Перейти на главную страницу
Сүз уртасындагы очраклар:
Бу турыда мисаллар нигезендә күбрәк итеп без соңрак тукталырбыз.
Бүтән авазлар чиратлашу очраклары: й – җ тәңгәллеге дә көнбатыш диалектның кайбер төрки телләр белән аерым уртаклыгы булуын күрсәтә (бу турыда да соңрак тулырак итеп тукталырбыз):
җилек (әд.) – ilik (төрек, азәрбайҗан, үзбәк, төрекмән, уйгыр), элек – йелек (көнб., көнч.).
җир (әд.) – jer (казах), уer (үзбәк, төрекмән), уär (уйгыр), йир (көнб., көнч., Codex Cumanicus).
Башка кайбер аваз тәңгәллекләре буенча да көнбатыш диалект, шул исәптән чүпрәле сөйләше дә, аерым төрки телләр белән уртаклык күрсәтә.
Берничә мисал китерик: әд. шулпа – şоrbа (азәрбайҗан), sorра (казах), şоrро (кыргыз), şurра (уйгыр), шурпа (көнбатыш һәм көнчыгыш диалектларда, урта диалектның Урал төбәге сөйләшләрендә); әд. үткен – ötkir (казах, үзбәк), ötkür (кыргыз, уйгыр), үткер (көнбатыш, көнчыгыш диалектларда һәм урта диалектның күпчелек сөйләшләрендә); әд. муен – bоуun (төрек, азәрбайҗан, үзбәк, төрекмән, уйгыр), бун' (көнбатыш диал.), буйын ( Урал төбәге татар сөйләшләрендә).
Күрсәтелгән сүзлектә төрки телләр һәм көнбатыш диалект белән уртак, ә татар әдәби телендә булмаган сүзләрне дә очраттык:
- тирес (көнб.), teris (казах), ters (кыргыз, үзбәк, төрекмән, уйгур), әдәби телдә кире;
- какул' (көнб.), kakül (төрек), käkil (азәрбайҗан), kakil (үзбәк, төрекмән), köküle (уйгыр), әдәби - маңгай чәче;
- зимбел (көнб.), zembil ( төрек), zämbil (азәрбайҗан, уйгур), әдәби - корзинка, кәрзинкә;
- тәләй (көнб.), täleу (казах, кыргыз, төрекмән), tälе (уйгур), әдәби - бәхет;
- эшетү (көнб.), isitma (үзбәк, төрекмән), әдәби - бизгәк, өшетү.
Төрки телләр сүзлеге белән эш иткәндә без тагын бер, безнең карашка, кызыклы фактка тап булдык. Атап үтелгән телләр арасында татар теле белән уртак сүзләр күберәк уйгыр телендә табылды. Мәсәлән: «Аidаj јüziŋne čolpan közüŋni – Айдай йөзеңне, чулпан күзеңне» (Малов С.Е., 1903: 317). Дөрес, монда махсус статистик тикшеренүләр кирәктер, шуңа да без бу фаразыбызны шуның белән чиклибез.
Татар теле белән төрки телләр арасындагы уртаклыклар бик борынгы чордагы тарихи бергәлек белән аңлатыла. Шунысы әһәмиятле, бу бергәлек гасырлар буе саклана, ныгый килгән. Аерым тарихи-мәдәни характердагы вакыйгалар да бу процесска өлеш керткән булырга мөмкин. Моңа, алдарак язып үткәнебезчә, халыкның төрле төбәкләргә күченеп утыруы да тәэсир иткән булырга тиеш.
Инде туган төбәгем сөйләшенең үзенчәлекләренә күчик. Бу сөйләш фәндә чүпрәле сөйләше дип атала. Ул хәзерге Татарстанның Буа һәм Чүпрәле, Чувашстанның Батыр һәм Канаш районнарында яшәүче татар-мишәрләрнең сөйләшен үз эченә ала. Ләкин шуны ассызыклыйсы килә, безнең игътибар үзәгендә башлыча Чүпрәле районы авылларының сөйләше булды.
Фонетик үзенчәлекләр.
Әлеге үзенчәлекләрне без сузык авазлардан башлыйбыз.
Чүпрәле сөйләшендә а авазын ачык итеп, рус а сы кебек әйтелә. Моны рус теленең йогынтысы белән аңлатырга кирәктер.
Чүпрәле сөйләшендә дә, татар әдәби телендәге кебек, кайбер сузыклар урынына бүтән сузык авазлар куллану, икенче төрле әйтсәк авазларның тәңгәл килү күренеше очрый. Моны без ~ символы белән күрсәтәбез.
Мәсәлән, ы ~ а: йаңы ~ яңа, кагыз ~ кәгазь, табыр ~ табар, сындык ~ сандык, йазыр ~ язар, тырбы ~ торба, кылынмыш ~ кыланмыш һ.б. Бу күренеш урта диалектта да очрый.
а ~ ә: кагыз ~ кәгазь, бар'ам ~ бәйрәм, арцу ~ әрчү, ар'ан ~ әйрән, йараш ~ ярәш, йанаша ~ янәшә һ.б.
и, ы ~ е, ә һәм моның киресенчә булу күренешләре дә очрый: шиша ~ шешә, пике ~ пәке, мәләш ~ миләш, мыни ~ менә, чыназа ~ җеназа, әрбир ~ әйбер, кифен ~ кәфен, кырка ~ күркә, тиспе ~ тәсбих, быйыр ~ бөер, тиге ~ теге, йигерме ~ йегерме, тирмән ~ тегермән, йыгыр ~ йөгер, әпәй ~ ипи, нәшли ~ ни эшли, бәбәй ~ бәби һ.б.
ы ~ у: ырлау ~ урлау, шындый ~ шундый, шылай ~ шулай, шыңа ~ шуңа, шыннан ~ шуннан, шыны ~ шуны, ысак ~ усак һ.б.
у, ү ~ о, ы: бутка ~ ботка, карбуз ~ карбыз, үмер ~ гомер һ.б.
и, ө, е ~ ү һәм киресенчә: тигел ~ түгел, беген ~ бүген, киңел ~ күңел, йүгән ~ йөгән, йүткерү ~ йөткерү, үмә ~ өймә һ.б. Бу күренеш чүпрәле сөйләшенең төп үзенчәлекләреннән берсе булып санала.
е ~ о: берцә ~ борча, мерзә ~ морҗа һ.б.
ү, ы ~ ө: нүгез ~ мөгез, үмә ~ өмә, йыгыру ~ йөгереү, йүгән ~ йөгән, күә ~ көя, күәнтә ~ көянтә, күек ~ көек, сүwәк ~ сөяк, сүwәм ~ сөям, түенцек ~ төенчек, әпәй ~ һ.б.
е ~ ә, ә ~ е: күгерцен ~ күгәрчен, мәктеп ~ мәктәп, үлер ~ үләр, күмер ~ күмәр, эзергә ~ эзәргә һ.б.
Чүпрәле сөйләшендәге кайбер сүзләрдә әдәби телдәге алгы рәт сузыклары арткы рәт сузыклары белән чиратлашалар: йыгыру – йөгерү, мацы – мәче, кычык – көчек, капыста – кәбестә, кырка – күркә, кукы – күке, мый - ми һ.б.
Әдәби телдәге арткы рәт сузыкларының алгы рәт сузыклары белән чиратлашуы да очрый: кецеркән – кычыткан, берсәк - бераз.
Чүпрәле сөйләшендә сузык авазларның төшеп калуларын да күрсәтергә кирәк. Әлеге күренеш 1) сүз башында: терге - өтерге, мурта - умарта, сак - усак, затканнар - озатканнар, зак – озак; 2) сүз уртасында: иләшү - ияләшү, бун' - муен, урны – урыны, бүрке - бүрек, ирне – ирене, бырны – борыны; 3) сүз ахырында да: тәрәз – тәрәзә, кый – кое һ.б. очрарга мөмкин.
