Flatik.ru

Перейти на главную страницу

Поиск по ключевым словам:

страница 1страница 2страница 3 ... страница 19страница 20
башкортларга һәм мишәрләргә, оренбург һәм урал казакларына кагыла. Әлеге катламнар (ассызык безнеке. – И.Г.) хәрбиләр разрядына күчереләләр. Башкортлар һәм мишәрләрнең төп шөгеле булып хәрби хезмәт санала башлый. Алар илнең көньяк-көнчыгыш чикләрен сакларга тартылганнар. Архив кәгазьләреннән күренгәнчә, башкорт-мишәр гаскәрен оештыруга зур игътибар бирелгән. Мәсәлән, “Проект образования Башкирского и Мещерякского войска” дип исемләнгән фәрманда гаскәрнең оештырылу, яшәеш тәртибе тулаем яктыртылган (Навеки..., 2007: 9).

Мишәрләр турында: “Будучи служилым населением полусословного характера…, поэтому мишарей можно было бы определить как этносословную группу”, - дигән атамалар да очраттык (Татары, 2001: 20).

Д.М. Исхаков: “…Урал төбәгендә яшәүче мишәрләрнең ярымсословиеле бер төркем булып торуы да әһәмиятле (ул төбәктә мишәрләр Х1Х йөзнең 60 елларына кадәр ярымхәрби “мещеряк” кантоннарына берләштерелгәннәр)… Хәзер “мишәр” үзатамасы икенче дәрәҗә этноним буларак кына, әле анда да аерым төбәкләрдә генә саклана”, - дип язды (Шәһри Казан, 21 ноябрь, 1992 ел). Димәк, ул да безнең фикерне раслый булып чыга түгелме соң?

Д.Б. Рамазанованың 1984 елда чыккан хезмәтендә без түбәндәге мәгълүматларны укыйбыз: “В 1737 г. в “мещеряцкое сословие” были причислены и ясачные татары”. Мещерякларның катлам булуы төрле рәсми указларда да чагылыш таба. Мәсәлән: “Указом от 11 января 1736 г. разрешалось продавать представителям определенных сословий, в частности дворянам, офицерам и мещерякам...(ассызык безнеке. – И.Г.) земли взбунтовавшихся башкир” (Рамазанова Д.Б., 1984: 54-55).

Л.Ш. Арсланов та бу фикерне хуплап чыга: “Тарихый мәгълүматларда татар-мишәрләр, казан ясакчы татарлардан аермалы буларак, “йомышлы татарлар” яки “йомышлы морзалар” дип күрсәтеләләр (Арсланов Л.Ш., 1966: 99).

Дөрес, без “Мещеряки, устаревшее название татар-мишарей, живущих в Башкирской АССР”, - дигән сүзләргә дә тап булдык (Большая…, 1974: 2005). Бу инде рус чыганагында языла, ләкин шуңа да карамастан “татар-мишәр” бер атама итеп күрсәтелә.

Димәк, авторлар кабат-кабат мишәрләрнең билгеле бер чорда аерым катлам булган, “мещеряк” сүзенең аерым катламны белдергән булуына басым ясыйлар.

Мишәр атамасының катламга карата кулланылуы турында тагын беркүпме раслама китерик. Мәсәлән, моңа мисал итеп түбәндәгеләрне күрсәтергә була: “Мещеряки... живут, нанимая земли у башкирцев, и за службою никакого ясаку не платят (ассызык безнеке. – И.Г.) (Материалы..., 1949: 493).

Икенче бер чыганакта без: “ХVIII гасыр башларында мишәрләр, йомышлы татарлар, башкорт һәм бүтән (халыкларның. – И.Г.) тарханнары бөтенләй ясак түләмәгәннәр,” – дип язылган сүзләрне табабыз (Материалы..., 1956: 17).

Ясак бит милләткә карап түгел, ә катламга, кешенең җәмгыятьтә нинди урын тотуына карап түләнелгән. Шулай булгач мишәрләр милләт яки этник төркем булган өчен түгел. ә үзләренең хезмәтләре өчен ясактан азат ителгәннәр булып чыга.

Дөрес, заманында татарларга да ташлама булган бит диючеләр табылыр. Ләкин бу ташламалар аерым милләт булган өчен түгел, ә диннәрен саткан өчен бирелгән һәм ул вакытлыча гына булган.

