүендә, саклануында һәм үсүендә җирле сөйләшләрнең, диалектларның да роле зур. Соңгы елларда татар халкы, бигрәк тә яшь буын, акрынлап булса да әдәби телдә сөйләшүгә күчеп бара. Ә бит татар теленең төрле диалектлары бар. Аларда телебез тарихын, халкыбыз тарихын өйрәнү өчен гаять әһәмиятле булган күренешләр сакланып килә. Сөйләшләрне өйрәнү гомумтатар мәдәниятен үстерүгә зур өлеш кертә. Һәр диалект, һәр сөйләш – безнең әби-бабаларыбыздан васыять итеп калдырылган рухи мирас. Безгә ул мирасны сакларга кирәк.

Икенчедән, диалектларны кешенең дә, телнең дә балалык чаклары дип әйтергә мөмкин. Чөнки бала чакларда әле без әдәби тел турында ишеткәнебез дә булмады, бары тик мәктәптә укыганда гына бу турыда беренче тапкыр мәгълүмат алдык, аны өйрәндек. Кайбер очракларда аерым әдәби сүзләр хәтта аңлашылмады да. Әдәби телләр дә кинәттән генә хасил булмаганнар, алар моның өчен шактый катлаулы юл үткәннәр.

Хәзерге көндә югары уку йортларында «диалектология» дигән махсус фән укытыла, студентлар төрле төбәкләргә барып, шунда яшәүче халыкларның сөйләшләрен өйрәнеп, сөйләү үрнәкләрен язып кайталар, өйрәнәләр, тикшерүләр уздыралар, моның өчен дәүләт тарафыннан акча бирелә. Төрле төркемнәрнең сөйләшенә беркемдә битараф түгел. Моның өстенә, тагын шуны ассызыклап әйтеп үтәргә кирәк, ерак бабалардан калган бу мәдәни мирас ул халыкның уртак байлыгы, аны бөртекләп җыю һәм кадерләп саклау һәр кешенең изге бурычы булырга тиеш. «Тамырсыз агач корый», – диләр халыкта, ә төрле төбәкләрнең сөйләше ул татар әдәби теленең тамырлары кебек.

Сөйләшләрне өйрәнү әдәби телнең тарихын өйрәнү өчен дә кирәк, чөнки әдәби тел диалектлар нигезендә барлыкка килә һәм аннан соң да диалектлар йогынтысыннан азат була алмый.

Шулай ук халык авыз иҗаты да диалектларда туа. Тагын шуны истә тотарга кирәк, татар халкының язма әдәбияты, язма чыганаклары, ядкарьлар яна, югала барганнар, аз сакланганнар, шуңа да телебезнең тарихын өйрәнү өчен диалектлар алыштыргысыз чыганаклар булып торалар. Язучылар да үз әсәрләрендә, җирле үзенчәлекләрне тасвирлау, каһарманнарны тирәнрәк сүрәтләү өчен һәм стилистик максатлар белән диалекталь сүзләрне, формаларны файдалана.

Болардан тыш, диалектларны өйрәнүнең гамәли әһәмияткә дә ия булуын да күрсәтергә кирәк. Тәкъдим ителә торган хезмәт, югары уку йортларының гуманитар факультетлары студентларына, тарихи грамматика, туган (татар) тел, борынгы телләр, диалектология, татар халык аваз иҗаты, сөйләм әдәбе, чагыштырма грамматика, тарих, этнология һ.б. фәннәрне өйрәнгәндә, өстәмә материал бирер дип уйлыйбыз, ягъни ул кулланма булып та файдаланырга мөмкин.

Хезмәтнең “Чүпрәле сөйләшенең кыскача сүзлеге”, “Мәкальләр, әйтемнәр һәм фразеологик берәмлекләр” дигән бүлекләрендә иллюстратив материал буларак әлеге төбәктәге йолалар, сынамышлар, гореф-гадәтләр, тормыш-көнкүрештә булган хәлләр һ.б. турында күп санлы мисаллар китерелә. Бу үз чиратында хезмәтебезнең мәдәни яктан да кирәкле чыганак икәнен күрсәтә.

