Flatik.ru

Перейти на главную страницу

Поиск по ключевым словам:

страница 1страница 2страница 3страница 4 ... страница 19страница 20
бортас дигән осетинның болгарлашуыннан килеп чыккан булса, мишәр телендә осетин сүзләре (үз бабаларының сүзләре) күпләп сакланган булыр иде, бу да юк. Өченчедән, мишәр бары ХVII йөздә генә осетин-бортастан аерылган булса, я бортас, я осетин телен йөртер иде, аңа бик борынгы мишәр этнонимы каяндыр килеп урнашмас иде. Күренә ки, бортас осетин булган да, болгарлашкач, мишәргә әйләнгән дигән караш тарихи акылга сыя торган түгел» (Зәкиев М.З., 1998: 241-242).

Әлеге автор билгеләп үткәнчә, заманында гарәп-фарсы сәяхәтчеләре мәҗгарлар турында еш язганнар һәм аларны бер тавыштан төркичә сөйли дип белдергәннәр. Бу төркичә сөйли торган мәҗгарлар соңыннан мишәр этнонимын алганнар дип уйларга кирәк (Зәкиев М.З., 1998: 86). Билгеле, бу фикерләр белән килешми булмый дип уйлыйбыз.

Безнең бу урында Әл Гарнатиның әле ХII гасырда «бортаслар – мөселманнар, аларның мәчетләре бар», ә Әл Мәсудиның «бортаслар төркиләрдән», – дип язып калдырулары турында да ассызыклап үтәсебез килә (Очерки…, 2001: 20).

Мишәрләрнең төркиләрдән килеп чыгулары турындагы фаразны ХХ гасыр башында яшәгән галим Г.Н. Әхмәров та алга сөргән (Бу урында Г.Н. Әхмәровның үзенең дә мишәрләрдән булуын билгеләп үтәргә кирәктер дип саныйбыз. – Мәхмутова Л.Т., 1978: 129). Ул мондый нәтиҗәне мишәр сөйләшендәге күп төрки архаизмнар табып һәм мишәр диалектына хас булган сүзләрне көнчыгыш төркиләр телендәге сүзләр белән чагыштырганнан соң ясаган. «Кызганычка каршы, – дип яза Р.Г. Мөхәммәдова, – Г.Н. Әхмәров үзенең фаразында Алтын Урда чорына кадәр булган төрки компонентның мишәрләрнең этник нигезе формалашуындагы ролен исәпкә алмаган. Ул Касим татарлары белән татар-мишәр арасындагы аерымлыкны күрмәгән. Аларны да, боларны да ногай татарлары дип исәпләгән һәм алар Урта Иделнең уң як яр буйларына Алтын Урда чорында күченгәннәр дип санаган» (тәрҗемә безнеке. – И.Г.) (Мухамедова Р.Г., 1972: 13).

Дөрестән дә, Г.Н. Әхмәров үзенең атап үткән хезмәтендә болай дип яза: «Я пришел к глубокому убеждению, что [мишаре] потомки тех кочевников Азии, которые в ХIII веке хлынули в Европу через реку Урал и утвердились на Ахтубе под именем Золотой Орды. По распадении последней часть этого племени, предводимая царевичем Касимом, в половине ХV столетия утвердилась на Оке и стала называться по главному городу Мещера, где сел их вождь Касим» (Ахмеров Г.Н., 1998: 164-165).

Г.Н. Әхмәров, шул ук вакытта, мишәр сүзенең Идел буенда формалашкан татарларга казанлылар тарафыннан тагылган атама дип саный (Әхмәров Г.Н., 1998: 19).

Галимә Ф.Л. Шәрифуллина исә Г.Н. Әхмәровның мишәрләр оешуда фин элементының булуын күрмәвен ассызыклый (Шәрифуллина Ф.Л., 1991: 11).

М.С. Глухов язуынча, мишәрләр оеша башлау чоры ХIII гасыр ахырына туры килә. Бу чакта Алтын Урда казаклары, Сарайга буйсынудан баш тартып, бөлгенлеккә төшкән Рязан князьлегенә күчеп утыра башлаганнар, бу җир Мещера дип аталган. Алар биредә мери, муром, мокша, шокша, эрзя һ.б. кабиләләренең калдыкларын ассимиляцияләгәннәр. ХIV гасырның беренче яртысында алар үзләренә кушылган нугай-кыпчаклар белән Каманың түбән агымына күчеп утырганнар һәм казан татарлары дип аталган яңа этник берләшмәгә нигез салганнар (тәрҗемә безнеке. – И.Г.) (Глухов М.С., 1997: 362-363 ).

Ләкин мишәрләрнең нугай-кыпчаклардан килеп чыгуы белән килешеп бетеп булмый. Ф.Г. Гарипова язуынча, «кыпчак-нугай токымнарыннан берсен мордва-эрзәләр кубан, кубанец, губин, губан (коман) дип атаганнар, алар тулаем алганда кыпчак булганнар һәм гадәти төрки телдә сөйләшкәннәр. Билгеле булганча, бу нугайлар акрынлап татар-мишәрләр арасында эреп беткәннәр» (ассызык безнеке.И.Г) (Гарипова Ф.Г., 1995: 250). Шулай булгач сүз нигез салу турында түгел, ә эреп бетү турында барырга тиеш.

Безнең карашка мишәрләрне бары тик Алтын Урда ватыкларыннан калган халык кына дип күрсәтү дөрес түгел, чөнки көнбатыш диалектта кыпчак теле йогынтысының зур булуы моның киресен күрсәтә. Мишәрләрнең килеп чыгуында борынгы кыпчак компоненты барлыгын да күрмәмешкә салышырга, исәпкә алмаска тырышу дөрес түгел.

Г.Ибрагимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты галимнәренең тикшерүләре күрсәткәнчә, мишәр диалекты, күп төбәкләргә таралган булуына карамастан, үзенең төп үзенчәлекләрен бөтен таралган мәйданда саклап кала алган. Шуннан чыгып, Л.Т. Мәхмутова мишәрләр Цна һәм Мокша елгалары бассейнын эченә алган Мещера мәйданында әле бүтән төбәкләргә күчкәнче күп еллар элек формалашкан дип раслый.

Л.Т. Мәхмутова шулай ук мишәрләрнең болгар-бортастан килеп чыгу концепциясен инкяр итә торган үзгә һәм принципиаль нәтиҗә ясаган. Ул мишәр диалектында сөйләшүчеләрне Цна һәм Мокша елгалары бассейнына ХI гасырдан да соң булмаган вакытта килеп урнашкан борынгы кыпчак кабиләләренең калдыклары дип күрсәтә.

Бу урында без М.В. Ломоносовның җисемнең саклануы турындагы законын искә төшерергә булдык. Аның раславынча җисемнәр юкка чыкмый, ә үзлеген генә үзгәртә. Шулай булгач, Дунай ярларыннан Иделгә кадәр мәйданда яшәгән кыпчаклар кая киткәннәр соң дигән сорау туа? Алар бит адәм баласы буларак парга әйләнеп юкка чыга алмыйлар!? Биредә бары бер генә җавап булырга мөмкин – алар башка халыклар белән, шул исәптән мещера һәм бүтән төбәкләрдә яшәгән төрки халыклар белән дә кушылганнар. Бу процесста шул чордагы катлаулы сәяси шартларның да роле зур булуын истә тотарга кирәк.

Билгеле, мишәр формалашуында соңга таба бүтән компонентлар, шул исәптән нугайлар, казан һәм кырым татарлары да булырга тиеш.

Шул ук вакытта мишәр культурасында угор компоненты булуын да инкяр итәргә ярамый (Мухамедова Р.Г., 1972: 17).

Бу турыдагы мәгълүматны без Л.Н. Гумилевта да табабыз. Ул болай дип яза: «Татарлар составына кама болгарлары, хазарлар һәм бортаслар, шулай ук кыпчакларның бер өлеше белән угор – мишәрләр керделәр» (Гумилев Л.Н., 1990: 78).

Шулай итеп татар-мишәрләрне ХI гасыр азагына кадәр Мещерада, Мордовиядә һәм Түбән Новгород тирәләрендә формалашкан катлаулы төркем дияргә була. Аларда борынгы кыпчак катламы аерым урын алып тора, шулай ук болгар, маҗар-бортас, нугай компонентлары бар. Бер үк вакытта безнең катгый рәвештә мишәрләрдә угор компоненты бөтенләй юк дияргә дә батырчылыгыбыз җитми.

Әйтик, әле 1929 елда ук Т.А. Трофимова Пенза өлкәсе Наровчат районында яшәүче татар-мишәрләрнең физик типларын өйрәнә. 1932 елда ул Татарстан АССР да яшәүче татарлар, шул исәптән Чистай районындагы татар-мишәрләрне дә өйрәнеп, Урта Иделдәге бөтен татар төркемнәренең антропологик үзенчәлекләре турында мәгълүматлар бирә. Алардан күренгәнчә Идел буе татарларында күпчелек европа-аксыл һәм карасу (понтик) – антропологик типләр тәшкил итә. Шул ук вакытта монгол типларының да очравын ассызыклый. Ул монгол (көньяк себер) компонентының казан-мөселман татарларда 25, ә мишәрләрдә - 11,1% тәшкил итүен күрсәтеп үтә (Мухамедова Р.Г., 2008: 20).

Бу урында без Т.А. Трофимованың тагын бер фикеренә тукталасыбыз килә: “Эпикантус (складка у внутреннего угла глаза человека, образованная кожей верхнего века и прикрывающая слезный бугорок. – Советский…, 1987: 1560-1561) – признак, наличие которого безошибочно позволяет установить участие монголоидного элемента, так как он является одним из основных признаков, определяющих монголоидную расу первого порядка. У мишарей Чистопольского района эпикантус совсем отсутствует” (Трофимова Т.А., 1949: 152).

ХVI–ХVIII гасырларда инде этник үзенчәлекләре формалашкан мишәрләрнең шактый өлеше үзләренең төп этник урыннарыннан Көнчыгыш Идел, Урал, Себер якларына күчәләр. 1760 елда, мәсәлән, Мансур авылына (хәзерге Бавлы районы) Сембер өязе Шатыршан, Югары Чапкас авылларыннан мишәрләр күчеп утыру турында мәгълүмат бар (Татарская…, 2002: 53).

Шулай ук Яңа Ишле авылыннан Башкортстанның Богдан авылына күчеп утыручылар турында да укыйбыз (шунда ук, 87). Аталган авыллар хәзерге Чүпрәле районына керәләр.

Шуны ассызыкларга кирәк дип саныйбыз - Урта Азия халыклары арасындагы укытучылар һәм дин әһелләренең күп өлеше Идел буе татарлары (шул исәптән Чүпрәле төбәге вәкилләре дә. – И.Г.) булган. Рус хөкүмәте татарларны Урта Азияне үзләштерүдә, көнчыгыш халыклары белән сәүдә эшләрен оештыруда актив файдаланган. Бу фикерләрне кайбер өстәмә мәгълүматлар белән дә көчәйтеп була. Оренбург губернасы Сәет бистәсенең имамнары арасында чыгышы белән Сембер губернасы Шәйморза авылыннан (хәзерге Чүпрәле районы. – И.Г.) булган Үзбәк Субханкулов телгә алына. Сәет бистәсендә үк аның нәселеннән булган берничә мулла (мәсәлән, Үзбәк мулла) аның эшен дәвам иткәннәр (Ахмеров Г.Н., 1998: 171.).