Шуны да ассызыкларга кирәк, мишәрләр, үзләренең абруйларын сакларга тырышып, хөкүмәткә турылыклы хезмәт иткәннәр. С.Б. Бахрушин язуынча “... на открытую “измену” служилые татары решались редко. Дорожа своим привилегированным положением и особенно своим жалованием, они, в общем, держались очень осторожно” (Бахрушин С.В., 1955: 174).

Д.М. Исхаков типтәрләр арасында татар, мари, удмурт, бесермән, башкорт, чуваш, мордвалар барлыгын ассызыкласа да, мишәрләр (йомышлы татарлар. – И.Г.) турында телгә алмый. Фикерен дәвам итеп ул: “Среди этнических компонентов тептярей и бобылей... чаще всего отмечают татар, чувашей и башкир (тюркоязычная группа), а также марийцев, удмуртов и мордву (финно-язычная группа),” – дип яза (Татарская..., 2002: 88-89). Бу очракта да шулай ук мишәрләр турында сүз кузгатылмый, чөнки алар татар эчендә йөртелә дип фаразларга кирәк.

Болар, безнең карашка, барысы да тагын бер кабат элек заманнарда “мещеряк” (мишәр) атамасының катламга карата кулланылуын раслаучы дәлил булып торалар.

Тарихый мәгълүматларга да мөрәҗәгать итик. Мәсәлән, 1811, 1816, 1834 еллардагы халык саны алу кәгазьләреннән күренгәнчә, минем әтием ягыннан бабаларым Әбән (туган елы 1730), Якуб (1754), Мәсхүт (1777), Гафар (1809), әнием ягыннан бабаларым Усман (1735), Җәмил (1764), Маняф (1791), Мәүлихан (1819) “йомышлы татарлар” итеп күрсәтеләләр (ГАУО, ф. 156, оп. 2, д. 39, л. 156 об.; д. 139, лл.84 об., 85).

“Йомышлы татар” дигән атама сословиеләр бетерелеп (1883) барлык крестьяннар салым түли торган крестьяннар катламына күчерелгәч кулланылудан төшеп кала.

1858 елда исә бабаларым Гафар, Алиулла (1846), Җәмил, Маняф, Мәүлихан, Әмирхан (1863) инде лашманнар катламында итеп күрсәтеләләр (ГАУО, ф. 156, оп. 2, д. 601, лл. 73 об., 78 об.). Бу атамалар ул чорларда милләтне дә, этник төркемне дә аңлатмаган ә сыйнфый катламнарны аңлатканнар.

1910 елда, соңрак та бу төбәк халкы татарлар дип күрсәтеләләр, ә менә безне, югарыда атап үтелгән затларның хәзерге буынын, кайберәүләр татардан аерып мишәр итеп күрсәтергә телиләр. Автор үзенә карата әйтелгән мишәр атамасын да беренче тапкыр 1960 елда Казан шәһәренә килгәч ишетә. Чөнки ул шул чакта трамвайда ц авазы кергән ниндидер сүзне әйтеп куя.

Е.А. Малов та бу күренешкә битараф калмаган. Ул болай дип яза: “Мишәр сүзләре татар-мөселманнарында (укы - казан татарлары. – И.Г.), кайчак, русларның вятка кешеләре сөйләшеннән көлгән кебек, көлке китереп чыгара” (Малов ЕА., 1885: 5).

Инде тарихка күз салсак, рус телле язма чыганаклардан мишәрләрнең күптән инде Ука, Сура, Цна, Мокша елгалары буйларында таралып яшәгәнлеге билгеле.

Ләкин, Л.Т.Мәхмүтова билгеләп үткәнчә, мишәрләрнең бу төбәкләргә кайчан һәм кайдан килеп урнашулары турындагы сорау ачык кала, тарих фәне әлеге сорауга бүгенгә кадәр ниндидер ышанычлы җавап бирә алмады. “Аларның алда атап үтелгән төбәктә барлыкка килүләрен Алтын Урда чоры белән бәйләү иң җиңел, ләкин мәсьәләне хәл итүнең иң аз ышанычлы юлы да булыр иде”, - дип яза ул. Сүзен болай дип дәвам итә: “Соңгы вакытларда әлеге төбәккә өлешчә булгарлар күченеп утыруы белән бәйләнгән фараз тарихи яктан бик гипотечный (ягъни чама белән генә исәпләнгән. – И.Г.) һәм тел материаллары белән дә раслау тапмый” (тәрҗемә безнеке. – И.Г.) (Махмутова Л.Т., 1978: 4).

