Атын итү – Берәр эшне җиренә җиткерми генә эшләү.
Йарар, ул кадәр тырышмасаң да, атын итсәң йиткән инде, калганын үзе эшләп бетерер.
Аузың тулы кан булса да кеше алнында текермә - нинди генә авырлык очраса да кешегә сер бирмәскә, дошманлашмаска кирәкне аңлата.
Мин анарга ницә тапкыр әттем инде, даулашма алар белән дип, үзеңә генә нацарлык эшлисең дидем, йукка әтмиләр бит: “Аузың тулы кан булса да кеше алнында текермә” – дип.
Аш белән бәргәнгә таш белән бәрмиләр – яхшылыкка начарлык белән җавап бирмәү. Төрдәше:
Аш атканга аш ат, таш атканга таш ат (Татар халык ... – Т. 3, 1967: 719).
Ызба салырга, машина алырга булыштым, тагын күпме йакшылык эшләдем, ә ул мине бер кендә сатты, аш бәлән бәргәнгә таш белән бәрмәгәнне ыныткан ахрысы.
Ашаган атта эмет бар. Ат һәм шулай ук кеше дә яхшы ашасалар, яхшы эшлиләр дә мәгънәсендә. Мәзәкчәсе:
Элек заманнарда йалцыны эшкә алыр алдыннан ашатып караганнар. Әгәр дә ул күп итеп ашаса, аны эшкә алганнар, “ашаган атта эмет бар” дип уйлаганнар.
Ашаган табагына текерүце – яхшылыкны, иткән ярдәмнәрне онытып, начарлык эшләүче
. Аның турында ынытырга кирәк безгә, ценки ул ашаган табагына текерүце кеше, шул йакшылыклардан сың шындый дуңгызлык эшләде бит.
Ашап туймаганны, йалап туймассың – үз вакытында эшләнеп бетмәгән эшне, соңыннан, кыска гына вакыт эчендә эшләп бетереп булмый
. Ашап туймаганны йалап туймассың дигәндәй, уйын бетәргә берницә минут калгац кына зиңергә аwыр шул, аны беренце минутлардан ук тырышып ун'арга кирәк.
Ашап үләрлек – бик тәмле, югары сыйфатлы ризык турында әйтелә.
Ул апа үзе чиста, уңган, бетен нәстәне шындый тәмне итеп пешерә, прәмы ашап үләрсең.
Ашасаң бутка, эшләрең китәр хутка – тамак ялгап алгач эшнең җайга салынуы (элек ботка туклыклы аш саналган)
. Ад'а, берсәк капкалап алыйк, бабайлар йукка: “Ашасаң бутка, эшләрең китәр хутка”, – димәгәннәрдер, аннары эшләргә дә зиңелерәк булыр, тизрәк бетеребез дә.
Ашым ашаган, йәшем йәшәгән – дөньяга битараф булган олы яшьтәге кеше сүзе.
Минем инде ашым ашаган, йәшем йәшәгән, мыни нукларым ницек киләцәктә тырмыш итәрләр, денйалар бик бызылды бит, кеше үмере дә бер тин тырмый.
Әз аш тәмне була, матур кыз йәмне була – яхшы әйбернең күп
булмавы турында.
Казаннан килгән артис эц кенә йыр йырлады, тагын кул цаwып йырларга сыраганнар иде, “әз аш тәмне була, матур кыз йәмне була”, – дип бул'шы сәхнәгә цыкмады.
Әз ашасаң күп ашыйсың, күп ашасаң б... ашыйсың – һәр
эштә, мәсьәләдә чама кирәклеге турында
. Төрдәше:
Аз ашаган – күп ашаган, күп ашаган – аз ашаган (Татар халык… – Т. 1, 1959: 134).
Ул сыңгы цакларда кене-тене эцте, шының эцен эшеннән кудылар, әз ашасаң күп ашыйсың, күп ашасаң б... ашыйсың дигән сүзләрне ыныткан шул, ә эше бик йакшы, акмаса да тама тырган урын иде.
Әз дә йитә, күп тә бетә – булган ризыкны, малны чамалап
туздыру кирәклеге
(чувашта – сахăл та çитет, нумай та петет). Денйа кызык инде, калхузда терлек азыгы күп хазерләгән йылны йитми, әз булганда артып та кала, йукка әз дә йитә, күп тә бетә димиләр шул.
