Flatik.ru

Перейти на главную страницу

Поиск по ключевым словам:

страница 1 ... страница 17страница 18страница 19страница 20
Кызганцыны кызыл кычык ашыйартык саран булсаң малыңның бәрәкәтен үзең күрә алмаска мөмкин икәнлегенә ишарә. Төрдәше: Кызганганны кызыл әтәч чүпләгән (Татар халык… – Т. 3, 1997: 771). Кесәсеннән акцасын ырлаганнар, йакшы булган, кызганцыны кызыл кычык ашый шул, бурыцка үзеннән берсәк акца сыраган идем, таки, акцам йук дип бирмәде.

Кызлар ат науызыннан да келәкыз балаларның көләргә яратулары турында. Төрдәшләре: Кызлар бүрәнә ярыгындагы таракан ботыннан да көләләр (Татар халык… – Т. 2, 1963: 160). Кызлар юктан да көлә (Татар халык… – Т. 2, 1963: 17). Йарар инде, туктатмагыз, туйгинца келсеннәр, шының эцен алар кызлар, ә кызлар ат науызыннан да келә.

Кыйаш булса кеше эстенә цыкмас идетупас, бүтәннәр белән аралашырга яратмаучы кеше. Аның характирын беләсез бит, ул кыйаш булса кеше эстенә цыкмас иде, ә сез аның белән дуслашма келисез.

Кыйаш, син дә пайырсың пайуwын, мин кенә пулмамберәр мәсьәләнең барыбер хәл ителәчәге, тик вакытның инде узган булуы турында. Мәзәкчәсе: Бер кыз йәй айында кийәүгә цыккан. Бу хал' руз'а алныннан була. Руз'а йиткәч бетен сим'йа руз'а тыта башлый, йәш киленгә дә аларга кушылырга туры килә. Кен ызын, аның ашагысы, эцәсе килә, шыңа да ул күп тапкырлар кыйашка карап ала, ә ул хаман йугарыда кыздыруwын дәwам итә. Шыннан кыз: “Кыйаш, син дә пайырсын пайуwын, мин кенә пулмам”,– дип әтеп куйа.

Кыйаш та бетен кешегә йарамыйтормышта бөтен кешенең дә мәнфәгатенә туры килеп булмаганны аңлата. Мәгънәдәше: Кояш бер сиңа гына түгел (Татар халык… – Т. 3, 1967: 945). Кыйаш та бетен кешегә йарый алмый, ә син миннән нәстә кетәсең, барсының да башыннан гына сыйпап тырырга кушасыңмы?

Кыйык атып туры тиде – чамалап кына яки уйламый әйткән сүзнең дөрес булып чыгуы. Мин беген маскар итеп кенә анарга акца табасың дигән идем, шылай булып цыккан бит, кыйык атып туры тидерү була инде бу.

Кыйык эш кырык йылдан сың да беленәначарлык кайчан да булса барыбер беленәчәк. Кыйык эш кырык йылдан сың да беленә дигән сүз дерес ул, исеңдәме, бер кешене кыз бала үтергән эцен ницә йылдан сың да термәгә утырттылар.

Кыл да сыймый, кисап та тукрамыйике арада дуслыкның бик нык булу турында. Без Раwил белән шындый дуслар, безнең арага кыл да сыймый, кисап та тукрамый.

Кырасины беткән – кемнеңдер йоклыйсы килүенә ишарә. Бу малайның кырасины беткән ахыры, күзләре йымыла, башы кыйыгайган.

Кыры кашык аwыз йыртаберәр мәсьәләне хәл итәсең килсә, ришвәт бирү кирәклегенә ымлау. Төрдәшләре: Ярык кашык авыз ерта (Татар халык… – Т. 1, 1959: 16); Корыг кашыг авызга ярамасМ.Кашгари (Татар халык… – Т. 1, 1959: 83). Ике кулны кесәгә тыгып барып кына эш цыгара алмыйсың дидем мин сиңа, кыры кашык аwыз йырта бит, беткән мени аларга кирәк нәстәләр.

Кыткы башы кыдагыйгауга башларга сәбәпче булу. Ул үмер буйы кыткы башы кыдагый булды, кайа гына бармасын йә спур, йә ыршышу цыгара да куйа.

Кычык куригын үзе күтәрмәсә, аны кем дә күтәрмиһәркем үз бәхете өчен үзе көрәшергә тиеш, ә кемнәндер ярдәм килгәнне көтеп торырга түгел. Төрдәше: Эт үз койрыгын үзе күтәрмәсә, аны кем күтәрер? (Татар халык… – Т. 3, 1967: 634). Син бит инде ылы кеше, берсәк үзеңә дә селкенергә кирәк, кычык куригын үзе күтәрмәсә, аны кем дә күтәрмәгән кебек, синең эцен дә беркем йыгырып йермәйәцәк.

Кычык тазарса, хуҗасын талыйякшылыкны онытып, аны эшләгән кешегә хыянәт итү. Төрдәше: Эт симерсә, иясен тешләр (Татар халык… – Т. 1, 1959: 685). Ул синең эцен күпме йакшылык эшләде, ә син аның турында әллә нинди нацар сүзләр сүләп йерисең, “кычык тазарса хуҗасын талый” дип йукка әтмиләр шул.

Кыш тишеге кебек – тиз ышанучан, ваемсыз кеше. Ул аппару кыш тишеге, нәстә сүләсәң дә ышана, әле аны кешегә әләндереп сүли.

Кыш тыткан кебекберәр хәлгә яки сүзгә шатлану. Сабыйга бер плиткы шыкалат алып биргән идем, шындый шатланды, әтерсең нә кыш тыткан.

Мазганы ашауҗанга тию, газаплау. Белмим инде, нәстә эшләргәдер, кендә мазгамны ашыйлар, ден'йада йәшисе килми башлады, кайа барып кемгә йалынырга...

Майга сеңдерү – ризык кабул иткәннән соң урында эшсез ятып торуга карата әйтелә. Егетләр эш кацмас, берсәк йатып майга сеңдереп алыйм әле, бригадир килсә уйатырсыз.

Майлы бутканың күзе йырылмый кемнеңдер бу мизгелдә артык булмавы. Йарар, калсын инде, бер кешедән генә майлы бутканың күзе йырылмас.

Май цүлмәге тышыннан билгелезыялы, акыллы кешене тышкы кыяфәтеннән, киеменнән, үз-үзен тотышыннан белеп була. Төрдәше: Асыл кош аягыннан билгеле. Май цүлмәге тышыннан билгеле диләр, дерес шул, ван'а Фәритнең сүләшүwe, йерүwe, кийенүwe үзгәләрдән саусим айырылып тора.

Май цүлмәге майда, бук цүлмәге букта wатылакеше нинди эшкә тормышын багышлаган, шунда ахырга кадәр булырга тиешлеккә ишарә. Май цүлмәге цүлмәге майда, бук цүлмәге букта wатыла дигәндәй, мин инде шыннан ук китеп тә барымын.

Май эстенә бал йакшы, бар эстенә бар йакшыбайлык өстенә байлык өстәлү, дуслар арту һ. б. уңай күренеш икәнне раслый. Төрдәше: Май өстенә бал кирәк, яр өстенә яр кирәк (Татар халык… – Т. 2, 1963: 160). Май эстенә бал йакшы, бар эстенә бар йакшы дигәндәй, быйыл бакцабыздан да күп кенә йәшелцә зыйдык, шының эстенә аwылдан да туганнар берницә мишук алма, кишер, цегендер китерделәр.

Мактаулы кыз туйда ыйалакешене беркайчан да артык мактарга йарамый, ахыры четерекле булуы мөмкинлегенә ишарә. Төрдәше: Мактаулы кыз туйда хур булыр (Татар халык… – Т. 2, 1963: 157). Тиге бик шапырынган иде дә, сәхнәгә цыккац, куркып калып, таwышы беткән, мактаулы кыз туйда ыйала дип йукка әтмиләр шул.

Мактанышып алу - өстәл артында спиртлы эчемлек кулланып сөйләшеп утыру турында. Кицә абзый килгән иде, бик ызак «мактанышып утырдык” үзе белән.

Макысын кагу бөлдерү. Тегеләрдә ызактан бирле булганыбыз йук инде, бер барып макыларын кагып кат'ырга кирәк.

Мацы б…гын йәшергән кебек – ниндидер начар эшне, ачык итеп күренеп торса да, яшерергә торышу. Нәстә син маөы б...гын йәшергән кебек маташасың, синең халеңне бит инде бетен ден'йа белә.

Мацы бун'ына калакулны кем бәлихәлиткеч мизгелдә җаваплылыкны кем үз өстенә ала соң? Мәзәкчәсе: Бер заман тысканнар мацыдан саклану цараларын тикшерү эцен киңәшмәгә зыйылганнар. Теп сырау: “Мацының кайа икәннеген ницек белергә?” Алай иткәннәр, былай иткәннәр, уртак фикергә килә алмаганнар. Шунда бер тыскан такдим кертә: “Мацының кайа икәннеген белү эцен, аның бун'ына калакул бәләргә кирәк!” Бу такдимне бар да хуплап каршы ала хәм ул бертаwыштан кабул ителә. Шунда бер тыскан сырап куйа: “Ә мацы бун'ына калакулны кем бәли сың?”

Мин ашамаган казанда б... кан'асынүзенә кагылмаган мәсьәләләрдә битарафлык күрсәтү. Мәгънәдәше: Үземә булмаган карын тизәге белән пешсен (Татар халык… – Т. 2, 1963: 593). Ник миңа хаман алар турында сүлисең, аларның безгә нинди катнашы бар, әттем вит', мин ашамаган казанда б... кан'асын дип, цугынып китсеннәр, бул'шы алар турында ишетәсем дә килми.

