Flatik.ru

Перейти на главную страницу

Поиск по ключевым словам:

страница 1
Сабабаш төп мәктәбенең февраль аенда эшләгән

эшләренә отчеты.


Февраль ае мәктәптә хәрби-патриотик тәрбия айлыгы дип игълан ителде. Ай башыннан ук хәрби-патриотик чаралар планын төзеп куйдык. Шул план нигезендә оешкан төстә чараларны үткәрдек.

Класс сәгатьлэрендә хәрби-патриотик темага әңгәмәләр үткәрелде, укучылар кораллы көчләр тарихы белән таныштырылды.

8 нче сыйныф укучылары Ватанны саклаучылар көненә газета чыгардылар, 6 нчы сыйныф укучылары “ Халык бәхете өчен көрәшчеләр“, 7 нче сыйныф укучылары “ Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлар “ темаларына альбомнарны яңарттылар. 5-9 сыйныф укучылары Армия сафларында хезмәт итүче егетләргә: Кәримуллин Илназ, Гарипов Рамиль, Сабирзянов Айназ, Хамидуллин Азат, Мингазов Марсельгә котлау хаты язып җибәрделәр.

7 февраль көнне 6нчы сыйныф укучылары яшь герой антифашист көненә багышлап класс cәгате үткәрделәр.

11 февраль көнне укучылар арасында чаңгы ярышы үткәрелде.

Шул ук көнне башлангыч сыйныф укучылары арасында хәрби- патриотик темага рәсемнәр , патриот- шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган шигырь конкурслары үтте.

Патриот- шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган” Исемең калды моңлы бер жыр булып” дигән темага әдәби-музыкаль кичә үткәрдек.

21 февраль көнне класс cәгатендә , 1сыйныф укучылары гадәттән тыш хәлкилеп туганда мамык- марля бәйләвечне бәйләү серләре белән таныштылар.Шул ук көнне “Аҗаган” уеннары үтте.

Класс сәгатьләрендә “ Янгыннан саклан “ дигән темага кинофильмнар карау оештырылды. 22 февраль көнне “ Ягез әле, егетләр “ , “Сафта йөрүгә “смотр бәйгесе уздырылды, җинүчеләргә грамоталар тапшырылды.

Шул көнне кич белән клуб хезмәткәрләре белән берлектә Армия сафларында хезмәт итүче егетләрнең әниләре белән очрашу үткәрелде. Кичәдә егетләрдән килгән хатлар укылды.Әдәби- музыкаль кичә концерт номерлары белән үрелеп барылды.

26 нчы февраль көнне Армия сафларыннан кунакка кайткан Гарипов Рамил укучылар белән очрашты.

Класс сәгатьләрендә Сталинград сугышының 68 еллыгына багышланган әңгәмәләр үтте, дәресләрдә “Янгыннан саклан” дигән темага кинофильмнар карау оештырылды. Гражданнар оборонасы планы нигезендә янгын сүндерү алымнары, радиоактив зарарлану, имгәнүләр булганда беренче ярдәм күрсәтү буенча укулар алып барылды.

Ай буена мәктәпнең һәм районның туган як тарихын өйрәнү музейларына экскурсияләр оештырылды. Февраль аенда укытучылар һәм хезмәткәрләр катнашында янгын сүндерү алымнары өйрәнелде, утсүндергеч ярдәмендә ялкынны сүндереп карадык. Куркыныч хәл килеп туганда укучылар , укытучылар һәм хезмәткәрләрне мәктәптән чыгару күнегүләрен үткәрдек.

Мәктәп директоры:--------------Насыйров Х. Ш.


ТИН укытучысы: ------------Хәлилов Р. Х

Сабабаш төп мәктәбенең февраль аенда эшләгән эшләренә отчеты

Февраль ае мәктәптә хәрби-патриотик тәрбия айлыгы дип игълан ителде. Ай башыннан ук хәрби-патриотик чаралар планын төзеп куйдык. Шул план нигезендә оешкан төстә чараларны үткәрдек

21.56kb.

16 12 2014
1 стр.


Зәйнуллина Гөлшат Нурсәлим кызы, Әлки районы Әхмәт төп белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
23.7kb.

12 10 2014
1 стр.


Мөслим районы Югары Табын төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәһимә Наил кызы Гыйльманова тәҗрибәсеннән
25.34kb.

12 10 2014
1 стр.


Фәридә Гыйсмәтуллина, Дәвеш төп гомуми белем бирү мәктәбенең китапханәчесе. Китап белем чишмәсе

Минем яраткан китабым” темасына укучылар рәсемнәре күргәзмәсе, слайдлар, классик музыка язмалары

90.47kb.

25 12 2014
1 стр.


Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

Мәгариф” нәшрияты, 2009 ел, Татарстан Республикасының Базис укыту планына, Муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе “Тайсуган төп гомуми белем бирү мәктәбе” 2012-2013 уку елы өчен

767.37kb.

25 12 2014
4 стр.


Бидәңге төп гомуми белем мәктәбенең

Укытучыларның уртача яше-37яшь. 4 укытучы эш еллары буенча пенсия алалар. Иң күп эш стажы -32ел, иң түбәне-3 ел. Бер укытучы рус милләтеннән,ә калган укытучылар –татарлар. Барлык у

318.85kb.

26 09 2014
1 стр.


Тематическое планирование рассчитано на 5 учебных часов в неделю, что составляет 170 учебных часов в год

Ютазы муниципаль районы Кәрәкәшле төп гомуми белем бирү мәктәбенең икенче квалификацион категорияле башлангыч сыйныф укытучысы

3730.23kb.

07 10 2014
14 стр.


Февраль 2008 г. Мемлекет басшысының Қазақстан халқына жолдау ы

Послание Президента Республики Казахстан Н. А. Назарбаева народу Казахстана. Февраль 2008 г

242.79kb.

09 10 2014
1 стр.