Әзәл йитми үлеп булмый – вакыты җитми бернинди хәл дә
тормышка ашмый
. Төрдәше:
Әҗәл җитми үлмәк йук ( Татар халык… – Т. 1, 1959: 277).
Әсхат машинасы белән аварийәгә эләккәц машинасы пыр тузган, үзенә бернәстә дә булмаган, әзәл йитми үлеп булмый икән.
Әле кыйаш йугары, бригадир да йук әле – ялкаулыкка, эшләргә теләмәүгә ишарә. Мәзәкчәсе:
Бер теркем колхозчылар кырга эшкә барганнар. Беркүпме эшләгәч ятып ял иткәннәр. Шуннан берәү: “Ад'агыз, тырыйк, берсәк эшләп алыйк”, - дигән. Икенчесе: “Кайа ашыгасың, әле кыйаш йугары, бригадир да йук әле”, - дип ятуын дәвам иткән.
Әлкән-сәлкән – теләр-теләмәс кенә (йөрү, эшләү һ.б.).
Ул йалкауның әлкән-сәлкән кан'ашканын кеткәнце үзем ут кебек эшләп бетерәм.
Әпәй кырсак артыннан йерми, кырсак әпәй артыннан йери – бәхетне эзләргә кирәк, ул үзе килмәс. Төрдәше:
Аш корсак артыннан йөрмәс (Татар халык… – Т. 2, 1963: 573).
Сеңелем, икзамин бирер эцен укытуцыны син үзең эзләргә тийеш, ә ул тигел, әпәй кырсак артыннан йерми бит, кырсак әпәй артыннан йери.
Әсәре дә калмаган – эзе дә калмаган
. Кицә идәннәрне буйаган идек, ызбага ис цыкты, тәрәзләрне ацык калдыргац беген краскы исенең әсәре дә калмаган.
Әтәй үлгәндә бер туйдым, әнәй үлгәндә бер туйдым – тормышның җиңел булмауы турында. Мәзәкчәсе:
Бер малайның әтисе дә, әнисе дә вафат булалар. Алар үлгән, аларны күмгән көннәрдә баланы кызганып аны тирә-күршесе, таныш-белешләре туйганчы ашаталар. Шуннан соң ул: “Әтәй үлгәндә бер туйдым, әнәй үлгәндә бер туйдым” – дип әйтеп куйган ди.
Әттем исә кат'тым, әләндем дә йаттым – берәр хәл турында
кисәттем, ә инде үтәлешен тикшермим дигәнне аңлата
. Төрдәше:
Әйттем исә кайттым, әйтеп кенә бактым (Татар халык… – Т. 3, 1967: 498).
Нәстә эшләргә, ницек бу хәлдән кытылырга икәнен үзегез уйлагыз, ә мин әттем исә кат'тым, әләндем дә йаттым.
Бай булса – кытлы булсын, йарлы булса – кайан алдың? – бай кешенең һәрчак яңа кием алырга мөмкинлеге бар, ә ярлы авырлык белән көнен-көнгә ялгый, кием дә ала алмый. Төрдәше:
Бай кисә – котлы булсын, ярлы кисә – кайдан алдың? (Татар халык ... – Т. 3, 1967: 273).
Әнәйләр туган кенгә свитер алдылар, кицә шыны урамга кийеп цыккан идем, бар да: “Кайан алдың да кайан алдың?” – шылай инде, бай булса – кытлы булсын, йарлы булса – кайан алдың?
Байда бурыц йугалмый – байлар беркайчан да бурычка алмыйлар
, шулай булгач бурыч та югалмый
. Артык акцаң булса, ван'а, Зиннәт байга бурыцка бир, анарда бурыц йугалмый, теләсә качан алаласың.
Байлар цырае кергән – Кешенең бите-йөзе матураеп китү турында.
Йал итеп кат’кац анарга берсәк байлар цырайы кереп киткән, ату бетеннәй үзеннән кеше тесе киткән иде.
Байның килне кунак уздырган кенне ацтан үлгән – берәр
төрле зур эш эшләгәндә вакытның тыгыз булуы турында әйтелә
. Мисалдашы:
Бай туенда ярлы үлгән (Татар халык ... – Т. 3, 1967: 276).
