Зилгә каршы текереп булмый – үзеңнән югары дәрәҗәдәге кешеләр
белән бәхәскә керүнең кирәкмәслеген белдерә
. Мәгънәдәше:
Җилгә каршы төкермә. Ыныттыңмы әллә зилгә каршы текереп булмаганны, нишләп син нәчәл'нигеңә каршы сүлисең, эшеңнән кусалар кайа барып бил бегәрсең, шыны уйл'ийсыңмы берсәк?
Ике бармак арасына ит үсми – туганнарның бер-берсен яклавын
, ярдәмгә килергә әзер торуларын белдерә
. Төрдәше:
Ике бармак арасына ит үрми, туган тугансыз көн күрми ( Татар халык ... – Т. 2, 1963: 433).
Мин сиңа күпме әттем, алар туганнар, кеше алнында бер-берсен сүксәләр дә, артында дуслар, ике бармак арасына ит үсми бит, син ышанмадың.
Ике бите белән йир себерә – тырышып, бирелеп эшләү
. Безнең дириктыр рәтсез кеше, анарга ике битең белән йир себерсәң дә йарый алмыйсың, хаман бәләнергә сәбәп эзләп кенә тыра.
Ике ден'йа бер кәнди – бар нәрсәгә битараф кеше
. Мисалдашы:
Үгез үлсә ит, арба ватылса утын. Анарга ике ден'йа бер кәнди, бер нәстәгә бырцылмый, исе китми.
Ике пыты бер тин – нәрсәнеңдер яки кемнеңдер кирәк булмавы, шуңа битарафлык күрсәтү.
Миңа бул'шы аның турында сүләмә, кирәге йук, ике пыты бер тин.
Иллалла белән генә кытылу – берәр хәлдән авырлык белән
котылып калу
. Бул'шы мин ул малайлар спурына тыгылмыйм, бу йулы да иллалла белән генә кытылдым.
Иманын кийү – нык итеп орышу.
Малайының кеше әрбиренә кул сузганын ишеткәц, бер генә тапкыр аның “иманын кигән”, шындук бу эш тешеп калган.
Иренгән ике эшли – һәр башлаган эшне җиренә җиткереп эшләргә,
иренмәскә кирәклекне белдерә
. Әткән идем, ашыкмагыз, тымат йасагыз дип, тыңнамадыгыз, хазер инде ызба башын йаңыдан йабарга туры килә, иренгән ике эшли шул.
Ирне ир иткән дә, ирне йук иткән дә катын – хатын-кызның
гаиләдәге әһәмиятле роле турында
. Төрдәшләре:
Үтергән дә хатын, тергезгән дә хатын (Татар халык ... – Т. 2, 1963: 191);
Ирне адәм иткән дә хатын, әрәм иткән дә хатын; Ирне ир иткән дә хатын, җир иткән дә хатын (Татар халык ... – Т. 2, 1963: 202).
Дуслар, дустыбызның бегенге бар'амында аның катынының да элеше зур, ценки ирне ир иткән дә, ирне йук иткән дә катын, шынарга күрә бу туст аның эцен.
Иртә алма, киц алма, хыдай йанымны алма – ашарга ризык
булмау турында әйтелә
. Мәзәкчәсе:
Элек бер бик йарлы симйа булган. Аларның ашарларына да алмадан башка ризыклары булмаган, улсы да әле бик әз. Шынарга да кенгә берницә тапкыр алма гына пешкән. Шул цакта симйа башлыгы: “Иртә алма, киц алма, хыдай йанымны алма”,– дип әтеп салган.
Иртә тырган әпәйле булган, иртә үләнгән улына-кызына кинәнгән – иртә торуның эш вакытын озайтуына ишарә
. Төрдәше:
Иртә торган эшенә кинәнгән, иртә өйләнгән улына-кызына кинәнгән ( Татар халык ... – Т. 2, 1963: 861).
Мин качан йатсам да бик иртә тырам, “иртә тырган әпәйле булган, иртә үләнгән улына-кызына кинәнгән” диләр бит.
Иртә уңмаган киц уңмый, киц уңмаган хиц уңмый – бер
бәхетең булмаса, киләчәктә булуына ышаныч аз икәнне белдерә
. Төрдәше:
Башта уңмаган очта уңмас, очта уңмаган һич тә уңмас ( Татар халык ... – Т. 1, 1963: 278).
