Flatik.ru

Перейти на главную страницу

Поиск по ключевым словам:

страница 1

Сандугач һәм чишмә


Таң атып, нурлары
Үпкәндә кырларны,
Чишмәләр, күлләрне
Һәм калын урманны,

Сандугач уянып


Канатын кагына
Һәм карый ашкынып
Тын урман ягына.

Ул якын сердәше


Чишмәне сагына;
Таң кошын юксынып
Чишмә дә зарыга.

Сихерле тормышы


Бу ике гашыйкның
Кабынды мәхәббәт
Утында яшьлекнең.

Бәйләде аларны


Ялкынлы саф сөю;
Саф сөю алдында
Нечкәреп баш ию.

Һәр иртә Сандугач


Чишмәдә коена.
Бу аңа чиксез зур
Дан булып тоела.

Иркәли таң кошын


Зөбәрҗәт тамчылар.
Әйтче, бу күренешкә
Сокланмый кем чыдар?

Таңнарның берендә


Иркә кош — Сандугач,
Уянып карангач
Һәм канат кагынгач,

Килде тиз сердәше


Чишмәгә...
 Тик аның
Кайгылы моң баскан
Чәчәкле буйларын.

Чишмә тын; ул көлми,


Тибрәнми, селкенми;
Акбүз таш өстендә
Тамчылар сикерми.

Болганып каралган


Көмештәй саф суы;
Уйлары таралган,
Йөрәге ярсулы.

Сандугач аптырап


Сорашты дусыннан.
Һәм әйтте сердәше
Дип: «Кичә шушыннан

Үтте ил дошманы,


Яшеренеп, яр буйлап,
Минем саф, шифалы
Суымны агулап.

Канечкеч, юлбасар,


Ул кача артыннан
Аны нык күзәтеп
Килгән яшь батырдан.

Ул белә батырның


Инешне кичәсен
Һәм, сусап, минем саф
Суымны эчәсен.

Ул эчкәч, агудан


Шул минут үләчәк.
Ә дошман котылып,
Талап көн күрәчәк.

Әйт, нишлик, сердәшем?


Әйт, нишлик, акыллым?
Ничек соң коткарыйк
Илебез батырын?»

Сандугач аз гына


Уйланып торды да
Җанланып эндәште
Чишмәгә тын гына:

«Кайгырма, күз нурым!


Ул килсә эчәргә,
Коткарам мин үзем,
Мин беләм нишләргә!»

Килде ил батыры


Мылтыктан, кылычтан,
Йөрәге һәм анты
Катырак корычтан.

Илгә саф мәхәббәт


Ярсыта йөрәген,
Дошманны юк итү
Аның бар теләге...

Ул арган, алҗыган


Татып яшь ачысын,
Ах, әгәр булсачы
Бер генә тамчы су!

Ул күрде Чишмәне,


Төште тиз атыннан,
Әлсерәп үзәген
Көйдергән ялкыннан.

Ул теләп эчәргә


Чишмәгә омтылды.
Шул вакыт Сандугач
Сайрарга тотынды.
Ул сайрый, Егетнең
Алдына ук кунып,
Ул сайрый, нәрсәдер
Сөйләгәндәй булып.

Ул сайрый ялкынлы


Саф сөю турында
Һәм сөйгән йөрәкнең
Ярсуы турында.

Ул мактый көрәштә


Кабынган тормышны,
Дан белән суланган
Иң соңгы сулышны.

Ул мактый дустына


Бирелгән күңелне,
Ул сөйли сөюнең
Җиңгәнен үлемне.

Ул сөйли чын дуслык,


Турылык турында.
Нинди көч бу кошның
Ялкынлы җырында!

Тик Егет аңламый


Телен таң кошының,
Тойса да йөрәге
Хисләрен дусының;

Серле җыр иң нечкә


Кылларын күңелнең
Чиртсә дә, ул сизми
Килгәнен үлемнең.

Эчәргә дип, Егет


Чокырга иелә;
Һәм кипкән иренен
Чишмәгә тигерә.