Сөйләштә бүтән мишәр сөйләшләрендәге кебек үк -ай-, -әй-, -ой-, -ый-, -өй- дифтонглары составындагы й авазы төшеп кала, ягъни дифтонг монофтонглаша, бу күренешне сүзнең башында, шулай ук уртасында һәм ахырында да күзәтелә: әткән - әйткән, ад'а - әйдә, ал'андыра - әйләндерә, ан'у -айну, кач'ан - кайчан, эрәтә - өйрәтә, үлә - өйлә (намаз вакыты), үрә - өйрә, ун'ау - уйнау, ү - өй, ар'ан - әйрән, бәләм – бәйләм, бәләгән - бәйләгән, кат'у - кайту, кас'ы - кайсы, кан'ар - кайнар, кимә - көймә, бат'ак - байтак, бат'ал – байтал, түмә - төймә, сөйлә - сүлә, әйтү - әтү, кун' – куен, кү - көй, мый - ми, цү - чөй һ.б.
Кайбер очракларда бу дифтонглар саклана да. Мәсәлән, сайла, уйла дип әйтүне дә ишетергә мөмкин.
Чүпрәле сөйләшендә и, а авазлары урнына -әй, -ай, -ый дифтонглары килү күренеше дә күзәтелә: әпәй – ипи, әнәй - әни, әтәй - әти, баҗай – баҗа, бәбәй – бәби, мый – ми, песәй - песи һ.б.
Бу үзенчәлеккә моннан йөз ел элек С.Е. Малов та игътибар иткән һәм түбәндәге мисалларны китергән: цабата – чабата, цак – чак, цакыр – чакыр (Малов С.Е., 1903: 6). Без С.Е. Малов хезмәтендә шулай ук цыбылдык, пецән, каца, цаптырып, кецкенә, цитеннән кебек сүзләрне дә очратабыз.
Бу үзенчәлек чүпрәле сөйләшендә даими күренеш, ц-лаштыру сүзнең башында да, уртасында да, азагында да күзәтелә.
Моны кайбер мисаллар белән дә раслыйк. Сүз башында: цалгы – чалгы, цүпрәк - чүпрәк, цегендер - чөгендер, цир - чир, цырай - чырай, цаткы – чаткы, цумар - чумар һ.б.
Сүз уртасында: ыцып - очып, кецле - көчле, кеце - кече, мунца – мунча, бакца - бакча һ.б.
Сүз азагында: тыныц - тыныч, ацкыц - ачкыч, эц - өч, эц - эч, капкац - капкач – һ.б.
Шул ук вакытта аерым сүзләрдә ч авазының да кулланылуын күрсәтеп үтәргә кирәк: чашкы, чашкасты, чуклы, числалык, чаука, кач'ан, качы, ыркача, чаршау һ.б.
Бу күренешкә заманында Л.Җ. Җәләй дә игътибар иткән. Ул: “Мишәрләрне ц лаштырып сөйләүчеләр итеп саныйлар, ләкин бу дөрес түгел”, – дип билгеләп үтә (Л.Җ.Җәләй, 1947: 101).
Моңа С.Е. Маловта да мисаллар табабыз: “… ч авазына күчмәгән мишәр авыллары да бар. Мәсәлән: “Каргалы авылында ц белән, ә Дүрт йорт авылында ч белән сөйлиләр”, - дип билгеләп үтә (Малов С.Е., 1904: 6).
Икенче бер чыганакта мишәрләрнең ч лаштырып (Мордовия һәм Татарстан, Пенза, Саратов, Тамбов, Ульяновск, Оренбург өлкәләре) һәм ц лаштырып (Горький һәм Ульяновск өлкәләре, Татарстан, Чувашстан, Башкортстан) сөйләүчеләргә бүленүләре турындагы мәгълүмат энциклопедик характердагы сүзлекләрдә дә чагылыш тапкан (Лингвистический...,1990: 506).
Гадәттә, чүпрәле сөйләме яңгырашын күрсәтү өчен, мисал итеп, мондый тизәйтемнәр кулланалар: “Цалгы белән пецән цапкан цакта цабатамның баwы царт итеп өзелде” яки “Цаба-цаба барган цакта, цитән аша цыккан цакта цабатамның кәркеше царт итеп өзелде”.
Чүпрәле сөйләшендә, мишәр диалектындагы кебек үк, җ авазы күп очракларда әйтелми. Анда й – ләштереп сөйлиләр: йилкә - җилкә, йеп - җеп, йан - җан, йибәр - җибәр, йү - җөй, йиткән - җиткән, йирләү - җирләү, йимерелә - җимерелә, йыр - җыр, йәй - җәй, йимеш – җимеш, йизни – җизни, йиде – җитмеш, йитез – җитез, йигү - җигү һ.б. Ләкин баҗа сүзендә әлеге аваз саклана.
Шул ук вакытта җ урнына з авазы тәңгәл килү дә күзәтелә: зил ~ җил, зийәү ~ җәяү, зиңел ~ җиңел, зәймә ~ җәймә, зиңү ~җиңү, зилен ~ җилен, зыйып ~ җыеп, кәлземә ~ кәлҗемә, мәзелес ~ мәҗелес, мерзә ~ морҗа, уз'ым ~ уҗым, тегәрзеп ~ тегәрҗеп, кәзә ~ кәҗә һ.б. Бу үзенчәлек тә чүпрәле сөйләшенең үзенчәлекләреннән берсе булып тора.
Җ бүтән авазлар белән дә алмашырга яки бөтенләй төшеп калырга да мөмкин: эләк - җиләк, ирәнец - җирәнеч, ирәнцәк - җирәнүчән, элек - җилек, чыназа – җеназа, йирләү – җирләү, йү – җөй, йитә - җитә, йимеш – җимеш һ.б.
Инде тартык авазларның бүтән үзенчәлекләренә дә тукталыйк. Әлеге сөйләштә шулай ук бер төркем аваз тәңгәллекләре күзәтелә:
Кайбер сирәк очрый торган бүтән тәңгәллекләргә дә мисаллар китерик: кукшин ~ кувшин, аткыры ~ аркылы, нәстә ~ нәрсә, алыннан ~ алдыннан, аңышу ~ аңлашу, ышау ~ охшаш булу, сугалцан ~ суалчан, шымран ~ йомран, йәшү ~ дәшү, цеце ~ төче, әрбир ~ әйбер, йабу ~ ягу, искәү ~ иснәү, кыңыр ~ кыңгыр, пиц ~ мич, пугай ~ таракан, утыргыц ~ урындык, ыңгырану ~ ыңгырашу һ.б.
Чүпрәле сөйләшендә, әдәби телдән аермалы буларак, күпчелек очракта ирен-теш w авазы үзе әйтелә (ягъни урта, көнчыгыш диалектлардагы кебек): дәwам - дәвам, аwыл - авыл, баwырсак - бавырсак, таwык - тавык, каwын - кавын, циклаwык - чикләвек һ б.
К, г авазларының да тирән тел арты варианты чүпрәле сөйләшендә әйтелми.
Кайбер очракларда б саңгыраулаша: пыт - бот, пет - бет, петү - бөти, пытак - ботак, тәпе - тәбе, пытпыл' дык – бытбылдык, пибик – бәбкә, тиспе – тәсбих, петәшү – бетәшү һ.б.
Сузык авазлар кебек үк тартык авазларның да төшеп калу очраклары бар:
һ - шәәр – шәһәр, шәри Болгар – шәһри Болгар, йәт – җәһәт, тәлил – тәһлил, тәрәт – тәһарәт, уш – һуш, зийен – зиһен һ.б. Һ ның төшеп калу очраклары исемнәрдә дә очрый: Ади – Һади, Факийә - Фикиһә, Майҗамал – Маһиҗамал һ.б.
С.Е. Малов күрсәтүенә караганда, үткән гасыр башларында киресенчә булган – мишәрләр бүтән телләрдән кергән сүзләрдә очраган һ авазын бик ачык итеп әйткәннәр. Казан татарларының гади халкы бу авазны әйтмәгән. Мәсәлән, мишәрчә һауа, татарча –ауа; мишәрчә һäйбäт – татарча äйбäт (Малов С.Е., 1904: 7).
