4 нче сыйныфта татар теле дәресе.
Тема: бәйлек һәм бәйлек сүзләр.
Максат:бәйлек һәм бәйлек сүзләр турында төшенчә бирү;балаларның
уйлау,фикерләү сәләтен,иҗади активлыгын ,дөрес язу күнекмәләрен үс-
терү;табигатькә,кошларга,җәнлекләргә сакчыл караш тәрбияләү.
Дәрес төре:иҗади-эзләнүле.
Дәрес тибы: сәяхәт-дәрес.
Дәрес барышы:
1.Оештыру өлеше.
- Исәмесез,балалар.Бар тереклек кояшка тартылган кебек,кешеләр дә белемгә
тартыла.Сезнең дә күп беләсегез,күп шөгыльгә өйрәнәсегез килә,шулаймы?
-Без бүген сезнең белән “Урман мәктәбенә” укырга барабыз.
(тактада урман картинасы,”Урман мәктәбе”дигән сүзләр куелган.)
-Карагыз әле,безне көтеп торалар түгелме?
-Бу урман Укытучысы Ябалак.Ул безгә төрле уеннар,биремнәр дә әзерләп
куйган әле.Сез аның биремнәрен үтәргә әзерме?
-Әйе!
2.Дөрес язу күнегүләре.Дәреслектәге күнегүне уку һәм күчереп язу.Язганда
дөрес һәм матур утыру кагыйдәләре искә төшерелә.
3.Актуальләштерү.
-Балалар,Ябалак безгә бер бирем әзерләгән.Мин карточкалар өләшәм .Сез шул карточкадагы сүзләрне төрле төсләргә буярсыз.
Бирелгән тәртиптә буя:
исем-зәңгәр,сыйфат-кызыл,фигыль-яшел.
акыллы
|
бәрәнге
|
өчен
|
|
белән
|
китте
|
шатлык
|
|
сөйли
|
юмарт
|
кебек
|
|
җөмлә
|
йөгерә
|
яшел
|
|
-Хәзер тикшерәбез инде.Исемнәрне,сыйфатларны,фигыльләрне нинди сорау
куеп таптыгыз?
-Кайсы сүзләргә сорау куеп булмый?(белән,өчен,кебек)
-Ни өчен бу сүзләрне буямадыгыз?(сорау куеп булмый)
-
Димәк,балалар,сорау куеп булмый торган сүзләр дә була икән.
4.Яңа теманы аңлату.
-Сорау куеп булмый торган сүзләр ни өчен кирәк?Хәзер шуны ачыклап
китәрбез.
Иҗади диктант.(нокталар урынына сүзләр куярга,асларына сызарга)
... __белән бардым,..._ турында уйлыйм,..._таба йөгердем,._.өчен сөйлим,...
_башка бармыйм
-Асларына сызылган сүзләрне төшереп калдырып укып карагыз.
-Аңлашыламы?
-Юк.
-Димәк,бу сүзләрне төшереп калдырып булмый.Алар ни өчен кирәк икән?
-Дөрес,сүзләрне бәйләп тору өчен.
Экранда :
Сорауга җавап бирми
Сүзләрне бәйли
-Без бүген яңа сүз төркеме белән танышабыз.Уйлап карагыз әле,
сүзләрне бәйли дигән сүздән чыгып аны ничек атар идегез?
-Бәйлек сүзләр яки бәйлекләр.
Экранда:
Бәйлек һәм бәйлек сүзләр
|
Сорауга җавап бирми сүзләрне бәйли
|
Бәйлекләр бәйлек сүзләр
|
Белән,өчен,аша, ас,өс,арт,
|
Сыман,шикелле, ал,ян,урта,
|
Аркылы,хәтле, буй ,һ.б
|
Таба,кадәр,бирле һ.б
|
|
-Ә хәзер хор белән укыйбыз.
Физкультминутка.
5.Ныгыту.
Дәреслектәге күнегүләрне эшләү.(аңлату,яздырып эшләтү,тикшерү)
-Ябалак безне уенга чакыра.
-“Кем тизрәк”уены.
Сыйныф группаларга бүленә.Укучыларга сүзләр бирелә.
Кайсы группа тизрәк эшли.Ябалак бүләкләр өләшә.
Әңгәмә.
-Балалар,табигатьне ни өчен сакларга кирәк? -Чөнки ул матурлык,саф һава,чисталык,яшеллек чыганагы.
6.Рефлексия.Дәрескә йомгак.
-Балалар,без бүген нинди сүзләр турында сөйләштек?Аларның үзенчәлеге
нәрсәдә?Алар ни өчен кирәк?Нинди бәйлекләр,бәйлек сүзләр беләсез?
-Ябалак сезнең белемнәрегезне тикшереп карый.Тест эшләп карыйбыз.
Укучылар бер-берсенең эшен тикшерә.
Ябалак актив укучыларны мактый,билгеләр куела.
7.Өй эше бирү.Бәйлекләр кертеп җәнлекләр турында хикәя төзергә.
Дәресне җиһазлау һәм кулланылган әдәбият:
Татар теле 2 кисәк.4 класс
Башлангыч мәктәптә заманча дәрес.Сәгъдиева И.Т.
Казан.2009
Тахтамышева Г.Ч Современный урок и педагогические технологии.
Казань.Школа.2000
Дәресне үткәрде: Низамиева Х.В. Казан.”16 нчы татар-инглиз гимназиясе.