Беркен мунцабыз йанып китте, кицә сыйрыбыз үлде, шылай инде, иртә уңмаган киц уңмый, киц уңмаган хиц уңмый.
Иске аwыздан йаңы сүз – бер көтмәгән җирдән ниндидер тәкъдим
керү.
Мәгънәдәше:
Иске колак яңа сүз (Татар халык .... – Т. 3, 1967: 459).
Иске аwыздан йаңы сүз дигәндәй, беген үмере йәшмәгән кешеләр дә кызык кына сүзләр сүләделәр әле.
Искегә тимә, исең китә – иске әйбердән котылу, аны төзәтүдән
яңаны алу арзангарак төшүгә мисал
. Төрдәшләре:
Искегә тисәң исерерсең (Татар халык ... – Т. 1, 1959:384 б.);
Искегә тимә, исе чыгар (Татар халык ... – Т. 3, 1967: 965).
Машинамны римунтка биргән идем, ту ул кирәк, ту бу кирәк, инде күпме акца туздырдым, әле эшнең ыцы күренми, искегә тимә, исең китә дип йукка әтмиләр шул.
Йазгы Микуласыз йаз булмас, кышкы Микуласыз кыш булмас – табигатьнең үз кануннары булу турында
. Төрдәше:
Микула җитми җәй булмас, Микула җитми кыш булмас (Татар халык ... – Т. 1 ,1959: 443).
Кицә йауган кар әле эриәцәк, ценки Микула йитмәгән, йазгы Микуласыз йаз булмас, кышкы Микуласыз кыш булмас дигән сынамыш бар.
Йазның бер кене йыл туйдыра – кыр эшләрен вакытында үткәрергә һәм тәмамларга кирәклеген аңлата. Төрдәшләре:
Җәйге бер озын көн кышны туйдыра (Татар халык… – Т. 1, 1959: 838);
Язның бер көне бер ел ашата (Татар халык… – Т. 1, 1959: 857).
Иптәш миханизатырлар! Цәцүне кыска срукларда бетерик! Йазның бер кене йыл туйдырганны ынытмагыз!
Йакты цырай, каткан кырай – нинди генә хәлдә дә кунакчыл
булып калу кирәклеге турында
. Кунак килгәндә безнең хәрwакыт йакты цырайыбыз, каткан кырайыбыз булды, беркемне дә кире бырып цыгармадык.
Йакшы кеше, йыклаганда да күзен йымып йыклый – кемнедер артык мактаганда әйтелә торган җор сүз
. Син дерес сүлисең, ул бик йакшы кеше, ул бит йыклаганда да күзен йымып йыклый.
Йакшылык йирдә йатмый – эшләгән яхшылыгың югалмый
дигәнне аңлата
. Бик йакшы эшләгәнсең балалар йыртына гусниц итеп, йакшылык йирдә йатмый бит, хыдай мының эцен сиңа артыгы белән кат'арыр.
Йалкау йата, ризыгы арта – ятып торгач ризык ашалмый
, җыела бара
. Мисалдашлары:
Ялкау тик ята, аның рискалы арта (рискал – бәхет) (Татар халык… – Т. 1, 1959: 335)
; Ялкау ятыр, хәерчелек артыр (Татар халык… – Т. 3, 1967: 910).
Йалкау йатып ризыгы арту сүздә генә була, йитәр, тыр, кыйар түтәле йасарга, памидур утыртырга кирәк.
Йан тартмаса, кан тарта – туганлык ул авыр минутларда үзен
күрсәтә
. Төрдәше:
Җан тартмаса да кан тарта (Татар халык… – Т. 2, 1963: 29, 410). Мәзәкчәсе:
Берәү үзенең дусларын сынап карарга булган. Мул итеп өстәл әзерләгән, кыйммәтле шәраблар куйган. Шуннан ул дуслары янына киткән. Анда баргач: “Дустым, мин бик фаҗигалы булдым, йалгыш кеше үтердем, ад'а әле безгә, шыны йәшерергә булыш әле”,– дип үтенгән. “Минем, кызганычка каршы, эшләрем бик тыгыз, үпкәләмә инде, бара алмыйм”, – дигән тигесе. Тагын берничә дустына барып, аларны да өенә ярдәмгә чакырган, ләкин берсе дә килмәгән.