Билгеле, диалектларны өйрәнүгә төрле чорларда төрлечә караш булган. Мәсәлән, ХIХ гасырда бу юнәлештә шактый зур адым булган. К.Д.Ушинский болай дип язган (Авторларның фикерләрен укучыларга тулысынчарак җиткерү максатында аларның кайсыберләрен без тәрҗемәсез бирергә булдык. – И.Г.): “Одной из целью преподавания языка в школе должно быть усвоение форм языка, выработанных как народом, так и литературой” (Русская ..., 2005: 13).

Сөйләшнәрне өйрәнүгә В.И.Даль төзегән “Толковый словарь живого великорусского языка” дигән хезмәтенең дөнья күрүе дә этәргеч ясый. Чөнки әлеге сүзлектә тупланган 200 мең сүзнең 80 меңгә якыны диалекталь сүзләрне тәшкил итә (шунда ук, 13 б.).

Дөрес, 1930 елларда диалектларга карата караш кискен үзгәрә. Моңа диалектларның төп кулланучылары булган крестьяннарга карата караш үзгәрү сәбәп була. Ләкин без бит заман кешеләре, шуңа да безгә артка таба шуышырга түгел, ә алга таба барырга кирәк.

Хәзер диалектларны саклау кирәклеген, аларның ролен, әһәмиятен аңлату юнәлешендә даими рәвештә чыгышлар ясала, мәкаләләр языла.

Безнең эзләнү-тикшеренүләребез дә диалектларны мөмкин кадәр ныграк өйрәнергә кирәк дигән фикерне ныгыту. Телебезнең кайбер җирле сөйләшләрен өйрәнүне әле дәвам итәргә мөмкин икәне дә игътибарны җәлеп итте. Нәтиҗәдә, тагын бер мәртәбә туган сөйләшемне, аның байлыгын өйрәнү теләге туды.

Билгеле булганча, һәр төбәкнең сөйләшендә үзенә хас аерымлыклар бар. Хәтта бер үк төбәктәге аралары ерак булмаган авылларда яшәүче кешеләренең сөйләшендә дә кайбер аерымлыклар, үзенчәлекле сүзләр очрый.

Тагын бер фикерне ассызыклыйсыбыз килә. Телне өйрәнүче галимнәр күпме генә вакытлар теге яки бу төбәкләрдә булып, җирле сөйләшләрне өйрәнсәләр дә, шунда булган бөтен аерымлыклыларны, кулланыла торган сүзләрне җыеп бетерә алмыйлар. Моның өчен күп еллар кирәк. Без моны үз тәҗрибәбездән чыгып әйтәбез. Шуның өстенә ул тикшеренүләр төрле чорларда, төрле алымнар белән һәм төрле дәрәҗәдә башкарылуын да искәртеп үәсе килә.

Диалектлар турындагы хезмәтләрнең күбесе рус телендә, шул исәптән рус галимнәре тарафыннан язылган. Мәсәлән, 1999-2000 елларда М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының бер төркем галимнәре Чистай районының Татар Йолтан авылында җирле халыкның сөйләшен өйрәнәләр. Алар анда 40 көнләп торалар. Шуның нәтиҗәсе буларак “Мишарский диалект татарского языка. Очерки по синтаксису и семантике” исемле хезмәт дөнья күрә. Билгеле, бу яхшы күренеш, ләкин әлеге хезмәт махсус белгечләргә аталган, ә гади укучыга аны аңлау авыр булачак. Шуның өстенә тәрҗемә вакытында кайбер төгәлсезлекләр дә җибәрелгән. Мәсәлән, “кызның үткенлеге” – “смелость девушки” дип тәрҗемә ителгән (Мишарский…, 2007: 85). Ә сүзлектән күренгәнчә “смелость” – батырлык, кыюлык, гайрәтлелек, йөрәклелек дип, “үткен” сүзе “шустрый” дип тәрҗемә ителәләр (Русско-…,1959: 74, 398).

