Flatik.ru

Перейти на главную страницу

Поиск по ключевым словам:

страница 1 ... страница 6страница 7страница 8страница 9

32

Ә.Еникиның тормышы һәм иҗаты, “Әйтелмәгән васыять әсәре”.

1







Портреты;

Вәлиев М. Әмирхан ага Еники белән әңгәмә // Казан утлары. – 1994. – № 3. – 148-158 б.;

Куклис Г. Еникинең күп төрле геройлары // Казан утлары. – 1975. – № 7. – 179-182 б.;

Сверигин Рифат, Хатипов Фәрит. Рәшәле дөнья // Мирас. – 1999. – № 4. – 42-53 б.

ИР: Тормыш юлы, иҗаты - https://www.tatknigafund.ru/books/1740

“Әйтелмәгән васыять” https://www.rusedu.ru/detail_5394.html

Дәрес эшкәртмәләре - https://www.openclass.ru/sites/default/files/lesson/2009/10/_doc_20456.doc ,

https://www.proshkolu.ru/user/zulfiya55/file/532684/


Язучының биографиясен һәм иҗатын өйрәнү дәресе. Шигырьне сәнгатьле сөйләү. Лекция, әдәби әсәргә анализ.

Тәрҗемәи хәле һәм иҗаты белән таныш булу. «Әйтелмәгән васыять» хикәясендәге Акъәби образына салынган идеяне аңлау.

Хикәянең сәнгатьчә эшләнешенә, композициясендәге үзенчә­лекләргә бәя бирә белү. Ярдәмче образларга салынган вазифаны билгели алу.




Дәреслек - 151-161 б. (укып сөйләргә).

33

Ә.Еникиның сугыш чоры иҗаты.

1







Әдәби текстлар.

Әдәби әсәргә анализ дәресе. Проект эше яклау.

Язучының сугыш елларында иҗат иткән хикәяләрендәге психологик бизәкләр, гади кешенең эчке кичерешләрен дөрес һәм тәэсирле итеп сурәтләү, детальләр төгәллеге турында мәгълүматлы булу.

Үзең теләгән хикәясенә анализ язарга.

34

Ә.Еникинең повестьлары.

1







“Рәшә” һәм “Саз чәчәге” повестьлары (әдәби текстлар).

Әдәби әсәргә анализ дәресе. Проект эше яклау.

Тоталитар система шартларында үрчегән кимчелекләрне, аларның кеше рухына зыян салуын, шәхесне зәгыйфьләтүен сурәтләүгә багышланган әсәрләрнең татар әдәбияты тарихында тоткан урынын билгели алу. Повесть геройлары холкындагы үзенчәлекләрне бүгенге көн күзлегеннә чыгып бәяли белү.

ӘТ - Повесть, роман (чагыштыру), проблема.



Дәреслек, 161-169 б. (укып сөйләргә), рестоматия – 158-166 б. (“Матурлык “ хикәясен укырга).

35

Класстан тыш уку. Ә.Еникинең “Матурлык” хикәясе.

1







Әдәби текст.

Әдәби әсәргә анализ.

Проект эше яклау.



Ана һәм бала мәхәббәтенең үзен­чәлекле чагылдырылуын аңлау. Хикәянең сәнгатьчә эшләнешенә анализ ясый белү.


Бәдертдингә характеристика язарга.

Танышырга (ИР): https://tatarmuseum.ru/?p=612



36

Әдәбиятка яңа иҗат көчләре килү. Г.Ахуновның тормышы һәм иҗаты.

1







“Балачак әдипләре” китабы, Г.Ахуновның китаплары, портреты,

Сибгат Р. Прозабыз Ахуны // Казан утлары. – 2000. – № 9. – 131-147 б.



Темага кыскача күзәтү ясау.

Язучы иҗатына кыскача күзәтү ясау. Конспект язу, индивидуаль эш.



Г. Ахунов, X. Вахит, Ш. Галиев, X. Камал, Ә. Маликов, А. Гыйләҗев, М. Мәһдиев, Т. Миңнуллин, В. Нуруллин, Н. Фәттах, И. Юзеев, М. Хәсәнов һәм башкаларның әсәрләрендә кеше шәхесен гәүдәләндерүдә, кешенең җирдәге урынын ачыклауда яңалык билгеләре, психологизмга игътибар арту турында мәгълүматлы булу; форма өлкәсендә яңалыкларны турында хәбәрдар булу.

Дәреслек - 170-173 б., хрестоматия - 145-189 б. (укырга).