Әнәй, без беген ашыйбызмы сың, инде киц йитә бит, ашак кели, ату кунак уздыруцы байның килне кебек булмыйк, ул бит кунак уздырган кенне ацтан үлгән диләр.
Бал тыткан бармак йалый – эшләгән җирдән ниндидер файда
күрү мөмкинлеге булу турында
. Мисалдашы:
Акмаса да тама. Син кылдаущик булырга ризалык бир, берсәк файдасы тимәсме, бал тыткан бармак йалый дигәннәр бит, шәт безгә дә элеш цыгарырсың.
Балаwыз сыгу – елау
. Беген Миләүшәгә нәстәдер булган, кенсәтә балаwыз сыга, бар әле, сүләшеп кара үзе белән, бездән берәр йәрдәм кирәкми микән.
Балалы каргадан бук та артмый – Ана кешенең бала турында кайгыртуына мисал.
Балалы каргадан бук та артмый дигәннәр бит, үземә дип алган йаулыгымны да кызыма бирдем инде.
Балыкны тытуwы тигел, чупылдатып тыруwы кызык – берәр
төрле эшне зур файда алу өчен түгел, ә үзен күрсәтү өчен эшләү
. Төрдәше:
Балыкны тотуыннан тотам дигәне кызык (Татар халык ... – Т. 1, 1959: 564).
Йубилийны уздырыга кирәк, туганнар зыйылыр, сүләшеп утырырбыз, балыкны тытуwы тигел, чупылдатып тыруwы кызык бит аның.
Бар да мулла, бар да мулла, атка пецән кем сала – бүтәннәргә ышанып
берәр төрле эшне эшләүдән баш тарту
. Төрдәше:
Агай олы, мин зур, атка печән кем сала? Мәзәкчәсе:
Берничә мулла бер заман хаҗ кылырга булганнар. Атка аwыр булмасын дип, үзләре белән хезмәтце алмаганнар. Киц кунарга туктагац, атны ашатырга кирәк була. Ләкин, мин мулла кешегә ат ашатып йерү килешмәс дип берсе дә бу эшкә алынмаган. Берницә кен шылай кабатлангац, ат ацтан үлә, муллалар хаҗга барып йитә алмый кире кат'алар. Шыннан “бар да мулла, бар да мулла, атка пецән кем сала” дигән әйтем калган имеш.
Бар йараштыра, йук талаштыра – гаиләдә булган низагларның
күбесе акча, әйбер булмаудан башлана
. Мәгънәдәшләре:
Барлык яраштырыр, юклык талаштырыр; Бар сөештерер, юк төештерер (Татар халык ... – Т. 3, 1967: 222, 225).
Фәкыйрьлек сугыштыра, байлык килештерә (Набиуллина, 2002: 15).
Тырмышлары йакшы, герләп бара, аларның таwыш-туwышлары да йук, бар йараштыра, йук талаштыра диләр бит, ул без генә ыцын-ыцка йалгап йәшибез, шынарга үдә дә таwыш беткәне йук.
Барган атның башына сукмыйлар – яхшы эшләп килгән кешене
орышырга, сүгәргә, тәнкыйтьләргә кирәкмәс дигәнне аңлата
. Төрдәше:
Бара торган атның башына сукма (Татар халык ... – Т. 2, 1963: 372).
Әфәндем, бу кеше тырыша бит, сүкмәгез инде, ату барган атның башына суккан кебек була.
Бармагын күтенә тыккан – Бик саран кешегә карата әйтелә. Төрдәше:
Раштуwа кенне бер уц кар бирмәс. Анарга сүз кушуның файдасы йук, ул бит бармагын күтенә тыккан, баребер бер нәстә дә эшләмәйәцәк.
Бармак белән йасалмаган – булдыклы, абруйлы, төшеп калмаган.
Энем, бу эшне баребер башкарып цыгацакбыз, без бит бармак белән йасалган малайлар тигел, булдыралмасак кеше күзенә күренергә ыйат булацак.
Барсам барырмын, бармасам йук – берәр эшне эшләргә теләк
булып та, битарафлык күрсәткән булып маташу
. Мәзәкчәсе:
Бер кешенең ике катыны була. Кеннәрдән беркенне аны катыны белән кунакка йәшәләр, ә катыннарның берсен генә алып барыга йараган. Бер катынының да киңелен калдырмас эцен, ул былай дип әтә: ”Кас'ыгыз беренце булып ашны ашап бетерә, шул минем белән кунакка бара”.