Шуннан сың ул туганына барып, аны үзенә яәрдәмгә чакырган. Туганы шунда ук: “Абый, денйада терле хал'ләр булуwы мемкин, ад'а, мин сиңа булышам”,– дигән. Ишекне ачып керсәләр, анда аларны бәйрәм өстәле кетә. Ике туган “йан тартмаса, кан тарта” дип рәхәтләнеп күңел ачканнар.
Йаңгыр күлгә йаwа – байлыкның байлык өстенә килүенә ишарә
. Төрдәше:
Яңгыр яуса диңгезгә. Йаңгыр күлгә йаwа дигән сүз дерес ул, ван'а Илгизәрләр латарига тагын акца ытканнар, әле ызак тигел генә машина алганнар иде.
Йаңы митла йаңыца себерә – яңа җитәкченең яңа таләпләр
куюын күрсәтә
. Төрдәше:
Яңа себерке каты себерә (Татар халык… – Т. 2, 1963: 229, 477).
Ул эшли башлаwының икенце кенендә үк йәрдәмцесен алыштыра, ә аннары машина йертүцесен, йаңы митла йаңыца себерә шул, тагын кемнәрне куwар инде.
Йараткан йылан ите ашаган – ике арада мәхәббәт булса
, матурлык та, уңганлык та төп рольне уйнамаганны күрсәтә.
Бер дә пышынма, карцык, бер-берсенә ышасалар шул йиткән, «йараткан йылан ите ашаган» диләр бит, тыра-бара без дә күнәрбез.
Йарылмаганга кыршау сугуцы – кирәкмәгән эшне эшләүче
турында.
Йерисең шында йарылмаганга кыршау сугып, нәстә дип бу церек агацларны алып кат'кансыңдыр, алардан ни такта цыкмый, ни йагарга йарамый, йылылары йук.
Йез тапкыр ишеткәнце, бер күрүweң йакшы. Төрдәше:
Йөз кат ишетүдән бер кат күрү яхшырак (Татар халык… – Т. 3, 1967: 459).
Таулар матурлыгын үзем тауларда булгац кына аңнадым, йез тапкыр ишеткәнце, бер күрүweң йакшырак икәнгә шында ышандым.
Йезенә цыккан - әллә кайдан күренеп тора.
Аның белән спурлашуның файдасы йук, ул сүзен бирмәйәцщк, аның бит усаллыгы йкезенә цыккан.
Йезтүбән китсен – үлсен, кайгы күрсен.
Шулкадәр кеше эстеннән келде, кешеләрне изде, үзе дә йезтүбән итсен иде, йарәбби.
Йерәк тыру – ачу чыгу.
Шул кадәр йерәгем тырды анарга, кулымда әрбир булса, ант әгәр, бәреп үтерә идем үзен.
Йукны бушка тийәүце – эшләргә яратмый, күбрәк буш сүзләр сөйләп
кенә йөрүче кеше турында әйтелә
. Аның турында нәстә әтеп була, күктән тырна тытмады, үмрен йукны бушка тийәп үткәрде.
Йулга цыксаң йулдашың үзеңнән йакшы булсын – тормышыңда, юлда яхшы кешеләр белән булуның кирәклеге
. Төрдәше:
Юлга чыксаң юлдашың үзеңнән артык булсын (Татар халык… – Т. 3, 1967: 30, 97).
Пахутта wакытта айагым каймыкты, басарлык тигел, иптәшләрем мине ницә цакрым күтәреп бардылар, йулга цыксаң йулдашың үзеңнән йакшы булсын шул.
Йулдаш белән йул кыска – юлдашың белән сөйләшеп барсаң, вакыт
узганны сизмисең.
Күп сүләргә йарата, аны тыңнап wакыт узганны белмисең дә, йукка йулдаш белән йул кыска димиләр.
Йүгәнең бун'ыңда – үзеңә-үзең хуҗа, теләсәң ни эшләргә
мөмкин дигән сүз
. Сиңа ницә тапкыр әттем бит инде, йүгәнең бун'ыңда, теләсәң кем белән ыцраш, бер сүз дә әтмәйәцәкмен дип.
Йыгылып тешәрлек тигел – бик матур, яхшы түгел икәнлекне
аңлата.
Артыннан кетүwe белән йегетләр цаба дисең, аның нәстәсе бар сың, бер дә йыгылып тешәрлек тигел, дерес, теле бәләмәгән.