Безнеңчә, һәркем үзенең туган телен, алай гына да түгел, бәлки аның аерым төбәкләрдәге вариантларын да күзәтә, тикшерә, эзләнә, әле китапларда теркәлмәгән сүзләр таба. Шуларны туплап башкалар белән дә алар турында уртаклашырга тели.

Шуңа да татар теленең көнбатыш, икенче төрле әйткәндә мишәр диалектына караган чүпрәле сөйләше турында үзебезнең күп еллар буе туплаган мәгълүматларыбызны укучылырга җиткерергә уйладык.

Әлеге китапка кергән сүзләрнең, мәкаль һәм әйтемнәрнең шактый өлеше безнең “Туган як мирасы” (2004) исемле хезмәтебездә чагылыш тапкан иде. Ләкин тиражның аз күләмдә булып, хезмәтебезнең киң катлау укучыларга барып җитмәвен һәм эзләнүләр нәтиҗәсендә байтак өстәмәләр, үзгәрешләр дә керүен исәпкә алып, аңлатма сүзлекне һәм мәкальләрне тулысынча бирергә булдык.

Билгеле, безнең фаразларыбыз кемнәргәдер ошамас, кемнәрдер аның белән ризалашмас. Ләкин мин дистәләгән еллар буенча Мәскәү, Казан, Ульяновск архивларында, китапханәләрендә, төрле тарихи чыганаклардан, китаплардан, газета-журналлардан, телевидение тапшыруларыннан татар, мишәр турындагы кечкенә генә булган мәгълүматларны да җыя, туплый бардым. Аларны чагыштырдым, бер-берсе белән “бәхәсләштердем”, нәтиҗәләр ясадым. Бу эш кем алдындадыр үземне күрсәтү өчен түгел, ә чын йөрәктән башкарылды. Шуның өстенә, хәзерге көндәге, һәркемгә үзенең фикере булуга хокук, аны бүтәннәргә җиткерергә мөмкинлек бирелгән заманда без аннан файдаланмый кала алмадык.

Әлеге фикерләребезне без үзебезнең тәкъдим ителә торган хезмәтебездәге дәлилләр белән дә расларга тырыштык.

Шуның өстенә безнең фаразларыбыз кемнәрнедер үзенең төбәге, милләте турында яңа мәгълүматлар эзләргә, яңа фикерләр тупларга да этәрер дип уйлыйбыз. Әгәр бу шулай була икән, димәк без өлешчә булса да максатыбызга ирештек дип санарга була.

Китапны нәшер итүдәге ярдәме өчен автор Чүпрәле район хакимияте башлыгы Т.Д. Нугумановка үзенең олы рәхмәтен белдерә.

Тарихта мишәрләрнең урыны.


Моннан 125 еллар элек Е.А. Малов болай дип язган иде: “Бүгенгесе көнгә кадәр рус тарихында мещерякларның яки мишәрләрнең кайдан килеп чыгулары ачыкланмаган?” (Малов Е.А., 1885: 27).

Танылган антрополог Т.А.Трофимова да: “Әдәбиятта мишәрләр аерым игътибарга лаек булдылар. Вельяминов-Зерновтан (1863) башлап аларның килеп чыгышлары турындагы сораулар күп хезмәтләрдә чагылу тапты һәм, тормышта төрле фаразлар китереп чыгарып, төрлечә яктыртылды,” – дип язды (Трофимова Т.А., 1949: 121).

Инде хәзерге чыганакларга да күз салыйк. Мәсәлән, “Большая Советская энциклопедия”дә түбәндәгеләрне укыйбыз: “Происхождение мишар неясно” (Большая…, 1974: 355).

Шул ук фикерне “Советская историческая энциклопедия”дә дә очратабыз: “Происхождение мишар неясно” (Советская..., 1966: 526).

