Flatik.ru

Перейти на главную страницу

Поиск по ключевым словам:

страница 1 ... страница 2страница 3страница 4

Көннәр барган саен матурланды. Кырларда карлар бетеп, кара җир өсте яшәрә башлады. (М. Гафури)
28. Менә яз да җитте.

Басуның калку урыннары кардан әрчелеп, кара балчык күренде, кояш җылысында җипр өсте булана башлады. Урамнардан, тыкрыклардан чылтырап саргылт сулы гөрләвекләр акты. Зур үзәннәргә җыелган язгы кар суы, зур көмеш җәймә булып, кояш астында ерактан ук ялтырап кү-ренә, менә-менә, берәр урыннан ерылып, бүген таңда шаулап агып ки-тәргә тора. Картлар, яз бик әйбәт, бик дөрес килде, диләр. Кыр ташуы артыннан ук урман суының да шушы арада кузгалуын көтәләр. Оялары алдындагы кечкенә баскычларда, үзләренең зур куанычлары бөтен дөньяга ишетелсен өчен, сыерчыклар әле бер якка, әле икенче якка борыла-борыла, язның аксыл-зәңгәр күгенә таба сары томшыкла-рын сузып, көннәр буе сайрыйлар. Агач башларында тынгысыз песнәк-ләр чыркылдый; кызылтүшләр, матур йоннарын борыннары белән тө-зәткәләп, миләш ботагында көязләнеп утыралар; эләктереп китәргә җайлы-җайсыз яткан нәрсәләр юкмы икән дип, койма өсләрендә саес-каннар боргалана. Ферма тирәсендәге киң бушлыкта, койрык чәнчеп колхоз тайлары чабып йөри. Таң алды җиттеме, әтәч тавышыннан ко-лаклар тона. Алар, иртәнге һаваны яңгыратып, яше-карты, берсеннән-берсе уздырырга тырышып, сәгатьләр буенча кычкыралар.

(Г. Бәширов)
29. Мондый чалт аяз, җылы көнне зарыгып көткән халык табигать иркенә -сахрага ашыга. Яңа Кала янындагы такыр басу битләренә өр-яңа эзләр төшә, бормалы сукмаклар салына. Йөзәрләгән кеше купкан. Кайберәүләр җилкәләрендә дыңгычлап тутырган рюкзаклар аскан, икенчеләреенең иңбашларына нәниләре менеп атланган. Чыр-чудыр, көлештер! Әнә тегендәрәк транзистор җыр сиптерә, мондарак гитара чирттерәләр. Әнә шулай, бәйрәмчә шатлыклы гөрелтегә күмелгән, чуар төсләрдә балкыган халык, елга булып, Кама ягын таба да агыла! Сабантуймыни!

Рәшит сынатмый: әтисе шикелле үк иттереп, зур-зур атлый. Ә Рамил велосипедка атланып, әллә кая ук элдертте. Ярар, элдертсә элдертер, аның каравы Рәшиткә әтисе белән тәмләп сөйләшергә җай.

(Э. Касыймов)

30. Кояш түбәнәя, күк йөзе ачык, һава саф, бөтен дөньяны кичкә каршы гына була торган бер рәхәт тынлык чолгый.

Җилкәннәрен зур кош канатлары кебек югары күтәреп каерган көймә-без, күгелҗем шома диңгез өситеннән көнбатыш ягына таба карап, ак-рын гына кузгала.

Киттек.

Сау булыгыз! Сау бул, тыныч, куркынычсыз яр!

Без алга киткән саен, артыбыздагы шәһәр, лиман, андагы кораблар, ма-наралар, ерактан җилфердәп торган аклы-кызыллы байраклар җиргә бата баралар; аларның өстенә чыккан кара күк томан, без диңгезнең эченәрәк киткән саен, калыная, ярны, андагы карачкыларны үзенә йота бара.

Әнә инде бөтенләй югалдылар.

Бөтен дөньяда иге-чиге күренмәгән диңгез белән иң җитез хыяллар да чигенә барып чыга алмаячак күктән башка һичнәрсә калмады. Баярак кояш бар иде, ул диңгезгә дә, күккә дә бөек бер бай төс бирә иде.

Инде ул диңгез артына батты. Су өсте кояш баеганда була торган кызыл ут төсеннеән кара-сарыга, бара торгач, томанлы карага әйләнде.

