Перейти на главную страницу
Мәкальләр, әйтемнәр һәм фразеологик берәмлекләр
Моннан ике мең ярым ел элек яшәгән Аристотель “Әгәр мәкальләр булмаса, борынгы халык хикмәтләре безгә килеп җитмәгән булыр иде”, – дип язып калдырган.
М.А.Шолохов заманында болай дип язган: ”Необозримо многообразие человеческих отношений, которые запечатлелись в чеканных народных изречениях и афоризмах. Из бездны времен дошли до нас в этих сгустках разума и знания жизни радость и страдания людские, смех и слезы, любовь и гнев, вера и безверие, правда и кривда, честность и обман, трудолюбие и лень, красота истин и уродство предрассудков” (Шолохов М.А., 1984: 3).
Үткән гасырның 30 нчы елларында әйтем дигән бер сүз үзенә мәйдан ала. Әйтем мәкаль дигән сүздән бер дә калмый, һәркайда “Мәкальләр һәм әйтемнәр” булып йөри ( Татар халык ... – Т. 1, 1959: 17 ).
Фразеологик берәмлекләр исә сөйләмне баетуда, аны көчлерәк һәм үтемлерәк итүдә, әдәби әсәр стиленә сәнгатьлек бирүдә, фикерне тулырак ачуда зур роль уйныйлар (Әхәтов Г.Х., 1928: 3).
Татар теле мәкальләргә гаять бай. Заманында аларны җыю, билгеле бер тәртипкә салу буенча галим һәм язучы Н.Исәнбәт әйтеп бетергесез зур эш башкарган. Ул 38670 мәкальне өч томлык китап итеп бастырып чыгарган.
Бу бүлекне язарга тотынганчы, без һәр томны, ә аларның һәркайсы меңнән артык биттән тора, зур игътибар белән актарып, өйрәнеп чыктык һәм кайбер нәтиҗәләргә килдек.
Әлеге хезмәткә берничә дистә мең мәкаль һәм әйтемнәр кертелгән булса да, һәр төбәктәге барлык мәкальләр дә анда чагылып җитмәгән, чөнки экспедицияләр озак вакыт бер төбәктә була алмый, ә кайсыбер мәкальләр, һәм шулай ук сүзләр дә, бик сирәк, билгеле бер мизгелләрдә генә кулланылырга мөмкин, шуңа күрә дә аларга галимнәрнең юлыкмый калуы табигый. Мәсәлән, без Чүпрәле төбәгеннән дә шундый мәкальләрне, әйтемнәрне һәм фразеологик берәмлекләрне шактый таптык.
Җыентыкта китерелгән һәм без атап үтә торган кайбер мәкальләрдә сүзләр тәртибе бүтәнчә булган яки бөтенләй башка сүзләр, яки сүзләр төркеме белән дә аерылганын күрәбез. Мәсәлән, “Бар йараштыра, йук талаштыра” Чүпрәле); “Барлык яраштырыр, юклык талаштырыр” (Татар халык ... – Т. 3, 1967: 225); “Бар сөештерер, юк төештерер” (Татар халык ... – Т. 3, 1967: 117) һ.б.
“Бер йылга куйан тиресе дә цыдый” (Чүпрәле) – “Бер елга куян тиресе дә түзә” (Татар халык ... – Т. 3, 1997: 915). “Мунчәлидән Буа туры” (Чүпрәле) – “Әйләнечтән юл туры” (Татар халык ... – Т. 3, 1997: 117) һ.б. Тагын бер мәкаль-сынамышка туктыйсыбыз килә. Н.Исәнбәттә ул түбәндәгечә әйтелә:
Җидедә – җиткерә;
Сигездә – сикертә;
Тугызда – туктата; Чүпрәле сөйләшендә түбәндәге
Унда – уйната; үзгәрешләр бар:
Унбердә – күк табан;
Уникедә – б... табан; – б... табан;
Унөчтә – су табан; – юк табан;
Ундүрттә – дүрт ат сабан. – сөр сабан.
Шуңа күрә дә аерымлыклары аз гына булган мәкальләрне дә без үзебезнең хезмәтебезгә керттек, ә инде алар белән янәшә аларның төрдәшләрен яки мәгънәдәшләрен дә күрсәттек. Мәсәлән, югарыда китерелгән әйтемдә, безнең карашка, чүпрәле сөйләшендәге мәгънә дөрескәрәк туры килә, чөнки унөчтә инде кар өстендәге чана табаны эзләре беткән була, шуңа да “юк табан”, ә “дүрт ат сабан”га караганда “сөр сабан” матуррак һәм аңлаешлырак яңгырый.
Еллар үтү белән, кайбер мәкальләр кулланудан төшеп калырга мөмкин яки бик сирәк искә алыналар. Н. Исәнбәт Чүпрәле төбәге буенча берничә дистәдән артык мәкаль атап үтә. Хәзерге заманда бу мәкальләр кулланылмый диярлек, һәрхәлдә без аларны очратмадык. Шулай да аларны аерым рәвештә бирергә булдык.