Йыкы йастык сырамый – бик нык арыганнан соң җайсыз җирдә дә йоклап булуга ишарә.
Кицә бик каты арылды, утырган урнымда йыклап киткәнмен, йыкы йастык сырамый диләр шул.
Йылама келәгән ылан әтәсенең мыйыгыннан тарта – кемнеңдер олырак яки көчлерәк икенче берәүгә төрттереп, катырак әйтүе
. Төрдәшләре:
Тычкан үләсе килсә, мәче белән уйный (Татар халык… Т. 3, 1967: 233);
Аптыраган атасының сакалы белән уйнар (Татар халык… – Т. 3, 1967: 888).
Дәрестә берсәк тәртип бызгац анарга укытуцы: “Йылама келәгән ылан әтәсенең мыйыгыннан тарта”,– дигәц ул шынарга: “Әгәр аның әтәсе булмаса?” – дип сырау бирде.
Йыламаган ыланга петәй бирмиләр – берәр мәсьәләне хәл
итәсең килсә, үзең башлап беренче адым ясарга кирәклекне аңлата
. Йыламаган ыланга петәй бирмәгәнне беләсең бит, ник әлегә цаклы бер сүз дә сүләмәдең, хазер сың инде, wакыт узган.
Йыл йылга башында – вакытның бик тиз үтүенә ишарә.
Йыл йылга башында дигәндәй, сизми дә калдык, үмер узды да китте.
Йылыга йылан иләшә – яхшы мөгамәләгә барлык җан иясенә дә
ошаганны аңлата
. Әби ыланнарга хаман тәмне-тымныны терткәләп тыра, шынарга алар гел аның йанына зыйылалар, йылыга йылан иләшә шул.
Йымыркадан йү эзләү – бар нәрсәдән гаеп эзләүче кеше турында
. Төрдәшләре:
Йомыркадан җөй тапкан, беләүдән тут тапкан (Татар халык… – Т. 1, 1959: 623);
Йомыркадан җөй табар (Татар халык… Т. 2, 1963: 412).
Анарга беркачан да беркем дә йарый алмады, ул үмер буйы йымыркадан йү эзләп кешеләрнең теңкәсенә тиде.
Йымырка йарысыннан да нәзек – тиз үпкәләүче кешегә карата әйтелә.
Ул битйымырка йарысыннан да нәзек, анарга бер сүз әтергә йук, сыразы бырнын сала.
Йып-йылы хутта – бик тиз арада.
Әй, анарга ышанып сүз сүләргә йарыймы сың, беркен сүләшкән сүзләрне йып-йылы хутта әнәсенә кат'ып сүләгән, ә аның аwызында сүз тырмый инде…
Йырның йыртыгы йук – җырның ниндиен дә җырларга мөмкин
, аның начары юк
. Йырның йыртыгы йук та, бетен кешене дә микрафун алнына цыгарып бастырмыйлар шул.
Каймак сертсәң мацы йаламый – ямьсез чырайлы кеше турында
әйтелә
. Битенә каймак сертсәң мацы йаламаганны белми, ә үзе бырнын күтәрә, йегетләр артымнан цаба дип мактанып сүли.
Кан'ар ци булмас – кайнар ризыкны пешеп җитмәсә дә ашарга
мөмкин икәнлеген аңлата
. Апа, без бик ашыгабыз, пешеп йитмәгән булса да куй инде эстәлгә, кан'ар ци булмас диләр, ашарбыз әле.
Карт алаша, тарт алаша – олы яшьтәге, хезмәт сөйгән кеше
бернинди авырлыктан да курыкмас
. Мәгънәдәше:
Карт алашаны камыт сукмый (Татар халык… – Т. 3, 1967: 621).
Нукларымны укытасы бар, шынарга пенсийәдә булсам да эшлим әле, түзәм, йукка әтмиләр бит, карт алаша, тарт алаша дип, ату акца йиткереп булмый.
Каста килсә тиз китми – сәламәтлекне вакытында сакларга
тырышырга кирәклекне аңлата
. Каста килсә тиз китми, улым, шынарга айагыңны сакларга тырыш, йүweшләтмә, ату салкын тидерүweң бар, салкын тисә дә сразы врачка күрен.
Кәзә хайwан тигел, баҗа туган тигел – кайбер баҗалар
арасында татулык булмауга ишарә.