Күренекле язучы М. Хабибуллин Оренбург өлкәсенең Абдуллин районы Абдрахман авылына Пенза ягыннан күчеп килгән бабасы Абдрахман нигез салган дип яза (Юлдаш, 2003, № 5). Бу вакыйганы раслаучы дәлилләрне без З.Р. Садыйкова хезмәтендә дә табабыз: “Жители с. Абдрахманово считают своей прародиной д. Богдан Краснослободского уезда Пензенской губернии (ныне Мордовская АССР. – И.Г.), откуда в 1832 году Абдрахман с 12 семьями в поисках земель уходит от своего жестокого помещика” и основывает с. Абдрахманово” (Садыйкова З.Р., 1985: 14).

З.Р. Садыйкова Оренбург өлкәсендә күп мәртәбәләр экспедицияләрдә булып, шул төбәк буенча шактый мәгълүмат туплаган галимә. Аның хезмәтләрендә Чүпрәле төбәге белән бәйләнешле хәбәрләр дә аз түгел. Мәсәлән, 1794 елда, Уфа хакимиятенең рөхсәте белән, Бузулук өязенең яңа барлыкка килгән Бәшир авылына Буа өязенең Чапкас авылыннан бер төркем йомышлы татарлар күчеп утырганнар. Без шулай ук “Сюда были “перечислены (күчереп утыртылганнар. – И.Г.) 5 июня 1803г. по именному указу 17 дня декабря 1800 г. из деревень Нижней Чекурской, Шатыршан, Каракитяны, Ст. Чекурской, Кушкувай служилых татар 32 душ” дигән юлларны укыйбыз (Садыйкова З.Р., 1985: 13-14).

Бу авыллар барсы да Чүпрәле - минем туган төбәгемнән, аларда күп тапкырлар булганым бар. Дөрес, Кушкувай авылында хәзер яшәүчеләр юк инде, авылның урны гына калды.

Икенче бер чыганакта “Беренче күченеп утырган (сүз Оренбур өлкәсе Каргалы авылы турында бара. – И.Г.) ике йөзләп сәүдәгәр башлыча Казан, Вятка, Сембер губерналарыннан китерелгән. Әлбәттә, алар арасында дин әһелләре дә ишле генә булган. Мәсәлән, Каргалының икенче ахуны, соңыннан 50 ел чамасы Русиянең Аурупа һәм Себер өлеше мөселманнары мөфтие вазыйфасын үтәгән Мөхәммәтҗан бине әл-Хөсәен әл-Борындыкый чыгышы белән Сембер губернасыннан булса кирәк”, - дигән сүзләрне табабыз (Мәдәни җомга, 26 октябрь, 2007 ел). Дөрестән дә, Борындык авыллары хәзерге Чүпрәле һәм Кайбыч районнарында бар.

Оренбург өлкәсе турында сүз йөреткәндә укучыларыбызның игътибарын бер тарихый фактка юнәлтәсебез килә. Ул әле 1724 елны Себер һәм Казан казна заводлары Баш идәрәсенең җитәкчесе В.Н. Татищевның хөкүмәткә җибәргән юлламасыннан алынган. Бу юлламада рус түрәләренең, шул исәптән хөкүмәтнең дә, төрки халыкларга карата булган мөгалләмәсенең чын йөзе ачыла: “В службы башкирцы и мещеряки и ясашные к назначенному городу Оренбурху хотя по малу наряжены будут, однако ж которое время там пробудут, в то жены без плода останутца, а кого убьют, тот и вовсе не возвратитца. Как исстари сею политику во всем государстве над татарами во время Швецкой и Польской и Турецкой войн делали, везде их перед войсками в первых на пропажу посылали, вменяя в службу…”

Бу өлкәдә дин әһелләренә карата да корыс чаралар кулланырга тәкъдим ителгән: “Махометанских духовных, ежели до кого хотя б малое дело в вине коснулось, тех не щадя накуазывать и ссылать не токмо из Уфимского, но и из Казанского и других уездов, где они обретаются, для того что простые татара в них, как в пророков, веруют, а они воздержным житием к себе привлекли и в вере утверждают и умножают...” (Материалы…, 1949: 68, 69). Сүзләрен дәвам итеп алар иң яхшы галимнәрдән, дин әһелләреннән котылыр өчен аларны Персиягә толмач итеп җибәрергә дә тәкъдим кертәләр.

Архив мәгълүматларыннан күренгәнчә, 1897 елда халык саны алу вакытында Самара губернасында яшәүче 6445 ир һәм 5749 хатын-кыз үзләренең туган урыннары итеп Сембер губернасын күрсәткәннәр (Первая…, 1904: 25).

Саратов губернасында яшәүчеләрдән 12394 кеше үзләренең туган урыны итеп шулай ук Сембер губернасын күрсәткәннәр (Первая…, 1904: 41).

Билгеле, бу саннар татарларга гына кагылмый, шулай да күчереп утыртуларның шактый булуын раслый торган факт.

Шул чыганакта без түбәндәге мәгълүматка очрадык: “Төбәкнең иң борынгы халкы булып Әстерхан һәм Казан урдаларының кавем калдыклары – татарлар саналалар. Бүтән халыклар бу төбәккә XVIII гасырның башы яки уртасыннан элек урнашмаганнар. Төбәкнең иң борынгы халкы булып, һәм нигезсез түгел, мишәрләр саналалар. Үткән гасырның 60 елларында аларның саны 3 мең тирәсе булса да, 1897 елгы халык саны алу вакытына алар 7 генә - 6 ир, 1 хатын-кыз калганнар. Бу санның шундый аз булуы әлеге халыкның үлеп бетә баруын түгел, ә бәлки аларның руслаша баруын күрсәтә” (Первая…, 1904: VI).

Билгеле, без моның белән килешеп бетә алмыйбыз. Шул чорда Саратов губернасында туган телләре итеп 48174 ир-атның һәм 47824 хатын-кызның татар, ә 7 кешенең генә мишәр теле итеп санауларын да күрсәтеп үтәсебез килә (Первая…, 1904:81).

Безнең карашка, рус түрәләре мишәрләрнең руслашуы турындагы нәтиҗәне, 7 кешенең туган телләре итеп мишәр телен күрсәтүдән генә чыгып ясыйлар булырга тиеш. Бу да, мишәрләр үзләренең туган телләре итеп татар телен саныйлар, дигән фикерне раслый торган бер дәлил булып тора.

Мишәрләрнең Урта Идел һәм Урал буйларына, шул исәптән хәзерге Татарстан җирләренә килеп урнашу вакытларын Ф.Г. Гарипова өч чорга бүлә. Аның язуынча, беренче чор борынгы заманнарга, әле акацирлар турында сүз йөргән вакытларга барып тоташа.

Икенче чор, ХIV гасырдан башланып, Казан ханлыгын Иван Грозный яулап алган вакытка кадәр сузыла. Әле 1540-1550 нче елларда ук мишәрләр Казан ханлыгына үтеп керә башлыйлар. Аларның бер өлешен үзе белән Шах Али алып килә. Моңардан башка, Н.М. Карамзин билгеләп үткәнчә, ”безнең елъязмаларда 1551 елда Иделнең уңъяк ярында (тау кешеләре), Казан патшалыгында яшәүчеләр арасында, мордвалар, черемислар, чувашлар һәм башкалар белән беррәттән, беренче тапкыр можар атамасын күрәбез”.

Өченче чор, ХVII гасырдан башланып, Х1Х гасырның беренче яртысына кадәр дәвам итә (Гарипова Ф.Г., 1995: 144-145).

Л.Т. Мәхмүтова билгеләп үткәнчә, ХVII - Х1Х гасырларда татар-мишәрләр Тамбов һәм Түбән Новгород губерналарыннан яңа җирләрне колонизацияләү, ныгытылган урыннарны үзләштерү барышында көньяк-көнчыгыш өлкәләргә таралалар. Бу күченеп утыручылар безгә хәзерге Чувашстанда, Татарстанның Буа, Чүпрәле, Чистай районнарында яшәүче мишәрләрнең формалашуында төп рольне уйнаганнардыр дип фаразларга мөмкинлек бирә (Мәхмүтова Л.Т., 1978: 511).

Түбән Новгородта мишәрләрнең күптән яшәүләрен түбәндәге мәгълүматлар белән дәлиллисе килә: “Шул төбәктә яшәүче 87 яшьлек Шәфиев түбәндәге риваятьне хәтерли. Аның буенча бабалары Шыгырдан авылына (Чувашстандагы авыл. – И.Г.) Казан шәһәре алынгач күчеп килгәннәр. Бу вакытта инде биредә мишәрләр һәм чувашлар яши торган булганнар.

70 яшьлек Хакимов та, бабаларының Шыгырданга Казанны алгач күчеп килүләре турында искә ала. Бу җирләр аларга рус хөкүмәте тарафыннан Түбән Новгород мишәрләренең руслар белән бергә Казанга яу чапканнары өчен бүләк итеп бирелгән була. Казан алынганчы ук Шыгырданда мишәрләр яшәгәннәр ул да раслый.

Шыгырдан авылының 20 километр әйләнәсендә руслар тарафыннан бирелгән “татарлар” дигән атамалы халыкны икенче төрле мишәрләр дип атыйлар. Алар, бүтән этник группалар белән бергә, көнбатышта Мәскәүгә кадәр таралып яшиләр. Көнчыгышка таба 20 километрдан соң чын татарлар яшиләр” (Чувашская…, 1929: 235).

Е.А. Малов хезмәтеннән күренгәнчә, Сембер губернасы Буа өязенең кайбер авылларына мишәрләр Рязан губернасының Төмән округыннан яки Касим өязеннән күчеп утырганнар (без бу турыда алдарак бераз язган идек инде. – И.Г.). Мәсәлән, Сембер губернасы Буа өязенең Каракитә һәм Төке авылларына мишәрләр 300 еллар элек (димәк, 1580-нче елларда. – И.Г.) Рязань якларыннан күчеп килгәннәр. Каракитә авылына беренче булып күчеп утыручының исеме Абдулла, ә Төке авылына күчеп утыручының исеме Кудыкай Абыз (яки Ходай бирде). Хәзерге вакытта әлеге авылларның мишәрләре үзләрен алда атап үтелгән Абдулла һәм Кудыкайның 11-нче буын кешеләре итеп саныйлар (Малов Е.А., 1885: 28).