Н. Исәнбәт җыентыкларындагы күп мәкальләрнең кайсы төбәктә язып алынганы күрсәтелмәгән, әмма мәкальдә көнбатыш диалектка хас сүзләр дә кулланылган булу, аның шушы диалект сөйләшләренә хас икәнен раслый . Мщсщлщн, “Алмагачта әкәлә, имән агачында алма үсмәс” (Татар халык ... – Т. 1, 1959: 868); “Алаша кибәннән өрекмәс” (Татар халык ... – Т. 1, 1959: 727); “Күрмәс тәвәне дә күрмәс” (Татар халык ... – Т. 2, 1963: 786); “Кастага татлы да ацы” (Татар халык ... – Т. 2, 1963: 934) һ.б.
Бер үк мәкаль берничә мәгънәне аңлатырга мөмкин. Н. Исәнбәт тә мәкальләрдәге беренчел һәм икенчел мәгънәләр турында сүз йөртә. Әйтик, эт, ат яки бүтәннәр турында беренчел мәгънә, ә икенчел мәгънәгә күчерелүе асылда кешегә мисал итү өчен була (Татар халык ... – Т. 1, 1959: 51). Мәсәлән, “Түбәсе карабодай саламы белән йапкан” дигән мәкальне алыйк. Гомер-гомергә бездә йорт, абзар түбәләрен карабодай саламы белән япмаганнар, чөнки ул суны үткәрә. Бу мәкаль инде кешегә күчергәндә, берәүнең башкалар сөйләгән сүзне аңлап торганын белдерә, аның алдында сак сөйләшергә кирәк икәнлегенә ишарә ясый.
Тагын “Кигәwеннән бал ашап булмый” дигән мәкальне алыйк. Дөрестән дә, кигәвен бал җыймый, шуңа күрә аның балын ашап булмый. Бу аның беренчел мәгънәсе. Икенчел мәгънәсендә ул саран кешене аңлата, чөнки саран, балы булса да, бүтәннәргә өлеш чыгармас, чыгарса да бик аз гына чыгарыр. Шулай ук “Кычык куригын үзе күтәрмәсә, аны кем дә күтәрми”, “Ын йаларга эрәнгән кычыкны тирмәннән кусаң да китми” һ.б. ике мәгънәдә кулланылырга мөмкин.
“Макысын кагу” дигән фразеологик берәмлек, мәсәлән, җисемнең сыйфатына карап кулланырга тиеш. Әгәр өлгергән мәкнең тартмасын селкесәң бөтен орлык коелып бетәчәк, буш тартма гына калачак. Шулай булгач кешегә карата әйтелгән “макысын кагу” ул кемне дә булса бөлгенлеккә төшерүне аңлата булып чыга.
Галимнәр күп тапкырлар раслаганча, телләр бушлыкта яшәмиләр, бәлки бүтән телләр белән даими бәйләнештә булалар, үзләрен алардагы сүзләр белән баеталар һәм, киресенчә, үзләре дә башка телләргә йогынты ясыйлар. Мәсәлән, русларга татарлардан кергән мәкальләрнең санын 3500-ләр чамасы дип исәплиләр (Биредә Кырым, Кавказ халыкларының кайберләре дә татар исемендә булса кирәк). Шул ук вакытта татар телендә дә 1000 гә якын алынма мәкаль (шуларның 300е русныкы) булуы турында фикер әйтелгән (Татар халык ... – Т. 1, 1959: 44, 48).
Бу күренешне без үзебезнең сөйләштә дә күрәбез, чөнки чүпрәле сөйләше вәкилләре ничәмә-ничә еллар руслар, чувашлар һәм башка халыклар белән аралашып яшәгәннәр. Мәсәлән, русларда да, безнең төбәктә дә кулланыла торган мәкальләрнең кайберләренә тукталып үтик: “Сакланганны алла саклый” (Береженого бог бережет); “Йаңы митла йаңыца себерә” (Новая метла по-новому метет); “Тырнак астыннан кер эзли” (Искать грязь под ногтями) һ.б. Дөрес, безнең карашка, аларның иң беренче тапкыр кайсы телдә кулланыла башлауларын бүгенге көндә ныклап торып әйтү авыр.
Безнең фикеребезчә, “Әз дә йитә, күп тә бетә”, дигән мәкаль чуваштан мишәргә күчкән булырга тиеш, чөнки ул чувашча колакка ятышлырак булып яңгырый: “ Сахăл да çитет, нумай та петет”.
Вакыт узу белән, кайбер мәкальләрнең эчтәлегенә карата да фикерләр үзгәрергә мөмкин. Мәсәлән, “Бөкрене кабер генә төзәтә” (руста: Горбатого могила исправит) дигән мәкаль бик күптән билгеле. Соңгы вакытта бездә дөрестән дә шулаймы икән соң дигән шикләнү туды, бу шикләнүләр археологик тикшеренүләр барышында бөкре кешеләрнең скелетлары табылу белән дә көчәя. Әйтик, В. Гюгоның “Собор Парижской богоматери” исемле әсәрендә яшь кыз скелеты (Эсмиральда) белән янәшә бөкре (Квазимодо) скелеты табылу турында языла. Шулай булгач, мәкальнең “Бөкрене кабер дә төзәтми” дигән варианты дөресрәк була. Билгеле, мәкальдә сүз бөкре турында гына бармый, биредә төп рольне икенче мәгънә уйный булса кирәк, чөнки аны начар гадәт (урлау, эчү, сүгенү һ.б.) кешенең үзе белән кабергә киткәч кенә бетә, дип аңлап була. Бу мәкальгә мәгънәдәш булып “Цир китә, адәт китми” дигән сүзләр тора. Бер уңайдан О. Бальзакның “Көнчеләр үлә, ә көнчелек кала” дигән афоризмын искә төшереп узу да урынлы булыр.