Төрдәше:
Кәҗә мал түгел, баҗа кардәш түгел (Татар халык… – Т. 2, 1963: 426). Мәгънәдәше:
Җиде баҗаны бер бүре ашаган. Атаулланың йараткан сүзе: “Кәзә хайwан тигел, баҗа туган тигел”, ценки үзенең баҗалары белән бер дә буткасы пешми.
Кәзәнең куригы үмер буйы күтәрелгән булса да күренми, сарыкныкы бер күтәрелсә дә күренә – кемдер һаман кануннарны бозса да җәза алмый, кемдер кечкенә генә ялгышлык өчен дә хур булуы мөмкин
. Төрдәше:
Кәҗәнеке гел ачылып йөрсә дә беркем күрмәгән, сарыкныкы бер ачылгач та бар да көлгән (Татар халык… – Т. 1, 1959: 801).
Аны бер кен эшкә сыңга калган эцен дә чут' эштән кумадылар, ә мынсы кен дә сыңга калса да бер сүз дә йук, анарга ужы бар да күнеккәннәр, кәзәнең куригы үмер буйы күтәрелгән булса да күренми, сарыкныкы бер күтәрелсә дә күренә шул.
Кәфеннең кесәсе йук – теге дөньяга үзең белән берни дә алып китеп булмаганны аңлата.
Үмер буйы мал зыйды, хәр тинен санады, кызганды, мыни, барда калды бит, кәфеннең кесәсе йук шул, бер нәстә дә куйып йибәрмиләр.
Кем үлгәнне белмә, тиспеңне тарт – берәр җирдән акча яки
бүләк килсә, бик тикшереп тормыйча алырга кирәк
. Сиңа бит әле әрбир алып кат'ырга да йарамый, кайан бу дип тикшерә башлыйсың, ал, кем үлгәнне белмә, тиспеңне тарт диләр бит.
Кенне тенгә йалгап – вакытны кызганмый эшләү
. Урта хал'ле кристийаннар, йалцылар тытмыйца, үзләре кенне тенгә йалгап эшләүцеләр булса да, аларны кулаклар дип Себергә затканнар.
Кеше йүпләп, тауык цүпләп бетерәлми – күп сөйләүче кешегә карата әйтелә.
Аның инде бер сүли башласа сүзен кеше йүпләп тауык цүпләп бетерәлми, туктаталмыйсыңда.
Кеше күз йәше йирдә йатмый – кешегә начарлык эшләргә
ярамый, үзеңә әйләнеп кайтуы бар
. Аның нацар аwыруwы бар икән, кеше күз йәше йирдә йатмый диләр шул, үзе күпме кешене йылатты бит, алар күз йәшен зыйсаң күл булыр иде.
Кеше кылагын кисү зиңел – кемгә дә булса төпле булмаган киңәш
бирү, акыл өйрәтү яки аның эшен тикшерүчегә карата
. Төрдәше:
Кеше колагын кисәргә тиз дә, үзеңнекен кискәндә түз! (Татар халык… – Т. 3, 1967: 507). “
Машинаны артык кызу куганга аварийә булган”,– димә келисең инде, кеше кылагын кисәргә зиңел ул, ә цынында алай булмаган ул, бетеннәй үзгә сәбәп аркасында бәрелешкәннәр алар.
Кеше ышанмаслык сүзне дерес булса да сүләмә – сүзне
сөйләгәндә чамасын белеп сөйләргә кирәк
. Төрдәше:
Кирәксез сүзне дөрес булса да сөйләмә (Татар халык… – Т. 3, 1967: 474).
Алдарга дисәң аны куш, нәстә генә уйлап цыгармый, үзенә күпме әттек бит, кеше ышанмаслык сүзне дерес булса да сүләмә дип, йук, хаман сүли, гурбунны кабер генә тезәтә шул.
Кецемәгәнне кашыма – кирәкмәгән эшләр эшләмәскә ишарә.
Нәстәгә инде алар йанына бардың, йерисең кецемәгәнне кашып, хазер кытылу йулын үзең кара.
Кибәк баштан нәстә кетеп була – акылсыз, җиңел уйлаучы кеше
турында.
Бетен күршеләре белән ыршышып, талашып бетте, хазер сүләшергә кешесе дә калмады, кибәк баштан нәстә кетеп була соң.