Без, билгеле, соңрак әлеге авторның кайсыбер фикерләренә, фаразларына яңадан әйләнеп кайтачакбыз.

Н.М. Карамзин, рус елъязмачысы Нестор (ул ХI-ХII гасыр башларында яшәгән. – И.Г.) сүзләренә таянып, “Русиядә славяннардан башка күп төрле бүтән кабилә вәкилләре яшәгән, шул исәптән Ростов тирәсендә һәм Клещина яки Переславль күлләре буенда мерялар, Ука елгасы буенда муромнар, ә мерялардан көньяк-көнчыгышта черемислар, мещералар, мордвалар,” (ассызык авторныкы. - И.Г.) – дип яза (Карамзин Н.М., 2003: 21).

Ләкин тарихчы Б.А. Куфтин (Куфтин Б.А., 1892-1953 гг. – советский археолог, этнограф, академик АН Грузинской ССР. – Советский…, 1987: 677) бу фикер белән килешми. Аның фаразлавынча: “В противоположность рассмотренным нами выше Приокским племенам (мордва, мари-черемис) история не сохранила нам сведений о мещере, как об отдельном народе. Ранние летописи не содержат совсем упоминания этого имени» (Куфтин Б.А., 1926: 16).

Бу җирдә без әлеге авторның фикерләрен русчалатып һәм күпләп булса да бирергә булдык. Чөнки бу фикерләр безнең фараз белән тәңгәл киләләр. Димәк, мещера ягъни мишәр дигән аерым халык булмаган. Шул төбәктә яшәүче төрки һәм, шул исәптән, бүтән халыкларны мещеряклар дип атаганнар.

Б.А. Куфтин болай дип дәвам итә: “У некоторых авторов можно встретить игнорирование этого факта и утверждения вроде следующего “придерживаясь точного смысла летописного известия, мы должны бы думать, что мурома и мещера составляют совершенно обособибщиеся от мери племена” (Кузнецов С.К., Историческая география. – М., 1910, с. 97). Благодаря этому, представление о “летописном племени мещеры” сделалось популярным.

В поздних редакциях (сүз Несторның “Повесть временных лет” турында бара. – И.Г.), относящихся ко времени не ранее ХV века, после того как в конце ХIV и ХV века начинают появляться в официальных документах указания на Мещерские городки и Мещерскую область, слово мещера ретроспективно вводится и в старый текст “Повести временных лет”, как название племени, наряду мордвой и муромой. При этом в большинстве списков мещера заменяет собой черемис в той фразе, где перечисляются народы, живущие на Оке.

Только в одной никоновской летописи (т. IХ) мещера включена в “Повесть временных лет” наряду с черемисами без выпуска (т.е. без вычеркивания. – И.Г.) последних. В другой фразе повести, где Окские племена перечисляются как платящие дань Руси, упоминание мещеры не вставлено ни в один из списков.

Под 6367 годом (859) только в одной Никоновской летописи, в обоих списках, мещера оказалась поставлено среди племен, платящих дань варягам на место мари. Никаких более поздних, близких по времени к этим вставкам, указаний на существование особого племени мещеры в летописях не содержится” (Куфтин Б.А., 1926: 16).

Безнең карашка ул биредә тагын бер кызыклы мәгълүмат китерә: “Очевидно, имя мещеры стало вноситься в летопись еще тогда, когда ни о каком мещерском племени не могло быть и речи. Действительно, например, князь Курбский прошедший с войском к Казани через всю Рязанскую, затем Мещерскую землю ни о каком особом мещерском племени не упоминает, а говорит только о существовании в Казанском царстве кроме татарского, “пяти различных языков”, где нет мещерского” (Куфтин Б.А., 1926: 17).

Сүзне дәвам итеп ул мондый сорау куя: “Бу очракта соңрак яшәгән ельязмачыларны һәм күчереп язучыларны борынгы ельязмага яңа халык – мещераны кертергә нәрсә мәҗбүр итә соң?”

