Х
хабәр - хәбәр.
Бу арада бер дә хабәрләре дә йук, нәшләп тыра тырганнардыр инде бу ыланнар.
хадавуй (кеше) [ - доступный]
– җайга килә торган кеше.
Йарар, аның белән мин үзем сүләшәм, ул бик хадавуй егет, уртак тел табарга тырышырмын әле.
хаза [ - беда]
– афәт, каза.
Безнең бетен теләгебез шул: үwебезгә, туганнарга, илебезгә хаза килмәсен, бетенебезнең дә саулыгы булсын.
хайыр [ - милостыня]
– сәдака.
Меселман адәмнәренә, шылай ук адәм затларына хыдай хайыр бирегә кушкан, шыны эшләсәң, генахларың йарлыкалырга тийеш.
хайырцы – сәдака сыраучы, теләнче.
Бер заман хайырцылар беткән иде, хазер йаңадан урамнарда, базар тирәләрендә кул сузып утыруцыларкүбәйеп китте.
халәл – хәләл.
Минем катын хаҗдан кат'канны бирле без тул'кы халәл ризыык кына ашый башладык.
халир [ - беспомощный]
– булдыксыз.
Хыдай миңа бирде инде син халирны, малатук алып кадак та суга алмыйсың бит син, үзгә турыда сүләп тә тырасы йук.
харәм – хәрәм.
Син мине кецләп аракы эцермә келисең, эцмим, бу бит харәм ризык ашатма келәгән кеебек була.
хал'сез [ - бессильный]
– көчсез.
Бу кеннәрдә нәстә булгандыр, бетеннәй хал'сез калдым, әллә инде касталанам, әллә тагын берәр нәстә бар.
ханҗа – көмешкә.
Элек заманнарда ханҗаны күрше аwылдан сатып алалар иде, хазер инде үзебезнең аwылда да күп.
хареф – хәреф.
Малайыгыз зур үскән икән, бетен харефләрне дә таный башлаган, безгә дә укып күрсәтте.
харендәш [ - родственник] – кардәш, туган.
Алар безгә харендәш туры килә, аларның әтәсе белән безнең әнәй бертуганнарның ыланнары.
хаситә – хәситә
. Бар'ам кеннәрендә әби сындык тебеннән хаситәсен алып кийә иде.
хастәрләнү [ - готовиться] – әзерләнү.
Шул кадәр хастәрләнеп кетеп тырдык үзегезне, таки килеп цыга алмадыгыз.
хатле – кадәр.
Бигерәк тә күп ризык эстәлдә, шул хатле тырышкансыз, алай ук булмасада йарый иде .
херти – начар.
Бу араларда эшем хертиләнде әле, нәстәгә тытынсам да бармый башлады.
хлыс – буйдан буйга ауган агач.
Абый кышлыкта урманнан алты хлыс алып кат'ты, аннары шыларны туз'га, палавойга йардырды.
хур [ - уничтожить, осрамиться] – 1) эштән чыгару.
Белмим, бу малай белән нәстә эшлшргәдер инде, бетен бакцаны хур иткән бит. 2) ятка калу.
Беген хур булдым әле, тишенеп ызба йуа идем, күрше абый килеп керде, кийенеп тә элгерә алмадым.
хурмәт – хөрмәт.
Килдек, кунак булдык, хурмәтегез өцен сезгә зур рахмәт, хазер үзегезне кунакка кетәбез.
хут – 1) мөмкинлек.
Ыланнарым, сезгә әтәм, хутым булганда мин сезне укытам да, кийендерәм дә, ашатам да, ну үзегез дә берсәк тырышыгыз, йаткан таш астына су керми бит. 2) өс-баш, кыяфәт.
Мин урамга цыгып тырмыйм инде, хутым бик йәмсез, кеше келкесенә калырмын тагын.
хутка китү – җайга салыну.
Бер хутка китсә бетен эшең герләп кенә бара бит ул. Ашасаң бутка, эшең китәр хутка (әйтем).
хутлап куйу [ - приготовить] – әзерләп кую.
Син, туганым, башта бетен кагызларыңны хутлап куй, аннары гына пенсийә турында барып сүләш, кулыңда кагызың булмаса, аwызларын да ацмыйлар.
хутта булу [ - быть готовым] – әзер булу, йөрү.
Машинаң хутта булса иртәгә бакцага барып кат'ыйк әле, ату алмагачларым да тишмәгән, кездән бәләгән бирле тыралар.
хутым йук [ - не могу] – булдыра алмыйм.
Фиркат' туганым, син миңа шулкадәр йакшылык эшләдең, минем сиңа тыңнамый хутым йук.
хутлы [ - удобный] – җайлы.
Беркен анардан балта сабы куйдырган идем, мастер икән, шындый хутлы булды балтам, кулымда ун'ап кына тыра.
хутсыз [ - неудобный] – җайсыз.
Ул бик хутсыз кеше, бер качан да аның белән уртак тел таwып булмый.
хырум – хром
. Әтәй үзенең сыңгы хатында хырум итек тектердем дип йазган иде, кийергә генә нәсеп булмаган үзенә.
хыт'- [ - хотя бы] – ичмасам.
Хыт' син мине аңна инде, минем бит бер тиннек айыбым йук, бер дә йукка башымны әрәм итәләр бит.
Ц
цабата [ - лапоть]
– чабата.
Цабатамның кәркеше сүтелгән булган, берсе шынарга баскан иде, каталап киттем.