“Татарский энциклопедический словарь” дигән хезмәттә: “…мишәр атамасының килеп чыгышы хәзергә кадәр ачылып җитмәгән,” – дигән сүзләрне очратабыз (Татарский…, 1999: 363).

Танылган тарихчы Ф.Х. Хузин: “Мишәрләрнең килеп чыгышы мәсьәләсе тәмам хәл ителүдән әле бик ерак тора. Шуңа да карамастан бу турыда ХIХ гасырның икенче яртысыннан башлап галимнәр тарафыннан әйтелгән фаразлар, асылда, һәммәсе дә диярлек бер-берсенә каршы килми, ә бары тик бер-берсен тулыландыра гына,” – дип билгеләп үтә (Проблемы…, 2009: 13).

Шулай булгач, без дә әлеге мәсьәләгә карата үзебезнең күп вакытлар дәвамында тупланган кайбер фикерләребез белән уртаклашырга булдык.

Иң элек мишәр сүзенең килеп чыгышы турындагы кайбер фаразларга тукталып үтик. Шуңа да без кайсыбер авторларга, гәрчә алар бу өлкәдә әйдәп баручы галимнәр булмасалар да, мөрәҗәгать итәргә булдык.

М.З. Зәкиев мишәр этнонимының тәрҗемәсе (мишә – агач + ир ) борынгы акацир (агач ир) сүзенә туры килә дип саный. Шулай булгач, Агадир, аныңча, «агач кешеләре», «урман кешеләре» дигән сүзне аңлата. Агадир этнонимы, (аның можар, мәшгар, мижгар вариантлары да бар) соңга таба агач эр – агач эри – акацир һәм Көнчыгыш Европа төрки диалектларында мишәр формаларында кулланылып (мишәр этнонимындагы мишә сүзе дә «урман яки агач» мәгънәсен аңлата), «урман кешеләре» мәгънәсен бирә. Шуңа күрә, агадирларны мишәрләрнең иң борынгы бабалары дип уйларга мөмкин (Зәкиев М.З., 1998: 83, 147, 165).

Ф.Г. Гарипова азәрбайҗан телендә «меше» хәзер дә «урман» мәгънәсен аңлата дип ассызыклый (Гарипова Ф.Г., 1995: 141).

Язучы Н.С. Фәттах бу сүзнең ассирия варианты (Мусри), латин варианты (miser) барлыгы турында язды, мишәр терминын Египетка барып тоташа дип тә күрсәтеп үтте. Аның фикеренчә, египет телендәге меша (ms) гаскәрне аңлата. Шулай булгач, мислар, мисяннәр, мишәрләрнең борын заманнарда профессионал гаскәриләр буларак билгеле булулары мөмкин (Фаттах Н.С., 1999: 389).

Мишәр атамасының урман сүзе белән бәйләнешле булуын без тагын бер чыганакта таптык: “Бер нәрсәгә ис китә, Афанасий Никитин (рус сәүдәгәре, сәяхәтче. Ул ХV гасырда “Хождение за три моря” исемле китап язган. - И.Г.) бу китабын болгар-татар телендә язган. Тикшеренүчеләр бу хәлгә хәйран калганнар һәм моны аның “урман болгарлары”, ягъни мишәр булуы белән аңлаталар. Тверь князьлегендә “урман болгарлары” яшәгән икән, ә алар XV гасырда безнең телдә сөйләшкәннәр,” – дип яза Ф.В.Сәлихова (Салихова Ф.В., 2001: 79).

Дөрес, рус галиме Н.К. Гудзий моны үзенчәрәк, заман таләбенә яраклаштырып, аңлатырга тырыша: “Церковнославянские слова и обороты в ней (“Хождение...”. – И.Г.) почти отсутствуют, но зато в значительном количестве вводятся слова персидские, арабские, тюркские...” (Гудзий Н.К., 1966: 277). Ләкин, әсәрдә чиркәү һәм славян сүзләренең бөтенләй диярлек булмауы, алдарак әйтеп үтелгән фаразны раслаучы дәлил була түгелме соң?