Һәм соравына үзе үк җавап бирә: “По видимому, два обстоятельства: во-первых, загадочное уже тогда название области по Оке, близ Касимова, Мещерой, а во-вторых отсутствие в то время на Оке черемисских поселений, упоминаемых в “Повести временных лет”. Весьма вероятно, что слово “Мещера”, которое и ныне употребляется крестьянами как название местности, из топографического имени было переделено поздним летописцем в название народа, которое он и поместил, желая исправить древнего летописца на место черемис.

Этому могли содействовать заметные отличия русского населения глухого лесного мещерскго края, которое могло быть известно под названием мещеры” (Куфтин Б.А., 1926: 17).

Димәк, биредә ельязмачыларның бердәмлеге зур роль уйнаган – үз каләмдәшләрен яклар яки аклар өчен алар юкка чыккан черемислар урнына мещерякларны өстәп язганнар.

Тагын бер мәгълүматка тукталасыбыз килә: “Мещера упоминается в Толковой Палее – памятнике древнерусской литературы ХIII века и в русских летописях (в частности, в связи с походом Ивана IV на Казань). Большая часть мишар к ХVI веку обрусела, другая часть в период существования Казанского ханства (ХV-ХVI вв.) слилась с татарами” (Большая…, 1974: 205). Биредә сүз, безнең карашка, мещера төбәге һәм шунда яшәгән халык турында бара.

Бүгенге көндә мишәрләр Түбән Новгород, Тамбов, Пенза, Ульяновск, Саратов, Самара, Волгоград, Рязань, Оренбург өлкәләрендә, Мордовия, Татарстан, Башкортстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Төркмәнстан, Азәрбайҗан республикаларында һәм Мәскәү, Санкт-Петербург кебек зур шәһәрләрдә яшиләр (Махмутова Л.Т., 1978: 3-18). Аларны Кузбасс һәм Донбасс шахталарында, Сахалин һәм Камчатка балыкчылары арасында да күреп була.

Шулай ук Финляндия һәм башка илләрдә яшәүче татарлар арасында да мишәрләрнең шактый булуына игътибар итми булмый.

Мишәрләрнең язма тарихта чагылган иң борынгы яшәгән урыннары булып Мещера төбәге санала. Ул Мокша һәм Цна елгалары буенда, элекке Тамбов һәм Пенза губерналарының төньяк өлешендә урнашкан булган. Күренекле телче галимә Л.Т. Мәхмутова мишәрләрнең сөйләше шул вакытта ук ике (ц-лаштыручы һәм ч-лаштыручы) төркемгә аерылган булган дип саный (Махмутова Л.Т., 1978: 3-6).

Язма истәлекләрдә Мещера төбәге беренче тапкыр рус князьләре тарихы уңаеннан искә алына. “Родословная книга”да 1298 елда Зур Урдадан Гусейн улы князь Бахмет Ширинның Мещера төбәгенә килеп, аны яулап алуы һәм шунда төпләнеп калуы турында языла (Орлов А.М., 1992: 7).

Р.Г. Мөхәммәдиева билгеләп үткәнчә, заманында Мещера төбәге шактый зур мәйданны биләп торган. Аның көньяк чикләре Дон елгасына кадәр җиткән, көнбатыш чикләре Ока елгасына, ә төньяк һәм көнчыгыш чикләре Иделгә кадәр сузылган (Мухамедова Р.Г., 2008: 5).

ХVI гасырдан башлап 400 ел буе мишәрләр дәүләт тарафыннан яки ирекле рәвештә көнчыгышка, ә аннары инде көньяк һәм көньяк-көнчыгыш юнәлешләрдә күчереп утыртылалар. Бу күчерүләр Рус дәүләтенең мәйданы киңәю, яңа чикләрне саклау өчен хәрби ныгытмалар, кальгалар төзү, яулап алынган җирләрне үзләштерү һәм, шулай ук, хәрбиләрнең сугышта күрсәтелгән батырлыклары өчен бүләк итеп җирләр бирелү белән бәйле. Бер үк хәрби сызыкларга төрле төркем мишәрләр китерелә торган булган. Бу вакыйгалар мишәрләрнең төрле якка сибелүенә, яңа җирләрдә төрле төркемнәрнең яңа төрле сөйләшләре барлыкка килүгә дә китерә.