Йәш катынның бик тә беренце буласы килгән, шыңа да тизрәк бетерәм дип, кан'ар ашны аwызын пешерә-пешерә ашыгып ашый башлаган. Билгеле инде, аның аwызы пешкән, тиз ашый алмаган. Карт катын исә: “Барсам барырмын, бармасам йук”, – дип ашын кашык белән буташтыра башлаган. Бераздан ул суwынган ашын тиз генә ашап бетергән дә, ире белән кунакка киткән.
Бат'актагы бадамша – күп утлар, сулар кичкән кеше турында
әйтелә.
Бат'актагы бадамша ул, аны тиз генә күндереп, ышандырып булмас, шынарга күрә бетен кецне куйарга туры киләцәк.
Баш алдыру – чәч алдыру.
Беген эштән сыңырак кат'ам, башымны алдырымын дигән идем.
Баш-айагың бер казан – кемгәдер карата битараф булуны аңлата.
Сиңа әттем бит инде, баш айагың бер казан, теләсәң кайа бар, теләсәң нәстә эшлә, бер сүзем дә йук...
Башка да, кулга да зиңел – тиз кабынып китүчән кешегә карата
әйтелә.
Аның белән эш итүwе бик аwыр, ул бит башка да, кулга да бик зиңел, киңеленә ышамаган кешене кинап бәрергә дә күп сорамый.
Башлаган эш – беткән эш – ниндидер мәсьәләне хәл итү өчен, элек
аны башлап җибәрергә кирәклеге турында әйтелә
. Иртәгә мунцаның фундаминтын йасыйбыз, башлаган эш беткән, эш диләр, ату ницә йыл инде мунца керәлмибез, материалым да бар, хаман кул гына йитми.
Башлы-күзле булу - өйләнү.
Аллага шекер, ике малайым да башлы-күзле булдылар, кызым да кийәүле булды, инде саулыклар гына булсын.
Баштан ары, күттән бире –эшне аннан-моннан
гына башкару
. Ул ылан цактан ук бетен нәстәне баштан ары, күттән бире генә эшләде, хазер дә шул, шының эцен анарга рәтле эш кушмыйлар да.
Башыма тай типмәгән – ахмак түгелмен дигәнне аңлата
. Башыма тай типкәнме әллә минем, синең йук та-бар акцаңа кен буйы айак эстендә басып тырырга, үзгә эшләр дә бетмәгән бу денйада.
Башың белән пицкә керсәң дә күтеңнән таныйм – берәүнең икенче кешене бик яхшы белүе турында әйтелә
. Туганым, миннән йәшеренә алмыйсың, башың белән пицкә керсәң дә күтеңнән таныйм, без бит инде бер-беребезне ылан цактан ук бик йакшы беләбез.
Башыңа төшсә, башмак тугыйсың – авырлык килгәндә, кешенең, нинди генә юллар белән булса да,
аны җиңеп чыгарга көч таба алуы турында.
Мәгънәдәшләре:
Башыңа тешсә башмакчы булырсың ( Татар халык ... – Т. 3, 1967: 294);
Башына килгән башмакчы булыр ( Татар халык ... – Т. 2, 1963: 531).
Пиц цыгарырга кеше табалмагац, үзем цыгардым, башыңа тешсә, башмак тугыйсың дигәннәр бит, зату хазер йылыда утырабыз, әле үзгә кешләргә дә цыгаргаладым.
Бәбәге тынган – күзе тонган.
Ул тагын кытылган ахрысы, беген урамда ыцраткан идем, бәбәкләре тынган, изүләре ацык, үзе исерек...
Бәбәк акайту – усал итеп карау, күз акайту.
Нәстә миңа бәбәкләреңне акайтып карыйсың, мин бит синең атаңны үтермәдем.
Бәбәк сидерү – елау.
Ул хаман бер дә йукка бәбәген сидерде, шынаргадыр инде күзләре нацар күрә башлады.
Бәләгән дегет лагуны кебек – гел ияреп йөрү.