Кигәweннән бал ашап булмый – саран кешедән файда күреп
булмаганны аңлата
. Мисалдашы:
Ат кигәвене корт түгел, бал җыймый (Татар халык… – Т. 1, 1959: 555).
Син нәстә ул кызганцыга йалынасың, бер тин эцен цугынып үлә бит ул, кигәweннән бал ашап буламы соң?
Кикериге шиңгән – масаючан кешенең ни сәбәптәндер кәефе китү.
Кирәген биргәннәр ахрысы, беген кикериге шиңгән кебек күренә, сүләшми дә, келми дә.
Киңел күзе күрмәсә, маңгай күзе пытак тишеге – һәр нәрсәгә
күңел биреп карарга кирәк
. Төрдәшләре:
Баш күзеннән ни файда, күңел күзе күрмәсә? ( Татар халык… – Т. 2, 1963: 788);
Күңел күзе күрмәсә. маңгай күзе күрмәс (Татар халык… – Т. 2, 1963: 790).
Ницә тапкыр шул урамнан уздың, ә стинадагы йазулы тактаны күрмәгәнсең, шылай шул, киңел күзе күрмәсә, маңгай күзе пытак тишеге.
Киңелдән ары, күттән бире – теләр теләмәс, җиренә җиткерми
генә эшләү
. Сезгә ышанып эш кушкан мин ул ахмак, сез бит бетен эшне киңелдән ары, күттән бире эшлисез, лучшы үзем тытынган булсам әллә качан, шының эстенә йакшы да итеп бетергән булыр идем.
Кирле-хутлы сүләшү – буталчык, аңлап булмаслык сөйләшү
. Абзый, туктале, ник кирле-хутлы сүләшәсең, давай, уз, утыр, аңнашыйк башта сиңа нәстә кирәкне.
Кискәнгә кырыккан – дөрес булмаса да үз сүзендә торучы, сүзен
бирмәүче.
Мисалдашы:
Үз сигезе сигез. Мәзәкчәсе:
Берәүнең хатыны бик тә бәхәсләшергә яраткан. Бер заман ире белән аның арасында бәхәс чыккан: “Күршеләр үсемлекне кискәннәрме, әллә кырыкканнармы?” Хатын һаман кырыкканнар дип раслый, ә ире киресен әйтә. Бәхәс кызып киткәч ире хатынын суга ташлый, ә ул йөзә белми, бата башлый. Инде су өстендә кулы гына күренә. Шуңа да карамастан, кулын су өстенә чыгарып, бармаклары белән кайчы кискәнчә күрсәтә.
Кицке киңәшкә таwык текерә – киңәшләрне кичтән түгел, иртән
яки көндез киңәшергә кирәк
. Мисалдашы:
Кицке киңәштән иртәнге киңәш артык (Татар халык… – Т. 3, 1967: 850).
Кицтән балыкка барырга сүләшкән идек, кицке киңәшкә таwык текерә икән, булмады, тырган тешкә башым бик каты цатнап аwыртты.
Кул йарасы китә, суз йарасы китми – кешеләрнең авыр сүзне озак хәтердә саклаулары турында.
Ник алай аның белән каты сүләштең, киңеле калгандыр, кул йарасы китә, сүз йарасы китми диләр бит.
Кул китү – сынамыш.
Ницә тапкыр анарга әрбир бирмәскә дип ант иттем, бирегә туры килде, тагын кул китәр инде.
Кул кулны йуwа, кул битне йуwа – кешегә ярдәм итсәң, үзеңә дә ярдәм кулын сузарлар
. Төрдәшләре:
Кул кулны юса, ике кул йөзне юар. Кул кулны юар, ул да битне юар (Татар халык… – Т. 2, 1963: 802).
Хазер тырмыш шындый инде, син кемгәдер йәрдәм итәсең, ул сиңа, шылай итеп кул кулны йуwа, кул битне йуwа булып цыга.
Кунак ашы – кара-каршы – үзең кунакка йөрергә яратсаң, бүтәннәрне дә чакырырга онытма, шулай ук, бүләккә дә җавап бирергә
кирәк.
Төрдәше:
Бәйрәм ашы - кара каршы (Татар халык… – Т. 3, 1967: 87).
Качан Рәшитләрне кунакка йәшәбез сың, ату үзебез аларда ницә булдык инде, кунак ашы – кара-каршы булырга тийeш бит, ад'а киләсе атнада йәшик.