Бүгенге көннәрдә дә Төке авылы халкы Кудыкай Абызның каберен кадерләп саклый. Кабер өстенә куелган ак ташта гарәпчә түбәндәге сүзләр язылган: “Рәхимле һәм изгелекле Аллаһ исеме белән Мин Аллаһыдан башка тәңре юк икәненә һәм Мөхәммәд – Аның илчесе икәненә таныклык бирәм. мин раслыймын – ошбу җибәрелмеш бәндә безнең юлыбызда олуг бүләк булды”. Бу урын изге санала. Кабер янында әлеге зиратны хаҗ кылырга килүче тирә-як авыл кешеләре кереп намаз укыр һәм дога кылыр өчен махсус ышык урын булдырылган (Субаев Р.С., 2000: 205).

П. Мартынов Сембер губернасы Зур Чынлы өязендәге Зур Чынлы, Иске Шәйморза авылларын XVII гасырның икенче яртысында барлыкка килгәннәр дип раслый. Ул болай дип яза: “… в 1674 г. служилые татары д. Чукал Симбирского уезда Ишмайка Василев (Васил улы Ишмөхәммәт дип укыйк. - И.Г.) с товарищи в числе 20 человек подали в Симбирскую приказную избу, воеводе Алексею Петровичу Головину челобитную, в которой просят отвести им государеву порозжую землю на р. Чилне возле Алгашевской грани (бу географик атамалар Чүпрәле районы һәм күрше Ульяновск өлкәләренә карый. – И.Г.). В том же 1654 г. была от ведена порожная земля по 20 четвертей на человека, всего 400 четвертей в поле, в дву потомуж. На этой земле они поселелись и основали новую деревню, которая получила название “Новая Ишмаевка”, а позднее “Ярамай Чыннысы” или “Большая Цильна” (Татар…, 1 кит., 2008: 21). Бу авыл хәзерге Чүпрәле районында урнашкан.

Башкортстанның көньяк-көнбатыш районнарында таралган стәрлетамак сөйләше (Рамазанова Д.Б., 1984), төньяк-көнчыгыш районнарындагы златоуст сөйләше (Хайрутдинова Т.Г., 1985) вәкилләренең бабалары арасында да Свияжск өязеннән чыккан мишәрләр булганлыгы архив чыганаклары белән расланган.

Татар-мишәрләр Идел буеның бүтән халыкларыннан алдарак руслар белән үзара хезмәттәшлек юлына басалар. Бу бәйләнешләр көчле каршылыклар булганда да өзелмәгәннәр – сәүдә дәвам иткән, сәүдә юллары өзелмәгән.

Рус-татар мөнәсәбәтләрендәге кискен борылыш Куликово сугышыннан соң була. Бу вакытта рус князьләре арасында берләшүгә омтылыш көчәя, ә Алтын Урдада, моның киресе буларак, таркалу башлана. Әйтеп үтелгән вакыйгалардан соң Мещера тулаем Мәскәү карамагына күчә.

Казан ханлыгы төзелгәч, мишәрләрнең казан татарлары белән бәйләнешләре яңадан җанлана, тирәнәя. Аларның тел, антропологик үзенчәлекләре буенча, матди һәм рухи мәдәниятләрендәге якынлык тагын да көчәя, үсә. Бу турыдагы мәгълүматлар шактый күп хезмәтләрдә яктыртылган.

С.П. Толстов болай дип яза: “Алар (мишәрләр. – И.Г.) рус крестьяннары кебек үк, әкренләп аерым төбәкләрнең мәдәни үзенчәлекләрен югалта баралар. Ләкин бу руслар йогынтысы астында түгел, ә Көнчыгыш Европа мөселманнарының мәдәни җитәкчеләре булган казан татарлары тарафыннан килә (Толстолв С.П., 1928: 9).

С.М. Шпилевский язганча: “...хәзерге Казан губернасындагы мишәр авыллары турындагы хәбәрләрне без ХVI һәм ХVII гасыр истәлекләрендә очратабыз. ХVII гасыр кәгазьләрендә мишәр авыллары Идел елгасының сул як яры буйларында да пәйдә булалар” (Материалы..., 1990: 87).

ХVI гасырның икенче яртысында Казан ханлыгы яулап алынгач, күп милләтле Рәсәй тарихында яңа чор башлана. Укучыларыбызның игътибарын бер фактка юнәлтәсебез килә. Тарихи мәгълүматлардан күренгәнчә, Казан ханлыгы алынганда мишәрләр рус гаскәрләре ягында да (мәсәлән, Григорий Мещерский – Карамзин Н.М., 2003: 641) булалар, шулай ук җиңелгән шәһәр эчендә дә күпләп яшиләр. Казан шәһәреннән русларга җибәрелгән илчеләр арасында да, казан кабиләләре вәкилләре белән бергә, мишәр илчеләре дә була (Зәкиев М.З., 1998: 297).

Мәсәлән, Һ. Атласи әле 1550 елның февраль аенда ук Казанга килгән Иван IV гәскәрендә Юрий Мещерский була дип яза. Дөрес, 1552 елда аның исемен ул Григорий дип күрсәтә (Атласи Һ., 2009: 486,539).

Бу турыдагы хәбәрне без Н.М. Карамзинда да табабыз: “1552 елда Иван IV Григорий Мещерскийга һәм Юрий Оболенскийга патша дружинасындагы дворяннар белән Нугай юлын алырга күрсәтмә бирә” (Карамзин Н.М., 2003: 641).

А.Х. Халиков аның мишәрләрдән икәнен раслый, шуңа да: “Мещерский Григорий Федорович патша полкы дворяннары башлыгы (1552 ел. – И.Г.) булган,” – дип яза (Халиков А.Х., 1992: 128).

В.В. Вельяминов-Зерновтан күренгәнчә, әле 1506 елда ук князь Василий Ивановичның Мөхәммәт-Әмингә каршы Казан янына җибәрелгән гаскәрендә алдынгы полкның уң ягында Җанали ханзадә һәм Канбур морза җитәкчелегендә городец татарлары (мишәрләр. – И.Г.) булган (Вельяминов-Зернов В.В., 1863: 201).

Городец татарлары Шах Али һәм Канбур морза җитәкчелегендә мәскәүлеләрнең 1534 елгы Литвага каршы походында да катнашканнар (Вельяминов-Зернов В.В., 1863: 297).

Йомышлы татарлар 1612 елда Мәскәү шәһәрен поляк илбасарларыннан азат итәргә баручы Минин һәм Пожарский гаскәренә дә (Юрьевцы шәһәре янында. - И.Г.) үз теләкләре белән килеп кушылалар (Бахрушин С.В., 1942: 37).

Рус дәүләтенең киңәюе, көчәюе барышында, мишәрләр Мещерадан, Сура, Ука буйларыннан рус чикләрен сакларга күчерелә баралар. Бу исә аларның башкортлар, казахлар, кыргызлар, үзбәкләр арасында да таралуына китерә. Билгеләп үткәнебезчә, 1798-1863 елларда патша хөкүмәте хәтта башкорт-мишәр гаскәре оештырган. Алар Оренбург, Самара, Вятка губерналары составында булганнар һәм 11 башкорт, 5 мишәр кантонына караганнар. Әлеге гаскәр 1812 елгы Ватан сугышында, рус гаскәрләренең 1813-14 еллардагы чит илләргә походларында (20 полк), Төркия, Кырым сугышларында, 1839 елгы Хива походында катнашкан (Татарский..., 1999: 67).

Икенче мәгълүматтан күренгәнчә, 1812 елгы Ватан сугышы чорында мишәрләрдән берничә полк оештырыла. Әлеге хәрби берләшмәләр Рәсәй җирлегендә, шулай ук аннан чит җирлекләрдә күп кенә канлы бәрелешләрдә катнашалар. Беренче мишәр полкы әле пыскып торган Мәскәүгә беренчеләрдән булып керә. Аннары ул М.И. Кутузов фәрманы буенча Мәскәүнең гарнизонында калдырыла. Әлеге полкларның сугышчылары “За взятие Парижа 19 марта 1814 года” медальләре һәм бүтән бүләкләр алалар. 1812 елгы Ватан сугышында катнашучыларның барсы да “В память войны 1812-1814 гг.» дигән көмеш медальләр белән бүләкләнәләр (Ахметшин Ш.К., 2007: 50-51).

Билгеле, бу күчеп китүләр күрше халыклар белән бәйләнешләрне көчәйтә, мишәрләрнең телләренә дә, көнкүрешләренә дә йогынты ясамый калмый.

Шул ук вакытта, мишәрләр үзләре дә бу төбәкләрдә яшәгән халыкларның көнкүрешләренә, гореф-гадәтләренә тәэсир итәләр. “Татар энциклопедик сүзлеге”ннән күренгәнчә, мишәрләр татарларның бүтән төркемнәренә, башкорт, типтәр һәм бүтән халыкларның матди һәм рухи мәдәниятына көчле йогынты ясаганнар (Татарский…, 1999: 363).

Д.Б. Рамазанова Башкортстанда 13 тапкыр экспедицияләрдә булып барлыгы 200 гә якын торак пунктында яшәүчеләрне тикшерә. Ул мишәр сөйләше вәкилләренең өйрәнелгән барлык төбәкләрдә яшәүләрен билгеләп үтә. Сүзен дәвам итеп галимә болай дип яза: “Архив мәгълүматларыннан күренгәнчә, Уфа якларында яшәүче татарларның мәдәни-этник формалашуында мишәрләр сизелерлек роль уйнаганнар. Һәркемгә мәгълүм, Уфа якларында дворяннар һәм офицерлар арасында гына түгел, муллалар, тылмачлар, баш күтәрүчеләрнең җитәкчеләре арасында да күпчелек мишәрләр (ассызык безнеке. – И.Г.) булалар” (Рамазанова Д.Б., 1984: 56).

Руста беренчеләрдән булып хәзерге Башкортстанның көнбатыш районнарындагы сөйләшләрне өйрәнүче галим-лингвист А.Г. Бессонов: ”Типтәрләр сөйләшенең оешуы билгеле бер дәрәҗәдә мишәрләр сөйләшенең йогынтысы астында оешкан”, - дип ассызыклый (Рамазанова Д.Б., 1984: 8).

Ф.Т. Валеев та ХIХ гасыр азагында һәм, бигрәк тә 1905-1907 еллардагы революциядән соң, казан-татарларының һәм татарлар-мишәрләрнең себер татарларына тәэсире зур булган дип күрсәтә (Валиев Ф.Т., 1992: 115 ).

ХIХ гасырның икенче яртысында мишәрләр Донбассның, Уралның промышленность районнарына, Каспийның нефть һәм балык промыселләренә барып җитәләр. Ә ХХ гасырның башында Нижний Новгород мишәрләре Таллин шәһәренә һәм Финләндиягә дә барып чыгалар (Мухамедова Р.Г., 1972: 15).

Мәсәлән, 1910 елдагы мәгълүматлардан күренгәнчә Сембер губернасы Буа өязенең Түбән Каракитә авылыннан 165, Иске Задурдан 151, Яңа Кәкерледән 131, Югары Каракитәдән 123, Иске Чүпрәледән 83, Татар Саплыгыннан 77, Шлангадан 72, Иске Ишледән 58 кеше шахтер булып күрсәтеләләр (Подворная…, 1914). Бу авыллар һәммәсе дә хәзерге Чүпрәле районына керәләр.