Акацирлар белән без кабат икенче чыганакта очрашабыз. 452 елда, хуннарның җитәкчесе Аттила үлгәч, аның дәүләте таркала, баш күтәргән халыклар, 454 елда хуннарны Недао дигән җирдә җиңгәннән соң, акацир исемле кабиләне Идел буена чигенергә мәҗбүр иткәннәр. Анда аларны яңа көч – болгарлар йоткан (Татары, 2001: 45). Бу алдарак китерелгән фаразны кабат раслаучы бер дәлил булып тора.

Күптән түгел генә дөнья күргән хезмәтендә, Ю.Н.Дроздов Ука елгасының урта агымында мещера, мочара атамасындагы халык яшәүен язып үтә. Сүзен дәвам итеп, биредә мишәр үзатамасындагы халык күздә тотыла булырга тиештер дип яза. Аныңча сүзнең миш - өлеше борынгы төрки телнең bïšа (быша) варианты төрекчәдән “урман, агачлык” дип тәрҗемә ителә. Икенче өлеше ар – ул “ир кеше”. Бу халыкның баштагы атамасы бышар яки мышар булып “урман ирләре” яки “урман халкын” аңлаткан. Вакыт узу белән мишәрләрнең бер өлеше ни сәбәпләр беләндер Идел буена күчкән һәм булгарлар белән аралашып утырган. Шул ук вакытта мишәрләрнең күпләп җирле халык арасында эреп бетүе күзәтелмәгән. Аларның күпчелек өлеше, булгарлар токымыннан аермалы буларак, үзләренең этник бердәйлеген саклап кала алган (Дроздов Ю.Н., 2008: 231).

Инде тагын бер нәрсәгә игътибар итәсе килә. Рәсәй тарихы буенча булган яңа хезмәтләрнең тагын берсендә акацирлар пәйда булды: “К началу V века в Восточной Европе осталась лишь часть гуннов, так называемые акациры (ассызык безнеке.И. Г.), не желавшие подчиняться власти Аттилы” (Россия…, 2002: 9).

Безнең карашка, “мишәр” атамасы бүтән төбәкләргә Мещера якларыннан йомышлы татарларга ияреп килә. Иң элек аларны йомышлы татарлар дип түгел, ә “мещеряклар” дип атаганнар, ягъни гадиерәк телгә күчерсәк без аларны “мещера ягыннан килгән татарлар” (ассызык безнеке.И. Г.) дип аңларга тиеш булабыз. Соңрак әлеге атама Идел буйларыннан алып Урал тауларына кадәр ирекле яки ирексез күчерелеп утыртылган барлык йомышлы татарларга тагыла.

Без югарыда язып үтелгән фаразны раслый торган фикерне күренекле галим Б.А. Куфтинда да таптык. Ул болай дип яза: “…если не считать, упоминания в Софийской летописи и Новгородской “рати мещерской”, участвовавшей в походах Дмитрия Донского к Новгороду в 6894 (1386 г.). Однако в этом последнем случае ничто не заставляет подразумевать, чтобы название рати мещерской означало бы здесь что-либо больше, чем географическое указание на происхождение рати из местности мещеры” (ассызык безнеке. – И.Г.) (Куфтин Б.А., 1926:16).

Элекке вакытларда мишәрләр арасында мещера, төмән, алатыр дигән атамалар яшәве дә мишәр атамасының җирлеккә каравын раслый булып чыга түгелме? Димәк, төмәнлеләр Темниково (Мордовиядәге Мукшы елгасы буенда урнашкан шәһәр – Географический…, 1989: 475) ягыннан, алатырлылар – Алатыр (Чувашстандагы шәһәр – Географический…, 1989: 20) ягыннан килүчеләр.

Күптән түгел дөнья күргән чыганакта да әлеге фикер раслана: “Несомненно, и в средневековье, и позже было деление средневековых татар не только по кланам-племенам, но и по месту их преимущественного обитания или происхождения. Например, “мишаре” – из Мещеры, “башкиры” – из Башгирда, “бохарлы” – из Бухары и т.д.” (Еникеев Г.Р., 2009: 91).