Кунак килгән йыртта бәрәкәт бар – кунакларның еш килүе дус-ишләрнең, туганнарның күп, ә хуҗаларның кунакчыл булуын раслый
. Төрдәше:
Кунак сөйгән өйдә бәрәкәт бар (Татар халык… – Т. 2, 1963: 703).
Казанга күцеп килгәц алардан кеше эзелмәде: йә туганнар, йә элекеге күршеләр, йә танышлар, ул аларның берсенә дә караңгы цырай күрсәтмәде, бары: “Кунак килгән йыртта бәрәкәт бар”,– диде.
Күз курка, кул эшли – эшне башлавы авыр, куркыныч, ә бер башлагач
дәвам итә һәм тәмамлана
. Төрдәше:
Күз карар, кул эшләр (Татар халык… – Т. 1, 1959: 264).
Күз курка, кул эшли дип йукка әтмәгәннәр, мыни, әкрен генә булса да ызбаны йасап бетерәбез бит, аннары мунцага, сарайларга тытынырбыз, алла теләсә.
Күзгә йыкы теште – йоклыйсы килүне белдерә.
Хаwа бызылыр ахрысы, ник дисәң, күзгә йыкы тешә башлады.
Күзе сүнгән – исерек яки нык авыраган кеше турында әйтелә
. Ул каты салган ахрысы, утырып та тыра алмый, күзләре сүнгән, урын түшәп йаткыр әле үзен.
Күзен алган кигәүэн кебек – берни белми әрле-бирле йөрү.
Бер-бер хал’ булган ахрысы, күзен алган кигәүэн кебек йери.
Күзенең агы белән карау – йәмсез итеп карау
. Мәгънәдәше:
Бәбәген акайтып карау. Мәүлет сиңа бик ацуланган ахрысы, күзенең агы белән генә карый.
Күзең күтеңә, күтең үзеңә – күз тимәсен дип әйтелә торган шаян
сүз
. Төрдәше:
Кашың күзеңә, күзең үзеңә (Татар халык… – Т. 2, 1963: 795).
Куркма, минем күзем каты тигел, эшкереп тә калдырам: “Күзең күтеңә, күтең үзеңә, т'фу, т'фу, т'фу!”
Күккә башы тийә – нык итеп шатлану
. Мисалдашы:
Кош тоткан кебек. Малайларны йакшы ун'аганнары эцен берсәк мактап йибәргән идем, башлары күккә тиде, тәнәфес тә йасамадылар.
Күкнең кул'часы йук, асып куймаслар – ниндидер эштән соң
җәза бирү-бирмәү турында сөйләшкәндә әйтелә
. Йарар, тыныцлан, үкенергә сың инде, эш узган, күкнең кул'часы йук, асып куймаслар әле.
Күрмеш айак астында – берәр начар хәлнең кетмәгәндә килеп чыгуы.
Күрмешайак астында диләр шул, баскыцтан тешкәндә айагы тайылып киткән дә кулын сындырган, хазер гипысбелән йөри.
Күрми күргән кендез цыра йандырган – чаманы белмәүчеләр,
арттырып җибәрүчеләр турында әйтелә
. Төрдәшләре:
Көн күрмәгән көн күрсә, көндез чыра яндырыр (Татар халык… – Т. 3, 1967: 255);
Ут күрмәгән ут күрсә, көндез чыра яндырыр (Татар халык… – Т. 3, 1967: 640).
Беген бер кызны ыцраттым, ак йефәк блузкы астыннан цәцәкле лифчик кигән, кыска йәшел йупкыдан, шындыйларга инде күрми күргән кендез цыра йандырган диләр.
Күрми күргән, цабатасын түргә элгән – алдагы әйтем белән тәңгәл килә, шул ук вакытта “сәнәктән керәк булган” исемле әйтемгә дә карый.
Безнең егет бетеннәй үзгәрде бит, ынытты кемнәр анарга йәрдәм иткәнне, халык дерес әтә: “Күрми күргән, цабатасын түргә элгән”, - дип.
Кызган табага бастыру – нык итеп сүгүне аңлата
. Аның аракы эцкәнен белгәц, әтәсе аны кызган табага бастырган, шыннан сың малайның аракы турында ишетәсе дә килми.
<предыдущая страница | следующая страница>