Диңгез өстендә иртәле-кичле була торган төрле төстәге матур, шагыйра-нә күренешләр югалып, алар урынына адәмнең йөрәген еракка, төпкә, ти-рәнгә алып китә торган куе караңгы, серле бер хәл килә.

(Г. Ибраһимов)
31. Без һаман барабыз.

Ерак күктә нурлы йолдызлар калка башлый. Төн якыйнаган саен алар арталар, күбәяләр, шул хәлгә җитәләр ки, бөтен күк йөзе якты алмазлар белән зиннәтләнә...

Без һаман барабыз.

Ләкин бик акрын гына, бик ялкау гына.

Киче һаман тын, халык һаман йоклый.

Тик койрыкчы гына, күзләрен бер йолдызга текәп, урында катып кал-ган кебек, югалып утыра. Ул да хыялы белән икенче дөньяларга киткән булса кирәк. Дәшми-тынмый, тавыш-кузгалыш белән тирән тынлыкны бозмый.

Һәммә нәрсә кара, карңгы, җәйге, көзге төннәрдә генә була торган ка-лын, куе караңгылык бөтен тирә-якны йоткан, диңгез, су бөтен дөнья үзе шул гәүдәләнгән караңгылык төсле тоелар.

Көймәбез гүя суны гына түгел, шул дивар кебек каты караңгылыкны да ярып бара.

Диңгезнең суы шул дәрәҗәдә тын, авыр, куе күренә ки, өстебезгә түшәл-гән күкнең куе караңгылык эченнән ялтыраган миллионнарча йолдыз-лар диңгез төбенә аз гына селкенми, әлҗе-мөлҗе килми төшәләр, гүя алар шунда үзләре тезелгәннәр. (Г. Ибраһимов)

32. Бераздан диңгез төбеннән моң гына нурлы ай күтәрелә. Ул башта кызгылт-сары, соңра аксыл-сарыга, ахырдан көмеш кебек ак нурга әй-ләнә дә, бөтен дөньяга, җәфа чиккән һәммә җаннарга сөеп, иркәләп ка-рап, акрын ыган киң күк эчендә йөзеп китә.

Айның күренүе белән үк каядыр тарала, кача башлаган куе караңгы-лык минут саен юкара, сыегая; бара тогач, диңгез өсте элекке бераз кур-кынулы авыр кара төстән чыгып, айның йомшак салкын нуры белән күмелә, көмеш төсенә керә. Күк диңгезгә төшә, без шул миллионнарча йолдызлар, нурлы айлар белән зиннәтләнгән олы көзге өстеннән китә-без... Баягы караңгылык һәммәне йоткан, үзеннән башка һичбер нәрсә калдырмаган иде.

Хәзер дә тын, тыныч, әле дә җил-давылдан, шау-шудан әсәр юк. Ләкин айның нурлары дөньяны каплаган кара пәрдәне алу белән, диңгез өстен-дә, бигрәк тә безнең көймәбез тирәсендә яктылык белән чолганган бер хәят башлана. Күрәм, көймәбез ай белән, йолдызлар белән бизәлгән диң-гез суын икегә ерып бара. Аның арты бераз шадралана, шулар өстендә йолдызлар уйный, җилкәннең йөреше бераз сулгарак китсә, бу тавыш-сыз дулкыннар эченә ай үзе дә чумып-чумып ала. (Г. Ибраһимов)
33. Дарья карчык иртүк торып, кетәклектәге караңгы, тыныч почмакта урын сайлады һәм шунда йомшак печән тутырылган кәрзингә унөч йо-мырка өстенә бүрекле тавыкны утыртты.

Иртәнчәк әле яктырып та җитмәгәнгә, унөченче йомырканың яшькелт-рәк икәнен дә һәм аның башкаларына караганда зуррак булуын да кар-чык күрми калды. Тавык тырышып утыра, йомыркаларны җылыта, тиз генә җим ашап, су эчеп килә дә тагын утыра; хәтта мескеннең төслә-ре үзгәрде. Ул шундый ачулы булып китте: берәрсе якын килә башласа, хәзер ыслый, кыртлый башлый, хәтта әтәчне дә якын җибәрми, ә әтәч-нең анда, караңгы почмакта, нәрсә булганын бик беләсе килә. Шулай итеп тавык өч атна оя өстендә утырды һәм, ниһаять, йомыркалар эчен-нән кечкенә борыннарын күрсәтеп, берсе артыннан берсе чебешләр чыга башлады: алар борыннары белән кабыкны ватып чыгалар да кагынып куялар һәм йөгерә башлыйлар, кечкенә тәпиләре белән тузан актарып корт эзләргә керешәләр.