Шулай ук г төшеп калу очраклары да бар, моны бигерәк тә гарәп алынмаларында, исемнәрдә күзәтәбез: сәат – сәгать, айып – гаеп, үмер – гомер, җыма – җомга, аза - әгъза, адәт – гадәт, дәа – дога, мәләун – мәлгунь, Алиулла - Галиулла, Алимулла – Галимулла, Абдулла – Габдулла һ.б.
Тартык авазларның бүтән очракларда да төшеп калуларына мисаллар китерик:
Чүпрәле сөйләшендә иҗек төшү очракларын да күзәтәбез: киздек – киез итек, кынный – колынный, албут – алпавыт, кикказ – киек каз, кисап – киле сабы, кисаугац – кисәү агачы, курэләк – кура җиләк, кырыккат – кырык карта, мәтәм – мин әйтәм, нәшләргә - ни эшләргә, иләшү – ияләшү, күрәтә - күрәләтә, баралмыйм – бара алмыйм һ.б.
Иҗек өстәлү күренешләренә дә мисал китерик: буwа буwалау – буа буу, пыцыраwык - пычрак, кыстрымбый – кыстыбый һ.б.
Чүпрәле сөйләшендә ике авазның яки иҗекнең урыннарын алмаштырып әйтү күренеше (метатеза) да бар: азбар – абзар, бүрке – бүрек, каулады – куалады, кымырыцка – кырмыска, үрмәкцә - үрмәкүч, кабак – капка, бырны – борын, йегерембер – егерме бер һ.б.
Өлкән буын кешеләренең сөйләшендә ялгызлык исемнәрне кыскартып куллану очраклары күзәтелә: Сибай – Сибгатулла, Вәлүш – Вәлиулла һ.б. Бу турыда без тулырак итеп алдарак язарбыз.
Билгесезлек алмашлыкларының куллану очракларын күрсәтик: әллә нәстә, нәстә булса, кайа булса: Бик быргаланасың, берәр нәстә булдымы әллә? Бик ардым, кайа булса да барып йал итеп кат'ырга кирәк.
Ясалма рәвешләрдә - лата, - ләтә һ.б. кушымчалар кулланыла: артлата – арт яктан, күз күрәтә - күрәләтә, башкацалый – үзгәчә һ.б.
Вакыт рәвешләренең ясалу мисаллары: кыш ката – кыш буе, йаз ката – яз буе, кен сәтә - көн буе, тен ката – төн буе һ.б.
Фигыльләр.
Инфинитив, хикәя фигыльләрнең киләчәк заман шәхси формаларында, тамырлары р авазына беткән сүзләрдә - га, - гә кушымчалары алдында р авазының төшеп калуы күзәтелә: барыга - барырга, тырыга - торырга, бирегә - бирергә, эцерегә - эчерергә, утырыга - утырырга, йөрегә - йөрергә, йыгырыга - йөгерергә, үстерегә - үстерергә һ.б.
Чүпрәле сөйләшендә фигыль формаларындагы –арга, -әргә кушымчалары урнына - ырга, - ергә вариантлары кулланыла: сатырга – сатарга, батырга – батарга, йагырга – ягарга, күмергә - күмәргә һ.б.
Сыйфат фигыльләрнең түбәндәге формалары бар: - ыр, - ер, - асы, - әсе, - ацак, - әцәк: Барыр урның, сүләшер кешең булмаса, бу ден'йада ницек йәшәргә кирәк. Табасы иде ул малайны, минем анарга акца бирәцәгем бар иде вет'.
Чүпрәле сөйләшендә дә кели ярдәмче фигыле ярдәмендә эчке теләк төшенчәсен белдерә торган формалар ясала. Мәсәлән, ашагым кели, баргым кели, эцкем кели һ.б. Шулай ук барма кели, әтмә кели, килмә кели формалары актив кулланыла, алар максат, теләк һ.б. мәгънәләрне белдерә.
Хәл фигыльләрдә әдәби телдәге – ганчы, - гәнче урынына – гинца, - гинцак кушымчалары кулланыла: Анда кадәр баргинца күпме wакыт үтә. Ул канциртка баргинцак рахәтләнеп йыклап алам.
Хәл фигыльләрдә - ып, - еп кушымталары куллану үрнәкләрен дә бирик. Әгәр ашамасаң мин сине калдырып китәм. Күреп тырасың бит кулым буш тигелне, хаман сырыйсың.
Шулай ук – йынца кушымчасы да очрый: Ницек килдегез сез безгә, батмайынца диңгезгә. Кадерле кунак сез безгә, ни хурмәт куйыйм сезгә (җыр) .
Бәйлекләр.
Чүпрәле сөйләшендә, әдәби телдәге бәйлекләр белән беррәттән, җирле формалар да кулланыла. Мәсәлән: тәкле - тикле, хатле – кадәр, тиңелтин – кадәр.
Шулай ук рус теленнән кергән бәйлекләр дә бар: пытамушты – чөнки, йисли - әгәр, хатә - карамастан, булса да: Без баребер урманга бардык, хатә кицтән йаңгыр да сибәләп узган иде. Аның аты урысца, пытамушты әтәләре бергә сугышта булганнар, сүләшкәннәр, йисли малайлары туа икән, аларга бер-берсенең атын кушарга.
Чүпрәле сөйләшенең үзенчәлекләреннән берсе - ул вет', хыт' кебек сүзләрнең бәйлек тә, кисәкчә дә булып кулланышлары. Син безгә кил инде, йулны беләсең вет'. Аның хыт' ике диплумы булса да акыл йагы әзерәк шул. Бу очракта хыт' кисәкчә ролен үти.
Рус теленнән булган алынма кисәкчәләр турында да әйтү кирәк: дажы – хәтта, рәзе - әллә. Бу буранда рәтле кеше дажы кычыгын да урамга цыгармый. Рәзе син аның касталанганын ишетмәгән идең?
Без алда атап үтелгән сүзләрнең күбесенә мисаллар китермәдек, чөнки алар чүпрәле сөйләшенең кыскача аңлатма сүзлегендә биреләләр.
Шулай ук төрки телнең истәлеге, төрки халыклар мирасы булган “Коман мәҗмугасы”нда да мишәр диалектына якын сүзләрнең күплеген билгеләп үттек, фикеребезне бу өлкәдә эзләнүләр, тикшерүләр алып барган галимнәрнең сүзләре, мисаллар белән дә ныгытарга тырыштык.
Бер үк вакытта чүпрәле сөйләшендә, әдәби телдә булмаган сүзләрнең дә шактый күплеген билгеләп үтми булмый. Аларны тематик төркемнәргә бүлеп карарга мөмкин. Анализ барышында мәгънәләрен биреп тормаска булдык, чөнки китапның алдагы бүлегендә мең ярымнан артык сүз урнаштырылган, аларның аңлатмасы һәм кулланыш үрнәкләре шунда биреләчәк.
Кешене төрле яклап сыйфатлый, аның әгъзаларын, хәлен аңлата торган сүзләр бар: ататут', аwака, бәтеш, йарпайу, мыг'ын, петәтә, сарыплау, тайцан, уч, цыбар, үләбәт, цатан, аухатлы, алдакцы, зәйәк, петәй, акыш-макыш, тәләй, ирегү, йерәкләнү, рәнзү, маскарцы һ.б.
Туганлык-кардәшлекне белдерә торган сүзләр: әтәй, әнәй, игәц, канигәц, бийага, харендәш, нук, ылан, ыланшак, теп, апат'ым, тайым, кан'ата, кан'ага, алмәптәй, зеңәци, кан'на һ.б.
Хайваннарга кагылышлы сүзләр: арулату, кагау, куцат, кыннау, кычык, кәнәш, цирү, кырмыш, пугай, тәwә, кур', алаша, баллау, камка-тәтәй, кисеркә, цебеш, үрмәкцә, цикеркә, йүwеш таракан һ.б.