Мин бит атаңны үтермәдем – һаман кемгәдер ачуланып йөрүче кешегә әйтелә. Син нәстә миңа былай ацуланып йерисең, мин бит атаңны үтермәдем, сине йакшылыкка гына эрәттем.

Мин мин икән, мин кем икәнүзе турында бик югары фикердә торучы кешегә карата. Ул йаңы эшкә күцкәц бик бырнын күтәрде, мин мин икән, мин кем икән дип кенә йери башлады.

Минексез мунца, гармунсыз үткән туй улмунчада чабынырга яратучылар сүзеннән. Быйыл йаз кенне утыз кийем минек йасап куйдым, рәхатләнеп цабынып була хазер, ату минексез мунца гармунсыз үткән туй кебек.

Миңа аттылар, сиңа тидемебүтән кешегә карата әйтелгән фикерне үзеңә алу. Мәзәкчәсе: Ике күрше йәшәгән. Берwакыт былар урамда сүләшеп тырганда мылтык атканга ышаган таwыш йаңгыраган. Шулчак берсе икенцесеннән: “Миңа аттылар, сиңа тидеме?” – дип сыраган.

Мунца уздымунчаның әзер булуын аңлата. Мунца узды, цәй эцәбез дә кызларны зыйыштырып мин шында китәм, син тагын берницә йул су китерерсең, ату үзеңә су йитмәс.

Мунчалидан Буа турыүзе географияне якшы белмәсә дә, бүтәннәргә киңәш бирергә яратучы кешегә карата әйтелә. Төрдәшләре: Әйләнечтән турыга, Мамадыштан Коллыга ( Татар халык… – Т. 3, 1967: 92); Әйләнечтән юл туры( Татар халык… – Т. 3, 1967: 117). Син Касыйм эрәткән йул белән китмә, адашырсың, аның бит гелән Мунчалидан Буа туры, лучшы үзгә берәр белгән кешедән тагын сыра.

Ни битем белән барып күреним – берәр кешедән оялу . Мин хазер аның каршына ни битем белән барып күреним, ницә тапкыр сине термәдән кыткарып калды, ә син хаман үзеңнекен дәwам иттең.

Ницә йыл йараттым, үзе генә белмәдекыюсыз егет гыйшыгы. Төрдәше: Йиде йыл сүдем, анасы тигел, кызы да белмәде. Мыхаббәт турында күпме йазсалар да, аныкына берсе дә йитми, ул бит Гелсирәне ницә йыл йараткан, тул'кы бу турыда Гелсирә үзе генә белмәгән.

Па пул'ски бийэтә - кемнеңдер артык таләпчән булуы, уз сүзен үтәтергә тырышуы турында. Ну, әби, киленнән “уңдың” да, бетен сим’йагызны па пул'ски бийэтә.

Пет тунауцыбик вакчыл кеше турында. Төрдәше: Йомыркадан җөй эзләүче. Аның кебек пет тунауцыны үмеремдә ыцратканым булмады, хәр нәстәдән айып таwып гелән шыны сүләп баш катырып тыра.

Пецән эстенә йаткан кычык кебек – саран кешегә карата әйтелә. Тәрдәше, Раштуwа кенне бер уц кар бирмәс. Ул бит пецән эстенә йаткан кычык кебек, үзе дә ашамый, үзгәләргә дә ашатмый.

Пыт кысып кына кыз булып булмыйхәйләләп кенә гаепне яшереп булмау турында. Мәгънәдәшләре: Бер кыз кияүгә чыкса, кырык хатын тезен кыса (Татар халык… – Т. 2, 1963: 12); Бот кысудан карын тараймый (Татар халык… – Т. 2, 1963: 655). Күпме быргаланды, сыргаланды алдама келәп, баребер эше цыкмады, пыт кысып кына кыз булып булмаганны ыныткан шул.

Раштуwа кенне бер уц кар бирмәссаран кешегә карата әйтелә. Мәгъдәше: Бармагын күтенә тыккан. Төрдәше: Каты кешедән кыш көне бер соскы кар ала алмассың (Татар халык… – Т.3, 1967: 770). Ул элеке бухалтир булып эшләгән, шыннан үзендә кызганцы адәте калган, раштуwа кенне бер уц кар бирмәс, үзгә нәстә турында сүз дә йук инде (раштуа – христианнарның рождество бәйрәме – И.Г.).

Рәт кычыгы – биләмче, күршедән күршегә йөрүче. Ул рәт кычыгына ал'анып беткән инде, бер качан аны үwендә тыталмассың, үгә керергә wакыты да калмый.

Рәтле кеше мындыйда кычыгын урамга цыгармасһава торышының начар вакытында эш эшләү кирәкмәгәнне аңлата. Йә хыдай, рәтле кеше мындыйда кычыгын да урамга цыгармас, ә син саламга барырга кушасың.

Сайлаган сазга – ыцыраган тазгакүп сайлап та уңышсызлыкка очрау. Төрдәшләре: Күп сайлаган – тазга, күп эзләгән – базга ( Татар халык… – Т. 2, 1963: 70); Сайлап-сайлап тазга чыккан (Татар халык… – Т. 2, 1963: 71); Сайланган сазга – капланган базга (Татар халык… – Т. 2, 1963: 71). Сайлаган сазга – ыцыраган тазга дигәндәй, күпме үләнмицә кызлар сайлады, инде бер йебегәнгә килеп капты.

Салам калыннык – күп түгел, чама белән генә. Абый йанына касыбер кеннәрдә дуслары килә дә алар салам калыннык кына аракы эцеп сүләшеп утыралар иде.

Салам кыстырып йибәрү – мактап җибәрү. Ул кецле малай, берсәк салам да кыстырып йибәрсәң, бетен эшеңне эшләп бирә: утын кисә, йара, бакца баса.

Салдат уйыны ун'ата – көйсез, юкта-барны таләп итүче. Малайларын күргән идем, бигерәк тә тәртипсез икән, әнәләрен салдат уйыны ун’ата.

Санаулы кен тиз үтәкүңелле, яхшы һәм шулай ук ниндидер эш белән мәшгуль вакытларның тиз үтүен аңлата. Төрдәше: Без үләнгәндә төн кыска иде. Курутка кицә генә килдем кебек, инде кат'ырга да wакыт йитте, санаулы кен тиз үтә шул, әтерсең нә әле йал да итмәгән.

Сәмсере кыйылганкәефе киткән, күңелсезләнгән кеше турында. Тагын катыны белән ыршышкан ахыры, бик сәмсере кыйылган күренә, эшкә дә кулы рәтләп йатмый.

Серкәсе су күтәрмитиз үпкәләүчән кеше турында. Бер дә серкәсе су күтәрми инде, бер сүз әтергә йук үзенә, хазер бырнын салындыра, йәшми, сүләшми.

Синнән ни ын суы, ни тыз суы йук – бер нинди дә файдасы булмаган кешегә карата әйтелә. Синең белән сүләшүнең ни хайыры бар, синнән бит ни ын суы, ни тыз суы йук.

Суга алмаган зур күтәргәнкөченнән килмәгән килеш зур вәгъдәләр бирү. Төрдәшләре: Көче җитмәгән зур күсәк күтәрер ( Татар халык… – Т. 3, 1967: 230); Ормас авыр күтәрер ( Татар халык… Т. 3, 1967: 230); Сукмас зур күтәрер ( Татар халык… – Т. 3, 1967: 357). Качанны бирле тун алып бирәм дип ышандырасың, ә тунның эзе дә йук, әллә суга алмаган зур күтәргән дигән сүз сиңа да йабыша инде.

Суга тешкән таwык кебек – “сәмсере кыйылган” әйтеменең охшашы. Белеш әле, аның белән тагын нәстә булган икән, ату суга тешкән таwык кебек йөри.

Суйган да каплаганбик нык охшаганлык турында. Кызы үзенә бик тә ышаган инде, әтерсең нә суйган да каплаган, күзе дисеңме, аузы, бырны.

Сукыр бер тин – бик аз яки бөтенләй юк. Инде кач'анны бирле эшлибез, әле хаман да сукыр бер тин далганыбыз йук.

Сүз йуктан сүз, куцатыгыз йымырка саламы? Төрдәше: Сүз юктан сүз, үгезегез ничә литр сөт бирә ди бер агитатор (Татар халык… – Т. 3, 1967: 463). Мәзәкчәсе: Имам ыйалцан, күп сүләшми тырган кеше. Башкалар белән ыцрашканда да зак сүз башлый алмыйца ыйалып басып тыра. Бер тапкыр күршеләренә кергән дә ницек сүз башларга белми: “Саумысыз, куцатыгыз йымырка саламы?” – дип сыраган.

Сүз цыпцык тигел, бер ыцып цыкса тыталмыйсың – сүзне әйткәнче уйларга кирәк, әйткәч соң булуына ишарә. Аны баштарак уйларга кирәк булган, сүләгинцә, хазер сың нде: “Сүз цыпцык тигел, бер ыцып цыкса тыталмыйсың”, - дигәннәр бит бабайлар.

Сүләсәң сүз цыга, тертсәң күз цыгабәхәс башланса төрле, шул исәптән начар сүзләр, кулланылырга һәм конфликт туарга мөмкин. Төрдәшләре: Сүздән сүз чыгар (Татар халык… – Т. 3, 1967: 438); Сөйләшсәң сүз чыга, сөйләшмәсәң, күз чыга (Татар халык… – Т. 3, 1967: 501). Сүләсәң сүз цыга, тертсәң күз цыга дигәндәй, алар сүләшеп тырганда бер дә йуктан спурлаша башлап чут' кинашып китмәгәннәр.