Л.Т. Мәхмүтова үзенең хезмәтендә аерым Алатырдан, Темниковадан (Төмән) (ассызык авторныкы. – И.Г.) күчеп килүчеләр дип билгеләп үтә (Мәхмүтова Л.Т., 1978:14).

Ул шулай ук Буа һәм Сембер якларына (революциягә кадәр Чүпрәле районы Сембер губернасы составында булган. – И.Г.) мишәрләрнең күчеп килүе XVII гасыр урталарына туры килә дип яза (Мәхмүтова Л.Т., 1978: 20).

Ярты гасырдан артык гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган Татарстанның атказанган мәктәп укытучысы Кадыйр абый Туктамышевның сөйләве буенча, аларның туган авылы Иске Чокалыга да (Чүпрәле районы. – И.Г.) Темниковтан күчеп килүчеләр булган. Аларның берсен Төмәнкилде (Төмәннән килде дип укы. – И.Г.) бабай дип атаганнар, аның кабере дә булган. Бу авыл турында тагын шуны күрсәтеп үтәргә кирәк, ул, тарихи мәгълүматлардан күренгәнчә, безнең төбәк буенча искә алынган иң борынгы авылларның берсе. Иске Чокалы авылы Казан ханлыгы оешуга кадәрге чорга караган картада да бар, ул картаны К.З. Туктамышевка тарихчы галим С.Алишев күрсәткән булган (Гафаров И.А., 2004: 20).

“Мишәр” атамасының җирлек белән бәйләнешенә Е.А.Малов та игътибар итә. Ул болай дипа яза: “У казанских татар сохраняется предание, будто мишари происходят от турецкого племени (безнең карашка моны төрки кабиләдән дип күзалларга кирәк. – И.Г.), будто они первые сделались подданными русского царя, женились на русских и составили, таким образом, смесь племени русского с турецким.

Еще до сих пор не совсем выяснен вопрос о том, откуда явились в русской истории мещеряки или мишари? Какого они племени, какова была их история? Самое название: “Мещеряк”, “мишар” до сего времени неопределено еще филологией. Есть у некоторых мухамедан-мишарей мнение, что они так называются от местности, из которой они вышли из Турции, именно словом “мишар” будто там называлась вода (озеро или река), при которой они там жили. Есть арабское слово, употребляющееся и в турецком языке “мушар”, которое значит: означенный, указанный, упомянутый, а так же, имя города или страны” (Малов Е.А., 1885: 27-28).

Тагын бер авторга мөрәҗәгать итәсе килә. С.П.Толстов болай дип билгеләп үтә: “Всего лишь 1000 лет назад, в эпоху начала русской истории, наша область представляла собой дикий лесной край, где, кроме славянских племен кривичей (на севере) и вятичей (на юге) обитали различные группы финского племени, меря – по верхней Волге, мещера и мурома – по средней и нижней Оке, черемисы – близь устья Оки и прилежащих областях.

Перенесение центра тяжести национальной жизни восточных славян из Преднепровья в Суздаль, а затем и в Москву, привели к тому, что меря, мурома и мещера исчезли, войдя в состав новой великорусской народности” (Толстов С.П., 1928: 4-5).

Биредә юкка чыккач яңадан ничек пәйда булдылар икән соң шулкадәр мишәрләр? – дигән урынлы сорау килеп туа.

И.К. Кириллов (Кириллов Иван Кириллович Оренбург экспедициясенең җитәкчесе. – И.Г.) 1835 елның 13 январендә “О территориальном и внутриродовом разделении башкир Уфимского уезда, о живущем на их земле нерусском населении и о мерах борьбы с магометанством и перенаселением уезда” исемле аңлатмасында болай дип язган: “Мещеряки, то есть служилыя татара” (ассызык безнеке.И. Г.), из разных городов по указам с начала города Уфы и после накликаны и определены служить по Уфе» (Материалы…, 1949: 492-493). Ягъни мещерякларны әлеге автор “йомышлы татарлар” дип аңлата.