Шул вакыт кош аның


Ирененә сугыла;
Бер тамчы эчә дә
Чишмәгә егыла.

Сөйгәне куенында


Соңгы кат талпынгач,
Шат, мәгърур һәм батыр
Җан бирә Сандугач.

Ә Чишмә, чайкалып,


Ярларга ташлана.
Урнында тик көйгән
Кап-кара таш кала.

Яшь Егет аз гына


Торды да инештә,
Таң калып бу серле
Һәм гали күрнешкә,

Чишмәне калдырып,


Атына атланды.
Юлбарыс шикелле,
Дошманга ташланды.

Ул сизде күңлендә


Иң гади хисләрнең
Өр-яңа көч белән
Кабарып үскәнен.

Ул улы хөр илнең


Һәм бөек атаның,
Ялкынлы йөрәктән
Ул сөя Ватанын.

Яшәде ул сөеп,


Һәм үләр бер көнне
Нәкъ мәгърур Сандугач
Һәм Чишмә шикелле.

ҖИДЕГӘН ЧИШМӘ

Сара Садыйкова көе,


Гөмер Баширов сyзләре

 

Җидегән чишмәләрдә җиде улак, җиде улак,


Челтер-челтер ага көмеш су.
Көмеш сулар ага, кошлар сайрый,
Шул чакларда бигрәк, шул чакларда бигрәк ямансу.

Җидегән чишмәләргә йөзек салдым, йөзек салдым,


Җидегән йолдыз көреп калсын, дип.
Җанкай-җанаш алсын да куансын,
Вәгъдәләрем булып, вәгъдәләрем булып калсын, дип.

Җидегән чишмәләрнең талы бөгелә, талы бөгелә


Акрын искән җәйге җилләргә.
Сез каласыз инде, без китәбез,
Без китәбез ерак, без китәбез ерак илләргә.
Яшьлегем чишмәләре
Монлы чишмэ, уяна кич.
Гол бакчасын йогереп чыгам,
Кем монлана, куренми хич.

Яшьлегем чишмэлэре,


Еракта халкын моннарынна,
Авылда гармун теллэрендэ
Калыр ул, югалмас чишмэлэр.

Син бул Тахир, булыйм Зохрэ,


Икэулэшеп эчэрбез мон чишмэлэрен
Кондез хэм кич.

Яшьлегем чишмэлэре,


Еракта халкын моннарынна,
Авылда гармун теллэрендэ
Калыр ул, югалмас чишмэлэр.

Су юллары искэ тошэ,


Хэзер инде безнен уллар
Гашыйк булып монлана кич.

Яшьлегем чишмэлэре,


Еракта халкын моннарынна,
Авылда гармун теллэрендэ
Калыр ул, югалмас чишмэлэр.
Салкын чишмә

Биек тә биек тауның астында


Чылтырап ага суның салкыны.

Тау астында салкын чишмә


Чылтыр-чылтыр агадыр.
Иҗтиһат кыл кавышырга,
Гомер үтеп барадыр.

Эчләрем тулы сагыш уты,


Су сипсәм дә, бетми ялкыны.

Тау астында салкын чишмә


Чылтыр-чылтыр агадыр.
Иҗтиһат кыл кавышырга,
Гомер үтеп барадыр.

Ак чишмә килен каршылый


Суым тәмле, үкенмәссең
Чиләкләрең тутырып ал.
Эчәр суың миндә булсын,
Гомерлеккә бездә кал.

Тормышыңа бәхет юрап


Ак күлмәгең кигәнсең.
Бер күрмәгән чит җирләргә
Килен булып килгәнсең.

Үз итәрсең, тәм табарсың,


Ямь табарсың җиремдә.
Әле бездән аерылып
Китмәде бер килен дә.

Тормышыңа бәхет юрап


Ак күлмәгең кигәнсең.
Бер күрмәгән чит җирләргә
Килен булып килгәнсең.

Көянтәңә нурлар кунган


Иңбашыңа алып сал.
Ак суларым — ак теләгем —
Үз өлешең алып кал.