Төрдәшләре:
Арбага таккач, дегет чиләге дә хаҗга барыр (Татар халык ... – Т. 3, 1967: 104);
Арба артына таккач, дегет лагуны да хаҗга барган (Татар халык ... Т. 2, 1963: 563).
Артыннан бер дә калмый, әтерсең нә арбага бәләгән дегет лагуны, тегесе кайа барса, бусы да шында.
Без үләнгәц, тен кыскарды – вакытның тиз үтүе яки аның
кинәт тукталуы турында
. Төрдәшләре:
Мин өйләнгәч, ут сүнде ( Татар халык ... – Т. 2, 1963: 113).
Без үләнгәц, тен кыскарды дигәндәй, эшләребез хутка китте дигәндә генә, атна буйы кыйып йаңгыр йауды.
Безнең тирмән былайга таба тарта – үз файдасына эш эшләү. Мәзәкчәсе:
Бер заман берницә кеше бергә бутка ашарга утырганнар. Ул wакытларда ризыкны бер табактан ашаганнар. Буткалы табакның уртасында эретеп май салган урын була. Шында утыруцыларның берсе: “Безнең тирмән былайга таба тарта”, – дип кашыгы белән майны үз йагына агызыр эцен уйсулык йасый. Икенцесе: “Ә безнеке былайга таба тарта”, – дип үз йагына таба бырган. Калганнары да шылай эшләгәннәр.
Бер балык башын цәнәү – һаман бер үк сүзне сөйләү.
Күпме сүләргә була инде бу турыда, әтәләр бит һаман бер балык башын цәнәмиләр дип.
Бер йылга куйан тиресе дә цыдый – авырлыклар килгәндә, аларга
бик игътибар итмәскә, түзәргә тырышырга кирәклек турында
. Төрдәше:
Бер елга куян тиресе дә түзә ( Татар халык ... – Т. 3, 915 б.).
Сезгә, wакытлыца гына булса да, бу эшкә ризалык бирергә кирәк, бер йылга куйан тиресе дә цыдый дигәндәй, түзәрсез, аннары күз күрер.
Бер кашык су белән йытарлык – бик матур икәнлекне аңлата.
Беген аның кызын күрдем, дерестән дә бик матур икән, халык әтмешли “бер кашык су белән йытарлык”.
Бер лаука түмәсе – бер-берсенә охшаган, фикердәш кешеләр
турында
. Син аларның бер-берсенә каршы сүләүләренә ышанма, алар йури кылыналар, белмисеңме, алар бит бер лаука түмәсе.
Бер тарыдан бутка пешереп булмый – күп мәсьәләне ялгыз хәл итеп булмаганны аңлата.
Бер тарыдан бутка пешереп булмый дигәндәй, яңгыз гына бернәстә дә эшләп булмады шул.
Бер тәртипсез сыйр бетен кетүне буйый – бер начар кешенең
бөтен бер коллективка тап төшерүе турында. Төрдәшләре:
Бер корчаңгы кәҗә бөтен көтүне бозар (Татар халык ... – Т. 1, 1959: 826);
Бер пычрак сыер бөтен көтүне пычратыр (Татар халык ... – Т. 3, 1967: 350).
Шул исерек малай аркасында безгә примийә бирмәделәр, йукка бер тәртипсез сыйр бетен кетүне буйый димиләр шул, ату без зур акцага эмет тыта идек.
Бер ылау сүз – бер-ике сүз урнына озак итеп җавап бирү.
Синең белән рәтләп сүләшеп буламы сың, берәр нәстә турында сырасаң, бер ылау сүз сүлисең.
Бии белмәгән айуга урын тар – ниндидер эшне башкара алмагач,
сәбәп табу.
Төрдәшләре:
Бии белмәгәнгә урам тар; Бии белмәгән аюга урам тар (Татар халык ... – Т. 3, 1967: 572, 573).
Булдыра алмыйм диген инде, ату “бии белмәгән айуга урын тар”,– дигәндәй, әллә нәстә уйлап цыгарасың.
Бисмилласыз да туйарлык – ниндидер эшнең күп булуына ишарә. Дин әһелләре ризык ашарга утырганда “бисмилла” әйтергә кушалар, югыйсә капкан ризыгыңны шайтан ашап бара имеш, син туймассың, ач калырсың. Бары тик ризык күп булса гына “бисмилласыз” да туярга була дигәнне аңлата.
