Flatik.ru

Перейти на главную страницу

Поиск по ключевым словам:

страница 1 ... страница 2страница 3страница 4страница 5страница 6страница 7страница 8



Аңлатма язуы

Рәсем

Предметлы рәсем. Рәсемдә предметлар, чынбарлык күренешләре һәм әдәби әсәр образларын чагылдыра белү күнекмәләрен камилләштерүне дәвам итү. Балаларның игътибарын предметларның формасы, зурлыгы, кисәкләренең пропорциясе аерымлыкларына юнәлтү, бу аерымлыкларны рәсемдә күрсәтергә омтылыш уяту.

Предметларның пространстводагы торышын кәгазь битендә күрсәтергә өйрәтү, балаларның игътибарын предметларның яссылыкта төрлечә урнашу мөмкинлегенә (басып, ятып тора; торышын үзгәртә: тереклек ияләре йөгерә, сикерә алалар; агачлар җилле көндә бөгелә-сыгылалар һ.б.) юнәлтү, фигураларның хәрәкәтен чагылдырырга өйрәтү.

Композиция күнекмәләрен үзләштерүгә булышлык итү: предметны кәгазь битендә пропорцияләрен исәпкә алып урнашгырырга өйрәтү (әгәр предметның биеклеге зуррак булса, аны кәгазь бигендә вертикаль урнаштыру, әгәр ул киңлеккә сузылган икән, мәсәлән, бик биек булмаган, ләкин озын йорт икән, аны горизонталь игеп урнаштыру).

Төрле сурәтләү материаллары белән (төсле карандашлар, гуашь, акварель, төсле акбурлар, пастель, сангина, күмер карандаш, фломастерлар, төрле пумалалар һ.б.) ясауның алым һәм ысулларын ныгыту.

Предметның контурын, буяганда сурәтне пычрата торган кагы, тупас сызыклар калмасын өчен, карандашка җиңелчә генә басым ясау күнекмәләре булдыру.

Акварель белән, аның үзенчәлекләрен истә тотып (төснең үтә күренмәлелеге һәм йомшаклыгы, бер төснең икенчесенә салмак кына күчүе) ясарга өйрәтү.

Пумала белән ясауның төрле ысулларына: киң сызыкларны — пумаланың бөтен өслеге белән, нечкәләрен — пумала очы белән; зур тапларны пумаланы бөтен өслеге белән кәгазьгә куеп (басып), вак тапларны пумала очы белән ясарга өйрәтү.

Инде таныш булган төсләр турында белемнәрен ныгыту, яңа төсләр (шәмәхә) һәм төсмерләр (зәңгәрсу, алсу, сыек яшел, ачык шәмәхә) белән таныштыру, төс тоемлау сәләтен үстерү. Яңа төс һәм төсмерләр китереп чыгару өчен (гуашь белән ясаганда) буяуларны кушарга һәм, буяуга су кушып, төсне сыеклатырга (акварель белән ясаганда) өйрәтү. Карандаш белән ясаганда, карандашка басым ясауны көйләп, төрле төсмерләр чыгара белү. Карандашның басымын көйләп, балалар төснең өчләп төсмерен китереп чыгара алалар.


Сюжетлы рәсем. Балаларны әйләнә-тирә тормыш темаларына һәм әдәби әсәрләр буенча сюжетлы композицияләр тудырырга өйрәтү. Композиция күнекмәләрен үстерү, сурәтләрне кәгазь битенең аскы өлешендә бер сызыкта, бөтен биттә урнаштырырга өйрәтү.

Сюжеттагы төрле предмет һәм объектларны зурлыклары буенча чагыштырырга өйрәтү (йортлар зур, машиналар кечкенә, агачлар биек һәм тәбәнәк; кешеләр йортлардан кечерәк, әмма болындагы чәчәкләрдән зуррак). Бер-берсен каплый торган предметларны рәсемдә урнаштырырга өйрәтү.