Тормышыңа бәхет юрап


Ак күлмәгең кигәнсең.
Бер күрмәгән чит җирләргә
Килен булып килгәнсең

Чишмә җыры


Балачакта чишмә суын эчеп,
Тыңладым мин кошлар сайравын.
Чишмәләрнең моңлы чылтыраганын
Үсеп җиткәч кенә аңладым.

Чишмә, чишмә, җырла җырыңны,


Тыңласыннар бишек моңыңны.
Шул чишмәнең җырын тыңладым,
Әнкәм белән бергә җырладым.

Чал чишмәнең моңлы тавышы,


Күпме аның зары-сагышы.
Күз алдыннан китми балачак,
Әнкәм моңы мәңге калачак.

Чишмә, чишмә, җырла җырыңны,


Тыңласыннар бишек моңыңны.
Шул чишмәнең җырын тыңладым,
Әнкәм белән бергә җырладым.

Чылтырап аккан чишмә тавышы,


Күпме моңнар, күпме сагышы.
Ничә еллар һаман син истә,
Моңлы иде әнкәм тавышы.

Чишмә, чишмә, җырла җырыңны,


Тыңласыннар бишек моңыңны.
Шул чишмәнең җырын тыңладым,
Әнкәм белән бергә җырладым.

Бер тауда ун чишмә

Бер тауда ун чишмә,
Унысы ун төстә;
Югыйсә бер үк тау,
Югыйсә бер үк җир,
Юлы бер...

Бер тауда ун чишмә,


Тынмыйлар бер кич тә,
Чәчәкле җәй әле,
Атлы һәм җәяүле
Юлыгыр...

Бер тауда ун чишмә,


Унысы ун төстә;
Берсе тиз болгана,
Берсе тиз моңлана,
Ком-ташта...

Бер тауда ун чишмә,


Юлларын син кисмә;
Агышы ун төрле,
Тавышы ун төрле,
Моң башка...

Бер тауда ун чишмә,


Ун яшь кыз — ун төштә,
Сөйләшеп туймыйлар,
Туй, диләр, туй, диләр,
Чибәрләр...

Бер тауда ун чишмә,


Сереңне син чишмә,
Сереңне чибәрләр
Дөньяга сибәрләр,
Сибәрләр...

Начало формы



Конец формы

Бәллүр чишмә

Безнең чишмә бәллүр, бер килеп күр,


Бер авыз ит саф су ләззәтен.
Безнең гүзәлләрне бер килеп күр,
Күкрәгеңдә сүнәр хәсрәтең.

Безнең чишмә бал гына,


Кил, иелеп ал гына.
Учларыңнан авыз итсәм,
Йөрәгемә ял була.

Чишмә яры гөлдер, гел килеп йөр,


Таң былбылын тыңлап җай гына.
Ерак-еракларда яшәсәң дә,
Кайтмый калма туган ягыңа.

Безнең чишмә бал гына,


Кил, иелеп ал гына.
Учларыңнан авыз итсәм,
Йөрәгемә ял була.

Кайгылының кайнар яшен юган,


Гашыйкларның серен түкмәгән.
Ил-якларга кемнәр китмәгән,
Шул суларны эчми үсмәгән.

Безнең чишмә бал гына,


Кил, иелеп ал гына.
Учларыңнан авыз итсәм,
Йөрәгемә ял була.

Начало формы



Конец формы


Бакыр чишмә

Ярсуларым үтә, татлы сагыш өтә,


Килсәм Бакыр чишмә буена.
Тәүге гашыйк чаклар, аерды бит ятлар,
Яшьлек ярым, гел син уемда.

Өзеләдер үзәк, ничек түзмәк кирәк


Күрми китү Бакыр чишмәне?
Суын эчәм ятып, тәмкәйләрен татып,
Яшьлегемме, әллә төшемме?

Кайда яшьлек ярым, син беләсең барын —


Бакыр чишмәм, әйтче, бәгърем?
Икәү генә калып, кулны-кулга салып,
Тыңлар идек тургай җырларын.