37-38

Г.Ахунов “Хәзинә” романы.

2







“Балачак әдипләре”, портреты, китаплары;

Әхмәтҗанов М. Үзе тапкан хәзинә! // Мирас. ­ – 1997. – № 12. – 37-43 б.



Әдәби әсәргә анализ дәресләре.

Романның идея-эстетик эчтәлеген белү. Төп образларга бәя бирә алу, аларның сурәтләне­шендә үзенчәлекләрне, уңай якларын һәм кимчелекләрен күрсәтә алу.

Романның бу чор татар әдәбияты һәм сәнгате өчен әһәми­яте.

ӘТ - Әсәрнең композицион төзелеше.


Дәреслек – 173 -182 б. (укырга). Уңай һәм тискәре образларга бәя бирергә.

39

Н.Фәттахның тормышы һәм иҗаты.

1







“Балачак әдипләре”, портреты, китаплары, Заһидуллина Д.Ф. “Татар әдәбияты: Теория.Тарих”.

Язучының биографиясен һәм иҗатын өйрәнү дәресе. Лекция. Проект эше яклау.

Язучының тәрҗемәи хәле турында белү, иҗаты буенча гомуми күзаллау булу.

ӘТ - Тарихи романнар.



Дәреслек - 184-185 б., хрестоматия - 190-234 б. (укырга).

40-41

Н.Фәттахның “Сызгыра торган уклар” романы.

2







Әдәби әсәр тексты, иллюстрацияләр.

Әдәби әсәргә анализ дәресе. Сөйләү, анализ.

Әсәрнең эчтәлеген белү, аның тарихи роман булуын исбатлый алу. Төп образлары, сюжет үстерелеше, характерлар­ның ачылу дәрәҗәсе ягыннан үзенчәлекләрен күрсәтә алу. Борынгы төрки халыклар тарихының бүгенге укучыга тәэсир итәрлек якларын табып күрсәтү, милли колоритны чагылдыру ягыннан әһәмиятен аңлау.

ӘТ - Тарихи роман, тарихилык принцибы.

КТ – тест эшләү.


Анализ - язарга, дәреслектән 186-202 б. (укырга).

42

Бәйләнешле сөйләм үстерү.

Н.Фәттах яки Г.Ахунов иҗаты буенча сочинение



1







Портрет, китап күргәзмәсе.

Иҗади эш.

Сочинение язу.

Сочинениене акка күчерергә.

43

А.Гыйләҗевның тормышы һәм иҗаты.

1







“Балачак әдипләре”, портреты, китаплары.

Язучының биографиясен һәм иҗатын өйрәнү дәресе. Сөйләү. Хронологик таблица төзү.

Язучының тормыш юлы һәм иҗаты буенча мәгълүматлы булу.


Дәреслек - 204-206 б., хрестоматиядән 234-256 б. (укырга).

44

А.Гыйләҗевның “Әтәч менгән читәнгә” повесте.

1










Әдәби әсәргә анализ дәресе.

Әсәрдә узды­рылган төп фикерне ачыклый алу, образларга бәя бирә, художе­ство үзенчәлекләрен күрсәтә белү. Повестьның соңгы еллар әдәби­яты өчен яңалыгын аңлау.

ӘТ – Проблема.



Дәреслек - 206-214 б. (укырга).

45

М.Мәһдиевнең тормышы һәм иҗаты.

1







Портрет. Шәҗәрә: https://ioann.tol.ru/magazine/go/anonymous/main/?path=mg:/numbers/2007_1/10/10_91/

Язучының биографиясен һәм иҗатын өйрәнү дәресе. Тезислар язу.

Язучының тормыш юлы һәм иҗаты буенча мәгълүматлы булу.

Дәреслек - 215-216 б., тормыш юлы һәм иҗаты буенча хронологик таблица төзергә.

46-47

М.Мәһдиевнең “Кеше китә - җыры кала” повесте.

2







Әдәби текст.

Әдәби әсәргә анализ дәресе.

Әсәрнең сәнгатьчә үзенчәлекләрен (сурәтләүдә күпбизәклелек, «тартмалы композиция» принцибына корылган булу, аның уңай һәм кайбер кимчелекле яклары) белү. Стиль үзенчәлекләрен күрә алу.

ӘТ - Әдәбиятның иҗтимагый вазифасы (тирәнәйтү).



Дәреслек – 216-223 б. (укырга). Хрестоматиядән 257-276 б. кадәр укырга.

48

Ә.Баянов “Сәяхәтнамә” поэмасы.

1







“Балачак әдипләре”, портреты, китаплары.