Яшькелт йомырканың чебеше барысыннан да соңга калып чыкты. Шу-лай да аның сары мамыклы йонлач түгәрәк гәүдәсе, кыска аяклары, киң борыны бик сәер тоелды. Аның ашавы да, йөрүе дә безнеңчә түгел; аяклары кыска, ничектер чалыш, ә йөргәндә аумаклап йөри... Тавык үзенең бу чебешенә хәйран калды, ләкин ничек кенә булса да ул аның улы бит. Тавык башка чебешләрен яраткан кебек үк аны да ярата һәм саклый, карчыганың күрә белән каурыйларын кабарта һәм аяклары нинди икәнен дә тикшереп тормастан канатлары астына бөтен чебешлә-рен яшерә. (К. Ушинский)

34. Эченә керсәң, борылып чыга алмаслык куе урманда бик күп еллар гомер иткән картАю беркөнне бал ашап утырганда тирән уйга чумды. “Яшем инде йөзгә якынлашып килә, ләкин гомер буе шушы урманда сакчы булып яшәп тә, нинди агачларның кешеләргә нинди файда китер-гәнен рәтләп белә алмадым. Инде үләр вакытым җитеп килә, миңа исән чагымда бу агачлар белән ничек тә якынрак танышасы һәм алар турын-да белгәннәремне әйтеп калдырасы, әйтеп кенә түгел, кешеләр кебек язып калдырасы иде. Ләкин мин бит яза белмим...”- ди ул, үз-үзе белән сөйләшеп.

Кинәт йомшак кына җил исеп үтте. Агач яфраклары әкрен генә җилфер-дәп куйдылар һәм үзара шыпырт кына сөйләшкәндәй булдылар. Агач башларына җай гына тирбәтеп искән бу җил көчәйгәннән-көчәя барды. Берничә минуттан соң инде ул көчле давылга әверелде. Урман шаулый башлады. Барлык агачлар гүяки бәхәскә кереп, нәрсә турындадыр сүз көрәштерәләр иде. (Г. Галиев)
35. Кыш. Табигатьнең ак һәм пакь чагы. Тирә-юнь ак томанга төренгән. Чыршы-наратлар, әйтерсең, иңнәренә челтәрле ак шәл ябынып, тездән карга чумган. Ә зифа каеннар ак алкалары белән мактана шикелле... Бар җиһанда тоташ бәйрәм диярсең!

Кышның гүзәллеген чынлап тойыйм дисәң, урман ишеген шакы... Юк, юк, уята күрмә берүк, күзәт кенә. Кышкы урман тын гына йоклый. Га-җәеп серле тынлык, ник бер тавыш ишетелсең!.. Юри генә аваз салсаң, тавышың әллә кайларга, еракларга китеп югалыр сыман.

Ә яктылык – берни белән дә чагыштыргысыз, әйтерсең лә урман өстенә энҗе-мәрҗән сибеп чыкканнар, бөтен җир, агач-куаклар, ачык урыннар – бары да яшь кәләшнең туй күлмәгедәй ап-ак... Мамыктай ак кар өс-теннән күзләрне камаштырып кояш нурлары чәчри. Мондый мул, сих-ри яктылык бары тик ап-ак кышта гына була ала.

Шул аклыкка кинәт кенә песнәк яки башка берәр кош килеп кунды исә, ап-ак карда нәни генә эзләр төшеп кала. Алар энҗедәй тезелгән хәреф-ләрне хәтерләтә. Ак җиһанның ак битләрен актар да, елның шушы фа-сылына гына хас шигъри юлларны укы.

Күп тә үтмәс, февраль җилләре исәр дә, тау сыртларын челтәрләп, җил-җил итеп уйный башлар. Сыерчык бураннарында адашып калган хыя-лый уйларыңа чумып, учларыңа кар-энҗеләр җыярсың. Тик алар менә-менә елап җибәрерсыман... Әнә, эреп юкка да чыктылар...