цабу – 1) итәк
. Бу малай үскәц кем булыр инде, әнәсенең цабуwына йабышкан, йакка бер адым да атламый. 2)
печән чабу
. Цалгы белән пецән цапкан цакта цабатамның баwы царт итеп эзелде. 3)
йөгерү.
Тырактыр белән урманга барганда кычыгыбыз да артыбыздан цаwып барды.
цабындыру [ - ругать]
– сүгү
. Абый минем диктанттан эцле алганымны ишеткән дә, үгә килеп шындый каты цабындырып китте үземне, үмер буйына ынытацагым йук.
цабыну [ - париться]
– чабыну
. Мунцаны бик йарата, эц-дүрт тапкыр цабынмыйца әллә нигә дә цыкмый.
цабырту – чабыру
. Кицә йаңгыр астында калып йүweшләнгән идем, беген ирнем цабыртып цыккан, кеше күзенә күренергә дә ыйат.
цага [ - жало] – чагу угы.
Биш мурта цакты аны, шыларның дүртсенең цагалары да калган, ницә кен бите шешеп йерде.
цагылу [ - оскомина]
– чагылу.
Тешемдә тишек бар, кан'арны да, салкынны да ашый алмыйм, тешем цагыла, вырачка барырга да wакытым йук.
цак [ - период] - вакыт.
Без йәш цакта йылганы цирәм кисәкләре белән буwалап балык тыта идек, дерес, балыклар бик кецкенәләр инде.
цаклы – таман.
Кызым, ашның тызын кара әле, цаклымы икән, булмаса берсәк эстәп йибәрерсең.
цакма [ - огниво]
– чакма.
Гелметдин бабай әле мин белгәндә дә тәмәкесен цакма ташы белән кабыза иде.
цалгы [ - коса] – чалгы.
Цаз йиткәц аwыл халкы цалгы хутлый башлый, ценки wакытында пецән цаwып калалмасаң кыш буйы терлек белән нужа цигәргә тыры килә.
цалма [ - тюрбан]
– чалма.
Элегерәк цалманы мәцеттә кийәргә дә куркалар иде, хазер урамда да цалма кигән картларны күреп була.
цалтын-пылтын: цалтын-пылтын сүләү – авазларны дөрес әйтмичә сөйләү.
Ул цалтын-пылтын булса да сүләшә башлады, кирәк цакта бетен нәстәне аңнатып бирә.
цалу – 1)
[ - забить скот] терлек сую
. Терлек цалганда күбесе Хабир абыйны йәшә, аның кулыннан ит тәмне була, кан'аганда тызлыкка күбеге дә цыкмый, ценки ул бик ыста эшли. 2) [ - луг] болын
. Цалуга цыкканнан соң сыйрларның сете күпкә артып китте, кенгә эц тапкыр сауа башладылар. 3)
[ - подножка] көрәшкәндә аяк чалу.
Мансурның бер айагы аксак, шынарга күрә бик ыста итеп айак цала, беркем дә сизмицә кала.
цалыну [ - промелькнуть]
– күренү.
Ирфан кендез күземә бер цалынган иде, шыннан бирле үзен күргәнем булмады, кайа да булса китеп барган ахыры.
цалыр – тимердән эшләнгән кабер казу җайланмасы.
Зәрәт казыганда берницә ир-ат цалырның ике йәпле сабыннан тытып йугары күтәрәләр дә кец белән йиргә бәрдерәләр, ә Рәшит, кул'часыннан тытып, цалыр белән сары балцыкны кайырттыра. Аннары кайырылгын балцыкны керәк белән эскә алып бәрәләр.
цаптыру – 1) көчле итеп агызу.
Сары бийә, цаптырып сийә – самавар
(табышмак – Малов, 1904: 18). 2) кул чабу.
Бар'ам кенне клубка йәштереп, теге абый берәр сүз әткән сайын бездән кул цаптырдылар.
цапылдау [ - чавкать] – чәпелдәү.
Алимҗанны кеше белән бергә эстәл артына утыртырга йарамый, ул утыруга цапылдап ашый башлый.
цар [ - точило] – кайрак.
Ул кенсәтә царын күтәреп йырттан йыртка пыцак, балта царлап йереп тамак туйдыра тырган булган.
царлау – кыйнау, яру.
Улының тәмәке тартканын белгәц, әтәсе аны кайыш белән кан цыкканцы царлады, малайның шыннан сың тәмәкегә караганы да йук.
цат – 1) нәкъ, бик
. Без алар белән цат йанаша күршеләр идек, шынарга күрә мин аның характирын йакшы беләм. 2) чат.
Кицә урам цатындагы багананы бәрдергән, машинасы тузган, йарый әле үзе сау калган. 3) дөрес, каты.
Мишәрләр әтсә алар икеле-микеле сүләми, ә цат иттереп йабыштыра.
цатан [ - хромой] – аксак.
Сугышта сап'ур булган, мины шартлап айагы йараланган, шыннан цатан калган.
цатнама [ - трескучий] – чатнама
. Җитмешенце йыллар ахырында цатнама суwыклар булды, шында күп кешенең алмагачлары, урманнарда имән агацлары туңды.
цатыр-пытыр – сөйләшү рәвеше турында.
Русцаны йакшы белмәсә дә үзенә кирәкне цатыр-пытыр аңната .
цәйер [ - смола] – сагыз, чәер
. Нарат агацыннан бер цитныр цәйер агызмыйца, аны кисмиләр. Чыршы цәйере кебек йабыша ( бәйләнчек кешегә карата әйтелә).