Шул чорда әлеге төбәктән барлыгы 1152 кеше шахтер булып эшләгән. Моңардан башка 1620 кеше “кара эшче”, 324 – фабрика-завод, 159 – урман хуҗалыгы, 10 – алтын приискасы эшчеләре булып, 37 кеше диңгез матрослары булып исәпләнгәннәр (Подворная..., 1964: 26-97).

Касим ханлыгында яшәүчеләрне әле ХV нче гасырда ук Мәскәү ельязмаларында һәм эш кәгазьләрендә татарлар дип, ХVI нчы гасырдан соң гомумиләштереп “городец татарлары” (“Городок” һәм “Мещера городогы” – бер үк шәһәрнең атамалары), сирәгрәк “мещера татарлары” дип атаганнар. ХVI гасырның икенче яртысыннан, ХVII гасырдан башлап, Мещерадагы барлык төрки төркемнәрне атау өчен татар этнонимы торган саен ешрак кулланыла башлый. Бу “городец” һәм “казан” татарларын капма-каршы кую өчен кирәк була, гәрчә алар арасындагы этник аерымлыклар бик үк зур булмасалар да (тәрҗемә безнеке. – И.Г.) ( Татары, 2001: 110- 111).

Мишәрләрнең әледән-әле яңа җирләргә күчерелеп утыртылуы аларны вак (дисперсный) төркемнәргә тарката. Бу исә мишәр төркеменең, территориаль гына түгел, эчке бердәмлегенең дә үзгәрүенә китерә, әлеге төркемнәрнең үзләренә хас үзенчәлекләре күренә башлый.

ХVIII гасыр ахырына йомышлы татарлар ясаклылар белән тигезләшәләр. Моның төп нәтиҗәләреннән берсе “татар” атамасының түбән катлауларга да үтеп керүе була. Дөрес, йомышлылар (аларны чабаталы морзалар дип тә атаганнар), крестьян дәрәҗәсенә төшерелсәләр дә, үзләрен татар дип йөрткәннәр һәм нинди сыйныфтан чыкканнарын онытмаганнар (Очерки…, 2001: 88). Бу исә тагын бер кабат “мишәр” атамасының этноска түгел, ә катламга карата кулланылуын раслый дигән нәтиҗәгә килергә мөмкинлек бирә. Әлеге шартларда рус администрациясе һәм сан ягыннан арта баручы Идел буенда яшәгән руслар да бөтен Идел-Урал татарларын ияләшенгән “татар” этнонимы белән атарга тырыша һәм ясаклылар арасында да “татар” этнонимы ныгый башлый.

Бүтән төрле фаразлар да бар. Аның буенча, “ Казан ханлыгы чорында без хәзер татарлар дип атаган халык формалаша. Ләкин ул вакытта да һәм 1917 елга кадәр дә алар үзләрен татар дип атамаганнар. Татар дигән макроэтноним Идел буе төркиләренә гасырлар буена көнбатыш һәм рус кешеләре тарафыннан көчләп тагылган” булырга мөмкин (тәрҗемә безнеке – И.Г.) (Очерки…, 2001: 88).

Хәер, элекке заманнарда Казан губернасында да мишәрләрне аерып күрсәтмәгәннәр. В.К. Магницкий язуынча, “на присутствие “мишарей” как особой народности, в пределах Казанской губернии, под именем “мещеряков”, впервые указал полковник генерального штаба А.Ф. Риттих в напечатанных им в 1870-ые годы в 2-х частях “Материалы для (истории и) этнографии Казанской губернии”. Далее он продолжал, “...что мещеряки (мишари) официально ни по гражданскому, ни по епархиальному ведомству: Казанской губернии особой народностью не числятся?!.. К сожалению, сведения о мишарях (они же мещера, мещеряки), опубликованные А.Ф. Риттихом и др., остаются по-видимому, неизвестными даже казанским авторам.

Так, составитель “Атласа Казанской епархии по уездам..., Казань, 1895”, священник Г.К. Богословский, предпославший атласу “Карту народонаселения Казанской епархии по племенам”, воспроизведенную им по такой же карте А.Ф. Риттиха... в отличие от нее, прежде всего, вычеркнул “мещеряков”, значащихся на карте г. Риттиха” (Магницкий В.К., 1896: 1, 13).

Тагын бер фактны ассызыклап үтәсебез килә. Беренче вакытларда совет чорында да Казан өлкәсендә, ягъни Татар республикасында да, мишәрләрне татардан аермаганнар.

1897 елдагы халык санын алу мәгълүматларыннан күренгәнчә Рәсәйдә барлыгы 622,6 мең мишәр яшәгән дип беләбез (Татарский..., 1999: 363). Шул ук чыганактан күренгәнчә 1926 елда алар инде 200 мең чамасы гына саналалар.

Ләкин без моның белән килешә алмыйбыз һәм үзебезнең фикеребезне түбәндәге дәлилләр белән раслыйсыбыз килә. Беренчедән, 1926 елның 17 декабрендә үткән беренче Бөтенсоюз халык саны алу вакытында мишәрләр бары тик Башкортстанда һәм Пенза губернасында гына аерым халык итеп күрсәтелгәннәр. Мәсәлән, ул вакытта Башкортстанда 137,9 мең, Пенза губернасында 100,6 мең мишәр яшәгән дигән саннарны очратабыз. Ике регионда да мишәрләр туган телләре итеп татар телен атаганнар. Хәзерге заманда да мишәрләр күпләп яши торган Түбән Новгород, Рязан, Сембер, Мәскәү, Саратов, Самара, Донбасс һәм Тула күмер бассейннары, билгеләп үткәнебезчә хәтта Татарстан да һәм башка бик күп төбәкләрдә дә бер мишәр дә күрсәтелмәгән (Первая..., 1897: 63).

1926 елгы халык саны алу мәгълүматларыннан күренгәнчә, шул чорда Урал-Идел җирлегендә (үзәге Самара) авыл җирендә генә дә 395,5 мең татар яшәгән (казан татарлары һәм мишәрләр дип күрсәтелә. – И.Г.), Түбән Идел җирлегендә (үзәге Саратов) – 845,5 мең (казан һәм әстерхан татарлары), Түбән Новгород җирлегендә - 146,9 мең, Урал өлкәсендә (үзәге Свердловск) 166,3 мең (нагайбак һәм типтәрләр белән), Татарстанда – 1203 мең кеше яшәгән.

Димәк, югарыда атап үтелгән төбәкләрнең авылларында гына да 2757 мең татар кешесе яшәгән. Дөрес, әлеге авылларда казан татарларының күпләп яшәвенә ышанычыбыз бик аз. Чөнки Е.А. Малов язуынча, Рязань, Тамбов, Пенза, Түбән Новгород, Сембер, Саратов, Самара губерналарында мещеряк яки мишәр атамаларындагы татар мөселманнар яши (Малов Е.А., 1885: 3).

Шулай да алар барлык татарларның яртысын тәшкил итсеннәр дип фаразласак та, мишәрләр саны 1378 меңне узып китәргә тиеш бит (Расселение..., 1932: 7-9)!

Бу урында без Р.Г. Мөхәммәдиевага да мөрәҗәгать итик. Ул болай дип яза: “Иделнең уң як ярындагы җирлекләрнең авылларында мишәрләрдән кала, татарларның бүтән этнографик төркемнәре бик аз. Ә Самара, Оренбург, Башкортстан, Татарстанның Кама аръягындагы районнарда алар казан татарлары белән аралашып утыралар. Шуңа күрә дә мишәрләрнең санын белү авыр...

Әлегә мишәрләрнең гомуми саны төгәл билгеләнмәгән. Әдәбиятта очрый торган миллионга якын (Валидов Д. О диалектах казанского-татарского языка // Вестник Научного общества татароведения. - Казань, 1927, № 6. с. 523) һәм 900 мең (Татары Среднего Поволжья и Приуралья. – с. 56) шулай ук шартлы рәвештә генә кулланышта йөриләр” (Мухамедова Р.Г., 2008: 46).

Хәзерге чорга мөрәҗәгать итсәк түбәндәге мәгълүмат билгеле: Чувашстанда яшәүче татарларның (35,7 мең) абсолют күпчелеге мишәр таифәсенә керә икән (Краткая..., 2001: 274).

Мәскәү шәһәрендәге татарларның саны, кайбер фаразлар буенча, миллионнан артып китә. Анда яшәүче татарларның да күбесе мишәр диалектында сөйләшә.

Икенчедән, бүтән халыкларның саны 30 ел эчендә бермә-бер арткан чакта, ни өчен соң мишәрләр саны 3 тапкырга кимегән. Биредә бары бер генә җавап – аларны татар дип язганнар, ягъни тарихи дөреслек җиңеп чыга, әлегә кадәр “йомышлы татарлар”, икенче төрле әйтсәк “мишәрләр” катламына кергән татарлар үз милләтләре сафында күрсәтеләләр.

Сүзебезне дәвам итеп фикеребезне бер мисал нигезендә раслап карыйк. 1920 елда Башкортстанда мишәрләр яшәгән авылларның саны 120 булган, әле бу санга кечкенә поселоклар керми. Мишәрләр һәм башкортлар, татарлар, типтәрләр бергә кушылып яшәгән авыллар саны да 60 ка якын. Авыллар зур булган. Мәсәлән, Аргаяш кантонындагы Нижняя (Түбән авыл) авылындагы 750 хуҗалыкта 4001 кеше, Новая (Яңа авыл) авылында 619 йортта 3130, Караболка авылында 801 хуҗалыкта 4129, Тамьян-Катай кантонының Ахун авылында 725 хуҗалыкта 4087 кеше яшәгән (Список..., 1926). Бу мишәр авылларында яшәүчеләр кай арада башкортлашып яки татарлашып бетте икән соң дигән урынлы сорау туа. Чөнки соңрак үткәрелгән халык санын алу мәгълүматларында “мишәр” сүзе бөтенләй очрамый.

Дөрестән дә, Чүпрәле якларында да элекке заманнарда авыллар зур булган. Мәсәлән, 1868 елгы мәгълүматлар буенча, әле шул чорда ук Кече Чынлы авылында 2500 дән артык кеше яшәгән. 1913 елның 1 гыйнварына бу авылда 906 хуҗалык булып, аларда 4701 кеше, шул исәптән 2441 ир-ат, 2260 хатын-кыз булган дип күрсәтелә. Авылда 8 мәчет, 3 мәдрәсә эшләгән.

Россия империясендә үткәрелгән беренче гомуми халык санын алу мәгълүматларыннан күренгәнчә (1897), хәзерге Чүпрәле җирлегендә 500 дән артык кеше яшәгән 41 торак пункты булган (Гафаров И.Г., 2009: 23).