Әдәби әсәргә анализ дәресе.

Язучының тормыш юлы һәм иҗаты буенча мәгълүматлы булу.

Поэманы анализлый белү. Әдипнең кеше һәм табигать мөнәсәбәтен фәлсәфи тирәнлек белән сурәтләвен, табигатьне сак­лау мәсьәләләрен үткен итеп куюын аңлау.

ӘТ – поэма.


Дәреслек -224-230 б. (укырга, анализ язарга).

49

Класстан тыш уку. Ә.Баянов “Тау ягы повесте”.

1










Әдәби әсәргә анализ дәресе.

Әсәргә мөстәкыйль рәвештә анализ ясый алу.

ӘТ - Идея.



Дәреслек - 231-234 б. (укырга), хрест.- 287- 295 б. (укырга).

50

И.Юзеевның тормышы һәм иҗаты. “Өчәү чыктык ерак юлга” поэмасы.

1







И.Юзеев “Мәхәббәт җырчысы”.

Язучының биографиясен һәм иҗатын өйрәнү дәресе. Индивидуаль биремнәр буенча эш. Анализ.

Әдип иҗаты турында гомуми мәгълүматларны белү. Шагыйрь һәм драматург буларак иҗат эшчәнлеген күзаллау. Поэма, баллада, шигъри трагедияләре турында мәгълүматлы булу. «Өчәү чыктык ерак юлга...» поэмасындагы тормышчан проблемаларны күрә, алар турында үз фикерен җиткерә алу. Фазылҗан, Нур һәм «мин» образларының үзенчәлекләрен билгели алу. Кәккүк, юл образына йөкләнгән мәгънәне аңлата белү. Җанлы һәм җансыз табигать образларының (көймә, урман, чабыш атлары) хатирәләрне тергезүдәге ролен аңлау.

Телдән анализ ясарга. Дәреслектән 234-237 б. (сорауларга җавап бирергә). “Мәңгелек белән очрашу” – мөстәкыйль укырга.

51

Т.Миңнуллинның тормышы һәм иҗаты. Иҗат үзенчәлекләре.

1







Әдипнең төрле чорларда төшкән фотосурәтләре, портреты, китапларыннан күргәзмә, танылган пьеса исемнәреннән күренешләр урнаштырылган Г.Камал, К.Тинчурин ис. һәм Әлмәт, Минзәлә театрлары әзерләгән альбомнар, видеоязмалар, ИР: https://adiplar.narod.ru/minnullin_tufan.htm ,

https://miras.belem.ru/node/74


Язучының биографиясен һәм иҗатын өйрәнү дәресе.

Т.Миңнуллин әсәрләрендә яшәешнең әхлакый һәм фәлсәфи мәсьәләләре күтәрелүен, буыннар арасындагы рухи бәйләнешнең югалу куркынычын хәбәр итеп чаң сугылуын, киләчәгебез турында борчылуын төрле нюансларда сәнгатьчә сурәтләнүен, шулар аша әдип шәхесен, аның кешелек сыйфатларын, талантын танып-белү.

Дәреслек 238-247 б. укырга, иҗатының үзенчәлекләрен язарга, хрестоматия: 296-326 нчы битләр (укырга) яки https://www.tatknigafund.ru/books/1631

Танышырга (ИР): “Дуслар җыелган җирдә”:https://www.kamalteatr.ru/performances/kamalperform/55.html, “Диләфрүзгә дүрт кияү” (ремейк): https://www.kamalteatr.ru/performances/performtat/113.html

“Дивана”: https://www.kamalteatr.ru/performances/performtat/27.html

“Гөргөри кияүләре: https://www.kamalteatr.ru/performances/performtat/32.html

“Алты кызга бер кияү”: https://www.kamalteatr.ru/performances/performtat/30.html һ.б.


52

Т.Миңнуллин “Әлдермештән Әлмәндәр”.

1







Спектакльдән видеоөзек, фотогалерея, презентация (ИР): https://www.rusedu.ru/detail_6090.html


Анализ дәресе.

Репликаларга таянып, Әлмәндәрнең характер сыйфатларын билгеләү.



Пьесаның төп конфликтын, темасын, проблемасын белү. Персонажларның характер үзенчәлеген һәм авторның аларны гәүдәләндерү, җанландыру, комик һәм шул ук вакытта моңсу-пошынулы ситуацияләр тудыру осталыгын танып-белү.

ӘТ - моңсу комедия, аллегория, шартлылык.