цәйкәнү [ - сполоснуться] - юыну, чистарыну.
Кицә бакцада алма утадык, үдек, шыннан сың мунцада цәйкәнеп цыктык.
цәлдерү [ - украсть] –
чәлдерү
. Бик йәйкәр малай ул, базарны үткәндә берәр нәстә цәлдерми калмый.
цеметү – чеметү.
Аның катынының бер йакшы адәте бар, ире күп сүли башласа, бер-ике тапкыр ирен цеметеп ала, шыннан сың ире ник бер тапкыр аwзын ацсын.
цәнцелеп: цәнцелеп кит – чәнчелеп кит (ачуланып әйтелә).
Теңкәмә тидең лабаса йукта-бар сүзләрең белән, киңелем кат'ты, цәнцелеп китсәң иде.
цәнәү [ - сплетничать]
– чәйнәү.
1) Хазерге йәшләр кене буйы цәйер цәниләр, бер дә аwызлары армыймы икән сың? 2) күч.
Күрше йыртта тыручы әбиләрнең иң йараткан эше – гайбәт цәнәү, кен буйы тикшермәгән кешеләре калмый.
цәпцү [ - плескать]
– чайкалып түгелү
. Кыйдан кат'канда, циләкләрдәге су цәпцемәсен эцен, аларга фанир кисәкләре салырга кирәк. 2) ризыкка тыгылу.
Ашыгып ашарга йарамый шул, ван'а ул ашыгып ашап цәпцегән, чут үлмицә калды.
цәпәк [ - валёк] – бәләк.
Зур әрбирләрне йуганда, аларны цәпәк белән кыйныйлар, ә керләр кипкәц, уклауга цырнап шылай ук цәпәк белән тәгәрәтәләр.
цәпәү – чәбәкләү.
Ул әптәй берәр кешегә ацуланса, хазер кулларын бер-берсенә цәпәп кыцкыра башлый.
цәпелдәтү – чапылдату.
Балыкны тытуы тигел, цәпелдәтеп тыруы кызык.
цәт-цәт – мунча керү (балалар белән сөйләшү).
Улым, хазер цәт-цәт керәсең дә йыкларга йатасың, ату иртүк тырып әбиеңнәргә барырга кирәк.
цәц – чәч
. Цәц ул картлыктан гына агармый, аны ден'йа нужасы да агарта.
цәц: цәц йыланы – явыз кешегә карата әйтелә
. Аның белән эш цыгарып булырмы икән, ул бит цәц йыланы, җайга килә тырган адәм тигел.
цәцә [ - мизинец]
– чәнчә (бармак)
. Ыстанцийәдә утын тийәгәндә бер агац кытылып китте дә цәцә бармакка тешеп аның сүwәкләрен ватты, шыннан сың анарга гипыс куйдылар.
цәцәк 1) [ - корь] – чәчәк авыруы.
Абый ылан цакта цәцәк белән каста йаткан, шынарга күрә бите цыбар калган. 2) чәчәк.
Алмагачым цәцәк ата майның унбишләрендә, алмагач цәцәге кебек минем дус-ишләрем дә (җыр).
цәцелү – сибелү, чәчелү.
Зил белән цәцәк ырлыклары йырак-йыракларга цәцелә, шынарга күрә безнең йакларда да элеке үсмәгән цәцәкләр күренә башлады.
цәцү [ - сеять]
– чәчү
. Быйыл цәцүгә иртә тештеләр, игеннәр йакшы үсәрләр инде.
цәцүрмәсе [ - коса]
– чәч толымы
. Элек кызлар цәцүрмәләренә цулпылар асканнар, матур линтылар белән үргәннәр, хазер күбесенең, үрерлек тигел, тытырлак та цәце йук.
цебәләнү – чияләнү
. Үзем йыкыга китеп йымгагым идәнгә тешкән иде, мацы шыны туздырган да йебем цебәләнеп беткән.
цебеш – 1) [ - цыпленок]
– тавык чебие
. Безнең йакларда цебешләр эцен ситкыдан урын йасыйлар, шыннан аларны кагау ала алмый, телке дә керми. 2) аякка чеби чыгу.
Йаз башында карлы суда йереп айакларга цебеш цыга иде, аны май сертеп йымшарталар.
цеметем [ - щепотка] – бераз, чеметем
. Әби цәйнеккә бер-ике цеметем цәй салып, шынарга кан'ар су агызып, аннары цәйнекне тастымал белән тымалап куйа иде.
цеметү – [ - щипнуть] – чеметү.
Аның катынының бер йакшы адәте бар, ире күп сүли башласа, бер-ике тапкыр ирен цеметеп кенә ала, шыннан сың ире ник бер сүз әтсен.
цепелци [ - сырой] – чи, пешмәгән.
Бу йулы нәстә эшләгәнмендер инде, бетен әпәйләрем цепелци булган, әллә инде камырым уңмады, әллә пицемнең кызуwы йитмәде.
цеп-ци – чеп-чи.
Беген нәстәгәдер камырым уңмады, шынарга кабартмаларым да цеп-ци булып пеште.
церге – сүс.
Кас'ы wакытларда бүрәнә арасына церге куыйып калдыралар, салам да куйгалыйлар.
церем итү – аз-маз йоклап алу.
Берсәк церем итеп алыйм дигән идем, бетеннәй йыклап кителгән.
церки [ - комар]
– черки
. Безнең үweбез йанында су зыйылып тыра тырган урын бар, шынарга күрә йаз кенне бик күп церки була.
цеце – төче.