1926 елгы халык санын алу мәгълүматларында халыкларның туган телләрен билгели торган таблица да бар. Анда СССРда кулланышта булган 146 тел (барлык халыклар саны 188. – И.Г.) бирелә. Шулар арасында 23126 кеше сөйләшкән нугай теле, 11165 кеше сөйләшкән нагайбак телләре дә күрсәтелгән (Всесоюзная..., 1928: 10). Ә менә 238500 кеше (бу фәкать ике регионда яшәүчеләр саны гына. – И.Г.) сөйләшергә тиеш булган “мишәр” теле күрсәтелмәгән.

Безнең карашка, бу мисаллар шулай ук мишәрләрнең үзләрен һәрчак татар, ә туган телләре итеп татар телен санауларын күрсәтә торган иң төп дәлилләрнең берсе булып тора.

Бу турыда рәсми чыганакларда да мәгълүмат табабыз: “Сами себя (мишари. – И.Г.) называют татарами. Живут также в Башкирии, где были прежде известны под названием мещеряков. Говорят на особом диалекте татарского языка. В культурном отнлошении мишари почти не отличаются от татар, с которыми в настоящее время постепенно сливаются” (Советская..., 1966: 526).

Тагын бер нәрсәне ассызыклыйсыбыз килә. Хәзерге заманда Рәсәйнең 50 дән артык җирлегендә татарларның Милли-мәдәни автономия һәм шуңа охшаш оешмалары эшләп килә, шул исәптән 20 гә якыны күпләп мишәрләр яши торган төбәкләрдә. Ләкин аларның берсенең дә атамасында мишәр сүзен очратмыйбыз. Бу тагын бер кабат безнең алдагы, мишәрләр үзләрен һәрчак татар итеп санаулары турындагы, фаразларыбызны раслый торган мәгълүмат дип әйтәсе килә.

Бу фаразыбызны “Большая Советская энциклопедия”дә бирелгән мәгълүмат белән дә раслыйсыбыз килә: “Мишари, этнографическая группа татар. Сами себя называют татарами” (ассызык безнеке. – И.Г.) (Большая..., 1974: 355).

Бу фикер шулай ук Ю.Н. Доздовның : “Правда, остается пока не очень понятным почему и мишары, сохранившие свой древний этноним, приняли ещё и второе название – татары”, (Дроздов Ю.Н., 2008: 238) - дигән соравына да җавап булып тора.

Бу урында без әле 1879-нчы елда дөнья күргән хезмәттән Башкортстанда яшәүче мишәрләр турында кайбер мәгълүматларны китерәсебез килә: “Мишәр-мөселманнар тулаем утраклы халык, урысларга охшатып төзелгән яхшы җиһазландырылган йортларда авыллары белән яшиләр. Аларның төп шөгеле икмәк игү һәм терлекчелек. Мишәрләр сәләмәт, таза тәнле, пөхтә, чиста киенгәннәр. Аларның киемнәре татарларныкы кебек үк... Мишәрләрнең хатыннары һәм кызлары шулай ук пөхтә киенәләр... Үзенчәлекләре итеп шуны күрсәтергә була, мишәрләрдә бүтән мөселманнардан аермалы буларак, хатын-кызлар шактый иреклек белән файдаланалар...” (Народы..., 1879: 314)

Зәки Вәлиди болай дип яза: “Яз җитү белән мишәрләр кыш буе безнең терлекләр торган җирләрне арендага алырга тырышалар иде. Алар әлеге мул итеп ашланган җиргә бәрәңге чәчтеләр. Мишәрләр руслар кебек үк, яшелчә үстерәләр, бакчаларын койма белән әйләндереп алалар” (З.Валиди, 1994: 32).

Е.А. Малов хезмәтендә телгә алынган мишәрләргә хас тагын берничә сыйфатны да күрсәтеп үтәргә кирәк дип саныйбыз: “Мишари народ бравый. Твердость в данном слове у мишар ценится очень дорого. Если мишар скажет одно слово, то какое бы ни случилось несчастье, от своего слова он уже не откажется.

Мишари народ гостеприимный, уважают гостей… Среди мишар особенно уважаются люди ученые” (Малов Е.А., 1885: 75,77).

Тарихи мәгълүматлар күрсәткәнчә, күп халыкларның, шул исәптән русларның да, зыялылары арасында татарлар шактый. Алардан зур төркем хәрбиләр, галимнәр, дипломатлар, язучылар, эшмәкәрләр чыккан. Бу турыда алдарак А.Х. Халиков хезмәтеннән мәгълүматлар китергән идек инде.

Мишәрләрне без тарихи шәхесләр арасында да табабыз. Мәсәлән, Дмитрий Донской гаскәрендә Юрий Мещерский исемле воевода сугыша һәм рус дәүләте өчен башын сала. Мамай белән бәрелештә башка мишәр князьләре дә катнаша (Гафаров И.А., 2002: 102).

Н.М. Карамзин язуы буенча, үзләренең сирәк очрый торган чаялыклары белән Идел буе атаманнары арасында Ермак (Йәрмәк) Тимофеев, Матвей Мещеряк булганнар. Себерне яулап алучы атаклы Ермак гаскәрендә дә йомышлы татарлар аз булмаган. Ермак һәлак булганнан соң Матвей Мещеряк Кучум гаскәрләренең калдыгы белән көрәшне дәвам итә (Карамзин Н.М., 2003: 759, 766).

С.М. Соловьев язуынча Строгановка Ермак Тимофеев җитәкчелегендә 540 казак килә. Атаманнарның саны бишәү булып, алар арасында Матвей Мещеряк исемен дә очратабыз (Соловьев С.М., 2006: 238).

Матвей Мещеряк турындагы мәгълүмат С.В. Бахрушинда да теркәлгән. Ул Строганов ельязмасына таянып, “... билгеле булганча шәһәрдә дружинасы белән атаман Матвей Мещеряк булган, алар Ермакның үлемен зур кайгыру белән кабул итәләр,” – дип яза (Бахрушин С.В., 1955: 21).

Себердәге йомышлы татарлар турында сүзебезне дәвам итеп чираттагы чыганакка мөрәҗәгать итик. Аңардан күренгәнчә, 1630 елда Тобол шәһәрендә 252, Төмән шәһәрендә - 76, Тарада - 50 йомышлы татарлар булган. Бу бары өч шәһәрдә генә. 1635 елда Себергә килгән хәрбиләр арасында Түбән Новгородтан килүчеләрне дә очратабыз, ә белгәнебезчә ул төбәктә элекке чорларда да, хәзер дә мишәрләр күпләп яшиләр (Никитин Н.И., 1988: 30, 33).

Биредә тагын бер нәрсәгә игътибар итәсебез килә. Йомышлы татарлар сугышларда гына Рәсәй данын якламаганнар, ә бүтән өлкәләрдә дә аның шөһрәтен, абруен күтәрүгә өлеш керткәннәр. Мәсәлән, 1648 елның июнь аенда Семен Дежнев белән бергә Беринг бугазын Герасим Анкудинов исемле йомышлы татар да уза. Ул өч көймәнең берсендә җитәкче була. Соңрак, көймәләре сафтан чыккач, аның кешеләре калган ике көймәгә бүленеп утыралар (Никитин Н.И., 1984: 33).

Инде укучыларыбызның игътибарын татар мәдәниятен үстерүгә зур өлеш керткән шактый күп шәхесләрнең дә татар-мишәрдән булуына юнәлтик: Гафур Колахмәтов, Гаяз Исхаки, Кави Нәҗми, Хөсәен Фәизханов, Шәриф Камал, Һади Такташ, Абдрахман Әпсәләмов, Хәсән Туфан, Шәрәф Мөдәррис, Зәки Нури һәм тагын бик күпләр. Һ. Такташ “Мин бер мишәр улы…”, Х.Туфан “…ә минем тел бераз мишәрчә”, – дип язган (Гафаров И.А., Мәгариф, 2002, №8 ).

Шул ук вакытта мишәрләрнең татар халкын формалаштыручы зур бер компонент булуларын, аларның татар милли әдәби теленең, язма әдәби теленең формалашуында, яшәешендә зур роль уйнаганнарын да ассызыклыйсы килә. И.А. Абдуллин болай дип яза: “Наличие в татарском литературном языке большего числа кипчакских морфологических, чем фонетических черт говорит об исключительной роли мишарского диалекта и кипчакского языка в формировании морфологического строя татарского языка” (Абдуллин И.А., Армяно-кипчакские…, 1974: 181).

Әле 1956 елда ук, танылган галимә Т.А. Крюкова Идел буе халыкларының борынгы һәм урта гасырлар тарихы һәм археологиясенә багышланган конференциядә мишәрләрне өйрәнүгә күбрәк игътибар итәргә кирәклеген, моның исә Идел буе халыклары этногенезы мәсьәләләрен хәл итү өчен кыйммәтле бай материал бирергә мөмкинлеген күрсәтеп үтә (Советская этнография, 1957: 167).

Мишәрләрне өйрәнүгә күбрәк игътибар итәргә кирәклеге турындагы сүз әле совет чорында, КПСС программасында “төрле милләтләрнең бер-берсенә якынаюы һәм ниһаять кушылуларына” таба барганда һәм рус галиме тарафыннан әйтелгән.

Май аенда ТДГПУда булып үткән фәнни-гамәли конференциядә Италиянең Сардиния утравындагы Сассари университеты профессоры, филология фәннәре докторы Лина Силард катнашты. Ул безнең милләттәшебез, әтисе Айзәтуллин Афият Чүпрәле районында туып үскән. Без Лина ханым белән Чүпрәлегә кайтып аның туганнары белән очраштык. Бу турыда “Мәдәни җомга”да безнең күләмле мәкаләбез дә дөнья күрде.

Әлеге очрашу, сөйләшүләр безгә кайбер кызык мәгълүматлар алырга да мөмкинлек бирде. Мәсәлән, Сардиния утравында 4 диалект бар икән. Мәктәпләрендә дәүләт теленнән башка әлеге диалектларның берсе уку программасы буенча өйрәнелә. Шулай ук югары уку йортларында да диалектларны өйрәнәләр. Билгеле, бездә диалект түгел, тулаем Рәсәйдә халык саны буенча икенче урында торучы татарларның телен өйрәнүгә дә киртәләр барлыгын искә алсак, бу мәгълүмат уйланырга мәҗбүр итә шул.

Шулай ук Венгрия университетында Көнчыгыш Европа халыкларының, ягъни татар, чуваш, мари һ.б. тарихын өйрәнү кафедрасының булуы да игътибарга лаек. Югыйсә республика югары уку йортларында татар халкының тарихын өйрәнү мәсьәләсе дә бит сорау астында тора дияргә була.