Декоратив рәсем ясау. Халык һөнәрчеләре эшләнмәләре белән таныштыруны дәвам итү, Дымково, Филимоново уенчыгы, ал арның бизәкләре турында белемнәрен ныгыту һәм тирәнәйтү; рус халык декоратив бизәкләре мотивы буенча сурәтләр ясарга тәкъдим итү, аларның төсләр рәте һәм композиция элементлары белән таныштыру, төрле элементларны җиренә җиткереп ясауларына ирешү. Городец бизәге, аның төсләр чишелеше, декоратив төсләрне китереп чыгару үзенчәлеге белән таныштыруны дәвам итү. Городец бизәкләрен балаларның иҗади эшләрендә куллануларына ирешү.

Городец, Гжель бизәкләреннән орнаментлар төзергә өйрәтү: характерлы элементлары (бөреләр, чәчәкләр, яфраклар, үлән, мыекчалар һ.б. чәчәк-үсемлек мотивлары) белән таныштыру, кәгазь битендә һөнәрчеләр эшләнмәләре формасындагы бизәкләр төшерергә өйрәтү (поднос, чынаяк, тоз савыты һ.б.). Декоратив эшчәнлектә иҗади сәләтләрен үстерү өчен, декоратив тукымалар куллану. Балаларга өс, баш һәм аяк киемнәре (кокошник, яулык, свитер һ.б.), көнкүреш әйберләре (сөлге, салфетка, тастымал һ. б.) формасында киселгән кәгазьләр тәкъдим итү. Бизәкләрне билгеле бер ритм белән урнаштырырга өйрәтү. Кәгазь силуэтлар һәм күләмле фигуралар бизәргә тәкъдим итү.

Милли орнамент элементлары белән таныштыруны дәвам итү, татар халык әкиятләре персонажларын чагылдыра белүне камилләштерү, балаларны декоратив рәсем буенча алган белем һәм күнекмәләрне өс,баш, аяк киемнәрендә, көнкүреш әйберләрендә иҗади кулланудагы милли орнамент элементларын төрләндерергә булышу.

Рәсем. Эшчәнлекнең тематик планы Зурлар төркеме 2012-2013 уку елы.




Тема

Бурычлар

Файдаланылган әдәбият

Вакыты




Сентябрь



1


Тылсымлы бакчада алтын алмалы алмагач




Киң ябалдашлы, күп ботаклы, "алтын" алмалы әкияти агач ясарга өйрәтү.Буяулар белән эшләү күнекмәләрен үстерү.Композицияне тоемлау, рәсемне дөрес урнаштыру күнекмәләрен үстерү.



Т.С. Комарова.

Занятия по изобразительной деятельности в детском саду.

39 бит


03.09.12




2

Җәй

Балаларны җәй көне алган тәэсирләрне рәсемдә чагылдырырга өйрәтү. Агачлар, чәчәкләр ясау, кәгазьнең аскы өлешенә җир, үлән ясау тәртибенә төшендерү. Матурлык-ны күрә , үз эшеңне һәм иптәшләреңнең эшен бәяли белүне үстерү.

Т.С. Комарова.

Занятия по изобразительной деятельности в детском саду

. 35 бит


07.09.12

3


Чебурашка


Рәсемдә яраткан әкият героен сурәтләргә: гәүдә формасын, башының үзенчәлекле якларын күрсәтергә өйрәтү. Рәсем кырыен гади карандаш белән ( басмыйча, ике тапкыр кабатламыйча), буяганда бер генә юнәлештә өстән-аска, уңнан-сулга яки диагональ эшләү күнекмәләрен үстерү. Тырышып эшләүне тәрбияләү.



Т.С. Комарова.

Занятия по изобразительной деятельности в детском саду.

39 бит


14.09.12


4



Барысыннан да бигрәк нәрсә ясарга яратасың


Балаларны үзе ясый торган рәсемнең эчтәлеген уйлап табарга өйрәтү. Рәсем ясау алымнарын ныгыту. Эшне ахырына җиткерү теләге тәрбияләү.



Т.С. Комарова.

Занятия по изобразительной деятельности в детском саду. 41бит




21.09.12.

5

Көзге урман


Балаларны көзге тәэсирләрен рәсемдә күрсәтергә, төрле агачлар,үлән, яфраклар ясарга өйрәтү. Буяу һәм пумала белән эшләүне ныгыту. Активлык, иҗадилык тәрбияләү.



Т.С. Комарова.

Занятия по изобразительной деятельности в детском саду.

42 бит


28.09.12.

Октябрь




9

Татар халык бизәкләре.

Алъяпкыч бизәү.