Бал'ництан кат'кац цеце ризыклар ашамый башладым, вырачлар да кушмады.
цецели – төче камырдан пешкән
. Айыт кенне әби цецели кимак пешерә, кас'ы цакларда цецели камырдан йакмыш та йасый иде.
цикеркә [ - сверчок]
– чикерткә
. Пиц артына бер цикеркә кереп калган, инде ниценце кен йыкларга бирми, таwыш килгән урынга кан'ар су да сибеп карадык, баребер цырылдаwыннан туктамый.
циклаwык [ - орех]
– чикләвек
. Кицә урманга барган идек, бер мишук циклаwык зыйып кат'тык.
цикмән [ - армяк]
– чикмән
. Кышлыкта бабай адәттә эстенә цикмән, айагына киздек кийеп йөри, йырак йулга цыкканда тылып та йабына.
циләк – чиләк
. Паңгы зыйганда аны циләккә тутырырга кирәкми, ату бызыла башлый, лут'шы кушилга зыйарга.
цир – чир.
Ницә кен инде цирләп тырам, эцәргә даруым да йук. Цир китә, адәт китми (әйтем).
цирәм – чирәм
. Йаз башында беренце цирәм күренүгә сарыкларны йар буйына цыгарабыз, ату ашатырга әрбир калмады.
цирәп [ - череп]
– баш сөяге
. Урамда хаwа бызылыр ахрысы, икенце кен инде баш цирәбем сызлый.
циреклек – өч литр сыешлы шешә, чирек.
Касебер йыртларда эцке мәзелесләренә ханҗаны циреклек белән куйалар, бу инде хуҗаларның тымат тырмышлы икәнен күрсәтә.
циркану [ - озноб]
– чиркану.
Кышлыкта кыйынган кешеләрне күргәц тә тәннәрем циркана башлый, алар ницек түзә тыргандыр.
циркау [ - церковь]
– чиркәү.
Циркауларны таштан йасаганнар, шынарга күрә савит йылларында аларны ишә алмаганнар.
цирләшкә – сәләмәтлеге начар кеше, чирләшкә.
Ул цирләшкәгә нәстә дип үләнгәндер инде, катынсыз калам диде микән.
циру [ - гурьбой] – төркем, өер
. Аwыл цитендә цыйганнар табыры туктаган иде, цирулары белән базарга килделәр.
цирут – 1) [ - очередь] – чират
. Элек терлекләрне кетергә кетүцеләр йаллый идек, хазер үзебез цирутлап кетәбез, беркемнең дә ул эшкә алынасы килми. 2) көтүдә терлек йөреткән өчен түләү күләме.
Быйыл кетүцеләр белән сыйыр бер цирут, ике сарык бер цирут санала дип килештек.
циста – [
рус. - чистый] - чиста.
Айыт кеннәрендә әнәй ыланнарга циста кийэм кидерә иде.
цит –1)
почмак.
Ызба цитенә циләк, багур, балта рәсемнәре йасаган калай кисәкләре кагып куйылган, пажарга кешеләр шул әрбирләрне алып барырга тийешләр. 2) ят кеше
. Туганым, без цитләр тигел бит, бер-беребезгә йәрдәм итәргә кирәк. 3)
чит.
Ике цитеннән тыттым, уртасына тыктым – итек кийү ( табышмак – Малов, 1904: 18).
цитән [ - изгородь] – чыбык-чабыктан корылган койма, читән.
Цитән артында ук буwа бар, шында ыланшак кенсәтә суда чупырдый.
цитнәү [
рус. - заболеть] – авырып китү.
Салкын тигәнме, әллә берәр рәт кастасы йабышканмы, здругтан цитнәп китте.
цуйын [р
ус. - чугун] – чуен.
Алаша итен цуйынга салып пицкә куйсаң бик тәмне, йымшак булып пешә, ашап туймаслык була.
цукмар [
рус. - клюшка] – кәшәкә
. Мәрә ун'ар эцен урманнан йакшы цукмарлар кисеп кат'абыз, кас'ы вакытта нәзек агацларны тамыры белән үк алабыз.
цукмар – [ - клюшка] – кәшәкә.
Мщрщ ун'ар эцен урманнан йакшы цукмарлар кисеп кат'абыз, кас' wакытта нщзек агацларны тамыры белщн ък алабыз.
цукын – чугын. 1) гыйбадәт кылу.
Ул үзе дингә бик ышанмасада атнага бер тапкыр циркауга барып цугынып кат'ыр иде. 2) сәбәпсез, эшсез.
Син тагын мында нишләп цукынып йерисең инде?
цукынды – кире китте.
Әй, цукынды лабаса, бер эшем дә бармый башлады, нәстә булгандыр.
цулак [ - однорукий]
– чулак.
Аwылда налукларны, бетен салымнарны бер цулак абзый зыйып йерде.
цумар – чумар
. Әби башта камырны зәймә итеп зәйә, аннары аны бармаклары белән эзеп цумар йасап аш пешерә.
цутыр [ - рябой] – шадра
. Кецкенә вакытта кызамык белән касталангац битен кашыган, шыннан цутыр булып калган.
цү [ - клин] – чөй.
Утын йарганда эш зиңеләйсен эцен цү кулланалар, шылай ук балта, малатук саплары бушамасын эцен дә аларга цү сугалар. Цүне цү белән цыгаралар – мәкаль.
цүләкмә [ - журавль] – сиртмә.
Үлеләрне йуwарга суны бабайлар кыйыннан алалар, ценки аларның цүләкмәле кый, шының эстенә бер бадийан белән генә сысалар.