Сүли белмәгән ауыздан кикерә белгән “арт” йакшыуйлап әйтелмәгән сүз күңелсезлеккә китерергә мөмкин. Төрдәше: Сөйли белмәгән авыздан телсез авыз мең артык ( Татар халык… – Т. 3, 1967: 471). Мисалдашы: Кеше ышанмаслык сүзне дөрес булса да сөйләмә. Ул беркен тигенең ире турында нәстәдер сүләгән, шының аркасында аларда инде ниценце кен таwыш бара, сүли белмәгән ауыздан кикерә белгән “арт” йакшы шул.

Сыйр да ашаган урнына кат'атуган җирнең якынлыгы турында. Төрдәшләре: Ашаган җиренә сыер да кайта (Татар халык… – Т. 2, 1963: 206); Сыер да ашаган җиренә кайта (Татар халык… Т. 1, 1959: 784). Бер дә кайгырма, карцык, ашагысы келәсә кат'ыр әле, сыйр да ашаган урнына кат'а бит.

Сыка туйы кебекэт өере кебек. Бар әле белешеп кил, нәстә анда сыка туйы кебек ыланшак зыйылган, берәр нәстә китереп цыгармасыннар.

Сыпырып алу – җиңү – көрәштә. Ну, кецле малай икән ул, цыккан берсен сыпырып кына ала барды.

Сырлы сәләскәгә утыртусөннәткә бирү. Элеке малайларны ниндидер бабайлар килеп «сырлы сәләскәгә» утыртып киткән эцен әтәләрен райкумга йәшәләр иде, ә хазер сеннәтне бал'ницларда йасыйлар.

Табылмаса бу дуга, тагын кунарга була. Мәзәкчәсе: Бер кеше кыдасына кунакка килгәц күпкә тыткарлана, цэнки сый-хермәт бик йакшы була. Кунакка ат белән килгән булган. Кат'ып китмәс эцен дугасын йәшергән. Бер күпме дугасын эзләп кыланган була да, үгә кереп:”Табылмаса бу дуга, тагын кунарга була”, – дигән.

Татар ике сүләми, урыс ике үләнми. Татар халкы гомер-гомердән сәүдә белән шөгелләнгән. Алар сәүдәгәр буларак үзләрен ышанычлы, әйткән сүзләрендә нык торучан итеп танытканнар. Шуңа да берәр төрле бәхәслерәк мәсьәлә килеп чыкканда: “Ышан, бар да дөрес, татар ике сүләми ул”, – дип уртак фикергә килгәннәр. Христиан дине исән хатын өстенә икенчесен алырга рөхсәт итми, щуңа да руслар бер хатын белән торганнар. Шулай итеп русларга икенче тапкыр өйләнергә ярамаган кебек, татарлар да биргән сүзләрен бозмаганнар ( Гафаров, 2002: 144).

Татарга салма ашагац акыл керәадәм баласына (татарга гына түгел) эш үткәч яңа фикерләр, җаваплар килә, ләкин инде вакыт узган була. Төрдәше: Татарның акылы тау менгәч исенә төшәр. Билгеле, миңа аның белән кушылмаска иде, кем белгән бит аның шылай килеп цыгасын, татарга салма ашагац акыл керә дип йукка әтмиләр шул. Бер кинуда И.Сталин аwызыннан да: “Русские сильны задним умом”, – дигән сүзләр йаңырады.

Тәресе суга тешкәнкәефсез, ачуланган кеше турында. Беген аның белән сүләшүнең файдасы йук, аның тәресе суга тешкән ахрысы, беркемне дә йанына кертми, беркем белән дә сүләшми.

Тәртәгә тибүризалык бирмәү, каршы килү, тәртәгә тибү. Йегетләр, безнең эш барып цыкмый бит әле, Абдылхай сыңгы маминтта гына тәртәгә типте, берницә кен тик тырырга туры киләцәк.

Теңнә туганавыр характерлы кешегә карата әйтелә. Аның белән эшең тешмәсен, ул бит теңнә туган нәстә, рәзе анардан берәр йүнне сүз алып була.

Тиле, тиле дигән сайын, тигәнә буйы сикерәкайсыбер кешене мактасаң, ул үзенең кыланышларын арттыра бара (хәтта алар бик үк матур булмасалар да). Төрдәше: Тилегә тиле дисәң, тигәнәк буе арттыра (Татар халык… – Т. 3, 1967: 604). Йитәр, кылынма инде, ату вит' син тиле дигән сайын тигәнә буйы сикерә башлыйсың, ул бит йури сине мактаган була.

Типте бийәсе тәртәгәниндидер эштә кинәт киртә килеп чыгу. Урманга утынга барган идек, кат'канда машинабыз калийәгә тешеп батты, инде цыгабыз дигәндә “типте генә бийәсе тәртәгә”, кул'асабыз тишелде, зак азапланырга туры килде.

Тирмәне йакшы тартакемнеңдер өстәл артында күп итеп ашавы турында әйтелә. Әбзәң ызактан рәтле ризык күрмәгән ахрысы, тирмәне бик йакшы тарта, нәстә куйганны ашап бетерә бара.

Туйга барсаң туйып бар, кун’ыңа калац куйып бар – туйларда ашамлык-эчемлекләрнең җитәрлек булмауы яки бүтән сәбәп белән тамак туймауга ишарә. Ад'а, берсәк капкалап алыйк әле, ату туйга барсаң туйып бар, кун'ыңа калац куйыр бар дигәннәр бит, качан әле эстәл артына утырыбыз.

Тумаган балага бишек йасамыйларэш тәмамланмый торып, нәтиҗәсе турында сөйләмиләр. Төрдәшләре: Тумаган балага бишек элмиләр (Татар халык… – Т. 1, 1959: 216; Т. 3, 1967: 635; Т. 2, 1963: 295); Тумаган балага бишек асмыйлар (Татар халык… – Т. 2, 1963: 295). Тумаган балага бишек йасамыйлар дип сиңа күпме әтергә була, выт, машина эцен акцаны бирсеннәр әле, аннары сүләшербез.

Туры әткән туганына йарамыйтәнкыйтьне беркемнең дә яратмавына ишарә. Төрдәшләре: Туры сүз туганыңа ярамый (Татар халык… – Т. 3, 1967: 447). Туры әйткән туганына ярамаган (Татар халык… – Т. 3, 1967: 788). Ул гылаwага каршы сүз әткән булган, шының эцен эшеннән китте, туры әткән туганына да йарамый шул.

Түбәсе карабыдай саламы белән йапканике яки берничә кеше сөйләшкәндә, шунда булучы бүтәннең бу телне аңлавына, сүзне кешегә таратуы мөмкинлегенә ишарә. Абзый, син барсын да ацып салып сүләмә әле, тегенең түбәсе карабыдай саламы белән йапкан бит.

Түгелгән тулы булмыйсәламәтлек бер какшаса, аны кайтару җиңел түгел. Машинасы белән КамАЗ астына барып кергәц, зак вакыт бал'ницта йатып цыкты, саулыгы былай йакшы, ну, баребер түгелгән тулы булмый шул, йаралары сиздерә.

Түшәгеңә күрә айагыңны сузасың – берәр эшне башлаганчы, мөмкинлекләреңне белергә кирәк. Төрдәшләре: Юрганыңа карап аягыңны суз (Татар халык… – Т. 1, 1959: 12); Табагыңа карап ашың сос, түшәгеңә карап табаның суз (Татар халык… – Т. 2, 1963: 536); Юрганыңа күрә аягыңны суз (Татар халык… – Т. 2, 1963: 537). Апат'ым, түшәгеңә күрә айагыңны сузасың дигәннәр, ник сың башта ук чамаңны чамаламадың?

Тырманың сирәге кымган-кымган булакайсыбер мәсьәләләрне хәл иткәндә мөмкин кадәр аз кешенең хәбәрдар булу кирәклеген аңлата. Төрдәше: Тырманың сирәге яхшы (Татар халык… – Т. 2, 1963: 637). Бу турыда бул'шы беркемгә дә әтмибез, тырманың сирәге кымган-кымган була дигән идем, синең аwызда сүз тырамы сың, инде бу турыда бетен аwыл белә.

Тырнак астыннан кер эзләүвакчыл, һаман җитешсезлек эзләүче кеше турында әйтелә. Төрдәше: Тырнак астыннан кер эзләмә (Татар халык… – Т. 3, 1967: 510). Аның белән эшләргә аwыр шул, ул хаман тырнак астыннан кер эзләргә тырыша.

Убыр китте урын калдыкүңелгә ошамаган кешенең китүенә ишарә. Йарар, бик wакытлы китте ул, хазер рахат'ләнеп сүләшербез, йукка убыр китте урын калды дип әтмиләр бит.

Уйыннан уймак цыга – уйнап әйтелгән сүздән дә зур гауга килеп чыгу мөмкинлеге турында. Алар башта бер-берсенә ун'ап терле сүзләр әткәннәр, аннары кинаша башлаганнар, үзләрен йили айырганнар, уйыннан уймак цыга дип йукка әтмиләр шул.

Уклау йыткангәүдәсен туры тотучы кеше. Әтерсең нә уклау йыткан, йерегәндә азасының ник бер теше бегелеп карасын.

Укып мулла булмассың, цукып карга булмассыңялкау кешеләрнең үзләрен аклау өчен кулланыла торган сүзләре. Дүрт классны алты йылда бетердем, йитәр, укып мулла булмассың, цукып карга булмассың, лутшы эшкә урнашам.