Аш-су, үсемлекләр, бакча белән бәйләнешле сүзләр: айбагар, алма, гырда, керцемә, кырлый, кырмаwык, кәкәш, ләкшә, тетелү, тызлык, цепелци, цыгыт, пукыл', әпәй, пыжу, салма, саwым, кукыли, йакмыш, кыстрымбый, питрац, эре, кагыт, пәзи, чаукабаш, пути һ.б.
Өй, йорт кирәк-яраклары, кием-салым белән бәйләнешле сүзләр: зәмәт, аран, былдыр, какрушка, мыкыл'чык, нүэш, мунца пулы, ут, цалыр, ындыр, ышкуwыц, эленге, күпцек, сушила, тигәнә, тыратайка, урдык, утыргыц, дустыган, тәлпәк, пәзи һ.б.
Төрле башка өлкәләрдә кулланыла торган сүзләр: аппару, кан'ы, ката, аткыры, әмишә, мижин, ацкарный, сүркү, тирес, тузу (таралышу), цат, шалгама, шәшүрә, үзгәцәли, ацкарный, берсәк, теш, тыраташ, мәзәк, кизләү, дуйын, апат'ым, әптәй, пәйецләнү һ.б.
Инде вакыт узу белән сүзләрнең бер төрдән икенче төргә күчүенә дә игътибар итәргә кирәк. Мәсәлән, элек гомумтатар телендә яшәештә булып, ниндидер сәбәпләр белән кулланыштан төшкән сүзләрнең кайберләре көнбатыш диалектта сакланып киләләр һәм хәзерге сүзлекләрдә диалекталь итеп күрсәтеләләр. Алар арасында язма әдәби әсәрләрдә кулланылып, шуннан яңадан әдәби телгә кайтканнары да бар: аран – терлекләр өчен бүрәнәдән эшләнгән җылы урын, теше – киләчәктә ана булачак хайван баласы, кура - колга, ыцкыр - ычкыр, быгыл - эскерт, эргә - өйне җылыту өчен идән астында стена буена салынган туфрак, карсак – тәбәнәк, кычык - эт, мазар - зират, паңгы – гөмбә, тәлпәк – кәләпүш, түндәк – бүкән һ.б. (Ахмеров Г.Н., 1998: 134-135).
Моңа заманында Е.А. Малов та игътибар иткән. Ул болай дип яза: “Еллар үтү белән элек диалекталь булган сүзләр әдәби телгә кереп китәләр. Мәсәлән, 1885 елда мишәр диалектында булган атакайгынам (әдәби - әй аллам), бүләк (күчтәнәч), баз (нәүрәп), багучы (күремче), бишмәт (казакин), жилетка (камзол), келәт (җәйге бүлмә), ката (кәлүш), мәцет (мәсҗид), пәрдә (чаршау), түбәтәй (тәкия), тәңре (алла), тастымал (яулык), чандыр (арык) сүзләре хәзер әдәби сүзләргә керәләр.
Шулай ук элек татар сөйләшендә булган сүзләрнең диалекталь сүзгә әйләнүе һәм аның киресе булу күренешенә дә очрыйбыз. Мәсәлән, элек мишәр диалектындагы тәлинкә, сагыз сүзләре хәзер әдәби телдә саналалар, ә тәрилка, цәйер сүзләре диалектальга әйләнгәннәр.
Мишәр сөйләшендәге кайбер диалекталь сүзләр, татар әдәби телендә үзләре кулланылмасалар да, башка сүзләр ясалуда катнашалар, икенче төрле әйтсәк, аларны без хәзерге татар сүзләренең тамырында табабыз. Фикеребезне куәтләп мисалларга тукталыйк. Борынгы төрки телдә үлән мәгънәсендә ot сүзе (төрек, азәрбайҗан, казах, кыргыз, үзбәк, төрекмән, уйгыр телләрендә ул әле дә саклана) булган. Болгар дәүләтендә ут сүзе бер үк вакытта үлән һәм даруны аңлаткан, ә табибларны утчылар дип атаганнар (Гафаров И.А., 2002: 64). Мишәр диалектында ут чүп үлән мәгънәсендә, ә татар әдәби телендә һәм аның сөйләшләрендә бу тамырдан ясалган утлау, утлык (безнеңчә: йәслә – И.Г.), икмәк уты орлыгы, күзле ут, утау сүзләре яшәп килә. 1880 нче елларда казан татарлары шулай ук ут дип сөйләгәннәр (Гафаров И.А.: Мәгариф, 2002: № 8). Бу сүзне без Коман мәҗмугасында да табабыз (Радлов В.В., 1884: 11.).
Мишәр диалектында авыру кешегә каста, авырганны касталанган диләр. Бу хәзерге татар әдәби телендә кулланыла торган хастаханә сүзендә күзәтелә, соңгысында чыганак телгә хас х саклана. Билгеле булганча, хаста, хастаханә сүзе телебездә соңгы елларда гына кулланылышка керде, аңа кадәр больница дип әйтә идек.
Тагын бер сүзгә тукталырга мөмкин. Бөкмә сүзе бүгенге көндә татар теленең күп кенә сөйләшләрендә бөккән, пилмән мәгънәләрендә күзәтелә. Чүпрәле якларында әле моннан ярты гасырлар элегрәк туйга барганда савым (ашамлыклардан торган бүләк. – И.Г.) алып барганнар, ул кабыргалы кул (түшкәнең чиреге), кодагый бөкмәсеннән (бөккәннәрдән) һәм бал яки конфеттан торган (бу турыда сүзлектән кара. – И.Г.). Әлеге сүзне без казан татарларының көнкүрешләренә һәм гореф-гадәтләренә багышланган, галим К.Фукс тарафыннан язылган искиткеч кызык хезмәт битләрендә дә очратабыз. Ул татарларның яраткан ризыкларыннан берсе – сыер ите һәм әчегән сөт кушып ясалган пилмән – казан бикмясы (оригинал һәм ассызык авторныкы. – И.Г.) дип яза (Фукс К., 1991: 26.).
1941 елның 28 февралендә Татарстанның тел һәм әдәбият фәнни-тикшеренү институтының гыйльми хезмәткәре Агишев Я.Х. Пенза өлкәсе Чинар авылындагы туй турында язма ала. Анда без түбәндәге сүзләрне укыйбыз: “Икенче көнендә кызга аш итәләр. Бер чуен аш, чуен белән бөкмә, пешкән аш атка куеп итәләр, бәлеш, бутка…” (Җәләй Л., 1947: 117).
Дөрес, кайбер төбәкләрдә бу сүз сөйләүчене авыр хәлгә куярга да мөмкин, чөнки әлеге төбәктә аның икенче мәгънәсе дә булу ихтималы бар. Бу күренеш тагын бер кабат татар телендә күп төрле сөйләшләр булуын раслый.
Көнбатыш диалектта тәwә сүзе дә бар, ул әдәби телдәге дөя сүзенең фонетик варианты һәм тагын Тау ягындагы башка татар сөйләшләрендә дә таралган; Урал төбәге сөйләшләрендә: тәwә/дәwә, Оренбург якларында: дәwә. Борынгы төрки телдә дәвә, башка төрки телләрдә исә дөя, туйә, тевә, девә вариантлары билгеле.
С.Е. Маловның Чистай өязендәге мишәрләр сөйләшенә багышланган һәм 1904 елда чыккан хезмәтендә «Торса тәвә, ятса куян (цыбылдык)»,– дигән табышмак теркәлгән.
Мишәр сөйләшендәге тәвә сүзен без татар телендәге тәвә кошы дигән сүз тезмәсендә очратабыз. Дөрес, без дөя кошы исемле атаманы да очраттык (Татар халык…, Т.1, 1959: 607), ләкин алар мәкальләрдә генә күзәтеләләр, ә соңгылары диалекталь булырга мөмкин. Шунда ук дәвә, төя дигән сүзләр дә бар ( Татар халык…, Т. 1, 1959: 818).