Күрәсең мишәрләр бер генә тапкыр күчерелеп утыртылмаганнар. Архив чыганакларга таянып, Д.Б.Рамазанова түбәндәгеләрне билгеләп үтә: “…они были “верстаны” на службу в Уфу по грамотам 7167 (т.е. 1659 г.) и 7203”. Шунда ук “Потомки служилых татар-мишарей…” дигән раслама да телгә алына (Рамазанова Д.Б., 1984:51).

Әле 1938 елда ук нәшер ителгән “Русча-татарча сүзлектә” “мещеряк” сүзенең “мишәр” дип тәрҗемә ителүе дә игътибарга лаек (Русско-…, 1938: 280).

Димәк, бу чорда гыйльми чыганакларда да “мишәр” һәм “мещеряк” атамалары икесе дә кулланышта булганнар (Большая…, 1930: 542).

Алдарак чорларга (24.08.1713 г. – И.Г.) караган икенче бер чыганакка да мөрәҗәгать итик - әлеге фәрманның исеме “Запись башкир Сибирской дороги… с товарищами мишарям Осинской дороги” дип атала. Ә текстта без түбәндәгечә укыйбыз: “… мещерякам Ибраю Байбакову…” (Материалы..., 1949: 105). Димәк, моннан ике гасыр элек тә мишәр һәм мещеряк атамалары бер үк мәгънәдә йөртелгәннәр. Дөрес, беренчесен җыентыкны төзүчеләр биргән, ә текстта – чынбарлыкта ничек – шулай әйтелә.

Уфа өязенең Тукмаклы һәм Мусиной авылларында яшәүче мишәрләр 1803 елда “... без бирегә моннан 200 ел элек Рус дәүләте тарафыннан “Рәсәй дәүләте гражданлыгына күчкән башкортларны” яклар өчен җибәрелдек,” - дип язалар. Мишәрләрнең 1663 елда Бирск шәһәрен төзүдә катнашулары турында да мәгълүматлар бар (Рамазанова Д.Б., 1984: 52).

Бу урында шундый нәтиҗә ясыйсы килә - “мишәр” атамасы элек төбәк атамасы белән бәйле булып, ул Рус дәүләте тарафыннан яки үз теләкләре белән Мещера якларыннан төрле төбәкләргә күчерелгән йомышлы татарларга ияреп килгән дип ныклап әйтеп була. Күчеп утыручыларны рәсми төстә мишәрләр дип атаганнар. Шуңа да күп җирдә мишәр атамасы кергән авыл, елга, күл исемнәре очрый (Материалы…, 1990: 87).

Д.Б. Рамазанова: “… хәзерге Башкортстан җирлегенә мишәрләрне күчерү XVI гасыр азагында ук, 1586 елда Уфа шәһәрен төзергә керешү белән бәйле рәвештә башлана һәм ХVII гасырда аеруча көчле темпта дәвам итә,” – дип күрсәтә (Рамазанова Д.Б., 2008: 6).

Шуны да ассызыклыйк, хәзерге Башкортстанның көньяк-көнбатыш районнарына ХVII–ХVIII гасырларда Пенза, Сембер, Тамбов губерналарыннан мишәрләр Мәскәү кушуы буенча гына түгел, үзирекле рәвештә дә күчеп утыралар. Шуның өстенә мишәрләр буш җирләр эзләп Идел елгасы буйлап көньяккарак та күчә башлыйлар. Алар хәзерге Саратов, Волгоград, хәтта Ставрополь якларына да барып чыгалар (Рамазанова Д.Б., 2008: 6-7). Алары (мишәрләр) – ясаклы татарлар яки “однодворцы” дип аталалар.