Әйе. Кышкы төн аеруча сихри-серле. Ай яктысында, йолдызлар гөмбәзе астында гашыйк парлар вәгъдә беркетә. Аларга комачаулама дигәндәй. Күк йөзендә тоташ ак дболытлар дулкыны ай яктысына пәрдә кора.

(Д. Гайнетдинова)

36. Озак та үтми, әлеге болыт чак кына итәген җыеп ала да, янә тулган ай йөзе яктырып китә. Ай нурында җиргә сибелгән көмеш тәңкәчекләр уйнаклый. Һай, бу кыш фасылының матурлыклары...

Битләреңнән чеметеп алган салкыны да, көчле бураннары да, үтеп бул-маслык кар көртләре дә сине яратып шаярталар, ныклыгыңны сыный-лар. Ә тәрәз артында улаган җиле – мең төрле тавышларчыгарып кың-гыраулы атлар килгәнен хәтерләтә. Җиһанга тоташ моң, җыр агыла.

Ә бүген, бу мизгелдә табигатьтә ап-ак кыш, сихри кыш... Кышның сихри аклыгы әкиятти гәзәллек дөньясына алып керә дә челтәр бишегенә салып тибрәтә. Ә күңел түрендә йолдызлар җемелдәвенә аваздаш моң чишмәсе, сәйләннәр җыры яңара. Аны бары тик шигъри юллар аша тасвирлап буладыр:

Зәһрә кызның сәйләннәре

Сибелгәнме дөньяга.

Ак бураннарга уралып

Әкияти төн яна... (Д. Гайнетдинова)

<предыдущая страница


Аңлатма язуы Бердәм республика имтиханына әзерләнү өчен төзелгән программага нигезләнеп тәкдим ителгән тестлар җыелмасы һәм дәрестә файдалану өчен

Сүзләргә морфологик анализ ясау, сүзләрне сүз төркемнәре һәм җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерү өчен китерелә текстлар, аерым җөмләләр бирелде

516.6kb.

13 10 2014
4 стр.


Ф бердәм республика имтиханы, 2007 ел физика, 11 сыйныф (001 – 1/11) изикадан бердәм республика имтиханы

Физикадан имтихан эшен башкару өчен 3,5 сәг (210 минут) вакыт бирелә. Эш 40 биремнән торган 3 өлештән тора

89.33kb.

09 09 2014
1 стр.


9 нчы сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

Мәгариф” нәшриятында басылган “ Татар урта гомуми белем мәктәпләре өчен әдәбият программалары”на нигезләнеп төзелде.Әлеге программа укучылар үзләштерергә тиешле мәсьәләләр һәм тема

190.02kb.

05 09 2014
1 стр.


8 нче класска татар әдәбиятыннан эш программасы. (70 сәгать) Аңлатма язуы Эш программасы статусы

Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары» (Казан, «Мәгариф», 2003 ел), 8 нче сыйныф өчен З. Н. Хәбибуллина, Х. Г. Фәрдиева, Ә. Н

393.86kb.

15 12 2014
3 стр.


Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесы Үдик урта гомуми белем бирү мәктәбе

А. б хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, ата-аналар, укытучылар һәм укучылар! Бүген сезнең өчен дә, безнең өчен дә иң тантаналы һәм истәлекле көннәрнең берсе. Бүген чыгарылыш сыйныф уку

147.71kb.

17 12 2014
1 стр.


Дәрес темасы: Агропромышленность комплексы. Максат һәм бурычлар

Укучының үсеше өчен дәрестә барлык шартларны тудырып информацион- коммуникатив технологияләрне куллану. Урман һәм химия промышленностьлары буенча белемнәрен актуальләштерү, логик ф

56.71kb.

15 10 2014
1 стр.


Каралды: Килешенде: Раслыйм

Планлаштыру нигезләнеп төзелгән программа Татар урта мәктәпләре өчен әдәбият программалары 5-11 нче сыйныфлар, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2010

284.07kb.

08 10 2014
1 стр.


Программаның эчтәлеге. Аңлап уку күнекмәләрен формалаштыру

М. Х. Хәсәнова,Р. М. Миңнуллин, И. Х. Мияссарова 2 кисәктә һәм “Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1-4 нче сыйныфлары өчен программага

246.01kb.

01 10 2014
1 стр.