А.Х. Халиков хезмәтеннән күренгәнчә, мишәрләр көньяк һәм көнчыгышка гына түгел, бәлки Рус дәүләте кулы астына да күчеп утыралар. Бу хәл бигрәк тә 1380 елда Дмитрий Донской Мамайны җиңгәннән соң көчәя. Үзенең хезмәтендә автор: “…фамилий, имеющих тюркское, прежде всего булгаро-кзанское и булгаро-мишарское, происхождение),” – дип ассызыклый. Ул китергән мәгълүматлардан күренгәнчә, татар-мишәрләр өч дистәдән артык мәшһүр шәхесләр биргән рус фамилияләренең башлангычында торалар. Алар арасында Бахметьевлар, Беркутовлар, Богдановлар, Карачуриннар, Куприннар, Мещерскийлар, Мосоловлар, Тенишевлар һ.б. бар (Халиков А.Х., 1992).

Тагын берничә мәгълүмат бирәсебез килә. 1897 елда Сембер губернасында 81 нәселдән килгән дворян, 36 шәһси дворян, 48 мактаулы граждан, 105 сәүдәгәр саналган (Первая..., 1897: 162).

Шул ук чорда Оренбург губернасында яшәгән 92926 татар арасыннан 510 нәселдән килгән дворян һәм аларның гаилә әгъзалары, 69 шәхси дворян, 318 мактаулы граждан, 686 сәүдәгәр, аларның гаилә әгъзалары теркәлгән булган. Моңардан башка без 18470 татар кешесенең һәм аларның 17590 гаилә әгъзаларының хәрби казаклар катламында торуын күзәтәбез (Первая…, 1904: 158-159).

Пенза өлкәсендә исә нәселдән килгән дворяннар һәм аларның гаилә әгъзаларының саны 981 була, татарлар 58530 дип күрсәтеләләр (Первая…, 1903: 237). Бу, безнең карашка, әлеге төбәкнең югары катлам кешеләренең бүтән якларга бик үк күчеп китмәүләрен раслый.

Бу саннар шулай ук дөрестән дә әлеге төбәкләрдә мишәрләрнең патша хөкүмәтенә тырышып һәм турылыклы хезмәт итүләре, ә моның нәтиҗәсе булып алар арасында дәрәҗәле кешеләрнең шактый булуы раслый.

Шуны да ассызыклыйсы килә, мишәрләрне русларның гади кешеләре дә хөрмәт иткән. Зариф Бәшири болай дип яза: “Монда (Пенза губернасында. – И.Г.) руслар белән татарлар үзара искиткеч дус яшиләр. Руслар татарларны “князьләр” дип йөртәләр. Бу сүз руслар арасында татарларга карата хәтта “милләт” төшенчәсе булып киткән шикелле. Мондагы русларга син үзеңне “мин татар” дисәң:

- А, казанский, - дип кенә куялар. Гуяки, татар халкы Казан тирәсендә генә яши дә, шундагылар гына татар саналалар” (З.Бәшири., 1968: 160).

Чагыштыру өчен Казан губернасыннан да берничә сан китерик. Бу вакытта биредә 332301 ир-ат һәм 343118 хатын-кыз үзләренең туган теле итеп татар телен күрсәткәннәр. Шуларның 35232 се шәһәрләрдә яшәгән. Алардан 121 кеше генә нәселле, 124 шәхси дворян булып саналган. Шул ук вакытта мещаннар саны 11279 тәшкил иткән (Первая..., 1904: 283).

Мәскәү Русе ХV-ХVI гасырларда казанлыларны һәм аларга якын торган мишәрләрне үзенең эчке һәм тышкы сәясәтен тормышка ашырганда актив файдалана (Халиков А.Х., 1992: 27).

М.З. Зәкиев заманында мишәрләрнең дәүләтчелеге булган, тик, моңа кадәр Мишәр дәүләте турында гомумән телгә алмадылар, чөнки мишәрдә дәүләт булу турында уйлап караган кеше дә юк иде, дип билгеләп үтә. Б.Н. Заходер дигән авторга сылтап ул әлеге дәүләт VII-VIII йөзләрдә Иделнең Ука һәм Сура кушылдыклары буйлап, Төньяк Кавказны да кертеп, Дунай буйларына кадәр сузылган җирдә урнашкан, урманнарга, суларга, сөрү җирләренә бай булган, дип яза. Мәҗгар дәүләте XII йөзләр тирәсендә Болгар дәүләтенә буйсындырылган булса кирәк, XIII йөз башында татар-монгол яулары килгәндә, мәҗгар-мишәр дәүләте аерым искә алынмый.