Архив чыганакларыннан күренгәнчә, мишәрләр башкорт якларына төрле кыерсытулардан качып та киләләр. Мәсәлән, шундыйлардан 1720 елның 7 июненнән алып 1722 елның 18 маена кадәрге чорда Сембер губернасыннан килгән 254 гаилә теркәлгән (Рамазанова Д.Б., 1984: 24).

Билгеләп үткәнебезчә, мишәрләрнең килеп чыгышы турында хәзерге вакытка кадәр төгәл фикерләр юк. Күп заманнардан бирле яшәп килгән мишәрләр татар халкының бер этнографик төркеме дигән фараз да искерде булса кирәк. Чөнки мишәрләрнең билгеле бер чорда “мещеряки” исемендә сыйнфый катлам, русчалатып әйтсәк “сословие” дигән фикер чыганаклар белән дәлилләнгән. Бу турыда беренчеләрдән булып мишәрләрнең сөйләшен өйрәнүгә күп көч куйган галим Л.Т.Мәхмүтова: “...башкорт”, “типтәр”, “мишәр” этнонимнарын катлам мәгънәсендә дә кулланырга һәм моны тарихи-лингвистик күзлектән чыгып өйрәнергә кирәк”, - дип язды (Рамазанова Д.Б., 1984: 11).

Ә аның укучысы бу фикернең чынбарлыкка туры килүен архив чыганаклары ярдәмендә исбатлады (Рамазанова Д.Б., 1980: 142-147).

Икенче бер чыганакта бу турыда без түбәндәге мәгълүматны очраттык: “... 1798 елның 10 апрель указы нигезендә өлкәдә (Башкортстанда. – И.Г.) кантон системасы кертелә. Ул


следующая страница>


Рецензентлары: тарих фәннәре докторы, профессор Ф. Ш. Хузин; филология фәннәре докторы, профессор Ф. С. Хәкимҗанов

Тр фәннәр Академиясе Г. Ибрагимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының баш фәнни хезмәткәре, профессор Д. Б. Рамазанова

3505.14kb.

17 12 2014
20 стр.


Өзін -өзі тану студент дәптері 1 курс

Ж. Ж. Молдабеков, философия ғылымдарының докторы, профессор; Л. К. Керімов, педагогика ғылымдарының докторы, профессор

1101.05kb.

17 12 2014
6 стр.


Сұлу сөздің Сардары

Халық жазушысы, Қазақстан Республикасы ¥лттық Ғылым академиясының академигі, филология ғылымдарының докторы, Қазақ және Қырғыз Республикаларының еңбек сіңірген ғылым қайраткері, пр

75.94kb.

14 10 2014
1 стр.


Журналист әдебі журналистика мамандағы бойынша сырттай оқитын студенттерге арналған әдістемелік нұсқаулық Павлодар (07) ббк 76. 01Я7 С. Торайғыров атындағы пму-нің Ғылыми Кеңесі ұсынған Пікір жазғандар

М. Алдабергенов – тарих ғылымдарының докторы, профессор, журналистика кафедрасының меңгерушісі

246.49kb.

12 09 2014
1 стр.


Н. Ж. Джайчибеков физика-математика Ўылымдарыны докторы, профессор

Математическое моделирование течения суспензий в химических аппаратах

4782.39kb.

25 12 2014
27 стр.


5В110100 «Мейірбике ісі» мамандығы үшін

Кафедра меңгерушісі: Миндубаева Фарида Анваровна, медицина ғылымдарының докторы, профессор, педагогикалық жұмыс стажы- 38 жыл

490.9kb.

15 10 2014
4 стр.


Н. У. Шаяхметов, тарих ғылымдарының докторы
8942.2kb.

25 12 2014
44 стр.


Ақпараттық Хат 1 Құрметті әріптестер!

РЖҒҰА академигі, биология ғылымдарының докторы, профессор ажар ахметқызы жұбанованың 70-жылдық мерейтойына арналған «Биотехнологиялық зерттеулердің қазіргі жағдайы және жетістіктер

34.66kb.

25 12 2014
1 стр.