Егетләр, ад'агыз эшкә тытыныйк, ату мында “бисмилласыз” да туйарлык, берницә кенсез дә ыцына цыгалмабыз.
Биш бармак та тигез тигел – төрле кешедә төрле холык
икәнлекне белдерү.
Нәстә эшлисең бит, туган булса да, ул безгә ышамаган шул, биш бармак та тигез тигел, айырмалары бар.
Буласының бугыннан билгеле – Кешенең сыйфатлары бала чактан ук беленә башлауга ишарә.
Буласының бугыннан билгеле дип йукка әтмәгәннәр шул, ынытмагансыңдыр, ул бит мәктептә цакта ук үзгәләрдән айырылып тыра иде.
Б...ын бизмәнгә салу – һәр эшне үлчәп кенә, ялындырып кына
эшләргә тырышу.
Ул малайга эш кушарга йук, ул бит б...ын бизмәнгә салуцы, баребер анардан рәт цыкмас, үзгә кешене табарга кирәк.
Б...гымны ашап тырма – кирәкмәгән сүзләр сөйләүчегә карата әйтелә.
Бугымны ашап тырма әле мында, синнән башка да кирле-кирәкмәгән сүзләр сүләүце күп.
Бун'ы булса, камыты табылыр – исәнлегең, саулыгың, белемең
барда нинди булса да эш табарга мөмкин икәнне белдерә
. Мин бу урыннан китүweмә бер дә уфтанмыйм, бун'ы булса, камыты табылыр әле, үзгә эш булыр, йан тыныцлыгы гына булсын.
Бурыцлы үлми, цирле үлә – бурычка акча алып торуның начар
гадәт түгеллеге турында.
Мәгънәдәше:
Бурычлы үлмәс, ач үләр ( Татар халык ... – Т. 3, 1967: 176).
Машина алганда дусларга, танышларга бурыцка кердем, “бурыцлы үлми, цирле үлә” диләр бит, түләрбез әле, исәннек кенә булсын, зату машиналы булдык.
Бүре үзе йәшәгән йирдә сарыкны бумый – үзең яшәгән, эшләгән
җирдә кирәкмәгән эшләр белән шөгыльләнмәскә ишарә
. Минем характирны беләсең бит, бүрецә йәшим, ул да үзе йәшәгән йирдә сарыкларны бумый.
Быз йауганда бала җәл, таш йауганда баш җәл – авыр мизгелләрдә кешенең күбрәк үзе турында кайгыртуын белдерә
. Төрдәше:
Яңгыр яуса бала җәл, таш яуса баш җәл.( Татар халык ... – Т. 1, 1959: 512; Т. 2, 1963: 306).
Туганым, сырама да, булдыра алмыйм, бик аwыр заманнар йитте, ишеткәнең бардыр бит: “Быз йауганда бала җәл, таш йауганда баш җәл”,– дигәнне, выт хазер таш йаwа тырган цак.
Быраматта йерү – читтә йөрү
. Ницек ышанып эш тапшырдылар икән, ул бит үмер буйы быраматта йерде, әпәй ницек үскәнне дә белми.
Бырнына буклы керәк йитми – бик масайган кеше турында
. Йаңы эшкә күцкәц аның бырнына буклы керәк йитми башлады, ынытты кем булганын, кайан цыкканын.
Бырнына циртү – борнына чиртү, үз урынына утырту
. Ну, йакшы бирдең йаwапны, пр'амы бырнына цирттең, ату беркемгә дә хут бирми, тул'кы үзе.
Гармун палучыш как часы – бирелгән вәгъдәнең үтәлмәячәгенә ымлау. Мәзәкчәсе:
Бер колхозда урак алдыннан механизаторлар җыелышы бара. Колхоз рәисе уракта беренче урынны алган механизаторга гармун бүләк итәргә вәгъдә бирә. Шул чак бер механизатор сорау бирә: “Үткән ел сәгать белән бүләкләргә вәгъдә биргән идегез. Мин беренче урынны яуладым, ләкин әлегә кадәр сәгатемне ала алганым юк. Рәис рус сүзләре кыстырып сөйләргә ярата, шуңа да әйтеп куя: “Мин сиңа кабатлап әйтәм: “Гармун палучыш как часы!”