Автор, А.Х. Халиков фикеренә таянып, монголлар тарафыннан Болгар иле дә, Рус князьлекләре дә көчсезләндерелгәч, мәҗгар-мишәрләр Ука елгасы буйларында XV-XVI гасырда тагын бер дәүләт төзүгә омтылыш ясыйлар, ләкин бу эш ахырына кадәр барып чыкмый, чөнки руслар яңадан берләшүгә, үзәкләштерелгән дәүләт төзүгә ирешәләр, дип билгеләп үтә (Зәкиев М.З., 1998: 449-450).

Русларның кыпчаклар белән тартышы монголлар килгәнче дәвам итә. Алтын Урда заманында бирегә бисермәннәр, буртаслар, маҗарлар, нугайлар, кырым татарлары да үтеп керә.

XVI гасыр урталарында Мещера халкының Идел буендагы башка төбәкләргә күчеп утырулары башлана. Моның сәбәпләреннән тагын берсе, җирле халыкның килгән феодалларга буйсынырга теләмәве булган.

Бер үк вакытта Мещера якларына Мәскәү дәүләтенә хезмәткә күчкән яңа татар феодалларының килүе дә күзәтелә. Алар бирегә Мәскәү князенең рөхсәте белән күчәләр.

Казан ханлыгы руслар тарафыннан басып алынгач, Мещера якларына русларның килүе тагын да көчәя. Мәскәү хөкүмәте, үзенең хакимлеген ныгыту өчен, татар җирләрен рус алпавытларына бүлеп бирә.

Галимнәр Мещера якларына беренче булып кыпчаклар, соңрак болгарлар килгән дип саныйлар. Болгарлар бирегә ислам динен алып киләләр.

ХI гасыр азагында Мещерада кыпчаклар белән руслар очрашалар. Кыпчаклар таркау булган мещераны төньякка кысрыклый. Рус князьләре Ука елгасы буенда ныгып алалар.

Н.М. Карамзин хезмәтендә Көнчыгыш Европа картасы бирелә (Әлеге картаның күчермәсе китапның тышлыгында бирелә. – И.Г.). Аннан күренгәнчә, 862 елларда Дон елгасының башлангычы, Клязьма елгалары тирәсендә шактый гына мәйданны биләп торган Мещера төбәген табабыз. Көнчыгыштарак мордвалар, аннан арырак кама буе болгарлары яшәгән (Карамзин Н.М., 2003: 22).

Димәк, XVIII гасырларда рус тарихчыларының хезмәтләрендә һәм аларга таянып пәйдә булган язмалардагы Мещера яклары турындагы мәгълүматлар ышанычлы фактларга нигезләнгән.

ХVI гасыр ахырларында һәм ХVII гасырда Мещераның бөтен төрки телле халкы татар атамасы ала, ә угро-фин халыклары аерыла. Моны йомышлы татарлар исемле яңа сыйныф килеп чыгу белән аңлатырга кирәк.

Мещераның борынгы халкы төркиләрдән булуы турындагы фаразны беренчеләрдән булып В.В. Вельяминов-Зернов күтәреп чыга дигән фикер күп еллар буе гамәлдә торды һәм соңыннан, барлык тарихчылар диярлек, үз хезмәтләрендә аның абруена таянып шул ук фикерне расларга тырыштылар. Ә без В.В. Вельяминов-Зернов үзенең дә әлеге фаразын Рычков (Рычков П.И. – тарихчы, 1712-77 елларда яшәгән, Идел, Урал һәм Каспий төбәкләренең археологиясе, этнографиясе һәм тарихы буенча хезмәтләр авторы. – История…, 1999: 372) исемле тарихчыга сылтап язуы турындагы мәгълүматка тап булдык. Аның фикеренчә: “Мишар, которым называет себя часть татарского по языку населения (мещеряки) губерний: Нижегородской, Пензенской, Саратовской, Симбирской и Тамбовской, составляющая как думать можно, отатарившиеся остатки прежней мещеры (мочаров и можаров) (Вельяминов-Зернов В.В., 1863: 31).

Шуңа да, соңрак, кайбер тикшеренүчеләр бу фаразны “мишәр” этнонимын өйрәнүдә нигез итеп алганнардыр дип уйларга да мөмкинлек бар.