цүмәлә [ - куча] – чүмәлә.
Камбайыннар урып суктырганда салам цүмәләләрен бер рәткә тешереп калдырырга тийешләр, бу саламны тиз зыйыштырырга мемкиннек бирә.
цүмәшү [ - присесть] – чүгәләү.
Пиц каршына цүмәшеп утырасың да саламны кецкенә келтәләр йасап уцакка тыга барасың, шылай итеп ызбаны йылыта идек йәш вакытта.
цүмерү – чүмерү.
Анарга әтсәң нәстә, әтмәсәң нәстә, ул цүмерүэн генә белә, күпкәнен дә белми.
цүп [ - послед]
– соңгылык.
Сыйрыбыз бызаулаган иде, бик ызак цүбен салмыйца тырды, курыктык, вырач йәштек.
цүпрәк [ - тряпка]
– чүпрәк.
Әтәй трактарис булып эшләгәнгә күрә үдәге бетен иске цүпрәкләрне үзе белән алып китә.
айак цүпрәге – тәһарәт алганда аякны сөртә торган кечкенә сөлге.
Бабай үзенең айак цүпрәгенә беркемне дә тытындырмый.
цүрә – киемнең эчке ягы, тискәре ягы.
Раштуwа кеннәрендә йегетләр цүрә туннар кийеп урамдагы кешеләрне куркыталар, шул хутта әле үләргә дә керәләр.
цыбалу [ - запутаться]
– чебәләнү.
Шылай инде, цәцне йыш тарамасаң ул цыбалып бетү генә тигел кыртланырга да мужыт.
цыбан [ - чирей]
– чуан.
Без йәш wакытта витамин йитмәгәнме инде, күп малайларның бун'ына, йә битенә цыбан цыгып абдырата иде.
цыбар [ - рябой] – 1) шадра.
Шакир абый ылан цагында кызамык белән каста йаткан, шынарга күрә бите цыбар калган. 2)
чуар.
Элек wакытларда иске-пыскы цүпрәк кисәкләрен зыйып куйалар, аннары шылардан цыбар палас тугыталар иде.
цыбарлау – чуарлау.
Әби пиц йаннарын цыбарлап буйап куйган, бик матур булып күренеп тыра.
цыбылдык – чыбылдык
. Ылан йыклаганда цебен-церки тимәсен дип, бишекне цыбылдык белән тымалыйлар. Тырса тәвә, йатса куйан – цыбылдык (табышмак – Малов, 1904: 17).
цыбыркы [ - кнут]
– чыбыркы
. Кетүце бабай башта берницә тапкыр цыбыркысын шартлата, аннары терлекләрне кырга куwып китә иде.
цыгармыйм – чыгару.
Йылау тигел әллә нәстә эшләсәңдә бу йаңгырда митн сине урамга цыгармыйм.
цыгымцы – чыгымчы, үҗәт.
Бик цыгымцы алашасы бар иде, аның үзеннән башка бер кешене тыңнамады.
цыгыт – эремчектән сыр кебек итеп ясалган ашамлык
. Сәрбиҗамал апаның цыгыты бик тәмне була, ул аны үзе генә белгән рицып белән йасый.
цыйп [
рус. - цеп]
– чабагач
. Элек игеннәрне цыйп белән сукканнар, аннары малатил'кылар күренә башлаган.
цылан [
рус. - чулан] – өй алдындагы кечкенә бүлмә, чолан
. Цыланда кыш көннәрендә иген, итләр саклыйлар, йаз кеннәрендә анда йыкларга да бик йакшы.
цымырдау – чымырдау.
Йаңылыш салкын суга кереп киткән идем бетен тәннәрем цымырдап китте, кешеләр салкын суда ницек кыйыналар икән.
цыпцык – чыпчык
. Ызба башындагы сыйырцык ыйасына цыпцык ыйалаган, үзара сугышып беттеләр. Сүз цыпцык тигел, бер ыцып цыкса тыта алмыйсың (мәкаль).
цыра [ - лучина] – чыра.
Бабай буш вакытларда самаwар, пиц кабызыр эцен цыра ваклап утыра, йә булмаса үзгә эш таба. Күрми күргән, кендез цыра йандырган (мәкаль).
цырай [ - лицо]
– йөз, төс-бит, чырай
. Нәстә булды сиңа, цырайыңнан буран бара. Кунакларга бездән ацык цырай, каткан кырай (мәкаль).
цырма [ - чердак]
– чорма.
Цырмада минек, терле-терле үләмнәр киптерәләр, анда шылай ук кирле-кирәкмәгән әрбирләр дә саклыйлар.
цырнау – чолгау
. Салдаттагы адәте буенца ул киздекне дә пырт'анка цырнап кийә иде.
цырылдау [ - звонок] – шалтырау.
Беген рәтләп йыклый да алмадым, күзем йымыла гына башлаган иде, башта тилифун цырылдады, аннары урамда машина сигналы кыцкыртты, аннары тагын нәстәдер.
цыту – чыту
. Лимунны башы белән ашый, ник цырайын бер цытып карасын.
цытырманнык – чытырманлык. Таwыкларыбыз цытырманныкка кацып йымырка салырга эрәнгәннәр, хич үзләрен шыннан биздереп булмый.
Ч
чаба-чаба – кәҗә куу ымлыгы
. Мәстүра апа цыбык белән селтәнеп, “чаба-чаба” дийеп кәзәләрне бакцасыннан куды.