Шуңа күрә дә, кайбер татар зыялыларының, шул исәптән кайбер мишәр зыялыларының да бүген, инде демократия чорында, хәбәрдарлык булган заманда нигә мишәрләр турында фәнни эзләнүләр, аларның сөйләшүе, гореф-гадәтләре турында сүз алып барырга кирәк, имеш бу бит аларны татардан аерып күрсәтү була түгелме соң дигән сүзләре безгә аңлашылып җитми. Юк, без аерырга җыенмыйбыз. Моны безгә читтән тагалар дип уйлыйбыз. Шуның бер мисалы итеп Россиядә соңгы халык санын алу вакыйгасын күрсәтергә мөмкин. Әле аңа кадәргесендә үк татар халкына берничә дистә “милләткә” бүленергә тәкъдим ителгән иде, ягъни Казан, Себер, Кырым татарлары, мишәрләр, типтәрләр, нугайбәкләр һ.б.

Шул ук вакытта Архангельск өлкәсе халкының үзләрен руслар түгел, ә “поморлар” дип атарга теләүләренә хөкүмәт рөхсәт бирмәде. Шулай ук Русиядә камчадаллар, казаклар һ.б. бар. Ләкин алар барысы да халык санын алу вакытында руслар дип язылырга тиешләр иде һәм язылдылар да.

Соңгы халык саны алуда хәл тагын да катлаулырак булды. Росстат тарафыннан 2010 елның 21 гыйнварендә 74 номер астында расланган “Алфавитный перечень возможных вариантов ответов населения для кодирования ответа на вопрос 7 переписного листа формы Л Всероссийской переписи населения 2010 года”дан күренгәнчә татарлар 100 төркемгә бүленергә тиешләр иде. Мишәрләр исә түбәндәге милләтчелекне яки этник төркемчәлекләрне хасил итәргә тиеш булдылар: мещеряки, мижер (с люб. яз., кроме чув.), мижер (с яз. чув,), мижерь, мишари, мишары, мишар (Звезда Поволжья, 13-19 мая 2010 г.).

Без алдарак бер хезмәтебездә кешенең милләтен аның нинди дин тотуы билгеләми дип язган идек инде. Ләкин без барыбер бу мәсьәләгә яңадан туктарга булдык. Мәсәлән, Франция коммунистлар партиясенең элеккеге генераль секретаре Роже Гароди, күренекле галим, сәяхәтче Жак Ив Кусто, ислам диненә күчкәннән соң да, француз булудан туктамадылар бит. Бокс буенча дөнья чемпионы Мөхәммәт Али, исламга күчкәч тә, исемен генә алыштырды, ә үз хөрмәтенә Америка гимны яңгыраганда, горурланып тыңлады. Христиан уку йортын тәмамлап, христиан дин әһеле, Дәүләт Думасы депутаты булган Вячеслав Полосин да, Корьәнне рус теленә иң оста тәрҗемә итүче Валерия Порохова да, ислам диненә күчкәч милләтләрен алмаштырмадылар, һәрхәлдә, бездә бу турыда мәгълүмат юк.

Ә бу очракта милләтне сүздә нечкәлек билгесе яки нинди кушымча язылуы билгели булып чыга түгелме соң? Урыс галимнәренең бүгенге көнгә кадәр мишәр сүзендә нинди кушымча язылу турында уртак фикергә килә алмавына кем гаепле соң? Онытучылар булса аларның исләренә төшерәсе килә - татар телендә мишәр сүзе нечкәлек билгесез һәм күплек санында –ләр кушымчасы белән генә языла.

Шулай булгач мишәрне татардан аерырга кирәкми, алар бөтен, бер халык, бер тамырдан. Нигә безгә аерылырга, вак милләтләр булып калырга соң? Киресенчә, берләшергә, оешырга кирәк. Шул вакытта гына Россиядә халык саны буенча икенче урында торучы татар халкының хөр тавышы бөтен дөньяга яңгыраячак. Ә инде бүленсәк, күп санлы почмаклардан черки безелдәгән кебек кенә тавышлар ишетелер.

Әгәр безнең хезмәтебез бу мәсьәлә турында сүз йөрткәндә аз гына да уңай якка этәреш ясарга булышса, без бик тә шат булыр идек.

Безнең хезмәтебез Чүпрәле төбәгенә багышлана. Шуңа да әлеге район турында укучыларыбызга беркүпме мәгълүмат бирергә булдык. Чүпрәле төбәгеннән чыккан һәм татар халкының мәдәниятын, мәгарифен үстерүгә зур элеш керткән кайбер шәһесләрне дә атап үтәсебез килә: Һ. Атласи, Ш. Әхмәров, Ш.Усманов, З.Нури, Ш.Мөдәррис, А.Рәхимкулов, Ринат Таҗетдинов, Р.Ильясов, А.Гайнуллина, Х.Солтанов, Рафик Таҗетдинов һ.б. (Гафаров И.А., 2005).

Татар халкының аеруча күренекле шәхесләреннән берсе булган Шигабетдин Мәрҗаниның нәсел очлары да Чүпрәле төбәге белән тоташа. Аның әнисе ягыннан бабасы Иске Чокалы, ә әбисе Шатыршан авылыннан чыкканнар. Мәрҗанинең ерак бабалары Мозаффар һәм аның улы Мортаза Бизнә авылында имам һәм мөдәррис булып торганнар, шунда вафат булып, авыл зиратына күмелгәннәр, каберләре дә янәшә. Ш.Мәрҗани 1860 елда аларның каберләренә зыярәт кылган. Бабасы Габденасыйрның әтисе Сәйфелмөлек, Иске Чокалы авылында имам булып, 100 яшенә җитеп үлә һәм шушы авылда ук күмелә. Ш.Мәрҗани аның каберенә дә зыярәт кыла. Бу турыда ул үзенең китабында язып калдыра. Шуны да ассызыклыйсы килә, Ш.Мәрҗани үзенең хезмәтендә фәндә беренче булып “Мишәрстан” дигән атаманы куллана, бүтән авторларда без бу сүзне очратмадык (Мәрҗәни Ш. 1989: 281-282, 261).

Татар халкының күренекле шагыйре Габделҗаббар Кандалыйның бабасы да Чүпрәле төбәгенең Каракитә авылыннан булган. Шагыйрьнең ерак бабаларыннан берсе (Габделмәҗит Ибнейәмин) Иске Кандалга килеп урнашкан, шунда муллалык иткән (Усманов М.У., 1990: 269).

Чүпрәле районыннан 14 Советлар Союзы, Социалистик хезмәт һ әм Рәсәй геройлары, 37 Ленин ордены кавалеры, 46 генерал һәм полковник, 60 тан артык фән докторы һәм профессор, 90 фән кандидаты, 300 гә якын СССР, Рәсәй, Татарстанның һәм башка төбәкләрнең атказанган хезмәткәрләре чыккан яки аларның нәсел очлары шушы җирлеккә барып тоташа (Гафаров И.А., 2010).

Бу бүлекне тәмамлаганда тагын бер нәрсәне ассызыклыйсыбыз килә. Без Идел, Урал һәм бүтән төбәкләрдә яшәп, татар теленең көнбатыш, ягъни мишәр диалектында сөйләшүче татарларның барысы да Мещера ягыннан күчеп килүчеләр дип әйтә алмыйбыз. Шулай булгач, мишәрләр татарның этник группасы дигән фаразның да яшәешкә хокукы бар дип саныйбыз.

Җирле сөйләшебезнең кайбер үзенчәлекләре
Татар диалектларын өйрәнү күптән башланган. Аңа нигез салучы дип Л.Җ. Җәләй һәм Л.Т. Мәхмүтова, А.Г. Бессоновны атыйлар.

Моңа академик В.В. Радлов, проф. Н.Ф. Катанов, проф. Е.А. Малов, Г.Н. Ахмеров, Е.Д. Поливанов, Н. Остроумов, В.А. Богородицкий да шактый зур өлеш керткәннәр.

Бу өлкәдә күп хезмәт куйган татар галимнәреннән Җ. Вәлиди, Л.Җ. Җәләлетдинов, Р.А. Хәкимова, Д.Г. Тумашева, Г.Х. Әхәтов, Г.К. Якупова, Р.Р. Шәмгунова һәм башкаларны атап була.

Соңрак татар халкының төрле сөйләшләре буенча Л.Т. Мәхмүтова, Н.Б. Борһанова, Л.Ш. Арсланов, Д.Б. Рамазанова, З.Р. Садыйкова, Р.Г. Мөхәмәдова, Ф.С. Бәязитова, Р.С. Барсукова, Ф.Ю. Юсупов һәм бүтән авторларның хезмәтләре дөнья күрде.

Бу урында без әлеге хезмәтләрнең күпчелеге рус телендә булуына да игътибар итәсебез, шулай ук аларның шактый өлешенең рус милләтеннән булган галимнәр тарафыннан язылган булуын да ассызыклыйсыбыз килә. Ә соңгыларының инде кайсыберләре мишәрләр турындагы мәсьәләгә, безнең карашка, өстән-өстән генә, русчалатып әйтсәк “попутно” гына мөрәҗәгать итүләре мөмкин. Билгеле, бу әлеге хезмәтләрнең әһәмиятен киметми, иң мөһиме мишәрләр мәсьәләсенең кемнәрнедер битараф калдырмавын раслый.

Л.Җ. Җәләй: “Татар диалектологиясенең төп бурычы – бүгенге көндә әдәби телебезгә керми калган, тик халык телендә генә сакланган сөйләш үзенчәлекләрен барлау һәм аларга фәнни аңлатма бирүдән гыйбарәт”, – дип язды. Ул сүзен дәвам итеп: “Диалектларның фәнни һәм практик әһәмияте шактый зур.

Беренчедән, мәгълүм бер телнең диалекталь үзенчәлекләрен фәнни нигездә тикшерү, барыннан да элек, аның тарихын, үсү юлларын ачарга ярдәм итә.

Икенчедән, бер халыкның диалектологиясе яхшы эшләнгән булу аның әдәби теле белән җанлы сөйләшү теле арасындагы якынлык һәм аерманы күрергә мөмкинлек бирә.

Өченчедән, диалектология фәне мәктәптә тел укытуга, яшь буынның тел культурасын үстерүгә нәтиҗәле булышлык күрсәтә ала”, – дип язды (Җәләй Л.Җ., 1947: 3-5).

Әдәби тел фәнни нигездәге кануннарга буйсына, ул орфографиия һәм пунктуация кагыйдәләре белән тәртипкә салына. Ә диалектлар өчен махсус эшләнгән кагыйдәләр юк.

Татар теленең төрле сөйләш үрнәкләре буенча бай материалны диалектологик сүзлекләрдә (Казан, 1953, 1969, 1993), бигерәк тә күптән түгел нәшер ителгән ике китаптан торган Г. Ирагимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты фәнни хезмәткәрләре тарафыннан язылган “Татар халык сөйләшләре” дип исемләнгән хезмәттә табарга мөмкин.

Күп төрле мисаллардан күренгәнчә, һәр төбәкнең үзенә генә хас аерымлыклары була. Мәсәлән, Биектау районының Юртыш авылында мискә (мичкә), кыскыра (кычкыра), тушы (шушы), эсмим (эчмим), өс (өч); Актаныш якларында бармаем, килмәем, белмәем; Балтачта – бардым дагын, кайттым дагын, эшләдем дәген; Арчада - әчкеч; Минзәлә якларында кыдыл быдау, кыдым; Әгерҗедә пиннек (себерке), бидрә (чиләк); Шәледә зир (җир), зиләк (җиләк); Яңаулда (Биек Тау районы) - җаңгыр (яңгыр), җымырка (йомырка), җегет (егет); Сабада – бәкәй (яңа туган бәрән) һ.б. дип сөйләшүләрне ишетергә була.