Тәвә сүзенең тивә варианты моннан мең еллар элек иҗат иткән галим Мәхмүт Кашгариның «Диван логате әт төрек» исемле китабында теркәлгән. “Елан кәндү әкрисен белмәс, тивә буйнын әкрен тир” (тәрҗемәсе – елан үз кәкресен белмәс, дөя муенын кәкре дияр – Татар халык.., Т. 1, 1959: 83).
1927 елда гарәп, 1938 елда латин хәрефләре белән басылган Русча-татарча сүзлекләрдә дә верблюд – тәвә дип тәрҗемә ителә, ягъни мишәр сөйләшенчә, ә хәзерге сүзлекләрдә, диалектлардан аермалы буларак, дөя варианты урнашып киткән. Менә шуңа күрә дә, җирле сөйләшләрне өйрәнү тел тарихы өчен дә бик әһәмиятле. Теге яки бу төбәккә аерым игътибар бирү яшьләрдә туган ягыңа, аның сөйләшенә, тарихына мәхәббәт тәрбияләү өчен дә кирәк.
Кайбер тел галимнәренең раславынча, кирпеч сүзе төркиләрдән рус теленә күчкән, ә киресенчә түгел. Кирпеч сүзе «пичтә кипкән балчыкны» аңлата. Борынгы руста кирпеч сүзен бөтенләй белмәгәннәр һәм аны плита дип атаганнар. Бу атаманы руслар греклардан алганнар, грек телендә кирпеч плинтос дип аталган (Исторический..., 1996: 59).
Мәсәлән, 1767 елда Болгар шәһәрендә булганнан соң Екатерина II болай дип яза: “... Что тут ни осталось, построено из плиты (ассызык безнеке. – И.Г.) очень хорошей…” (Фехнер М. 1978: 25).
Чүпрәле сөйләшенең лексикасы турында сүз йөреткәндә, аның көнбатыш диалектның бүтән төбәкләрендәге лексикага караганда әдәби телгә якынрак торуын да билгеләп үтәргә кирәк. Бу әлеге сөйләшнең урта диалектка җирлеге белән якынырак урнашкан булуы һәм әдәби телның йогынтысы күбрәк булу белән аңлатыла.
Билгеле, чүпрәле сөйләшендә, бүтән сәйләшләрдәге кебек үк, алынмаларның да шактый күп булуын ассызыклап үтәргә кирәк. Алар арасында гарәп-фарсы алынмалары да шактый очрый. Әлеге телләрдән кергән алынмалар күбесенчә дин һәм кеше исемнәре белән бәйләнешле, шул ук вакытта әдәби тел белән дә уртаклыклары бар. Шуңа да без аларга аерым туктамаска булдык.
Көнбатыш диалект вәкилләре, шул исәптән чүпрәле халкы да, гомер-гомердән руслар, чувашлар һәм башка халыклар белән аралашып яшәгәннәр. Бу исә үз чиратында, аларның гореф-гадәтләренә, хуҗалык эшләрен алып бару ысулларына, бигрәк тә сөйләшенә тәэсир итми калмаган.
Мишәр сөйләшләрендә рус алынмалары шактый урын алган. Үз вакытында моңа Е.А. Малов та игътибар иткән. Ул: “Мишәр теле, күбесенчә, татар теле, ләкин анда рус теленең йогынтысы нык сизелә. Моңардан тыш мишәрләрдә татар теленнән аермалы булган сүзләр күп,” – дип язган (Малов Е.А.,1885: 4).
Әлеге фикерне мисаллар нигезендә С.Е. Малов та раслый. Ул Чистай өязендә яшәүче мишәрләр сөйләшеннән булган шундый мисаллар китерә: камыт, калакол, кульча, ось, ызба, грабля, мiнjк, пул, рiдван, сiгilца, ток (Малов С.Е. 1904). Бу сүзләр әле дә чүпрәле сөйләшендә шулай кулланылар.
Әмма, хәзерге югары үскән татар һәм гомумән тел белеме казанышлары күзлегеннән караганда, аларның барысын да рус сүзләре дип карый алмыйбыз. Мәсәлән, “ызба” сүзен ассызыклап күрсәтик. Бу сүзнең тарихы кызык. Мурад Аджи язганча, ул “исбина” дигән борынгы төрки сүздән алынган һәм “җылы бина” дигән мәгънәне аңлата. Ызбаның эченә мич чыгарганнар. Кирпеч – төркиләрнең төп төзү материалы булуы онытылган шул. “Кирпеч” төркичә “пичтән алынган балчыкны” аңлата (Мурад А., 1999: 53.). Шулай итеп, күп вакытлар үткәннән соң да, “изба” сүзе мишәр диалектында гына түгел, урта диалектның пермь сөйләшендә һәм көнчыгыш диалектларның да сөйләшләрендә яшәешен дәвам итә.
Кайвакыт бәхәсле моментлар да килеп чыга. Әйтик, филолог галимнәрнең берсе: “Һәм барыннан да элек без «Codex Cumanicus»та русча “изба” сүзеннән алынган “ызба” сүзе белән очрашабыз”, - дип басым ясап әйтә (Назаров И.И. 1958: 236).
Л.Т. Мүхмүтова да әлеге сүзне славянизмнар арасына кертә (Махмутова Л.Т., 1982:68-72). Ләкин без моның белән килешә алмыйбыз. Дөрес, ул заманнар өчен бәлки шулай язу кирәк тә булгандыр. Безнең хезмәтебезнең беренче өлеше тарихка багышланган, шулай булгач биредә дә тарихка мөрәҗәгать итмичә булмый. Безнең карашка, 700 ел элек итальяннарга әлеге сүзнең руслардан керүе шикле. Ул вакытта Укадан көньяктарак славяннар да, бердәм дәүләтчелек тә булмый, кенәзлекләр һәркайсы аерым таралып яши.
Шуның өстенә әле бу чорларда Италиядә русларның нинди биналарда яшәүләре түгел, аларның булулары турында да хәбәрдар түгелләр дип уйларга кирәк. Чөнки Европада Россия турында беренче мәгълүматлар ХVI гасырда монда С. Герберштейн булып киткәч кенә күренә башлый.
Мишәр диаалектында рус сүзләренең шактый булуына заманында В.К. Магницкий да игътибар иткән: “Заметно, мишари, как и все инородцы, сильно русеют, хотя они и фанатики (спорят о своей религии); они наполовину говорят русским языком и рано или поздно совсем обрусеют (Магницкий В.К., 1896: 11). Дөрес, ходайга шөкрана кылырга кирәк, әлегә аның фаразы тормышка ашмады. Билгеле бу очракта ислам диненең һәм безнең бабаларыбызның зур ролен күрсәтеп китми булмый. Дәвам итеп ул болай дип яза: “Их разговор я понимаю очень хорошо (понятно татарский)” (шунда ук, 12). Шуның белән ул мишәрләрнең татар (ассызык безнеке. – И.Г.) телендә сөйләшүләрен ассызыклый.
Бер үк вакытта без рус теленә күчкән мишәр-татар сүзләре барлыгын да ассызыклап үтәсебез килә. Мәсәлән, В.И. Даль үзенең хезмәтендә “абдал” сүзен фарсы телендә кулланылган “монах” сүзенә тиңли. Мишәр сөйләшендә “абдалцы” дигән сүз бар, бу сүзнең татар телендәге мәгънәсе – сөннәтче. Сөннәтчеләр, гадәттә, мөселман дин әһелләре булган, димәк, “монах” һәм “абдалцы” сүзләренең мәгънәләре тәңгәл килә булып чыга. Дөрес, В.И. Даль бу сүзнең бүтән мәгънәләрен дә бирә: “обманщик”, “плут”, “оплетала” (Даль В.И., 1978: 1).