Балаларны татар халкына гына хас булган бизәкләр белән таныштыруны дәвам итү.

Буяу белән эшләү осталыкларын арттыру,матурлыкны күрергә өйрәтү. Үз халкың өчен горурлык хисе тәрбияләү.




04.10.12

10

Яңгыр ява


Тирә-юньдәге тәэсирләрне, күзәтүне рәсемдә күрсәтергә, образлы сурәтләргә өйрәтү. Рәсемнең комозициясен төзүне, чагылдыруның төрле алымнарын куллануны, гади һәм төсле каләмнәр белән эшләүне ныгыту. Җиренә җиткереп эшләүне үстерү.


Т.С. Комарова.

Занятия по изобразительной деятельности в детском саду.

43 бит


0510.12




3

Күңелле уенчыклар

Эстетик тоемлауны, образлы күзаллауны үстерү. Уеп ясалган богородец уенчыклары, аларның төп үзенчәлекләре белән таныштыру. Халык авыз иҗатына мәхәббәт тәрбияләү. Фантазияләрен үстерү. Ясау өчен материалны ирекле сайлауга юл кую.


Т.С. Комарова.

Занятия по изобразительной деятельности в детском саду.

44 бит


11.10.12



















12

Городец бизәге

Балаларны городец бизәге белән таныштыру, бизәк элементларын ясарга өйрәтү.Төсләрне кушып башка төсләр китереп чыгару күнекмәләре бирү. Игътибарлылык тәрбияләү.

Т.С. Комарова.

Занятия по изобразительной деятельности в детском саду.

48 бит


12.10.12

13

Дымка уенчыгы кәҗә бәтие ясау

Рәсемдә кәҗә сурәтен дымка бизәкләре белән бизәргә өйрәтү. Төсләрне дөрес куллану.Матурлыкны күрә белүне тәрбияләү.

Т.С. Комарова.

Занятия по изобразительной деятельности в детском саду.

60 бит


18.10.12

14

«Аю һәм бал кортлары уенын без ничек уйнадык.

Образлы тасвирлау һәм иҗади хыялны формалаштыруны дәвам итү.Уен эчтәлеге буенча композиция төзү осталыгын үстерү. Рәсем ясауның төрле алымнарын һәм төрле материаллар кулланып эшләү күнекмәләрен үстерү.Иҗади активлык тәрбияләү.


Т.С. Комарова.

Занятия по изобразительной деятельности в детском саду.

50 бит


19.10.12

15

Матур күлмәк кигән кыз

Кеше сынын ясауны камилләштерү. Күлмәк формасын бирергә һәм өлешләрен дөрес урнаштыру.Үз эшеңне һәм иптәшләреңнең эшен бәяли белүне үстерү.

Т.С. Комарова.

Занятия по изобразительной деятельности в детском саду.

48 бит


24.10.12

16

Исәнмесез, бу-мин!


Кеше сынын ясарга,кием формасын,гәүдә өлешләрен зурлыгы буенча дөрес сурәтләргә ,эре итеп бөтен биткә ясарга өйрәтү.

Рәсемне карандаш белән ясау һәм буяу күнекмәләрен үстерү. Үзеңнең һәм башкаларның рәсемнәрен чагыштырырга һәм бәяли бияргә өйрәтүне дәвам итү. Иҗади хыялны үстерү.




Т.С. Комарова.

Занятия по изобразительной деятельности в детском саду

. 95 бит


25.10.12

Ноябрь

17

"Көз безгә нәрсә алып килгән"


Көз байлыгы турында образлы күзаллауны ныгыту.

Гөмбә,яшелчә,җиләк-җимешләрнең формасын һәм

төсләрен,характерлы билгеләрен ясау күнекмәләрен үстерү.

Дидактик уен оештырырга өйрәтү..

Уен өчен предметлар ясау теләге уяту.


Т.С. Комарова .

Занятия по изобразительной деятельности в детском саду.

51 бит


01.11.12

18

Минем яраткан әкиятем


Яраткан әкиятнең берәр өлешен рәсемдә күрсәтергә өйрәтү.

Иҗади хыялны үстерү.

Эстетик бәя бирүне формалаштыру.

Игътибарлылык тәрбияләү.




Т.С. Комарова .

Занятия по изобразительной деятельности в детском саду.