Ун'ап әттем, таки ышанды – шаяртуны чынга алу. Мәзәкчәсе: Хуҗа Насретдин кыш башланган wакытларда күрше аwылдан мишук белән алма алып кат'а. Шында аңа быз туңган күл аша да цыгарга кирәк була. Күлнең уртасына йиткәндә быз шатырдый башлый. Хуҗа “Йә хыдайым, исән-сау цыксам, алманың йартысын садака итеп бирермен”,– дигән. Быз шатырдаудан туктый. Йарга йитәргә берницә генә адым калгац Хуҗа: “Бирермен, менә тытырсың”, – дигәц, быз йаңыдан шатырдап куйа. Шыннан Хуҗа: “Ун'ап әттем, таки ышанды бит”, – дигән.

Уңны-суңны белмиберни белән дә исәпләшмәүче. Бер йерәкләнсә уңны-суңны белми ул, лучшы аның белән ыцрашмаска, үзең генә хурлыкка каласың.

Урак эстендә әпәй салган пиц башында туңып үлдебөтенләй булмаган нәрсә турында әйтелә. Мәзәкчәсе: Берәүләрнең балалары бетеннәй булмаган. Шынарга күрә дә анардан балалары турында сыраганда ул: “Малайым урак эстендә әпәй салган пиц башында туңып үлде”, – дип йаwап бирә тырган булган.

Урнына утыртукатгый рәвештә җавап биреп, оппонентны сүзсез калдыру. Сүләшүне анарга кушарга кирәк, ул бик тиз аны урнына утыртацак, ценки анардан да каты сүләүце тирә-йакта йук.

Урынга кермә, ахыры термә – Сталин заманнарында барлыкка килгән мәкаль, чөнки ул чакларда күп партия-совет хезмәткәрләре репрессияләнде. Әткән идем бит урынга кермә, ахыры термә дип, йук, тыңнамады, мыни ницә йыл утырды.

Усы…ак йылысы - өйдә яки мунчада аз гына да җылы булмау турында. Син мунцага барып цабынып кат' дисең, анда бит усы...ак йылысы да йук.

Утка симәашыкма мәгънәсендә. Нәстә утка сийәсең, ыцрашу башланырга әле эц сәаттан артык wакыт бар, элгерәбез.

Утыз улың булганцы усырак ирең булсынулларның ата-анага һәр вакытта да һәм барсының да мәрхәмәтле булмавына ишарә Төрдәшләре: Тугыз улың булганчы, җитезрәк ирең булсын (Татар халык… – Т. 2, 1963: 187); Тугыз улың булганчы, туксак ирең булсачы (Татар халык… – Т. 2, 1963: 313); Утыз улың булганчы, утыз кызың булсачы ( Набиуллина, 2002, 26). Мәрхум әби хаман: “Утыз улың булганцы, усырак ирең булсын”, – дийә иде, шәт ул аны үзенең малайлары булмаганга әткәндер, йәйсә үзгә симийаларда малайларының әтә-әнәсенә ницек карауларыннан цыгып әткәндер.

Үдәге каракны тытып булмыйөйдәге һәр кеше артыннан күзәтүче куеп булмый. Төрдәше: Йортыңдагы карактан саклана алмассың Татар халык… – Т. 3, 1967: 363). Үдәге каракны тытып булмаган кебек, бездә дә аwырырак шул, ценки каликтив кецкенә, үзебез дә бер симийа кебек йәшибез, кемнән шикләнергә?

Үдәге хал'не күршедән сыра. Төрдәшләре: Илеңдә нибарын күршеңнән сора (Татар халык… – Т. 3, 1967: 15); Өеңдә нибарын күршеңнән сора (Татар халык… – Т. 3, 1967: 60). Мәзәкчәсе: Бер генерал эштән катканда аны хатыны йылап каршы ала. Ул иренә: “Безнең дивизийәне туздыралар икән бит”, – дип әтә.

Мин генерал кеше бу турыда белмим, син кайан беләсең сың? – дип сыраган.

Урамда сүләделәр, – дип йаwап бирә катыны.

Икенце кен генерал эштән кат'кац катынына әтә:

Бар әле, урамнан белешеп кер, мине кайа йибәрәләр икән? – дигән.



Үз башыңа булсынҗәзасы, бәласы үзеңә кайтсын (каргау сүзе). Әй, кылынасың да бит инде, ынытма алла барлыгын, бетен кылынышларың үз башыңа гына булсын.

Үендә цәй кан'ата алмаганны күршеләргә кереп бутка пешерегә эрәтә - берни белмәгән килеш бүтәннәргә акыл бирергә яратучы кешегә карата кулланыла. Кеше алнында берсәк сүләшмицә тырсаң да йарый, ату синең кебекләргә бит: “Үендә цәй кан'ата алмаганны күршеләргә кереп бутка пешерегә эрәтә”, - диләр.

Үзе йукның күзе йукбәй канер кеше уйлаган эшне, икенче кеше төп-төгәл башкара алмый. Үзе йукның күзе йук шул, плутниклар йаллаган идем, һаман карап тырырга вакытым булмады, таки мин теләгәнцә йасамаганнар бит былдырны, йаңыдан йасатам инде.

Үзем тапкан мал тигел, әтәйнеке җәл тигелҗиңел юл белән табылган мал шулай ук җиңел сарыф та ителә. Төрдәше: Кеше малы мал түгел, ата малы җәл түгел ( Татар халык… – Т. 3, 1967: 215). Малайлар, халык әтә бит, үзем тапкан мал тигел, әтәйнеке җәл тигел, бик дерес, беген типтерәбез, үдән әтәйләр акца йибәргәннәр.

Үләнү тигел сүләнү - өйләнүнең мәшәкатьле, күп чыгымнар сораучы эш булуы турында. Үләнү тигел сүлүнү, башта акцаңны зыйыштыр, аннары инде туй турында да уйларга йарый.

Үлгән сыйыр сетле була – элек булган җитәкче белән хәзергесен чагыштыру. Үлгән сыйыр сетле була диләр шул, менә Фәлән Фәләнеч гел безнең турыда кайгырып тыра иде, мынардан бернәстә дә йук.

Үлем артыннан гына йибәрергәбик акрын кыймылдаучы кеше турында әйтелә. Инде киткәнеңә ницә сәат, кайа йерисеңдер, сине шул үлем артыннан гына йибәрергә.

Үтереп мактыйартык мактау. Әбзәң берәр кешене мактаса инде, үтереп мактый, макталуцы кеше изерәп киткинцә.

Хайырцы байыса да тәрәздән әпәй сырап ашыйгадәтне тиз генә үзгәртеп булмау турында. Мәзәкчәсе: Бер хайырцы байыгац зур йырт салдырган, зиннәтле әйберләр, паласлар һ.б. белән бүлмәләрен бизәгән. Ү зыйыштырырга, аш пешерергә, йырт-йир тирәсендә эшләр эчен хезмәтцеләр йаллаган. Шынарга да карамастан, йыш кына тәрәз тебенә килеп әпәй сырап алып ашый тырган булган. Шылай эшләмәгәндә аның киңеле тыныцланмаган.

Хайырцы йамаулыгына кинәнәавыр тормышта яшәүче кеше аз гына файда күрсә дә шатлануны аңлата. Тәрәзгә йаңы пәрдәләр алдык, шынарга шатлыгым эцемә сыймый, хайырцы йамаулыгына кинәнә диләр шул.

Хайырцыга зил каршыхәерче кешенең көне һәрчак уңышлы бетмәве. Бу сүз бүтән кешеләргә дә кагыла. Машина алырбыз дийеп ницә йыл акца зыйган идек, инде алабыз дигәндә акцаның бәйәсе үзгәрде дә куйды, хайырцыга зил каршы шул.

Хайырцыга бармагыңны сузсаң, кулыңны тартып алахәерче кешегә күпме генә әйбер бирсәң дә риза булмас дигәнне аңлата. Төрдәше: Ярлыга якты чырай катсаң, ямаулык сорый ( Татар халык… – Т. 3, 1967: 267). Хайырцыга бармагыңны сузсаң, кулыңны тартып ала диләр, дерес ул, беркен ризык бирдем, аннары ыланнарның кецкенәйгән кийемнәрен, шының эстенә акца бирмәгән эчен ацуланып китте.

Хаман бер балык башын цәниләр – бер үк сүзне күп тапкырлар сөйләү. Төрдәше: Бер балык башын кырык кат чәйнәмиләр ( Татар халык… – Т. 2, 1963: 597). Ницек эш алынга барсын сың, зыйылалар да хаман бер балык башын цәниләр, ә уракны тиз бетерү турында ник бер кеше сүз әтсен, бар да ләм-мим.

Херәсән йалкаwы – эш яратмаучы кеше. Аннан да херәсән йалкаwы йуктыр, бер нәстә дә эшләми, аткырыны буйга алып салмый шул, цыкса дамина сугарга цыга .

Хыдай сакланганны саклармын дигәнтормышта үз-үзеңне сакларга кирәклек турында. Төрдәшләре: Сакланганның сакалына тамар. Сакланмасаң, алла сакласын (Татар халык… – Т. 3, 1967: 218). Улым, йулда бызлаwык, бик кызу бармагыз инде, хыдай сакланганны саклармын дигән бит.