Без һәр мәкальгә кыскача аңлатма һәм аның кулланылышына мисал бирергә тырыштык. Билгеле, мисаллар әдәби әсәрләрдән түгел, ә халык арасында сөйләшкәнчә китерелә. Аларда китерелгән исемнәр очраклы рәвештә генә алынды (кайсыберләре инде фани дөньяны куйганнарның якты истәлеген искә алу өчен дә кулланылды. – И.Г.), щуңа күрә дә, укучылар алардан үзләрен эзләмәсләр дип уйлыйбыз.
Мәкальләр һәм әйтемнәр алфавит тәртибендә бирелә, чөнки, аларның бик үк күп булмавын искә алып, без аларны тематик төркемнәргә бүлмәдек. Инде мәкальләрнең үзләре белән таныштыруга күчәбез.
Иң элек Н.Исәнбәт хезмәтендәге чүпрәле төбәгендә табылган мәкальләрне бирәсебез килә.
Беренче томга кергән мәкальләр:
- Иртәгә ныклап эшләрмен, бүгенгә ял итим әле, дигән ди ялкау.
Бүген тырышып эшлим әле, иртәгә ял итәрмен, дигән ди тырыш (336 б.);
- Кабак бик зур да поты бер тиен - Шатыршан авылы (863 б.).
Икенче томдагы мәкальләр:
Чәүкә килде пешерде,
Саескан килде төшерде (572 б.);
Буялсае мамыкка,
Рәхәт булыр иде халыкка – Шәйморза (816 б.);
Өченче томдагы мәкальләр:
- Үз илең – үз анаң, үзгә ил – үги анаң (68 б.);
- Уйный белмәгән орып качар (86 б.);
- Тәртәгә сугып, чәркәгә тигезмә (103 б.);
- Дошман килсә йөзгә йөз, кыю эш ит, өнен өз (402 б.);
- Җаны ачыганның теле ачы – Шатыршан, (420 б.);
- Күз күңелнең шәүләсе, ялган дигән матамал чыкмас җанның хәйләсе (448 б.);
- Пычрак авыздан пычрак сүз, якын торма, битеңә чәчрәр (477 б.);
- Белеклесен белекле дә, борын асты элекле (588 б.);
- Җүләр бәя сорый, акыллы юнь бирә - Ышланка, (618 б.);
- Ташкын булсаң – басыл, юшкын булсаң - асыл (654 б.);
- Ардаксызның аркасы туза (819 б.).
Инде Чүпрәле төбәгендә кулланышта булган мәкальләр, әйтемнәр,
Мәзәкчәсе: Бер йегет, ызак йыллар цит йирләрдә терле эшләрдә эшләп, туган йакларына кат'кан. Цәйләр эцелгәц, дәалар кылынгац әтәсе анардан:
– Улым, син шул кадәр йыллар цит йирләрдә эшләдең, күп акца алып кат'кансыңдыр инде? – дип сыраган.
– Әтәй, андагы берлек - мындагы берлек инде ул, шынарга күрә алып кат'ып тырмадым, – дип йаwап биргән улы.
Тр фәннәр Академиясе Г. Ибрагимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының баш фәнни хезмәткәре, профессор Д. Б. Рамазанова
17 12 2014
20 стр.
Ж. Ж. Молдабеков, философия ғылымдарының докторы, профессор; Л. К. Керімов, педагогика ғылымдарының докторы, профессор
17 12 2014
6 стр.
Халық жазушысы, Қазақстан Республикасы ¥лттық Ғылым академиясының академигі, филология ғылымдарының докторы, Қазақ және Қырғыз Республикаларының еңбек сіңірген ғылым қайраткері, пр
14 10 2014
1 стр.
М. Алдабергенов – тарих ғылымдарының докторы, профессор, журналистика кафедрасының меңгерушісі
12 09 2014
1 стр.
Математическое моделирование течения суспензий в химических аппаратах
25 12 2014
27 стр.
Кафедра меңгерушісі: Миндубаева Фарида Анваровна, медицина ғылымдарының докторы, профессор, педагогикалық жұмыс стажы- 38 жыл
15 10 2014
4 стр.
25 12 2014
44 стр.
РЖҒҰА академигі, биология ғылымдарының докторы, профессор ажар ахметқызы жұбанованың 70-жылдық мерейтойына арналған «Биотехнологиялық зерттеулердің қазіргі жағдайы және жетістіктер
25 12 2014
1 стр.