57 бит


02.11.12

19

Әләмнәр

белән


бизәлгән

автобус


урамнан

бара


Балаларны транспорт төренең төп өлешенең формасын ясау, аның чагыштырмача зурлыгын рәсемдә бирә белү.Рәсемне басмыйча һәм басым белән буярга өйрәтүне дәвам итү. Рәсемне бәяләү күнекмәләрен үстерү. Иҗадилык тәрбияләү.

Т.С. Комарова.

Занятия по изобразительной деятельности в детском саду.

52 бит


15.11.12

20

Йөк машинасы

Берничә турыпочмаклык һәм түгәрәк формадан торганпредметларны сурәт-ләргә,һәр өлешнең формасын, характер-лы билгеләрен дөрес урнаштырып ясарга өйрәтү.Вертикаль һәм горизонталь сызыклар ясау дөрес буяу күнекмәләрен

үстерү.



Т.С. Комарова.

Занятия по изобразительной деятельности в детском саду.

59 бит


16.11.12.

21

Авыл өйләре


Төрле өй сүрәтен тасвирларга,аның

формасын,төзелешен,өлешләрен ясарга өйрәтү.

Үз теләкләре буенча төрле материал белән эшләү күнекмәләрен

ныгыту.Үз рәсемнәреннән канәгать булу бәяләү,тулыландыру теләге

уяту.


Т.С. Комарова.

Занятия по изобразительной деятельности в детском саду.


54 бит

22.11.12.

22

Татар халык бизәге "Сөлге бизәү"

Татар халкының күңел бизәкләре белән таныштыруны дәвам итү.Сөлге башына матур итеп бизәк төшерергә бизәкләрне дулкынлы чәчәк бизәген сызык өстенә урнаштытырга өйрәтү. Буяу каләмнәре белән сак эш итәргә өйрәтү. Сүзлек: дулкын кебек сызык , ләлә чәчәге, кыңгырау, лотос сыман чәчәк мотивы.





23.11.12.

23

Китап өчен кыстыргыч (городец чәчәге)


Максат:халык иҗатының бай булуы турында күзаллауны баету. Городец бизәге турында белемнәрен киңәйтү. Тасмада бизәкне урнаштырырга гуаш белән төсмерләр сайларга өйртәтү.Сәнгать тоемлау хисен үстерү.


Т.С. Комарова.

Занятия по изобразительной деятельности в детском саду. 56бит



29.11.12.

24

Күзаллап, уйлап ясау

Үзең уйлап, күзаллап ясау сәләтен үстерү һәм ахырына җиткерү. Буяулар белән ясауны үстерү.

Т.С. Комарова.

Занятия по изобразительной деятельности в детском саду.

61 бит


30.11.12

Декабрь

25

Кыш

Кышны урман, кыр, авыл күренешен рәсемдә ясарга өйрәтү. Төрле өйләр, агачлар ясауны камилләштерү.

Т.С. Комарова.

Занятия по изобразительной деятельности в детском саду. 61бит



06.12.12

26

Кечкенә һәм зур чыршылар

Урмандагы зур һәм кечкенә чыршыларны янында һәм еракта итеп ясау осталыгын үстерү.

Т.С. Комарова.

Занятия по изобразительной деятельности в детском саду.

63 бит


07.12.12

27

Кызыл һәм

зәңгәр


кошлар

Кошларны кәгазь битендә дөрес урнаштыру. Төсләрне кирәгенчә куллану. Шигъри образны ясарга өйрәтү.Эстетик тәрбия бирү.

Т.С. Комарова.

Занятия по изобразительной деятельности в детском саду.

64 бит


13.12.12

28

Тактаны городец бизәге белән бизәү

Шаблонны городец бизәге белән бизәргә,бизәкнең урнашуына төсенә игътибар итәргә өйрәтү.Ритм , төс, композицияне аңлауны үстерү.Эстетик хис тәрбияләү.


Т.С. Комарова.

Занятия по изобразительной деятельности в детском саду.

65 бит


14.12.12.

29

Күзаллау буенча ясау

Үзеңнең ясыйсы рәсемнең эчтәлеген уйлап, белеп ясау. Кирәкле материалларны ала белү.

Мөстәкыйльлек тәрбияләү.



Т.С. Комарова.