Кил чишмә буйларына

Кил син иртән чишмә буйларына,
Бергә тыңлыйк аның агышын.
Челтер чишмә, бәлки, уртаклашыр
Күңелемнең моңын, сагышын.

Иртәнге чык төште чәчәкләргә,


Язгы таңнар сызылып атканда.
Күзләреңдә сөю уты янды,
Чишмә буйларыннан кайтканда.

Ул минутлар инде артта калды,


Киттең, бәгърем, ерак җирләргә.
Тагын килдем чишмә буйларына,
Йөрәк сагышымны сөйләргә.
Балачагым

Категория: Сагыну Рәшит Кәлимуллин көе Разил Вәлиев сүзләре

Ага чишмә җырлап,
Белми талачагын...
Чишмә җыры төсле
Булсын балачагым.

Әйдә, җырлыйк бергә, —


Күңел моңга тулган.
Һәммә кеше җирдә
Элек бала булган.

Беләм җанда мәңге


Әни калачагын.
Әти-әни белән
Узсын балачагым.

Әйдә, җырлыйк бергә, —


Күңел моңга тулган.
Һәммә кеше җирдә
Элек бала булган.

Янып яшим җирдә,


Минем янар чагым.
Кояш сыман көләч
Булсын балачагым.

Әйдә, җырлыйк бергә, —


Күңел моңга тулган.
Һәммә кеше җирдә
Элек бала булган.

Беләм бәхет эзләп


Юллар салачагым...
Ватан куенында
Узсын балачагым.

Әйдә, җырлыйк бергә, —


Күңел моңга тулган.
Һәммә кеше җирдә
Элек бала булган.

Сандугач һәм чишмә

«Кайгырма, күз нурым! Ул килсә эчәргә, Коткарам мин үзем, Мин беләм нишләргә!»

73.07kb.

09 10 2014
1 стр.


Сандугач” муниципаль бюджет татар балалар бакчасының 2012 – 2013 уку елына эш планы

Конкурентлыкка сәләтле шәхес тәрбияләү. Балаларны аралашучан, игелекле, кызыксынучан, инициативалы, мөстәкыйльлеккә һәм иҗатка омтылучан итеп үстерү максатыннан чыгып, төркемнәрдә

397.15kb.

14 12 2014
3 стр.


Дәрес №25 Электроскоп. Электр үткәрүче һәм электр үткәрмәүче җисемнәр. Электр кыры

Максатлар: электрлану күренеше, уңай һәм тискәре корылма, корылмалы җисемнәрнең тартылуы һәм этелүе турында белемнәрне ныгыту; электроскоп һәм электрометр белән танышу, аларның төз

140.96kb.

15 10 2014
1 стр.


Конкурса имени Сары Садыковой «Калфаклы сандугач 2010»

Р. Ф. Калимуллин почётный председатель фестиваля-конкурса имени Сары Садыковой «Калфаклы сандугач 2010»

34.27kb.

09 10 2014
1 стр.


Укытуның эчтәлеге һәм методикасы түбәндәге бурычларны хәл итүгә юнәлтелгән

Шул ук вакытта башлангыч курсның нигезн натураль сан һәм нуль, тискәре булмаган саннар белән дүрт арифметик гамәл һәм аларның үзлекләре турында төшенчәләр, бу белемнәргә нигезләнеп

498.37kb.

05 09 2014
3 стр.


Үткәнгә сәяхәт. Туган ягыбызның беренче кешеләре

Максат: укучыларга тарих һәм археология турында аңлатма бирү, борынгы кешеләр тормышы һәм хезмәте белән таныштыру; укучыларда туган якка мәхәббәт тәрбияләү һәм үткәненә кызыксыну у

55.93kb.

12 10 2014
1 стр.


Рабочая программа по татарской литературе в 8 классе Низамутдиновой Савии Тауфиковны

Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле

357.6kb.

05 09 2014
3 стр.


Рабочая программа по татарской литературе в 5 классе Рахматуллиной Л. А. учителя татарского языка и литературы

Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле

280.04kb.

13 09 2014
1 стр.