Хыдайдан сыйр сырасаң, бызау алырсың – берәр сорау белән мәрәҗәгать иткәндә, кирәгеннән артыграк сорарга ишарә. Төрдәшләре: Алладан сыер сорасаң да, кәҗә генә бирә ди (Татар халык… – Т. 3, 1967: 975); Тәвә сорасаң, төймә алырсың (Татар халык… – Т. 3, 1967: 1172 б.). “Ад'а, йаз утыз мишук цимент кирәк дип, хыдайдан сыйр сырасаң, бызау алырсың дигәндәй, хат'а бы кирәк кадәрен бирерләр”.

Цананы йаздан әзерләберәр эштә уңышка ирешәсең килсә, алдан әзерләнергә кирәк. Төрдәше: Арбаны кышын, чананы җәен хәзерлә (Татар халык… – Т. 3, 1967: 233). Үзең плутниклар йаллагансың, үзеңнең йитәрлек матирйиалың да йук бит, ыныттыңмы әллә цананы йаздан әзерләргә кирәк икәнне.

Цәйнегенә күрә капкацыир белән хатынның бер-берсенә тәңгәл килүе. Төрдәшләре: Көймәсенә күрә ишкәге, гөбесенә күрә пешкәге (Татар халык… – Т. 3, 1967: 115); Өенә күрә иләге, капкачына күрә чиләге (Татар халык… – Т. 2, 1963: 74); Чиләгенә күрә капкачы (Татар халык… – Т. 2, 1963: 558). Бер-берсенә шулкадәр ышаганнар, икесе дә саран, сүләшмәс, келмәс, цәйнегенә күрә капкацы дигән сүз гел алар турында әтелгәндер.

Цәй-шәкәрлек зыйыштыру бераз булса да файда күрү. Әле эшкә йөри генә башладым, күп булмаса да цәй-шәкәрлек зыйыла инде.

Цәцми-түкми – бер сүзне дә төшереп калдырмыйча сөйләп бирү. Зинхар эцен кешегә сүләмә дигән идем, кайа инде, бетен кешегә цәцми-түкми сүләп йергән.

Цебен дулап тәрәз wатылмыйкемнеңдер ризасызлык күрсәтүе генә тормышта бара торган вакыйгаларны үзгәртә алмавы. Күпме сүләсәң дә инде карар кабул ителгән, аны үтәргә генә кирәк, син каршы килүдән файда йук, вит' цебен дулап тәрәз wатылмый.

Цереп байыган – нык баеп китү турында. Ул хазер безнең белән сүләшми дә, цереп байыды бит, алладан да курыкмый, ырлый да ырлый..

Ципка бәләгән кычык кебекһаман бер урында гына торучы, эшләүче кеше сүзе. Кайан тырамвай, тыраллибус күрим сың, мин бит ципка бәләгән кычык кебек, фирмыны, сыйрларны калдырып кайа баралам.

Циптан кытылган кебекберкемне тыңламый, буйсынмый йөрүче турында. Малайга беген нәстә булгандыр, аппару циптан кытылган кебек, беркемне күрми, беркемне тыңнамый.

Цир китә, адәт китми – начар гадәтне төзәтергә бик авыр икәнне аңлата. Төрдәше: Гадәт китмәс, чир китәр (Татар халык… – Т. 3, 1967: 816). Тагын эцә башлаган, ә бит күпме бал'ницта йатып цыкты, йук шул, цир китсә дә адәт китми.

Цире барның цигәсенә тийәниндидер адрессыз әйтелгән тәнкыйтьне яки көлкене үзенә алучы турында. Беркен бырын күтәрүцеләр турында аникдут сүләгән идем, шынарга ацуланды гына бит, цире барның цигәсенә тийә шул.

Циркау калакулы кебек – каты кычкырып сөйләүчегә карата. Мин бит карт булсам да әле йакшы ишетәм, циркау калакулы кебек кыцкырмасаң да була.

Циртсәң каны цыгырлыксимез, тулы битле кешеләр турында. Абзый сыңгы вакытларда бик үзгәрде, шындый тазарды, битенә циртсәң кан цыгырлык, әллә берәр кастасы бар инде.

Цукынып тырма инде – киреләнүче кешегә мөрәҗәгать. Цукынып тырма инде, бернинди гастиницыга да бармыйсың, үзебездә генә кунасың, урын йитәрлек, ризыгыбыз, аллага шекер, бар.

Цүмәлә астында тыскан үлми. Төрдәше: Кибән астында тычкан үлмәс, ир куенында кыз үлмәс (Татар халык… – Т. 2, 1963: 120). Мәзәкчәсе: Бер зур гәүдәле таза йегет кечкенә генә бер кызга үләнде. Туй wакытында кунакларның берсе маскар итеп алардан: “Берегез бик зур, икенцегез бик кецкенә, ницек йәшәрсез икән”, – дип сыраган. Йегет сүз башлаганцы, кыз: ”Цүмәлә астында тыскан үлми ул”, – дип йаwап та кайтарган.

Цыкмаган кыйашта кызынуцыхыялдан ләззәт алучы кеше. Төрдәшләре: Кеше чыгарган кояшка кызынма (Татар халык… – Т. 1, 1959: 338); Чыкмаган кояшка кызынма (Татар халык… – Т. 1, 1959: 412); Кешегә чыккан кояшка кызынма (Татар халык… – Т. 3, 1967: 942). Ну, фантаз'ур син, туганым, үмер буйы цыкмаган кыйашка кызынып йәшәдең, тул'кы тырмышта бар да алай булмый шул, аның үз закуннары бар.

Цырайы кацканчырае качкан. Апайга берәр нәстә булганмы әллә, вис' цырайы кацкан, сүләшеп кара әле үзе белән.

Цырайыннан буран бара – ачулы кешегә карата әйтелә. Беген аның белән сүләшүнең файдасы йук, цырайыннан буран бара, баребер безгә бернәстә дә әтмәйәцәк.

Чик итмәгәйе мик итсен, укча паны. Төрдәше: Чыйк итмәсәң, мыйк ит, барыбер гөрәнкәгә кергәнсең (Татар халык… – Т. 1, 1959: 702). Ни генә булмасын ниндидер сөйләшенгән эшне барыбер башкарырга кирәклекне аңлата. Мәзәкчәсе: Бер чуаш абзый Ульяновск шәәренә баргац буфиттан әпәй белән йымырка сатып ала. Әпәй эценә тыцкан кергән булган, шынарга да тешләгәц “чик” иткән таwыш ишетелгән. Шунда абзый: “Чик итмәгәйе мик итсен, укча паны”,– дип әйтеп куйа (укча паны – акчасы түләгән дигәнне аңлата).

Чыршы цәйеребик бәйләнчек кешегә әйтелә. Әтерсең чыршы цәйере, бер сүләшергә тытынса хиц йаныннан йибәрми, сүзе бетми, берницек тә кытыла алмыйсың.

Шайтан алыштырганкилбәтсез, ямьсез кешеләргә карата әйтелә. Аларның кызлары убыр да инде, әтерсең нә шайтан алыштырган, ни бите, ни азасы, кемгә ышагандыр.

Шайтан тарагыңны бир – һаман бер нәрсәне таләп итүчегә карата әйтелә. Булырсың инде бу кадәр “шайтан тарагыңны бир”, кайан алыйм сың мин сиңа ул әрбирне!

Шайтаны йибәрсә – мәгънәдәше - шайтаны килсә, ягъни, җаена килсә. Аның белән эш итүе аwыр бит, йарый ла шайтаны йибәрсә, йибәрмәсә кайа барасың?

Шапалак буткасы ашатукыйнау, сүгү. Беркен малай йарамаган эш эшләгән, шынарга күрә үзенә шапалак буткасы ашатырга туры килде.

Шарран йарыпшәрран ярып, бөтен дөньяга ишетелерлек итеп кычкырып сөйләү. Билгеле, журнал битләрендә дөнья күргән язмаларның кайберләре кемгәдер ошамаска, күңеленә хуш килмәскә мөмкин. Ләкин шуның өчен аны, мишәрләр әйтмешли, «шарран йарып» бөтен дөньяга таратырга кирәкме? (Гафаров, 2001: 155).

Шылт-мылт ишеттерү – аз маз начар сүз ишеттерү. Кара аны, малай, әгәр дә мәгәр берәр шылт-мылт ишетсәм, бул'шы бездә айагың булмайацак.

Ызбуты кызган – кияүгә чыгарга ашкынып торган кызларга карата әйтелә. Мин сиңа йукка “аның ызбуты кызган” дип әтмәдем бит, күрдеңме, инде туйлары да узып китте.

Ыланны йыртта гайбәт булмый – бала белән булышып гайбәт сөйләргә вакыт калмаганны аңлата. Безнең аның турыда ишеткәнебез дә йук, сүләргә wакытыбыз да йук, әтәләр бит, ыланны йыртта гайбәт булмый дип.

Ын йаларга эрәнгән кычыкны тирмәннән кусаң да китмининдидер эшкә күнгән кешене ул эшеннән аеру кыен икәнне күрсәтә. Төрдәше: Тегермән ташы яларга өйрәнгән эт яламый тора алмый (Татар халык… – Т. 1, 1959: 672; Т. 2, 1963: 651); Тегермән ялаган эт яламый торалмый (Татар халык… – Т. 3, 1967: 818). Мин эшкә иртә барып сың кат'ырга эрәнгән, хазер да шылай йерим, ын йаларга эрәнгән кычыкны тирмәннән кусаң да китми диләр бит.

Ырлаган бер айыплы, ырлаткан мең айыплымилкең исән-сау булсын дисәң аны яхшы сакларга кирәк, югыйсә үзеңне гаепләргә туры килә. Төрдәшләре: Алган бер языклы, алдырган мең языклы (Татар халык… Т. 1, 1959: 148; Т. 3, 1967: 360); Урлаган бер гөнаһлы, урлаткан мең гөнаһлы (Татар халык… – Т. 3, 1967: 368). Саматларның дачыларыннан күп әрбирләрен ырлап цыкканнар, йакшырак йәшерергә булган шул, ырлауцы бер айыплы булса да, ырлатуцы мең айыплы бит.