Гармунны: эзү – гармунда: бик оста уйнау, өздерү.
Хабир абый гармунны шындый ыста уни, пр'амы эзә, аwылда үзенә сыкланмаган кеше йук, шынарга да аны бар'амнардан калдырмыйлар.
Гел биргәнгә берни тигел, хыдай сырауцыга түземнек бирсен – бүтән кешедән, бигрәк тә таныш булмаган кешедән нәрсәдер сорарга
авыр икәнлеген аңлата
. Мәгънәдәше:
Биргән батыр түгел, сораган батыр (Татар халык ... – Т.3, 1967: 168).
Сиңа бернәстә тигел дә бит, мин нинди битем белән аның йанына барып бу турыда сырыйм, йукка әтмиләр бит: “Гел биргәнгә берни тигел, хыдай сырауцыга түземнек бирсен”, – дип.
Гурласын киреп акыру – көчле, усал тавыш белән кычкыру
. Былай үзе йакшы кеше, ну, берсәк салып алса, сразы гурласын киреп акыра башлый, таwышы аwылның икенце башына ишетелә.
Денйа малы – дуңгыз каны – акчаны бер дә кызганмый туздыручы сүзе.
Денйа малы – дуңгыз каны, аны җәлләп тырып булмый инде, туздырсак, тагын табарбыз.
Диңгез тубыктан – битарафлык турында
. Мисалдашы:
Үгез үлсә ит, арба ватылса утын. Мәрхум, сыңгы wакытта бик тазарган иде, анарга бит үмер буйы диңгез тубыктан булды, бернәстәгә исе китмәде, бырцылмады.
Дуwамалдан кергән малның рәте булмый – хезмәт куймый кергән малдан файда булмау. Төрдәше:
Бушлай килгән бушка китәр ( Татар халык ... – Т. 3, 1967: 132) .
Малайларының кеше алдап зыйган акцалары йукка цыккан икән, дуwамалдан кергән малның рәте булмый шул.
Дуңгызлыкны башы-айагы белән тийәгән – бик тискәре кешегә карата әйтелә.
Аның белән уртак тел табуы бик аwыр, анарга бит алла дуңгызлыкны башы-айагы белән тийәгән.
Дүрт айаклы ат та абына – һәркемнең ялгышуы мөмкин мәгънәсендә.
Төрдәшләре:
Дүрт аяклы хайван да сөртенә ( Татар халык ... – Т. 1, 1959: 245);
Әдәм түгел,
дүрт аяклы мал да сөртенә ( Татар халык ... – Т. 3, 1967: 875).
Туганым, син миңа зинаар ацуланма инде, йалгышлык миндә булды, дүрт айаклы ат та абына бит, киләцәктә бу хал' кабатланмас.
Дыр ул урыс тишеге – “дыр” кушымтасын еш кулланучыга әйтелә
(русча дыра – тишек. Татарда -дер, -дыр,-тер кисәкчәсе үзе ялгана торган кайбер сүзләргә чамалау, фаразлау төсмере өсти.). Малай, нәстә син гел бардыр, йуктыр, йарардыр дип сүлисең, “дыр” ул урыс тишеге икәнне ыныттыңмы әллә, син туп-туры әт, икеле-микеле сүләмә.
Дышманымның дышманы минем дустым – кайбер очракларда
күңелгә хуш килмәгән кеше белән дә уртак тел табарга кирәклеккә ишарә
. Кицә кызы белән ыцрашкан идем, ул да Равийәне йаратмый икән, рахатләнеп аның гайбәтен цәнәдек.
Җәннәм тишеге – бик ерак ара.
Аларга бара башласаң күпме wакыт кирәк, җәннәм тишегендә тыралар бит.
Зәрә тишегеннән тору – йокыдан бик иртә тору
. Касыйм абый бригадир wакытында үзе дә зәрә тишегенән тырып, бетен кешене уйатып, эшкә йәшеп йери иде.
Зиде йатып бер тешемә керми – кемнедер онытып бетерү, искә
төшермәү, сагынмау
. Ул инде ынтылды, зиде йатып бер тешемә дә кергәне йук, шылай булгац, син дә аның турында уйлама инде.
<предыдущая страница | следующая страница>