чакушка [ - чека]
– чигә, чөй.
Тау астына тешкәндә чакушкам цыгып киткән, аннары кул'асам да теште, ылауны бушатып кына аны йаңадан кигезә алдым.
чалыш-мылыш [ - заплетаясь] – кыек, кыек-мыек, чалыш-чолыш
. Сука тыта белми ул, шынарга да беренце буразнаны үткәндә үк чалыш-мылыш сызды.
чаука [ - галка]
– чәүкә.
Безнең бакцага чаукалар ийәләшкән, кене буйы царылдашалар, цебешләрне дә сакларга кирәк.
чаукабаш [ - клевер] – тукранбаш.
Быйыл терлеккә пецән күп хазерләдек, йакшы да булды, күп элеше чаукабаш.
чашкасты [ - блюдце] – чынаяк тәлинкәсе.
Кастаның тамагыннан ризык та үтми башлады, бар ашаганы бер чашкасты шурпа.
чашкы [
рус. - чашка]
– чынаяк.
Әби цәй эцкәндә чашкысына гел йезем, кур'ага, баwырсак сала иде.
чиж – уен.
Нариманга әтәсе чиж уна'рга бик йакшы керәк йасап биргән, без дә шының белән ун'адык.
чиникай - савыт-саба ватыклары
. Бакца басканда йир астыннан чичыкайлар цыга иде, без малайлар булсак та шыларны зыйа идек, ис китәрлек матурлар, элеке кайан шул кадәр матур чашкы, тарилкылар алдылар икән.
числалык – календарь
. Казанга баргац, татарца числалык алып кат'ырга кушкан иде, ницә тештә булдым, гел урысцалар гына, йарый әле бер танышым икене алган булган, берсен миңа бирде.
чистый – бетенләй.
Чистый теңкәмә тиде бит бу малай актыгы, берәр нәстә эшләмицә кытылып булмас ахрысы.
читушкы [
рус. - четушка] – 250 граммлы шешә.
Абый мактанырга йарата, шынарга да сыйрыбыз унике четушкы сет бирә дип сүли.
чичыкай – ялтыравык буяу сөрткән уенчыклар.
Безнең заманда хазерге кебек матур кырчаклар булмады шул, бар уйынцыгыбыз чичыкай йә агацтан йасалган берәр нәстә иде.
чурлау – чурнийа уйнаганда бер уенчының икенчесенең аркасына яки җилкәсенә кулны тидерүе.
Ул теге кызны куып йитте дә, йилкәсенә тертеп аны чурлады.
чурнийа – уен [
рус. чур, не я].
Тәнәфес вакытында ыланнарның иң йараткан уйыннары чурнийа, инде рәхатләнеп цабышалар, дажы кемгә барып бәрелгәннәрен дә белмиләр.
чурт-мурт – бик билгеле булмаган әйберләр.
Мин анар дан: “Абыең нәстә алып кат'ты?” – дип сырагац: “Әй, шында чурт-мурт алып кат'ты инде”, - дип әтеп куйды.
чусынкы – галош белән кия торган юка киез итек
. Йаз башында кийәр эцен абыйдан чусынкы бастырып кат'арттык, тул'кы әлегә калушын гына таwып булмый.
чыкыр: чыкыр май – шыр май, артык майлы
. Бу бутканы ашап та булмый, чыкыр май гына, ник шул кадәр күп салгансыңдыр.
чыназа – ченаза.
Катын-кызны күмгәндә чыназа эстенә цыбыклардан дуга йасыйлар, аннары чаршау йабалар.
Ш
шакайу [ - примерзнуть] – шакыраю.
Кас'ы цакларда каты салкыннар булгалады, шында итекләр пырт'анкы белән бергә шакайып ката иде, ницек түзелгәндер.
шакмак – 1) чабатага бәйләү.
Йаз башында айаклар йүэшләнмәсен эцен цабата тебенә шакмак бәлиләр иде. 2) самовар өчен.
Элегерәк wакытта самауар кан’атыр эцен күп итеп шакмак йасарга туры килә иде.
шалгама – кабернең тарырак итеп казылган аскы өлеше, мәетне шунда салып күмәләр.
Терки халыкларның күбесендә үлеләрне ләхеткә салып күмәләр, ә Цүпрәледә шалгамага. Ирләрне күмгәндә киртләцне шалгаманың ике ягында да калдыралар, ә катын-кызны күмгәндә бер генә йактан, штобы ирләр гүргә иңдергәндә үле эстенә атланып басмасын эцен.
шапырдау [ - бродить]
– күбекләнеп әчү.
Катык ыйыткан идем, ынытылып китеп йылыда шапырдап ацып цыккан, шынарга күрә терлекләргә генә эцердем.
шараwар [
рус. - шаровары]
– чалбар.
Әнәй малатилкада иген суктырырга барганда әтәйдән калган шараwарны кийә иде.
шартлату [ - врать] – алдашу.
Егетләр, беләсезме, дип сүзен башлый да аннары инде әй шартлата да шартлата, тыңнап та, аңнап та, ышанып та бетереп булмый сүләгәнен.
шаунап – шаулап.
Йаңгырлы кендә шаунап тырган самаwар каршында цәй эцеп утыруы ни тыра.
шәәр [ - город]
– шәһәр.
Элек заманнарда шәәр халкы да сыйр, кәзә, таwык асраган дип сүлиләр.
шәйкә [
рус. шайка]
– кечкенә таз.
Цабынып бетерүгә эстенә бер шәйкә салкын су сала да урдыкка сузылып йата.