Ырлап ашап тамак туймыйкирәк әйберләрне кешеләрдән алып торып кына яшәп булмау турында. Энем, сиңа үләнергә wакыт инде, йерисең кем йитте шының белән йыклап, ырлап ашап кына тамак туймаганны белмисеңмени?

Ыцын ыцка йалгаутормыш алып баруның бик авыр булуы. Элек пенсийанирлар нукларына, ыланнарына акца бирәләр иде, ә хазерге пенсийанирлар үзләре дә нужа белән, ыцын ыцка йалгап кына йәшиләр.

Ыштансыз калубелу. Бу малайлар белән ыштансыз калам ахыры инде, әле берсенә, әле икенцесенә йәрдәм итәгә кирәк.

Элешеңә тигән кемешеңязмыш сиңа кемне, нәрсәне бирә, аны алмаштырып ала алмыйсың. Дустым, хазер бу турыда сүләргә сың инде, элешеңә тигән кемешең бит, аны баштарак уйларга кирәк булган.

Энә белән кый казуавыр эш турында. Төрдәшләре: Энә белән кое казып булмый (Татар халык… – Т. 1, 1959: 267); Энә белән кое казылмас (Татар халык… – Т. 1, 1959: 482). Укуны энә белән кый казу диләр, тул'кы укудан башка да энә белән казый тырган эшләр күп шул.

Эт кырсагына сары май йарамыйкемгәдер җилдән килгән малның файдага булмавына, шулай ук ризыкның ярамавына ишарә. Төрдәшләре: Эт авызына сары май ярашмас (Татар халык… – Т. 1, 1959: 673); Эт корсагына сары май килешмәс (Татар халык… – Т. 1, 1959: 676; Т. 3, 1967: 639). Кицә аларга Бакудан пасылкы килгән, ниндидер йимешләр ашап касталанган да, беген үзен бал'ницка алып киткәннәр, эт кырсагына сары май йарамый дигән сүзгә бу йакшы мисал инде.

Эцәрләгәц эзелми – кабат-кабат уйласаң, эшләсәң бар да әйбәт булачак, русчадан “бог любит троицу”га мәгънәдәш. Эцәрләгәц эзелми дигәннәр, ад'а, тагы бер кат уйлашып карыйк әле

Эшсез кеше эш калдыракемнеңдер килеп сүз сөйләп эшне тоткарлауы турында әйтелә. Туганым, иртәгә сүләшербез, ату “эшсез кеше эш калдыра”дигәндәй, синең белән сүләшеп күпме wакыт бушка узды.

Йомгаклау сүзе


Мишәрләр татар халкын формалаштыручы зур бер компонент булганнар, татар әдәби теленең, язма әдәби теленең барлыкка килүендә, формалашуында да зур роль уйнаганнар. Төрле сәбәпләр аркасында алар, Рәсәйнең генә түгел, башка дәүләтләр җирлегендә дә таралышып утырганнар. Еллар, гасырлар үтүгә, төрле чикләүләр, кысуларга карамастан, үзләренең сөйләшен, көнкүреш-гадәтләрен, йолаларын саклап кала алганнар. Алар үзләрен һәрвакыт татар итеп санаганнар, ә туган тел итеп татар телен күрсәткәннәр.

Вакыт узу белән яңадан яңа мәгълүматлар дөнья күрә, фикерләр үзгәрә. Шуларның берсе итеп “мещеряк-мишәр” атамасының этнонимга түгел, ә катламга каравы турындагы фаразны атыйсы килә. Шактый сандагы галимнәрнең, авторларның фикерләрен өйрәнеп, яңа мәгълүматларга таянып, без үзебезнең хезмәтебездә бу турыда да фикеребезне әйтергә булдык. Безнең карашыбызча “мещеряк” атамасы йомышлы татарларга караган, ягъни катламны аңлата торган сүз, Мещера якларыннан ияреп килеп, соңрак йомышлы татарлар атамасы урынына кулланыла башлаган булырга тиеш. Шуңа да татар белән мишәрне бер-берсеннән аерырга кирәкми, алар бер бөтен.

Инде мишәр диалекты турында сүз йөртсәк, мишәрләрдәге аерымлык, безнеңчә, ул җирле сөйләшкә хас үзенчәлекләр. Без тәкъдим иткән сөйләш фәндә чүпрәле сөйләше дип йөртелә һәм ул татар теленең көнбатыш (яки мишәр) диалектына карый.

Шуның белән бергә, көнбатыш диалектка бик якын торган борынгы кульязмалар да бар. Шуларның берсе – Коман мәҗмугасы. Аны Х1Х гасыр азагында – ХХ башында яшәп хезмәт иткән галим В.В.Радлов ныклап өйрәнгән. Автор куман (кыпчак) теленең Идел буе, бигрәк тә мишәр сөйләшенә якын булуын кабат-кабат ассызыклап күрсәтә.

Безнең заманда Коман мәҗмугасы турындагы В.В.Радловның фикерләрен галимә Л.Т.Мәхмүтова да үзенең берничә хезмәтендә күәтләп чыкты

Чүпрәле сөйләше әдәби телдән үзенең грамматик, фонетик, лексик үзенчәлекләре белән аерылып тора. Әлеге сөйләшнең фонетик үзенчәлекләреннән берсе гомумтөрки ч авазы урнына ц авазы әйтелү. Ц авазы сүзнең башында да, уртасында да, азагында да күзәтелә. Бу күренеш Коман мәҗмугасында да чагылган. Моннан йөз ел элек яшәгән һәм иҗат иткән Е.А. Малов, С.Е. Малов, Г.Н. Әхмәров һ.б. хезмәтләрендә дә мишәрләрдән бер төркемнең ц-лаштырып сөйләүләре турында әйтелә. Л.Т. Мәхмутованың мәшһүр хезмәтендә ц/ч мәсьәләсе җентекләп тикшерелгән. Ләкин шул ук вакытта чүпрәле сөйләшендә ч-лаштырып сөйләшү очраклары булуын да билгеләп үтми булмый.

Шулай ук –ай-, -әй- һәм башка дифтонгларда й авазының төшүе, җ авазы урнына з авазының тәңгәл килүе, кайбер очракларда җ, һ, г авазларының кыскаруы, билгеле бер төркем сүзләрдә б авазының саңгыраулашуы да әһәмиятле фонетик үзенчәлекләрне тәшкил итәләр.

Морфологик үзенчәлекләрне без исемнәрдә, алмашлыкларда, рәвешләрдә, фигыльләрдә, бәйлекләрдә, кисәкчәләрдә күзәтәбез.

Сөйләшне әдәби телдән аерып тора торган үзенчәлекләр бигрәк тә лексика өлкәсендә күзәтелә. Чүпрәле төбәге кешеләре, башка мишәр диалекты вәкилләре кебек, күрше халыклар, бигрәк тә руслар белән аеруча тыгыз мөнәсәбәттә яшәгәннәр, шуңа күрә дә бу сөйләштә дә рус алынмалары шактый, араларында башка диалектларда булмаганнары да табыла. Алар күбесенчә хезмәт, тормыш-көнкүреш, кием-салым, ризык, кеше сыйфаты һ.б. белән бәйләнешле, шулай ук башка өлкәләрдә дә күзәтелә. Билгеле, алынмалар чүпрәле сөйләшендә берникадәр фонетик үзгәрешләр кичергән. Санап үтелгән үзенчәлекләр, аерымлыклар турында мисалларны без хезмәтебезнең кыскача сүзлек өлешендә һәм мәкальләр бүлегендә бирдек.

Мишәр диалектының, шул исәптән чүпрәле сөйләшенең, башка төрки телләр белән аерым уртак үзенчәлекләре бар. Ул фонетика һәм грамматика өлкәсендә дә, татар телендә кулланылмыйча, башка телләрдә һәм мишәр диалектында гына очрый торган сүзләрдә дә табыла. Бу уртаклыклар бик борынгы чордагы тарихи бергәлек белән аңлатыла. Шунысы әһәмиятле, бу бергәлек гасырлар буе саклана, ныгый килгән.

Шуны да ассызыклап үтәргә кирәк, элек гомумтатар телендә яшәештә булып, ниндидер сәбәпләр белән кулланыштан тешкән сүзләрнең кайберләре көнбатыш диалектта һаман да сакланып киләләр һәм хәзерге сүзлекләрдә диалекталь итеп күрсәтеләләр. Алар арасында язма әдәби әсәрләрдә кулланылып, шуннан яңадан әдәби телгә кайтканнары да бар. Кайбер диалекталь сүзләр, татар әдәби телендә үзләре кулланмасалар да, башка сүзләр ясалуда катнашалар, ягъни аларны без хәзерге татар сүзләренең тамырында табабыз.

Билгеле, төрле сәбәпләр аркасында, мишәр сөйләшләрендәге сүзләрнең азая, җирле сөйләшнең бетә баруы турында да әйтми булмый. Язганыбызча, һәр диалект, һәр сөйләш безнең әби-бабаларыбыздан васыять итеп калдырылган рухи мирас. Шуңа да без ул мирасны сакласак иде. Халкыбызның булган барлык истәлекләрен, мәдәни мирасын саклап калу һәрбер кешенең изге бурычы булырга тиеш.


Библиография


А б д у л л и н И. А. Армяно-кипчакские рукописи и их отношение к диалектам татарского языка. // Материалы по татарской диалектологии, Т. 3. – Казань: Таткнигоиздат, 1974.