Шуңа да карамастан, без бер-беребезне яхшы аңлыйбыз, рәхәтләнеп фикер алышабыз. Ә әле генә күрсәтеп киткән формалар безнең бик борынгы чорлардагы бабаларыбыз сөйләшүеннән калган һәм халыкның бай, күпкырлы рухи мирасының кечкенә генә энҗеләрен тәшкил итәләр.

Тагын бер күренешкә игътибарыбызны юнәлтәсебез килә. Бер үк сүзләр төрле төбәкләрдә төрле мәгънәдә кулланыла. Мәсәлән, әдәби телдәге кайбер сүзләр мишәр диалекты белән тәңгәл киләләр, ә урта диалектта алар урынына башка сүзләр кулланыла: әйтик, “бусага” – урта диалектта “тупса”. Үз чиратында “тупса” сүзе мишәрләрдә, шулай ук Лаеш, Урал тирәләрендәге сөйләшләрдә икенче мәгънәне дә белдерә һәм рус телендәге “петля” (ишектә) сүзенә туры килә. Диалектологик сүзлекләрдә аның башка мәгънәләре дә күрсәтелгән (ТТДС, 1969: 427). С.Е. Малов тарафыннан моннан йөз ел элек Чистайда язып алынган табышмакта да тупса – петля: “Ишек алда, ишек ацылса ишек артына каца – тупса” ( Малов С.Е., 1904: 18).

Бер үк күренешнең төрле сүзләр белән аталуы да очрый. Чүпрәле якларында бәрәңге (алма) утыртуны “чәчәбез”, ә урта диалектта, әдәби телдәгечә, “утыртабыз” дип сөйлиләр. Дөрес, бер яктан караганда, бары тик рассада булып үстерелгән яшелчәләрне һәм агачларны гына утыртып була бит. Бәрәңгене, алдан борнатылып куелмаган булса, орлык белән чәчәләр. Шулай булгач бу очракта бәхәскә дә урын кала.

Бакчаны-җирне урта диалектта һәм әдәби телдә “казыйлар”, ә көнбатыш диалектта “басалар”. Ул сөйләштә баз яки чокырны гына “казыйлар”, ягъни казыганда туфрак читкә алып ташланырга тиеш. Чүпрәле сөйләшендә бәрәңге “казыйбыз” дип түгел, ә “алма” алабыз дип сөйлиләр

Чүпрәледә сүзне (ассызык безнеке. – И.Г.) “сүләргә”, ике кеше булса “сүләшергә” кирәк диләр, безнең карашка, бу шулай булырга да тиеш, ә әдәби телдә “сөйлибез”, “сөйләшәбез” дигән вариант кулланыла.

Әдәби телдә, мишәрләрдә яңа туган бозау киләчәктә сыер булырга тиеш булса, аны теше яки ана бозау дип атыйлар. Юртышта мондый бозау “бикәч”, Сабада “тана бозау” дип атала. Дөрес, 1885 елларда казан татарлары да “бикәч бозау” дип сөйләгәннәр (Малов Е.А., 1885: 62).

Шундый типтагы аерымлыклардан чыгып, телләр диалектларга бүленәләр. Элек татар телендә фонетик һәм морфологик үзенчәлекләре белән бер-берсеннән аерылып торган өч диалект күрсәтелә иде: урта, көнбатыш (мишәр) һәм көнчыгыш (себер татарлары диалекты) (Лингвистический…, 1990: 506).

Хәзерге татар телендә биш зур диалектны күрсәтәләр: урта, көнбатыш (яки мишәр), тубыл-иртеш, бараба, том (Тумашева Д.Г., 1977) диалектлары. Алар бер берсеннән фонетик, грамматик һәм лексик үзенчәлекләре белән аерылсалар да, татар әдәби теле белән бергә татар халкының гомуми телен төзиләр.

Мишәр диалекты буенча беренче материаллар Х1Х гасыр урталарында О. Бейтлингк тарафыннан фәнгә кертелә башлый. Соңрак Н.И. Золотицкий, В.А. Казаринов, Е.А. Малов, Г.Н. Әхмәров, Н.Ф. Катанов, А.Г. Бессонов хезмәтләрендә дә мишәр диалектына кагышлы мәгълүматлар дөнья күрә.

Мишәр диалектлары сөйләшләренә чит ил галимнәре дә игътибар итми калмаган. Бу уңайлан Х. Паасонен, В. Банг, В. Шульц һ.б. фамилияләрен атап үтәргә мөмкин (Татар..., 1 кит., 2008: 12).

Мишәр диалектын өйрәнү буенча 1948 елда Казан дәүләт университеты хезмәткәре Р.А. Хакимова җитәкчелегендәге экспедиция тарафыннан шактый эшләр алып барыла. Ә 1966 елда Л.Ш. Арсланов Татарстан һәм Чувашстан АССРларның уңъяк яры районнарындагы татар сөйләшләренә багышланган кандидатлык диссертациясен яклый, анда чүпрәле сөйләшенең дә төп үзенчәлекләре тасвирлана. Дөрес, әлеге диссертация шулай ук рус телендә языла.

Бу уңайдан “Советская Татария” газетасының 1954 ел 23 июль санындагы мәкаләгә мөрәҗәгать итәсебез килә: “Татар диалектологиясе мөстәкыйль фән буларак бары тик совет чорында гына оешты. Шул вакыт өчендә аның үсешендә шактый уңышларга ирешелде. Экспедицияләр вакытында җыелган материаллар нигезендә Татарстан, Мари, Удмурт АССРларда, Киров, Свердловск, Кемерово, Горький, Төмән, Пенза, Рязань һәм бүтән өлкәләрдә яшәүче татарларның телдәге үзенчәлекләре турында хезмәтләр барлыкка килде. Татар диалектологик экспедицияләр быел да оештырылды. Отрядларны филология фәннәре кандидатлары Н. Бурганова, Л. Мәхмүтова һәм КГУ аспирантлары Н. Юзеев, А. Әфләтуновлар җитәклиләр.” Мәкаләнең авторы доцент Л.Җ. Җәләлетдинов (тәрҗемә безнеке. – И.Г.).

Мишәр сөйләшен өйрәнүгә шулай ук танылган галимәләр Л.Т. Мәхмүтова, Ф.Ю. Юсупов, Д.Б. Рамазанова, Ф.С. Бәязитова, З.Р. Садыкова, Т.Х. Хәйрутдинова хезмәтләре дә бай материал бирә.

Мәсәлән, күренекле телче галимә Л.М.Мәхмүтова үзенең “Опыт исследования тюркских диалектов” исемле зур күләмле хезмәтендә мишәр диалектының фонетикасын, морфологиясен татар әдәби теле һәм бүтән төрки, кайбер фин-угыр телләре белән чагыштырып тасвирлый.

Хезмәттә шулай ук мишәрләрнең яшәү урыннары, мишәр сөйләшләренең классификациясе, әлеге диалектны өйрәнү тарихыннан мәгълүматлар бирелә. Хезмәттә зур урынны мишәр диалектының фонетик һәм морфологик үзенчәлекләре алып тора.

Шул ук вакытта без әлеге хезмәттә мишәр диалектының лексик үзенчәлекләренә урын бирелмәве, шулай ук чүпрәле сөйләше турында да мисалларның аз булуын билгеләп үтәсебез килә.

Мишәр сөйләшенә багышланган мәгълүматлар Л.Җ. Җәләй, Г.Х. Әхәтов хезмәтләрендә дә шактый урын алган. Билгеле, без алдарак әлеге авторларга да мөрәҗәгать итәрбез.

1972 елда Р.Г.Мөхәммәдованың “Татар-мишари” исемле китабы дөнья күргән иде. 2008 елда бу хезмәт яңадан нәшер ителде. Китап зур күләмле, бай иллюстратив материал белән бизәлгән. Шуны да ассызыклап үтәсе килә - хезмәт тулаем татар-мишәрләрнең кием-салымнарын тасвирлауга багыңланган, ә мишәрләрнең тарихына, сөйләшү үзенчәлекләренә китапның бары тик кереш өлешендә генә бераз урын бирелә. (Мәсәлән, үзенчәлекләрдән ц лаштыру һәм ч лаштыру күренеше генә күрсәтелә).

Без дә әлеге хезмәтебездә чүпрәле сөйләшенең үзенчәлекләре, бигрәк тә аның сүзлек составын яктыртырга телибез. Язып үткәнебезчә, мишәрләр татар халкын формалаштыручы зур бер компонент булып саналалар, татар әдәби теленең, язма әдәби теленең формалашуында, яшәешендә зур роль уйнаганнар.

Галимнәр татар әдәби теле урта диалектка нигезләнгән, бу бигрәк тә аның фонетикасында һәм лексикасында чагыла, ә көнбатыш диалект әдәби телнең грамматик үзенчәлекләре формалашуда зур роль уйнаган дип саныйлар (Татары..., 2001: 26.).

Шуның белән бергә, аеруча көнбатыш диалектка якын торган борынгы кульязма мираслар да барлыгын билгеләп үтәсебез килә. Шулардан берсе – Коман мәҗмугасы ( Codex Cumanicus).

Иң беренче үткән гасыр башында яшәп хезмәт иткән галим В.В. Радловка мөрәҗәгать итәбез. Ул үзенең “О языке куманов. По поводу издания куманского словаря” дигән хезмәтендә (Радлов В.В., 1884) әлеге чыганак турында шактый кыйммәтле мәгълүматлар бирә. “Codex Сumanicus” исемле хезмәт Венециядәге Изге Марк храмы китапханәсендә саклана. Кульязма 1362 елда, бүтәннәре белән бергә, Венеция республикасына Франческо Петрарка тарафыннан бүләк итеп бирелгән. В.В. Радлов аны “бу хезмәт, рус тарихының башлангыч чорларында шактый әһәмиятле роль уйнаган, ләкин үзе бөтенләй юкка чыккан халыкның истәлеге, төрки телнең истәлеге,” - дип бәяли (Радлов В.В., 1884: 1,3.).