шәйләү [ - различить]
– аз-маз күрү.
Аның күзенә берницә тапкыр апирацийә йасадылар, баребер кен йактылыгын да шәйли алмады.
шәкәр [ - сахар]
– шикәр.
Элек шәкәрне йартышар киланы да учырт тырып ала идек, хазер хыт' мишугы белән ташы.
шәлдерәү [ - рыхлеть]
– йомшару.
Ник миңа ацуланасың, синең шәлдерәгән әрбиреңә мин айепле тигел бит.
шәмшерәү [ - вянуть]
– шиңү.
Берницә кен цәцәкләргә су сибәргә wакытым булмады, шынарга күрә күбесе шәмшерәп тешкәннәр.
шәрәү [ - протухнуть] –
бозылу, сасу
. Нәстә булды сың сиңа, йаныңнан шәрәгән йымырка исе килә башлаган.
шәриат – шәригать.
Меселман кешеләренә шәриат закуннары белән йәшәргә дийелгән, шынарга күрә туганым, беген мине нацар йулга йәшмә дә, кытыртма да, баребер үз сүземдә калам.
шәшүрә – бозны тишкәч су өстенә җыелган кар.
Су эстендәге шәшүрәне айрым кашык белән алып ташлыйлар, ату ул эләккән балыкны тартып цыгарырга мишәт итә.
шелдермә [ - защёлка]
– арканны муенчакка беркетә торган тимер җайланма
. Улым, сыйрны бәләгәндә йакшы кара, шелдермә тымат эләксен.
шилү [ - уменьшение]
– кимү.
Ницә атналар буйы киц белән ашамады, ац йатты, алла рәхмәте, шыннан сың кырсагы шилде бит.
шип – агач чөй, агач кадак.
Сыңгы йылларда ызба, мунца бураларын шип белән бурыйлар, хәр виницны шип белән тыташтыралар, ә ул инде ишелми тырган була..
шиша [ - бутылка]
– шешә.
Әтәсенә хатында ул, шиша зыйып сатса да, тире зыйам дип йазган, шынарга әтәсе кешеләргә:«Минем улым тире зыйып йәши», - дип мактанган.
шпул'кы [
рус. - шпулька]
– кәтүк.
Ыланнар шпул'кыдан нәстә генә йасамыйлар: бырцак белән ата тырган писталит, машина кул'асасы, сабын куwыгы цыгара тырган кепшәләр.
шултәкле – шулкадәр.
Ул кыз бала шултәкле йугары ыц Фатыймасына ышаган, әтерсең нә бертуганнар.
шурпа [ - суп]
– шулпа.
Безнең халыкның йараткан ашы шурпа: аның белән кунакны да сыйлыйлар, үдәгеләргә дә ашаталар.
шурым-бурым [ - мелочь] – вак-төяк.
Ул базарда йерегә йаратмый, ценки әрбир ала белми, сатып алса да шул шурым-бурымнан артык нәстә алмый.
ш'уткы [
рус. - щетка] – щётка, өс яки аяк киеменеке.
Урамга цыкканда да батинкысын, каст'умын ш'уткыламый цыкмый.
шыкыр-пыкыр – вак-төяк әйбер, эш.
Абзый хаман шыкыр-пыкыр белән маташты, шынарга риза булып йәшәде инде.
шылай – шулай.
Денйа шылай ул, йегетләр, йә син аның белән аңнашып йәшисең, йә ул сине бутаклап бетерә.
шылдыр-пылдыр – кыштыр-кыштыр.
Сыңгы йылларда бик биреште, үдә дә шылдыр-пылдыр гына йери, вырачларга да барганы йук.
шымран [
рус. суслик]
– йомран.
Аwыл башындагы айрадрумда бик күп шымран үрцегән, ауцылар шыларны тытып, тиреләрен сатып, йарыйсы гына акца эшләгәннәр.
шыннан: шыннан сың – шуннан соң.
Бабай сүзен былай башлый иде: “Ыланнар, шыннан сың терле әкәмәтләр күрергә туры килде, шының берсе былай булды...”
шыны – шуны.
Безнең халык үмер буйы шыны ынытмады: «Иң башта ылыларны, зурларны хермәт итәргә кирәк».
шыңгинца [ - до сих пор]
– шушы вакытка кадәр.
Кызым, шыңгинца кайа булдың сың, әтеп тә китмәдең, бик кайгырып тырдык бит, йыкламадык та, күзебез гел тәрәзәдә булды.
шыпагат [ - шпагат] – сүс бау.
Эшебез кызу барды: кемдер алманы цүпләде, кемдер мишукка тутырды, кемдер мишук аwызын шыпагат белән бәләп тырды.
шыпил' – тимерчедә ясаган юан зур кадак.
Ишек кас'аклары тымат булсын дип аларны элек шыпил' белән кадаклаганнар, ә хазер күбек белән генә йабыштыралар.
шыпша – шөпшә.
Үзен шыпшацаккан булган, шыннан бирле таки сүләшүенең рәте йук бит.
шырт – шыр.
Тайым, беген синең белән нәстә булды сың, ашың кабарлык та тигел, шырт тыз бит.
Ы
ыбыр-шыбыр [ - мелочь]
– ыбыр-чыбыр, вак-төяк
. Бу йулы базарга баруwымның рәте булмады, шул ыбыр-шыбыр зыйыштырып кат'тым инде.
ыжгырып: ыжгырып тору – атлыгып тору, әзер булу.