А р с л а н о в Л. Ш. Татарские говоры правобережных районов Татарской и Чувашской АССР. Дис. на соиск. уч. степени кан. фил. Наук. – Казань, 1966.

А т л а с и Һ. Сайланма әсәрләр. 1 Т. – Казан: Җыен, 2009. – 560 б.

А х а т о в Г. Х. Татарская диалектология. – Уфа, 1977. 75 стр.

А х м е р о в Г. Н. Избранные труды. – Казань: Таткнигоиздат, 1998.

Ә х ә т о в Г. Х. Татар теленең фразеологик әйтелмәләр сүзлеге. – Казан: Татар. китап нәшрияты. 1982. – 176 б.

Б а х р у ш и н С. В. Научные труды. Избранные работы по истории Сибири XVI-XVII вв. – Т. 3. – Ч. 2. – М.: Изд. АН СССР, 1955. – 375 с.

Б а х р у ш и н С. В. Научные труды. Избранные работы по истории Сибири XVI-XVII вв., - Т. 3. – Ч. 2. – М.: Изд. АН СССР, 1955. – 297 с.

Б а х р у ш и н С. В. Минин и Пожарский. – Ташкент: Изд-во УзФАН, 1942. – 56 с.

Большая Советская энциклопедия. – Т. 39. – М.: АО “Советская энциклопедия”. 1930. – 542 с.

В а л е е в Ф. Т. Сибирские татары. – Казань: Татар. кн. Изд-во, 1992.

В е л ь я м и н о в – З е р н о в В.В. Исследование о Касимовских царях и царевичах. Т. 1. - СПб.: Тип. Импер. Ак. Наук, 1863. - 558 с.

Всесоюзная перепись населения 17/Х11-1926 г. Краткие сводки. Вып. 1У.

Народность и родной язык населения СССР.- М.: - Изд-во ЦСУ СССР, 1928.

Г а р и п о в а Ф. Г. О гидрономике мишә, этнотопонимах мишәр и мажар //Материалы по татарской диалектологии. – Казань, 1990. – с. 131.

Г а р и п о в а Ф. Г. История в названиях. – Казань, 1995.

Г а ф а р о в И. А. Мирас – уртак байлык ул // Мәгариф. – 2002. – № 8. – 25-27 бит.

Г а ф а р о в И. А. От истоков к истине. – Казань: Дом печати, 2002.

Г а ф а р о в И. А. Туган як мирасы. – Казан: Татар. китап нәшрияты, 2004. – 223 б.

Г а ф а р о в И. А. Туган як мирасы. Икенче китап. = Наследие родного края. Книга вторая. – Казань: Алма-Лит, 2005. – 228 с.

Г а ф а р о в И. А. Болгар – Казан тарих көзгесендә. – Казан: Мәгариф, 2008.

Г а ф а р о в И. А. Лашманнар кемнәр алар? // Мәгариф. – 2009. - № 1. – 73-74

бит.

Г а ф а р о в И. А. Встречи через века (Из опыта исследования истории



региона и родословной). – Казань: РИЦ “Школа”, 2009. – 152 с.

Г а ф а р о в И. А. Земляки – наша гордость. – Казань: Идель-Пресс, 2010. –

64 с.

Г л у х о в М. С. Татарика. Энциклопедия. – Казань: Ватан, 1997.



Г у д з и й Н. К. История древней русской литературы. – М.: Просвещение, 1966. - 544 с.

Г у м и л е в Л. Н. Этногенез и биосфера земли. Л.: Гидрометеоиздат, 1990.

Д а л ь В. И. Толковый словарь живого великорусского языка. – М.: Рус.

Язык, 1978. - Т. 1.

Диалектологик сүзлек. – Казан: Татгосиздат, 1953.

Д р о з д о в Ю. Н. Тюркская этнонимия древнеевропейских народов. – М.: ООО Опора, 2008. - 390 с.

Е н и к е е в Г. Р. По следам черной легенды. – М.: - Нижний Новгород. Изд. Дом “Медина”, 2009. – 461 с.

Җ ә л ә й Л. Җ. Татар диалектолоиясе. – Казан: Татгосиздат, 1947. - 134 б.

З а к и В а л и д и Т о г а н. Воспоминания. Борьба народов Туркестана и других восточных мусульман-тюрков за национальное бытие и сохранение культуры. Кн. 1. – Уфа: Китап, 1994.

Зариф Бәшири. Замандашларым белән очрашулар (язучы истәлекләре). – Казан, Татар. кит. нәшр., 1968. – 291 б.

З ә к и е в М. З. Төрки-татар этногенезы. – Казань: Фикер. – М.: Инсан, 1998. – 624 б.

Исторический календарь. Десять веков российской истории. – Донецк: Сталкер, 1996.

История Отечества: Энциклопедический словарь. – М.: 1999. – 656 с.

И с х а к о в Д. М. Тептяри. Опыт этностатистического изучения // Татарская нация: история и современность. – Казань: Магариф, 2002. – с. 88-108.

К а б у з а н В. М. Народы России в первой половине Х1Х в. Численнсть и этнический состав. – М.: Наука, 1990. – 256 с.

К а б у з а н В. М. Народы России в первой половине Х1Х в. Численнсть и этнический состав. – М.: Наука, 1992. – 216 с.

К а л и н и н Н. Ф. Раскопки в Казанском кремле в 1953 году. // Известия Казанского филиала Академии наук СССР. Серия гуманитарных наук. – Вып. 1. – 1955.

К а р а м з и н Н. М. История государства Российского. – М.: Эксмо, 2003. – 1024 с.

Краткая чувашская энциклопедия. – Чебоксары: Чувашское книж. Изд., 2001. – 526 с.

К у ф т и н Б. А. Материальная культура русской мещеры. – Ч. 1. – М.: 1926. – 143 с.

Лингвистический словарь /Гл. ред. В.Н.Ярцева. – М.: Сов. Энциклопедия, 1990. – 685 с.

М а г н и ц к и й В. К. Несколько данных о мишарях и селениях их в Казанской и Симбирской губерниях. – Казань: Тип. импер. Каз. унив. – 1896.

М а л о в Е. А. Сведения о мишарях. – Казань: Тип. импер. унив. – 1885. – 79 с.

М а л о в С. Е. Из поездки к мишарям (О наречии мишарей Чистопольского уезда). – Казань: Тип. Импер. ун-та, 1904.

М а л о в С. Е. Материалы по уйгурским наречиям Син-Дзяна. – 1903.

М а г н и ц к и й В. К. Несколько данных о мишарях и селениях их в Казанской и Симбирской губерниях. – Казань: Тип. импер. универс., 1896.

Материалы по истории Башкирской АССР. Экономические и социальные отношения в Башкирии в первой половине XVIII в. – Т. 3. – М. – Л.: Изд. АН СССР, 1949. – 691 с.

Материалы по истории Башкирской АССР. – Т. 4. – Ч. 2. – М.: Изд. АН СССР, 1956. – 666 с.

Материалы по татарской диалектологии. - Казан ь: 1990. 131 стр.

М а х м у т о в а Л. Т. Опыт исследования тюркских диалектов. – М.: Наука. 1978. – 269 с.

М а х м у т о в а Л. Т. Некоторые материалы по лексике мишарского диалекта татарского языка. // Исследования по истории диалектов татарского языка. – Казань, 1979.

М а х м у т о в а Л. Т. Татарский язык в его отношении к древнеписьменому памятнику “Codex Cumanicus” по данным лексики // Исследования по исторической диалектологии татарского языка. – Вып. 2. – Казань, 1982. - С. 68-153.

М ә р җ а н и Ш. Мөстәфадел – әхбар фи әхвали Казан вә Болгар (Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр). – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1989.

Международные связи, торговые пути и города Среднего Поволжья 1Х-ХП веков. Материалы международного симпозиума. Казань, 8-10 сент. 1998. – Казань: Мастер Лайн, 1999.

Мишарский диалект татарского языка. Очерки по синтаксису и семантике /Под. ред. Е.А.Лютиковой, К.И.Казенина, В.Д.Соловьева, С.Г.Татевосова. – Казань: Магариф, 2007. – 383 с.

М и ф т а х о в З. З. Курс лекций по истории Татарского народа. – Казань: Дом печати, 1988.

М у х а м е д о в а Р. Г. Татары-мишари. – М.: Наука, 1972.

М у х а м е д о в а Р. Г. Татары-мишари. – Казань.: Магариф, 2008. – 295 с.

М у р а д А д ж и. Кипчаки. Древняя история тюрков и Великой степи. – М., 1999.

Н а б и у л л и н а Г. А. Синтаксис сложного предложения в татарских пословицах. Автореф. дисс… канд. фил. наук. – Казань; 2002.

Навеки вместе с Россией. Выставка архивных документов, музейных экспонатов и редких изданий, посвященная 450-летию добровольного вхождения Башкирии в состав России. – Уфа, Инфорреклама, 2007.

Н а з а р о в И. И. Тюрко-татарские элементы в языке древних памятников русской письменности // Ученые записки Казанского государственного педагогического института. – Вып. 15. – 1958.

Народы России. Живописный альбом. – Вып. 1V. Спб.: Типогр. Товарищества “Общественная польза”, 1879.

Н и к и т и н Н. И. Сибирская эпопея XVII века (начало правления Сибири русскими людьми). – М.: Наука, 1987. – 176 с.

Н и к и т и н Н. И. Служилые люди в Западной Сибири XVII в. – Новосибирск: Наука, 1988.