В.В. Вельяминов-Зернов сүзен дәвам итеп болай дип яза: “Теперь мещерами зовется еще у нас племя, обитающее по соседству с башкирами и говорящее особым татарским наречием. Племя это, должно быть, тоже одного происхождения с древною Мещерою. Оно составилось из сходцев из Алатырского и Симбирского уездов (значит мещеряков же), которым по грамоте 7196 г. повелено было служить по городу Уфе, обще сь таможними дворянами и иноземцами” (Вельяминов-Зернов В.В., 1863: 31). Шунда ук ул үзенең әлеге мәгълүматларны П.И.Рычковның “Топография Оренбургской губернии…” исемле хезмәтеннән алуы турында да билгеләп үтә.

ХIХ гасыр ахырында Казан университеты каршындагы Археология, этнография һәм тарих җәмгыятенең IV съездында Можаровский мещерлар һәм мишәрләр рус елъязмаларындагы чувашлар һәм мордвалар бозып әйткән “можарлар” ул, дигән фикерне әйтә (кызык, Можаровский фамилияле галим можарларның татарга барып тоташмавын расларга тырыша. – И.Г.).

Бу карашны академик В.В. Радлов та яклап чыга. Ул можарларны мишәрләр белән тәңгәл куя. Моны ул Казан ханлыгының көньяк өлешендә зур төркемнәр булып яшәгән, русларда “можар” атамасы белән билгеле булган можарларның төрки тел йогынтысы астында “мяшяр” атамасына күчүе белән аңлатырга тырыша. Безнеңчә исә, биредә, киресенчә, мяшяр мажарга күчкән дип уйларга кирәк.

П.П. Семенов мишәрләрне татарлашкан, өлешчә руслашкан фин кабиләләренең калдыгы дип күрсәтә. Аның фикеренчә, казан татарлары һәм мишәрләр кайчандыр бер бөтен булганнар. Мещера икегә бүленгәч, көнчыгыштагылары, татарлар кул астына күчеп, алар йогынтысына эләккәннәр, ә көнбатыштагылары руслар йогынтысында калганнар (Орлов А.М., 1992: 17-18).

Шундый ук фикерне “Советская историческая энциклопедия”дә дә очратабыз: “Большинство исследователей склонны видеть в них (мишәрләрдә. – И.Г.) подвергшуюся тюркизации мещеру (племя финно-угорского происхождения)” (Советская…, 1966: 526).

С.П. Толстов: “Касыйм һәм сергач татарлары телләре һәм мәдәниятлары белән Көнчыгыш Европа татарларының төп өлешеннән нык аерылып торган үзенчәлекле төркемне тәшкил итәләр. Тарихи яктан алар бүтәннәрдән алдарак руслар йогынтысына эләккән һәм руслар белән казан патшалыгы арасындагы сугышларда еш кына руслар ягыннан катнашучы, татар төркемнәренең калдыкларын тәшкил итәләр. Этнологик яктан әлеге төркемнәр бирегә килгән татарлар белән төбәкнең борынгы җирлегендә яшәүче финнар кушылмасын тәшкил итәләр.

Кайбер тикшерүчеләр, “мишәр” атамасы кулланылган сергач татарларын һәм Ульяновск, Пенза, Тамбов, Саратов губерналарындагы кайбер бүтән татар төркемнәрен, шул исәптән касыйм татарларын, алдагы без телгә алган татарлар белән финнар кушылмасы токымын тәшкил итәләр дип саныйлар.

Бүтәннәре мишәрләрдә мәдәнияте инде күптән угыр-төрки характерындагы кушылманы тәшкил иткән, токымнары бер тармагы белән Венгрия мадьярларына барып тоташкан, кулъязмалардагы “можар”ларны (мадьяр) табарга тырышалар”, - (тәрҗемә безнеке. – И.Г.) дип яза. (Толстов С.П., 1928: 7).

Заманында В.К. Магницкий мишәрләрне «татарлашкан чувашлар» дип санаган, ә инде Е.А. Малов мишәрләрне физик күрсәткечләре, шулай ук телләре һәм киемнәре белән русларга якын булуларын расларга тырышкан һәм аларның христиан динендә булмауларына пошынган.