Инде мишәр сөйләшендә кулланылган “балакир” сүзенә дә тукталасыбыз килә, чөнки бу сүз мәшһүр композитор фамилиясенең нигезендә ята. В.И. Даль бу сүзне “балакарь” (болтун, говорун) белән бер синонимик рәткә куя. Дөрес, дәвам итеп “балакирь – кувшин, кринка, горшок для молока” – дип яза һәм бу сүзнең Түбән Новгородта, димәк мишәрләрдә, кулланылуын ассызыклый (Даль В.И. 1978: 41 б.). Безнеңчә, бу сүз тамырында рус (кринка) һәм татар (бала) сүзләренең кушылуы ята. Әлеге сүзнең төп мәгънәсе кечкенә сөт чүлмәге (“сөт чүлмәгенең баласы”) булып чыга.
Чүпрәле сйләшендә без “шәл баласы” (кечкенә шәл) дигән атаманы очратабыз. Татар телендә шулай ук “бала итәкле күлмәк” (хатын-кыз күлмәгенең итәге тирәли матурлык өчен тотылган өстәмә, кечкенә итәк), “мәче баласы” дигән атамалар белән дә очрашабыз. Димәк, ике тел сүзләре кушылып өр яңа сүз барлыкка килеп чыккан була бит.
Шулай ук, безнең карашка, “кирле-кирәкмәс” сүзе дә ике телдәге сүзләрдән ясалган. “Кирле” чуваш телендә “кирәк” дигән мәгънәдә кулланыла. Димәк, татарчага әйләндерсәк “кирәк-кирәкмәс” булып чыга. Чүпрәле сөйләшендә “кирле-кирәкмәс” юк, буш, сөйләргә кирәк булмаган сүзне аңлата.
Көнбатыш диалект вәкилләре беренче чорларда казан татарлары белән руслар уртасында урнашкан булалар һәм алар арадашлык ролен уйнаганнар булырга кирәк. Шуңа күрә дә бу диалектта башка диалектларда булмаган рус алынмалары табыла. Алар күбесенчә хезмәт, тормыш, кием-салым, ризык, кеше сыйфаты һ.б. белән бәйләнешле өлкәләргә дә карый.
Мишәр сөйләшендә булган рус сүзләренең нинди очракларда һәм мәгънәләрдә кулланылуларын да билгеләп үтик.
Кеше һәм аның сыйфатларына кагылышлы сүзләр: гадук (одногодки) – яшьтәш, крута (крутой) – кырыс, кискен, н'умый (немой) – телсез, пут'сыз (непутевый) – юлдан язган, бозык, халир (холера) - булдыксыз һ.б.
Йорт-җир, хуҗалык эшләре белән бәйләнешле сүзләр: гырат'ба (ограда), кас'ак (косяк) – тәрәзә яңагы, кырил'ца (крыльцо) – өйалды баскычы, болдыр, кырук (круг) – түгәрәк, йәслә (ясли) – утлык, наwыз (навоз) – тирес, чүп-чар, пираклат (перекладина), праулкы (переулок) – тыкрык, путалак (потолок) – түшәм, пәринә (перила) – култыкса, палавой (половая доска) – идән тактасы, пугр'аб (погреб) – кар базы, матыйка (мотыга) – китмән, сушила (печәнлек), пәзи (пакля) - сүс һ.б.
Кием-салым, ашамлыклар белән бәйләнешле сүзләр: барига (варежки) – бияләй, ыркача (рукавицы) – бияләй, прәңкә (пряник) – прәннек, пукыл' (кусок) – шикәр кисәге һ.б..
Савыт-саба, өйдә, йортта, бакчада кулланыла торган эш кораллары, дирбия белән бәйләнешле сүзләр: бадийан (бадья) – агач чиләк, крамысла (коромысло) – көянтә, куwашна (квашня) – күәс чиләге, кукшин (кувшин) – тар муенлы, тоткалы чүлмәк, кувшин [бу сүз элек татар телендә дә кулланылган булса кирәк, чөнки Н.Ф. Калинин археологик казулар нәтиҗәсендә табылган әйберләрнең формасын тәсвирлаганда «кукшин» (по-русски “кувшин”) дип яза – Калинин Н.Ф., 1955: 131], кучарка (кочерга) – кисәү агачы, минек (веник) – мунча себеркесе, митла (метла) – себерке, убыт (обод) – тугым, пила (пила) – пычкы, прабуй (пробой) – келә тимере, пузыйр (пузырь) – куык (лампа пыяласы), ринцак (рычаг) – рычаг, сигелцә (седелка) – ыңгырчак, сәләскә (салазки) – кечкенә чана, чәнәшкә, ус' (ось) – күчәр, шпулкы ( шпулька) – шүре, кәтүк, шпыл' (шпиль) – зур кадак, палауник (половник) – кечкенә чүмеч, пул'ан (полено) – утын агачы, ләдән (ледянка) – астына боз катырып ясалган шугыч һ.б.
Хайван, мал-туар, авыл хуҗалыгы, табигать, ел фасыллары белән бәйләнешле сүзләр: жар (жар) – кызу, эсселек, зәрә (заря) – таң, иртәнге шәфәкъ, кумка (комковатый) – кантарлы (туфрак), парн'а (паровой) – пар басуы, жажор (затор) – тыгын, тыгылу, зәп (зябь) – көздән сөреп калдырылган җир һ.б..
Кисәкчәләр: ван'а (вон) – әнә, менә, вет' (ведь) – бит, ич, хыт' (хоть) – булса да, булуга карамастан, ату – югыйсә, дажы – хәтта һ.б..
Дөрес, рус сүзләре хәрефкә хәреф кенә күчмәгәннәр, аларның күбесе фонетик үзгәрешләр кичергәннәр, хәтта мәгънәләре дә үзгәрешләргә дучар булган.
Семантик үзгәрешләргә мисаллар да китерик. Мәсәлән: бигылай (беглый) – качкын, мишәрләрдә: тиктормас, шаян; гуринча (горница) – ак өй; мишәрдә: 1) шулай ук; 2) җәннәт, җәннәт почмагы; калутка (колодка) – калып; мишәрдә бу сүзнең тагын, су үтмәсен өчен, чабата астына беркетелгән шакмак мәгънәсе дә бар; клат (стог) – эскерт; пл'аwой (полевая охрана) – басу каравылчысы; пулык (полог) – чыбылдык, чаршау; мишәрдә машинадан ашлык коелмасын, ашлык өемнәренә яңгыр үтмәсен өчен ябыла торган брезент җәймә; тамит итү (томить) – аптырату; чусынкы – галош белән кия торган киез итек, чесальный сүзеннән, татар теленең күпчелек сөйләшләрендә күзәтелә; гырат'ба (ограда) - койма, путалак (потолок) – түшәм, грәш (кряжистый) – юан агач һ.б.
Чүпрәле районында күп гасырлар татарлар һәм чувашлар күршеләр булып яшәгәннәр. Шуңа да чүпрәле сөйләшендә чуваш сүзләрен дә очратып була. Мәсәлән, «әбхам» дигән сүз чуваш телендә «мин үзем» дигән мәгънәне белдерә. Безнең сөйләштә: масаючан, һаман да «мин үзем» дип мактанып йөрүче кеше.
Шулай ук аңкала, мазарлык, ханҗа сүзләренең дә чүпрәле сөйләшенә чуваш теленнән керүен күрсәтеп үтәргә кирәк.
Без әлеге сөйләштә мордва теленнән кергән сүзләр белән дә очрашабыз: паңгы – гөмбә, кәркеш – киндерә һ.б.
Билгеле, чүпрәле төбәгенә хас фамилияләргә, исемнәргә, аларның ясалышына һәм кулланылышына, ягъни ономастика (тел белеменең ялгызлык исемнәрне өйрәнә торган бүлеге. - Татар…, Т. 3, 1979: 470) фәненә дә мөрәҗәгать итмәсәк безнең хезмәтебез тулы булмас иде. Заманында Г.Н. Әхмәров язганча (ХХ гасыр башы. – И.Г.), мишәр фамилияләренең күп өлеше борынгы һәм төрки тамырлардан барлыкка килгән. Мәсәлән, Бикчурин, Муратов, Камаев, Тукаев һ.б. Г.Н. Әхмәров атаган бу фамилияләр хәзер дә Чүпрәле төбәгендә таралган. Татарларда күп очракта «фамилия» юк, дип яза Г.Н. Әхмәров, әтиләренең исемнәре буенча гына аталалар: Ахметзян Мухаметзянов, Абдул Валеев һ.б.