О р л о в А. М. Мещера, мещеряки, мишаре. – Казань: Таткнигоиздат, 1992.

Очерки по истории татарской культуры (В контексте “Запад-Восток”). – Казань: Фикер, 2001.

Первая всеобщая перепись населения Российской империи 1897 г. /Изд. Центр. стат. Комитета МВД / Под ред. Н.А.Тройницкого. Вып. 7. Наличное население обоего пола по уездам с указанием числа лиц преобладающих родных языков. – 1905. – 38 с.

Первая всеобщая перепись населения Российской империи 1897 г. / Изд. Центр. Стат. Комитета МВД / Под ред. Н.А.Тройницкого. XIV. Казанская губерния. 1904. - 283 c.

Первая всеобщая перепись населения Российской империи 1897 г. / Изд. Центр. Стат. Комитета МВД / Под ред. Н.А.Тройницкого. ХXVIII. Оренбургская губерния. 1904. - 173 c.

Первая всеобщая перепись населения Российской империи 1897 г. / Изд. Центр. Стат. Комитета МВД / Под ред. Н.А.Тройницкого. XХХV1. Самарская губерния. 1904. - 201 c.

Первая всеобщая перепись населения Российской империи 1897 г. / Изд. Центр. Стат. Комитета МВД / Под ред. Н.А.Тройницкого. XХV. Нижегородская губерния. Тетрадь 2. 1903. - 227 c.

Первая всеобщая перепись населения Российской империи 1897 г. / Изд. Центр. Стат. Комитета МВД / Под ред. Н.А.Тройницкого. XХХ. Пензенская губерния. 1903. - 257 c.

Первая всеобщая перепись населения Российской империи 1897 г. / Изд. Центр. Стат. Комитета МВД / Под ред. Н.А.Тройницкого. XХХV. Рязанская губерния. 1903. - 259 c.

Первая всеобщая перепись населения Российской империи 1897 г. / Изд. Центр. Стат. Комитета МВД / Под ред. Н.А.Тройницкого. XХXVIII. Саратовская губерния. 1904. - 242 c.

Подворная перепись Симбирской губернии 1910-1911 гг. Вып. 4, Буинский уезд. - Изд. Симбирского губернского земства, 1914.

Р а д л о в В. В. О языке куманов. По поводу издания куманского словаря. - СПб. 1884. Приложение к ХLVIII – му тому Записок имп. академии наук.

Р а м а з а н о в а Д. Б. Формирование татарских говоров юго-западной Башкирии. – Казань, 1984. - 191 с.

Р а м а з а н о в а Д. Б. Мишар диалекты // Татар халык сөйләшләре. – Ике китапта. – Икенче китап. - Казан: Мәгариф, 2008. – 4-11 б.

Р ә м и И. Г., Д а у т о в Р. Н. Әдәби сүзлек. - Казан: Татар. кит. нәшр., 2001.

Россия: полный энциклопедический иллюстрированный справочник. – М.: ОЛМА-ПРЕСС, 2002.

Русская диалектология: Учебник для студ. филол. фак. высш. учеб. заведений. Под ред. Л.Л.Касаткина. – М.: Академия, 2005.

Русско-татарский словарь. - Т. 4. – Казань: Таткнигоиздат, 1938. – 667 с.

Русско-татарский словарь. – М.: Русский язык, 1984.

Русско-татарский словарь. - Т. 4. – Казань: Таткнигоиздат, 1959. – 445 с.

С а д ы к о в а З. Р. Говоры оренбургских татар. – Казань: Таткнигоиздат, 1985. - 159 с.

С а л и х о в а Ф. В. Башня Сююмбики и истоки цивилизации булгаро-татар. – Казань: Полиграфиздат, 2001. - 79 с.

Советская историческая энциклопедия. – М.: Изд-во “Советская энциклопедия”, 1966. – 999 с.

Советская этнография. – 1957. № 2.

Советский энциклопедический словарь. – М.: Советская энциклопедия, 1987. – 1600 с.

С о л о в ь е в С. М. История России с древнейших времен. – М.: Эксмо, 2006. – 1024 с.

Список населенных пунктов Башреспублики. – Уфа: Изд. Башкниги, 1926.

С у б а е в Р. С. Дрожжаное: минувшие годы, пройденные пути. – Дрожжаное, 2000. – 560 с.

Татарская нация: история и современность. – Казань: Магариф, 2002. – 223 с.

Татары. – М.: Наука, 2001.

Татарский энциклопедический словарь. – Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. 703 б.

Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. – Казан: Татарстан китап нәшрияты. – Т. 1 – 1977; Т. 2. – 1979; Т. 3. – 1981.

Татар теленең диалектологик сүзлеге. – Казан: Татарстан китап нәшрияте. – 1969; 1993.

Татар халык мәкальләре. – Казан: Татарстан китап нәшрияте. – Т. 1. – 1959; Т. 2. – 1963; Т. 3. – 1967.

Татар халык сөйләшләре. Ике китапта: / Ф.С.Баязитова, Д.Б.Рамазанова, Т.Х.Хайретдинова һ.б. – Казан: Мәгариф, 2008. Беренче китап – 463 б. Икенче китап - 496 б.

Толстов С.П. Нацмены ЦПО. 1-я отчетная выставка работ этнологического подотдела государственного музея центрально-промышленной области. – М.: 1928. – 42 с.

Трофимова Т.А. Этногенез татар Поволжья в свете данных антропологии. – М. – Л.: изд-во АН СССР,

У с м а н о в М. А. Үткәннән – киләчәккә. – Казан: Татарстан китап нәшр., 1990.

Ф а т т а х Н. С. Язык богов и фараонов. – Казань: Таткнигоиздат, 1999.

Ф е х н е р М. Великие Булгары. Казань. Свияжск. – М.: Искусство, 1978.

Ф у к с К. Казанские татары в статистическом и этнографическом отношениях. Репринтное воспроизведение. – Казань: Фонд ТЯК, 1991.

Х а й р у т д и н о в а Т. Х. Говор златоустовских татар. – Казань: Таткнигоиздат, 1985.

Х а л и к о в А. Х. Болгар-татар чыгышлы 500 рус фамилиясе. – Казан: Татар. кит. Нәшр., 1992. – 192 б.

Чувашская Республика. Сборник 1. Предварительные итоги работы чувашской экспедиции АН СССР по исследованиям 1927 г. – Ленинград: Изд. АН СССР, 1929. – 252 с.

Ш о л о х о в М. А. Сокровищница народной мудрости //Пословицы русского народа. Сборник В.Даля в двух томах. Т. 1. – М.: 1984.

Karşilaştirmali Türk leнgelri sözlügü (Kilabuz kitap). Kültür Bakanligi. – Ankara, 1991.

Rusca - tatarca syzlek. – Qazan: Tatgosizdat, 1938. 667 бит.

И.Ә.Гафаров

Мишәрләр.

Тарих һәм тел

Техник редакторы Н.Реховская

Компьюторода биткә салучысы Н.Крылова

Дизайн В.Чекалкина

Корректорлары Г.Дәүләтҗанова, А.Кабирова
Кәгазь форматы 60х901/16,

. Заказ Р-1744


“ТАТМЕДИА” ААҖ филиалы “Идел-Пресс”

Полиграфия-нәшрият комплексында басылды.



420066, Казан шәһәре, декабристлар урамы, 2


<предыдущая страница


Рецензентлары: тарих фәннәре докторы, профессор Ф. Ш. Хузин; филология фәннәре докторы, профессор Ф. С. Хәкимҗанов

Тр фәннәр Академиясе Г. Ибрагимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының баш фәнни хезмәткәре, профессор Д. Б. Рамазанова

3505.14kb.

17 12 2014
20 стр.


Өзін -өзі тану студент дәптері 1 курс

Ж. Ж. Молдабеков, философия ғылымдарының докторы, профессор; Л. К. Керімов, педагогика ғылымдарының докторы, профессор

1101.05kb.

17 12 2014
6 стр.


Сұлу сөздің Сардары

Халық жазушысы, Қазақстан Республикасы ¥лттық Ғылым академиясының академигі, филология ғылымдарының докторы, Қазақ және Қырғыз Республикаларының еңбек сіңірген ғылым қайраткері, пр

75.94kb.

14 10 2014
1 стр.


Журналист әдебі журналистика мамандағы бойынша сырттай оқитын студенттерге арналған әдістемелік нұсқаулық Павлодар (07) ббк 76. 01Я7 С. Торайғыров атындағы пму-нің Ғылыми Кеңесі ұсынған Пікір жазғандар

М. Алдабергенов – тарих ғылымдарының докторы, профессор, журналистика кафедрасының меңгерушісі

246.49kb.

12 09 2014
1 стр.


Н. Ж. Джайчибеков физика-математика Ўылымдарыны докторы, профессор

Математическое моделирование течения суспензий в химических аппаратах

4782.39kb.

25 12 2014
27 стр.


5В110100 «Мейірбике ісі» мамандығы үшін

Кафедра меңгерушісі: Миндубаева Фарида Анваровна, медицина ғылымдарының докторы, профессор, педагогикалық жұмыс стажы- 38 жыл

490.9kb.

15 10 2014
4 стр.


Н. У. Шаяхметов, тарих ғылымдарының докторы
8942.2kb.

25 12 2014
44 стр.


Ақпараттық Хат 1 Құрметті әріптестер!

РЖҒҰА академигі, биология ғылымдарының докторы, профессор ажар ахметқызы жұбанованың 70-жылдық мерейтойына арналған «Биотехнологиялық зерттеулердің қазіргі жағдайы және жетістіктер

34.66kb.

25 12 2014
1 стр.