Занятия по изобразительной деятельности в детском саду.

66 бит


20.12.12.

30

Декоратив рәсем "Кар бөртеге"

Бизәкне тиешенчә кәгазьгә төшерү. Бизәкнең өлешләрен үзең уйлап ясау. Пумаланың очы белән ясауны ныгыту.

Т.С. Комарова.

Занятия по изобразительной деятельности в детском саду.

67 бит


21.12.12

31

Безнең матур бизәлгән чыршы

Яңа ел бәйрәмендә алган хис-тойгыларны рәсемдә чагылдыру. Төрле төсләрне пөхтә куллануга өйрәтүне дәвам итү. Төрле төсләр киптереп чыгару өчен палитра-да төсләрне бутау күнекмәләрен үсте-рү.Эстетик үзләштерү,образлы күзаллауны үстерү.


Т.С. Комарова.

Занятия по изобразительной деятельности в детском саду.

69 бит


27.12.12

32

Мыеклы -буй-буйлы

Рәсемдә песи образын бир,.төрле кыяфәттә күрсәтеп, мәгънәле образ чыгарып булуын аңлату.

Акварель һәм пумала ярдәмендә җәнлекләрне буяу күнекмәләрен

үстерү

Үз рәсемең белән горурлану хисе тәрбияләү.




Т.С. Комарова.

Занятия по изобразительной деятельности в детском саду.

70 бит


28.12.12.


<предыдущая страница | следующая страница>


Кояшкай” балалар бакчасы мөдир Динмөхәмәтова М. М. Зурлар төркеменең эш программасы 2012-2013 нче уку елы

Баланың педагог һәм башка балалар белән төрле хәбәрләр уртаклашасы килү теләген хуплау, алынган мәгълүматның чыганагын (телетапшыру, якын кешенең сөйләве, күргәзмәдә, балалар спек

1541.59kb.

11 10 2014
8 стр.


Ю. А. Исрафилова Татар Шуган авылы “Аккош” балалар бакчасының 2012-2013 уку елы өчен атналык шөгыльләр бүленеше

Татар Шуган авылы “Аккош” балалар бакчасының 2012-2013 уку елы өчен атналык шөгыльләр бүленеше

19.6kb.

15 10 2014
1 стр.


Программа педагогик киңәшмәдә каралды, раслатылды. Беркетмә №1 «31» август 2012нче ел. 2012-2013 нче уку елы

Акъяр башлангыч мәктәбенең беренче квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәхретдинова Рузия Рәүф кызының

289.41kb.

18 12 2014
1 стр.


8 нче класска татар әдәбиятыннан эш программасы. (70 сәгать) Аңлатма язуы Эш программасы статусы

Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары» (Казан, «Мәгариф», 2003 ел), 8 нче сыйныф өчен З. Н. Хәбибуллина, Х. Г. Фәрдиева, Ә. Н

393.86kb.

15 12 2014
3 стр.


Буа районы Иске Суыксу урта мәктәбе китапханәсенең 2011/12 уку елы өчен еллык эш планы

Уку Һәм тәрбия процессында китап укучыларны яңа информацион алымнар белән тәэмин итү

178.29kb.

08 10 2014
1 стр.


Нче уку елы Алып баручы

Хәерле юл!” дип озатып калу һәм “Исән-сау кайттыңмы?- дип каршы алу гадәткә кергән.Әйе шул, без яши торган заманда хәерле юллардан исән-сау әйләнепкайту күп зиһен һәм тапкырлык сор

83.89kb.

17 12 2014
1 стр.


8 сыйныф укучысы Мингазова Рания эше. 2011-2012 уку елы

Максат: Экологик белемнәрне тирәнәйтү, авылның табигатен географик өйрәнү максатында, укучыларны иҗади тикшерү эшенә тарту

76.39kb.

14 12 2014
1 стр.


Сандугач” муниципаль бюджет татар балалар бакчасының 2012 – 2013 уку елына эш планы

Конкурентлыкка сәләтле шәхес тәрбияләү. Балаларны аралашучан, игелекле, кызыксынучан, инициативалы, мөстәкыйльлеккә һәм иҗатка омтылучан итеп үстерү максатыннан чыгып, төркемнәрдә

397.15kb.

14 12 2014
3 стр.