40 меңләп татар халкы яшәгән Казанда бары тик ике, өч борынгы нәселле фамилия бар, дип күрсәтә ул. 1896 елда Оренбург мөселман дини нәзәриятына караган мишәр мәхәлләләре ахуннарының һәммәсе дә диярлек борынгы фамилияләрдә булганнар, ә татар мәхәлләләрендә бу күзәтелмәгән.
Дөрес, Г.Н. Әхмәров сүзләрендә субъективлык та юк түгел. Автор иҗат иткән чорда бу мәсьәләләр буенча гомумән тикшерүләр булмаган, шуңа күрә дә аның нәтиҗәләренең дөреслегенә бик ышанып булмый. Моны үзебезнең эзләнүләр нәтиҗәсе белән дә раслап була. 1811, 1815, 1833, 1858 еллардагы халык санын алу мәгълүматларыннан күренгәнчә, Сембер губернасы Буа өязе Иске Чүпрәле, Түбән һәм Иске Чәке, Иске Ишле авылларында яшәүчеләрнең бары тик үзләренең һәм әтиләренең генә исемнәре күрсәтелә. Бу авыллар хәзерге Чүпрәле районында урнашканнар.
Г.Н. Әхмәровнең тагын бер фикеренә тукталасы килә. Ул мишәрләрдә генә «бек» кушымтасы белән ясалган исемнәр бар, татарларда исә андый исем бер генә дип яза. Бәхәскә кермим, тик бер нәрсәне искәртәсем килә, ул атап үткән исемнәрдән Алимбек, Ханбек, Үзбек, Җанбек (Ахмеров Г.Н., 1998: 156-157) исемле якташларымны яхшы беләм.
Бу урында укучыларыбызның игътибарын Чүпрәле төбәгендә исемнәр кулланылышында булган кайбер күренешләр белән таныштырып китәсебез килә. Х1Х-ХХ нче гасырларда, хәтта соңрак та татар халкы, шул исәптән мишәрләр, яшәгән төбәкләрнең барысында да тулаем диярлек гарәп сүзләреннән генә торган исемнәр бирелгән, аларның күбесендә абдул-, -улла, -ислам, -этдин, -әхмәт, -кадыйр, -җан, -җәмал, -алим-, -биби-, -хайрел, -гали, -хаммәт һ.б. компонентлар була. Шул ук вакытта, сөйләм телендә күп очракта әлеге исемнәрдә я баш өлешенең (беренче тамыры) яки азаккы өлешенең (икенче тамыр) төшеп калуын күзәтәбез: Абдулгафар - Гафар, Ахмадулла – Ахмет, Шәйхулла – Шәйхи, Фәткылислам, Фәткылкадыйр – Фәткыл, Әсәдулла – Әсәт, Вәлиәхмәт – Вәли, Ризатдин – Риза, Зиатдин – Зыя, Сабирулла – Сабир, Касыймҗан – Касыйм, Таирҗан – Таир, Туктаралим – Туктар, Шәрипҗамал – Шәрип, Басмиҗамал – Басми, Бибисара – Сара, Хайрелбәнат – Бәнат, Исламгали – Ислам һ.б.
Кыскартылган исемнең азагына кайбер очракларда и авазы өстәп әйтелә: Шәйхелислам – Шәйхи, Сәйфетдин – Сәйфи, Нетфулла – Нетфи, Сәрбиҗамал – Сәрби, Нурмехаммәт – Нурми һ.б. Сөйләм барышында исемнәрнең бүтәнчә кыскаруларына да тап булабыз: Абдулла – Апыл', Сиразетдин – Сирач, Әбдерәшит – Әбдерәй, Мөбаракша – Мар'ак, Хабибулла – Хабуш, Хәйрулла – Хәйруш, Алиулла – Ал'уш, Гайфулла – Гайфук, Гельметдин – Гелмуш, Вәлиулла – Вәл'уш, Зәйдулла – Зәйдук, Шәйдулла – Шәйдук, Ибрагим – Ибрай, Сибгатулла - Сибай һ.б.
Диалектологларның күрсәтүенчә, бу типтагы кыскартулар башка сөйләшләрдә дә киң таралганнар. Кыскартмалар азагына ялганган -уш/-үш, -ук/-үк, -ый/-ий/-й формалары, бәлки, кайчандыр иркәләү яки кимсетү, кечерәйтү төшенчәсен чагылдыруга йөргәннәрдер һәм шул нигездә кеше исемнәренә дә кушылганнардыр дип уйларга кирәк.
Моңа заманында Л.Җ. Җәләй дә игътибар иткән. Ул мисал итеп -етдин компоненты төшеп калган Шәмси, Садри, Фәтхи, Шәйхи, кыскартылган исемгә -ук, -үк өстәлгән Низук, Вәлүк исемнәрен күрсәтә (Җәләй Л.Җ., 1947: 107).
Л.Ш. Арсланов: “Өлкән буын сөйләшендә ялгызлык исемнәренең кыскартылуы күзәтелә: Гельметдин – Гелмуш, Мубаракша - Моряк”, – дип билгеләп үтә (Арсланов Л.Ш., 1966: 135).
Ульяновск дәүләт архивында эшләгәндә Чүпрәле төбәге Түбән Чәке авылында яшәгән Измаил, Ермей, Бәлхия, Кулейхан, Әнзифәр, Курамша, Сендюк, Зюлкарнәй, Курмали, Зябир, Имангул, Биккул, Үтәгән, Заит, Алменей, Юзи, Сырай, Фәрзи, Сәит, Әбүсәй, Вәлит, Манюр, Бибикин, Симай, Моней, Кулей, Ягуда, Исанелей, Зябир, Деми, Себухан, Зелхидзя, Семиун, Едихан (Җидехан), Җәдихан, Бәлихан, Надей кебек исемнәргә тап булдык (ГАУО, ф. 156, оп. 2, д. 36, лл. 340-344; шунда ук д.142, лл. 181-183, д. 106, л. 108). Тимрюй, Аксян, Дәүлекай (шунда ук, д. 106, л. 168). Сәйдәш, Измаил, Ермей, Бикбау, Бәлхия (х – бу хәреф әлеге исемнең хатын-кызныкы булуын аңлата. – И.Г.), Кулейхан (х), Әнзифәр(х), Бәдигүл (х), Бәдиәлҗәмал (х), Акбикә(х) (шунда ук, д.142, лл. 181-183). Әлеге исемнәр 1811, 1816, 1834, 1858 елларда кулланышта булып шул елларда үткәрелгән халык санын алу кәгазьләрендә күрсәтәләләр.
Рәсәйнең борынгы актлар архивыннан да (Мәскәү шәһәре) берничә мисал китерәсебез килә: Самей, Бикмет, Биктей, Ревил, Исәндәй, Курба, Зюлинә, Гульбинас, Гүльбазар, Дени, Юмаш, Күтлемат (РГАДА, ф. 350, оп. 2, д, 3124, лл. 524 об., 525 об.; д. 3147, лл. 169, 169 об., 179, 179 об.). Бу исемнәр 1745 елда кулланышта булганнар.
Иске Чүпрәле авылында 1811 елда Бухари, Шем(е?)хан, Мендей (Менделей?), Давыт (ГАУО, ф. 156, оп. 2, д. 39, л. 153-160 об.), 1858 елда Бакуй, Чурай, Денис, Дасюк, Козьма, Хатаюн (хатын-кыз исеме), Милький, Абушай, Камус исемнәре дә очрады (шунда ук, д. 601. л. 58-90).