Ф.Ф. Чекалин «мишәрләрне» бортаслар белән бәйли һәм буртас этнонимы ХVI гасырга кадәр мишәр этнонимы белән параллель кулланылган дип күрсәтә (Мухамедова Р.Г., 1972: 8, 12).

Бу фикерне заманында шулай ук А.Х. Халиков та хуплаган. Аныңча, татар-мишәрләрнең борынгы бабалары болгарлашкан буртаслар булганнар. Буртаслар Идел буе болгарлары, хазарлар һәм руслар арасындагы өчпочмаклыкны тәшкил иткән зур мәйданда яшәгәннәр. Төрки телле халык буларак, алар ислам динен тотканнар, болгар һәм хазарларның көчле йогынтысы астында булганнар. Монгол яулап алуларыннан соң, бу халыкның атамасы юкка чыга, дөрес, буртасларның кайбер вәкилләре әле ХVI йөзнең ахыры, ХVIII йөзнең башларына кадәр телгә алынганнар.

М.З. Зәкиев бу фаразлар белән ризалашмый. Ул болай дип яза: «Тарих фәнендә ныграк урнашкан караш буенча, буртаслар янәсе VIII-ХI йөзләрдә иран телендә сөйләшкәннәр, осетин булганнар, ХII йөздән болгарлар тәэсирендә төркиләшә башлаганнар, ХIII йөздә аларның төркиләшүе тәмамланган… Менә шул осетин телле бортасның төркиләшүе – болгарлашуы нәтиҗәсендә мишәр дигән халык формалашкан имеш».

Аннары ул сүзен болай дип дәвам итә: «Ни өчен осетин-бортас-мишәр концепциясенең очы очка ялганмый. Беренчедән, әгәр бортас электән осетин булса, алар яшәгән җирдә осетинча топонимика (нинди дә булса илнең яисә урынның географик атамаларының җыелмасы. – Русско-татарский…, 1984: 632) күпләп калырга тиеш иде, ә ул юк. Икенчедән, әгәр мишәр элекке


<предыдущая страница | следующая страница>


Рецензентлары: тарих фәннәре докторы, профессор Ф. Ш. Хузин; филология фәннәре докторы, профессор Ф. С. Хәкимҗанов

Тр фәннәр Академиясе Г. Ибрагимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының баш фәнни хезмәткәре, профессор Д. Б. Рамазанова

3505.14kb.

17 12 2014
20 стр.


Өзін -өзі тану студент дәптері 1 курс

Ж. Ж. Молдабеков, философия ғылымдарының докторы, профессор; Л. К. Керімов, педагогика ғылымдарының докторы, профессор

1101.05kb.

17 12 2014
6 стр.


Сұлу сөздің Сардары

Халық жазушысы, Қазақстан Республикасы ¥лттық Ғылым академиясының академигі, филология ғылымдарының докторы, Қазақ және Қырғыз Республикаларының еңбек сіңірген ғылым қайраткері, пр

75.94kb.

14 10 2014
1 стр.


Журналист әдебі журналистика мамандағы бойынша сырттай оқитын студенттерге арналған әдістемелік нұсқаулық Павлодар (07) ббк 76. 01Я7 С. Торайғыров атындағы пму-нің Ғылыми Кеңесі ұсынған Пікір жазғандар

М. Алдабергенов – тарих ғылымдарының докторы, профессор, журналистика кафедрасының меңгерушісі

246.49kb.

12 09 2014
1 стр.


Н. Ж. Джайчибеков физика-математика Ўылымдарыны докторы, профессор

Математическое моделирование течения суспензий в химических аппаратах

4782.39kb.

25 12 2014
27 стр.


5В110100 «Мейірбике ісі» мамандығы үшін

Кафедра меңгерушісі: Миндубаева Фарида Анваровна, медицина ғылымдарының докторы, профессор, педагогикалық жұмыс стажы- 38 жыл

490.9kb.

15 10 2014
4 стр.


Н. У. Шаяхметов, тарих ғылымдарының докторы
8942.2kb.

25 12 2014
44 стр.


Ақпараттық Хат 1 Құрметті әріптестер!

РЖҒҰА академигі, биология ғылымдарының докторы, профессор ажар ахметқызы жұбанованың 70-жылдық мерейтойына арналған «Биотехнологиялық зерттеулердің қазіргі жағдайы және жетістіктер

34.66kb.

25 12 2014
1 стр.