“Codex Cumanicus” - 1294-1303 еллар арасында католик миссионерлары (итальян, немец монахлары) тарафыннан төзелгән латинча-фарсыча-куманча (кыпчакча) сүзлек. Бездә ул “Куман мәҗмугасы” дип билгеле. Анда шул чорда Хәзәр (Каспий буе) далаларында яшәгән кыпчак, болгар кабиләләре телендә йөргән өч меңгә якын төркичә сүз һәм иллеләп табышмак, мәкальләр теркәлгән. Гомум кыпчак-төрки теленең, шул җөмләдән татар теленең, борынгы үрнәкләре булу ягыннан сүзлек зур тарихи әһәмияткә ия. Сүзлекнең күп тәгъбирләре бүгенге укучы өчен дә җиңел аңлаешлы: ”Мән сизенеп әйтер идем сезгә Тәңре сүзен, тел белмәем, тылмач юк...” “Качан аны таш белән ташлар иде, ул әйтер иде: юкары бакып күрегез, Мән күрермен кем, күк ачылыптыр...” Мәҗмуга беренче кат 1880 елда Будапешт шәһәрендә венгр галиме Геза Кун тарафыннан нәшер ителә (Рәми И.Г., 2001: 139-140).

Кызганычка каршы, күпме генә “без – татарлар” дип күкрәк каксак та, бу хезмәт әлегә кадәр татар телендә чыгарылмаган. Ватиканнан “Казанская божья матерь” иконасын кайтару буенча республиканың шактый гына дәрәҗәле кешеләре эш алып барды. Шуның нәтиҗәсе буларак инде күп санлы дин тотучылар әлеге иконаны күрү, аңа табыну бәхетенә ирештеләр (без моның белән тулаем килешәбез, тарихи истәлек үзенең туган илендә сакланырга тиеш. – И.Г.). Шул ук вакытта Ватиканда саклана торган иконадан берничә йөз ел элек дөнья күргән, төрки халыклар мирасы булган, мишәр диалектына аеруча якын торган, әлеге хезмәтнең күчермәсен генә булса да республика китапханәләрендә булдыру турындагы тәкъдимне без әле ишетә алганыбыз юк.

Атап үтелгән хезмәт турында сүз йөрткәндә, укучыларның игътибарын тагын бер нәрсәгә юнәлтергә кирәк. Латин хәрефләрен белгән татар кешесенә “Codex Cumanicus” ның төп нөсхәсен уку да авыр булмас дип уйлыйбыз. Берникадәр мисаллар да китерик: oymac (уймак), bus (боз), urluk (орлык), cun (көн), cüydurumen (көйдерермен), köz (күз), kerek (кирәк), kir (кер), tav (тау), sav (сау), baursak (баурсак), habar (хәбәр), haram (хәрәм), teqirman (тегермән) һ.б.

В.В. Радловның бу хезмәте безнең өчен тагын бер ягы белән кыйммәткә ия. Автор куман (кыпчак) теленең Идел буе төркиләре теленә, аеруча мишәр сөйләшенә якын булуын кабат-кабат ассызыклап күрсәтә. Шуны раслар өчен, мәсәлән, ул тартык авазлар буенча биш төрле схема бирә һәм нәтиҗәләр ясый. Автор ясаган нәтиҗәләрне, укучыга төгәл җиткерер өчен, тәрҗемәсез бирәбез: “Эта таблица опять ясно доказывает, как близок куманский язык в рассматриваемом отношении к волжским наречиям и особенно к мишарскому (ассызык безнеке. – И.Г.). Все эти соединения в куманском языке, насколько нам дозволяет судить Кодекс, совершенно соответствуют соединениям мишарского наречия. Я представляю здесь просто перечень соединений мишарского наречия и однородные примеры, встречающиеся в материалах Кодекса» (Радлов В.В., 1884: 41,45).

Мәсәлән, тартык авазларның -кшс-, -кц-, -тт-, -пк-, -цк-, -цт-, -зг-, -нн-, -нл-, -рн-, -рк-, -рп- һ.б. тезмәләре Codex Cumanicus теле белән татар теленең тәңгәл килүе турында сөйли. Инде мисаллар китерик: jakшы – уacsi, аkцaahcä, äшiттik – еsittiс, öпкälä – орсһаlа, öзгä – özgäčä, огланның – оglаппiпg, äткäнлäргä – еtсhепlеrgä, кöрüнмägikоrunmаdi һ.б.

“Codex Cumanicus” телендә иялек килеше (-ның), төшем килеше (-ңы), күплек сан (-лар), чагыштыру дәрәҗәсе (-рак) кушымчалары татар телендәге кебек үк икән: (уцмакның – učмаkпiпg, тiрiliкнiң – tirilikning, тiшläр – tislär һ.б.).

Татар телендә һәм “Codex Cumanicus” телендә -рк-, -рт-, -рс-, -рш- һәм бүтән тартыкларның тезмәләре күп сүзләрдә күзәтелә: корk – сһоrсһаrmен, сilk – si, борц – bоrz, коркунц – сһоrсuпz, арткан – аrtсһап һ.б.

Хезмәтенең ахырында В.В. Радлов куман (кыпчак) теленең Идел буе төркиләре теленә, бигрәк тә аның мишәр сөйләшенә якын булуын кабат ассызыклап әйтә: “Мы должны причислить куманский язык к западным наречиям... из них куманский язык ближе всего стоит к волжским наречиям и в особенности к наречиям мишеров” (Радлов В.В., 1884: 52-53). Ләкин ул шул ук вакытта түбәндәгеләрне билгеләп үтә: “Однако куманский язык представляет более раннюю степень развития, чем язык нынешних мишеров. Таким образом материалы Кодекса ясно доказывают, что наречие татар приволжских в отношении фонетики очень немного изменилось в течение почти 500 лет” (Радлов В.В., 1884: 53).

В.В. Радловның “Коман мәҗмугасы” турындагы фикерләрен берничә хезмәтендә Л.Г. Мәхмутова да дәвам итә. Мәсәлән, “Татарский язык в его отношении к древнеписьменному памятнику Codex Cumanicus по данным лексики” исемле хезмәтендә В.В. Радловның куман-немец сүзлегенә кертелгән 2223 сүзнең 1781е (80%ы) татар телендә дә кулланылуын раслый. Шуларның күпчелеге борынгы төрки сүзләр (биредә төрки-монгол тиңдәшлеге исәпкә алынмаган) булуын ассызыклый. Моңардан башка сүзлектә гарәп һәм фарсы сүзләренең, шулай ук берничә славян һәм грек телләреннән кергән сүзләр булуын билгеләп үтә. Шул ук вакытта гарәп һәм фарсы сүзләрнең күпчелеге татар телендә дә кулланышта булуы турында да яза (тәрҗемә безнеке. – И.Г.).

Л.Т. Мәхмүтова да әлеге кульязма истәлекнең мишәр сөйләшенә якын булуын аерым билгеләп үтә. Мәсәлән, ул 160 тан артык сүзне мишәрнеке дип ассызыклый (Мәхмүтова Л.Т., 1982: 68-153). Моңардан башка, без әлеге санга кермәгән, ләкин мишәр сөйләшенә хас булган ц лаштыру һәм й лаштыру мисалларының күп санда булуын, кайсы сөйләшкә керүләре бәхәсле булган сүзләрнең дә шактый булуын искәртергә кирәк дип саныйбыз.

Икенче бер хезмәтендә Л.Т. Мәхмүтова шулай ук: “... наречие мещеряков” в основе своей является кипчакским,” – дип билгеләп үтә (Махмутова Л.Т., 1978: 258).

“Коман мәҗмугасы” теленең татар теленә, бигерәктә аның мишәр сөйләшенә бик якын булуы турында шулай ук Г. Кун, Б. Дерн, А. Габэн, Г. Рәхим, Г. Газиз һ.б. язып үтәләр (Абдуллин И.А., 1974: 167).

Табигый, көнбатыш диалектның башка төрки телләр белән дә аерым уртаклыгы бар. Ул фонетика һәм грамматика өлкәсендә дә, татар телендә кулланылмыйча, башка телләрдә һәм мишәр сөйләшендә очрый торган сүзләрдә дә табыла.

Бу хезмәт өстендә эшләгәндә, күптелле төрки сүзлек белән якыннан танышырга туры килде ( Karşilaştirmali Türk leһceleri söz., 1991). 1180 биттән (беренче томы. – И.Г.) торган китап Анкара шәһәрендә 1991 елда нәшер ителгән. Сүзлектә төрек, азәрбайҗан, башкорт, казах, төрекмән, үзбәк, кыргыз, татар, уйгыр телләрендәге сүзләр үзара тәрҗемә ителә. Бу китапның шулай ук латин хәрефләре белән бастырылган икәнен һәм аны укуда бернинди авырлык очрамавын да ассызыклап үтәсе килә. Сүзлек нигезендә татар диалектларындагы һәм төрки телләрдәге уртак күренешләрне ачыкларга мөмкин. Мәсәлән, югарыда санап үткән телләрдә дә, гарәп алынмаларындагы г авазының, татар теленең көнбатыш һәм көнчыгыш диалектларындагы кебек үк, төшүен күрәбез. Бу күренешне без сүз башында һәм уртасында да күзәтә алабыз.

Сүз башында төшеп калу мисаллары:


<предыдущая страница | следующая страница>


Рецензентлары: тарих фәннәре докторы, профессор Ф. Ш. Хузин; филология фәннәре докторы, профессор Ф. С. Хәкимҗанов

Тр фәннәр Академиясе Г. Ибрагимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының баш фәнни хезмәткәре, профессор Д. Б. Рамазанова

3505.14kb.

17 12 2014
20 стр.


Өзін -өзі тану студент дәптері 1 курс

Ж. Ж. Молдабеков, философия ғылымдарының докторы, профессор; Л. К. Керімов, педагогика ғылымдарының докторы, профессор

1101.05kb.

17 12 2014
6 стр.


Сұлу сөздің Сардары

Халық жазушысы, Қазақстан Республикасы ¥лттық Ғылым академиясының академигі, филология ғылымдарының докторы, Қазақ және Қырғыз Республикаларының еңбек сіңірген ғылым қайраткері, пр

75.94kb.

14 10 2014
1 стр.


Журналист әдебі журналистика мамандағы бойынша сырттай оқитын студенттерге арналған әдістемелік нұсқаулық Павлодар (07) ббк 76. 01Я7 С. Торайғыров атындағы пму-нің Ғылыми Кеңесі ұсынған Пікір жазғандар

М. Алдабергенов – тарих ғылымдарының докторы, профессор, журналистика кафедрасының меңгерушісі

246.49kb.

12 09 2014
1 стр.


Н. Ж. Джайчибеков физика-математика Ўылымдарыны докторы, профессор

Математическое моделирование течения суспензий в химических аппаратах

4782.39kb.

25 12 2014
27 стр.


5В110100 «Мейірбике ісі» мамандығы үшін

Кафедра меңгерушісі: Миндубаева Фарида Анваровна, медицина ғылымдарының докторы, профессор, педагогикалық жұмыс стажы- 38 жыл

490.9kb.

15 10 2014
4 стр.


Н. У. Шаяхметов, тарих ғылымдарының докторы
8942.2kb.

25 12 2014
44 стр.


Ақпараттық Хат 1 Құрметті әріптестер!

РЖҒҰА академигі, биология ғылымдарының докторы, профессор ажар ахметқызы жұбанованың 70-жылдық мерейтойына арналған «Биотехнологиялық зерттеулердің қазіргі жағдайы және жетістіктер

34.66kb.

25 12 2014
1 стр.