1763-нче елларда Бекмет, Бикшей, Гунмесекер, Курба, Гунгунә, Ефер кебек исемнәрдә булган. Безнең игътибарны Түбән Чәке авылында яшәүче Моска дигән исем җәлеп итте (РГАДА. ф. 350, оп. 2, д. 3147, лл. 169-173). Әгәр русчалатып: “Бу кем җире? Кем хатыны? – дип сорасаң: “Мóскова земля, Мóскова жена”, - дип ишетер идек. Шулай булгач: “Мәскәү шәһәре атамасының Моска исемле татар-мишәр кешесе белән бәйләнеше юкмы икән?” – дигән урынлы сорау туарга мөмкин. Халык телендә һәм чит телләрдә дә Москва сүзен Мәскәү, Москоу дип әйтәләр бит.
Моңа З.З.Мифтаховның: “1088 елда Әхәд Мосха тарафыннан нигез салынган, Мәскәү шәһәренең беренчел нигезе булып хезмәт иткән Мосха крепосте да” (Мифтахов З.З., 1998: 322), Н.М.Карамзинның: “1221нче елда болгар шәһәре урынында Түбән Новгород шәһәренә нигез салынды,” (Международные..., 1999: 593) – дигән сүзләре дә этәргеч ясый.
Билгеле, югарыда аталган исемнәр татар теле, аның грамматикасы турында бик аз мәгълүматлы кешеләр тарафыннан язылган, шуңа күрә дә бу исемнәр төгәл язылган дип әйтә алмыйбыз. Алар бары тик кабаттан исемнәрнең мулла кушканыннан аермалы, җирле әйтелешләре булуын раслыйлар.
Тагын бер фактка тукталасыбыз килә. Билгеләп үткәнчә Чүпрәле районында гасырлар буйы татар белән чуваш бергә аралашып яши. Кайбер очракларда авыл советлары берничә авылга уртак булып, алар чуваш авылында урнашкан була. Мәсәлән, Яңа Чокалы авылы Яңа Элмәле исемле чуваш авыл советына карый. Әти-әниләр бала исеме яздырырга килгәч, алардан: “Кем баласы?” – дип сорыйлар. “Чүләкмә Фәтих малае.” “Димәк, Чүләкмин,” – дип язабыз. Шулай итеп әлеге авылда Коновалов, Дружков, Покров, Щербаков, Журавлев һәм бүтән фамилияләр барлыкка килгән.
Татарстан Республикасының милли архивында 1922 елдагы ачлык вакытында халыкка ашлык тарату исемлекләре сакланган. Мондый исемлек Яңа Чокалы авылы буенча да бар. Аңардан күренгәнчә, исемнәрдән соң фамилия язылган, ә кайбер очракларда, безнең карашка кушаматлар гына теркәлгән. Мәсәлән, без түбәндәге атамаларны очраттык: Колоточка (мәктәптә бу авылдан безнең белән бергә Калатучкина Лениза укыган иде. – И.Г.), Шалтын, Кәпәч, Кочетов, Гурла, Крыси, Кырка, Чарка, Кируш, Кумук, Кәкәш, Билдячков (НАРТ, ф. Р-1107, оп. 1, д. 58, лл. 88, 141).
Икенче бер чыганакта шул ук авылда түбәндәге исемнәргә очрадык: Бакай, Бламк, Туп, Цейр, Пирог, Кулатка, Тәпәц, Титяк, Дружка, Зайцев, Микяй, Кзди, Обод (НАРТ, ф. 559, оп. 1, д. 152, л. 114). Бу исемнәр 1916 елда кулланылганнар һәм, безнең карашка, алар кушамат булырга тиешләр.
Чүпрәле якларында хатын-кызларның бер-берсенә яратышып «йандус» (җан дустым), «ефәгем», «малинам», «сүгәнем» (сөйгәнем) кебек сүзләр белән мөрәҗәгать итү гадәте дә бар.
Көнбатыш диалект турында сүз алып барганда, аеруча әһәмиятле мәсьәләгә тукталып үтәсебез килә: бу сөйләшнең бетә бару сәбәпләре һәм аны саклау мәсьәләсе.
Әлеге сөйләш саклануның, безнеңчә, төп сәбәпләреннән берсе, бу төбәкләргә радио һәм телевидениенең соң килүе. Кайсыбер авылларга «кара кәгазьле» радио тәлинкәләре дә әле үткән гасырның алтмышынчы елларында, ә телевидение гасыр азагында гына килеп җитте. Дөресен әйткәндә, әле бүгенге көннәрдә дә авылларда яшәүчеләрнең шактый өлеше Казанның «зәңгәр экранын» күрү, аңардан әдәби саф татарча сөйләшү үрнәкләрен ишетү бәхетеннән мәхрүм. Моннан тыш, район авылларында Казан артистларының, язучыларның да бик еш күренмәүләрен искә алсак, бу төбәкләрдә яшәүчеләргә татар әдәби теле белән сирәгрәк очрашырга туры килгәнен аңлашыла.
Инде сөйләштәге мишәр сүзләрнең азая баруына килсәк, югарыда күрсәтелгән сәбәпләрнең киресен атаудан тыш, тагын бер нәрсәне, ул да булса, яшьләр мәсьәләсен атап үтәсе килә. Соңгы берничә дистә елда, «бөтен класс белән туган колхозда калу» лозунгы көн тәртибеннән төшеп калгач, яшьләр бөтен класслары белән диярлек шәһәрләргә таба юл алдылар. Билгеле, шәһәр кешесе булу белән алар туган телләрендә аз сөйләшәләр, сүзләребезне оныталар. Бер-ике көнгә авылга кайтып килү бу югалтуларны кире кайтарып җиткерә алмый. Авылларда үз ана телендә белем алу өчен шартлар җитмәве дә туган телебезнең, җирле сөйләшләрнең бетә баруына китерә. Татарстаннан читтәге төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребез өчен туган телне саклау гаять авыр һәм катлаулы мәсьәләләрнең берсе булып тора.
Шулай итеп, мишәр диалектындагы сүзләрнең бик күбесе татар әдәби теленә тәңгәл килә, моны китапның икенче өлешендә тәкъдим ителә торган сүзлек тә күрсәтә. Ләкин чүпрәле сөйләше бүтән сөйләшләрнең йогынтысыннан да битараф түгеллеген ассызыкларга кирәк. Шул ук вакытта фонетика, грамматика, лексика өлкәсендә беркадәр аерымлыклар бар. Рус теленнән кергән сүзләр дә бу сөйләштә, урта диалект белән чагыштырганда күбрәк.
Чүпрәле сөйләшенең кыскача сүзлеге
Тр фәннәр Академиясе Г. Ибрагимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының баш фәнни хезмәткәре, профессор Д. Б. Рамазанова
17 12 2014
20 стр.
Ж. Ж. Молдабеков, философия ғылымдарының докторы, профессор; Л. К. Керімов, педагогика ғылымдарының докторы, профессор
17 12 2014
6 стр.
Халық жазушысы, Қазақстан Республикасы ¥лттық Ғылым академиясының академигі, филология ғылымдарының докторы, Қазақ және Қырғыз Республикаларының еңбек сіңірген ғылым қайраткері, пр
14 10 2014
1 стр.
М. Алдабергенов – тарих ғылымдарының докторы, профессор, журналистика кафедрасының меңгерушісі
12 09 2014
1 стр.
Математическое моделирование течения суспензий в химических аппаратах
25 12 2014
27 стр.
Кафедра меңгерушісі: Миндубаева Фарида Анваровна, медицина ғылымдарының докторы, профессор, педагогикалық жұмыс стажы- 38 жыл
15 10 2014
4 стр.
25 12 2014
44 стр.
РЖҒҰА академигі, биология ғылымдарының докторы, профессор ажар ахметқызы жұбанованың 70-жылдық мерейтойына арналған «Биотехнологиялық зерттеулердің қазіргі жағдайы және жетістіктер
25 12 2014
1 стр.