Илнарның бер йакшы йагы бар, нинди генә эш кушсаң да, шыны эшлим дип ыжгырып тыра.
ызайу – сузылу.
Йарар, дустым, шының белән бегенгә туктыйбыз, ату безнең сүләшү бик ызайып китте, ату үдәгеләр дә мине йугатканнардыр инде.
ызак [ - долго]
– озак.
Без Фиркат белән бер-беребезне ызак йыллардан бирле бик йакшы беләбез, шынарга күрә бер сүздән аңнашабыз.
ызба [ - изба]
– өй.
Быйыл ызба салдык, малайны үләндердек, шынарга күрә бурыцка да керергә туры килде. Ызба күрке – хатын, йорт күрке – ир ( мәкаль – Татар халык ..., Т.2, 1963: 206).
ызбарты – өй арты.
Ызбартында хаман да кар эреп бетмәгән, шынарга ындырны сукалата алмыйбыз.
ызбут [ - свод]
– мичнең төтен юлы.
Йаз башында ызба йугыйнца башта збут тишекләрен кырымнан чистарталар, аннары гына ызбаны йуwалар, ату кырым тузып ызба йаңадан пыцрана вет'.
ыздруктан [ - неожиданно] – кинәттән.
Йанына килеп здруктан кыцкырган да, тигесе куркуwыннан йыгылып та киткән, чут үлмицә калган.
ылан [ - дитя]
– бала.
Безнең әби үз үмерендә унҗиде ылан тапкан, шылардан минем әнәй генә сау калган, әби белән бабай кырбан цалган булганнар. Ары терттем, бире терттем, сары башлы ылан таптым – май ясау (табышмак – Малов, 1904: 18).
ыланшак – бала-чага.
Элек кырбан уздырган үләргә, ирләр цыккан тешкә ыланшак та зыйыла иде, ә әбиләрдән бернәстә дә калмый.
ындыр [ - картофельное поле]
– бәрәңге бакчасы.
Ындырга без күберәк алма цәцәбез, кыйар, памидурны алын йактагы бакцада үстерәбез.
ыңгырану [ - стонать] – ыңгырашу.
Каста башта ызак кына ыңгыранып йатты, аннары йыкыга китте, ахрысы даруның файдасы тиде.
ыржык: ыржык кадәр [ - рослый]
– зур, таза.
Ник сың син ыржык кадәр буйың белән шул маңка малайлардан үзеңне хурлатасың.
ырисак [ - рысак]
– юртак
. Бер тапкыр ырисак белән алма цәцергә туры килде, ыздруг туктаган иде, теземне сукага бәрдем.
ыркача [
рус. - рукавицы]
– бияләй
. Апыл' абый кышлыкта да ыркачаларын бармак ыцына гына эләктереп йери иде, кулы да эшемәде, үзенә дә каста тимәде.
ырлау – урлау.
Ырлау бик нацар адәт инде, анардан тизрәк кытылырга кирәк, ату ахыры якшы бетмәс. Ырлап ашап кына тамак туймый (мәкаль).
ырлату – урлату.
Үмере булмаганны быйыл ыштан кесәсеннән блакнутымны ырлаттым, кайа, качан, хиц башыма китерә алмыйм.
ыру [ - род]
– нәсел, туган-тумача.
Мәрхүм Нәҗибулла абый безнең ыруның җиде буwынына кадәр кемнәр булганны сүләп калдырган иде, йарый әле йазып алдым.
ырцык – 1) [
- веретено] орчык
. Безнең йакларда ырцык белән йын йэп эрлиләр, казлар суйганда ырцык белән казларның эцәкләрен йаралар. 2) [
рус. низкорослый]
күч. кечкенә буйлы кеше, кимсетеп әйтү.
Син, нәстә, ырцык кадәр буйың белән танцыга барып кызларны бийергә йәшмә келисеңме?
ыршу [ - ругать]
– ачулану, орышу.
Үгә бик сың, шының эстенә пыцранып кат'ты, шынарга әнәсе үзен бик каты ырышты.
ырымнау – ырымлау.
Каракитә әбигә барган идек, дәа укыды, эшкерде, ырымнады, таки файдасы булды бит.
ырымцы – ырымчы.
Мәстүрә абыстай үмере буйынца ырымцы булып тамак туйдырды, кенен күрде.
ысмала – сумала.
Ул цакларда нәстә инде, цәйэр йук, аның урнына ысмала цәни идек.
ыцкыр – ычкыр, штан бавы
. Элеке бит римен булмаган, шынарга күрә әби-бабайлар ыштаннарын ыцкыр белән бәләп йерегәннәр.
ышаган – охшаган.
Үзенә ышаган булса йиткән, аның белән сиңа тырыга тигел бит, нәстә араларына керәсең.
ышку [ - мыть]
– юу.
Апа үдәге, вирандыдагы идәнне, былдырны бер кен дә ышкымый калдырмады.
ышкул [
рус. школа] – мәктәп.
Ул wакытта ышкулның пицләрен утын йә турыф белән йагалар иде, мерзәсен иртә тыксалар ис цыга да без үгә кат'ып китә идек.
ышкуwыц – идән юа торган чүпрәк яки мунчала
. Без алар ызбасына кетмәгәндә килеп кердек, шынарга күрә кулындагы ышкуwыцын да куйып элгермәде.
ышкыну [ - чесаться]
– кашыну.
Син нәстә, кырцаңгы алаша кебек аркаңны ишек кас'агына ышкыйсың, курыкма, бар да йакшы булыр.
<предыдущая страница | следующая страница>