Биремнәрне сайлап алып эшләргә:

1) Дәреслек - 248-254 нче б. (укырга).

2) Әлмәндәргә хас характер сыйфатларын күрсәткән репликаларны билгеләп килергә.

3) *Ремарка һәм репликаларга нигезләнеп, сәхнәне телдән “бизәргә” (декорация иҗат итәргә)



53

Бәйләнешле сөйләм үстерү.

Сочинение “Әлмәндәр – ил карты”.



1







Шәүкәт Биктимеров портреты. (Әлмәндәр ролендә)

Дәрес эшкәртмәсе (ИР):



https://www.belem.ru/node/153 яки https://azn2romachka.rusedu.net/gallery/1965/20229-urok_1.doc

Сочинение язуга әзерлек дәресе. Репликаларга таянып, Әлмәндәрнең характер сыйфатларын билгеләү. “Әлмәндәр бәхетлеме?” – дискуссия-бәхәс.

Бәхәсләрдә катнашу, оппонентларның фикерен исәпкә алып, үз карашларыңны раслау һәм дәлилләү күнекмәләренә ия булу. Әлмәндәр образын тудыру алымнарын танып-белү; образга бәя биреп, тормышта үз урынын тапкан кешеләргә соклану, алар белән горурлана белү.

Сочинениене язып бетерергә.

“Әниләр һәм бәбиләр” драмасын укып, сорауларга иҗади шәхсән бәя бирергә (сораулар язылган карточкалар буенча).



54

Хәзерге татар әдәбиятына кереш.

1







Заһидуллина Д.Ф. Татар әдәбияты: Теория.Тарих. (224 б.)

Кереш дәрес. Лекция, тезис.

Җәмгыятьтәге кискен үзгәрешләрнең әдәбиятта ча­гылуын аңлата белү. Әсәрләрдә милли бәйсезлек һәм мөстәкыйльлеккә ом­тылу авазлары, милләтебез тарихына игътибарның артуын, тарихи һәм табигатьне саклау темаларының активлашуын күзаллау. Бүгенге әдәбиятта шәхес концепциясенең үзенчәлекләрен күрә белү.

Дәреслек - 256-261 б. (укырга, сорауларга җавап бирергә).

55

Поэзия балкышы. Гамил Афзал, Н.Арсланов, Ш.Галиев шигырьләре.

1







“Балачак әдипләре” китабы, рефератлар, Заһидуллина Д.Ф. Татар әдәбияты: Теория.Тарих. (226 б.)

Темага кыскача күзәтү ясау дәресе.

Индивидуаль биремнәр буенча әзерләнгән чыгышлар. Әсәрләргә өлешчә анализ.



Гамил Афзал, Н.Арсланов, Ш.Галиев шигырьләре ярдәмендә хәзерге поэзиядә яңа тема һәм идеяләр калкып чыгуын, аерым жанрларның активлашуын, аерым жанр чикләрен киңәйтергә һәм төрләндерергә омтылулар турында күзаллау булдыру. Шигъри сүзнең эчке куәтен, җегәрен арттыруда уңышлар турында хәбәрдар булу. Поэзиядә халык иҗатындагы, бөтендөнья әдәбияты һәм сәнга­тендәге символикадан, шартлы алымнардан файдаланырга омтылышның артуын һәм җанлануын аңлау һәм аңлата белү.

Дәреслек - 262-277 б. (укырга, таблица төзергә).

56

Р.Фәйзуллин иҗаты. “Гадиләргә гимн”, “Көрәшчеләр” поэмалары.

1







“Балачак әдипләре”, портреты, китаплары, Заһидуллина Д.Ф. Татар әдәбияты: Теория.Тарих. (231 б.)

Әдәби әсәрләргә анализ дәресе.

Әдип иҗаты турында гомуми мәгълүматларны белү (кешенең рухи халәтен, күңел тирбәнешләрен кыска, җыйнак итеп сурәтләүдә шагыйрьнең табыш һәм ачышлары). «Гадиләргә гимн», «Көрәшчеләр» поэмаларының идея-эстетик үзенчәлекләрен аңлата алу.

Дәреслек - 278-285 б. (укырга), хрестоматия – 327-329 б. (бер шигыренә анализ язарга).

57

Р.Харис иҗаты.

М.Әгъләмов тормышы, иҗатының үзенчәлекләре.



1








Реферат, китаплары.

“Балачак әдипләре”, портреты, китаплары.



Темага кыскача күзәтү ясау дәресе. Сәнгатьле уку. Әдәби әсәрләргә өлешчә анализ ясау.

Әдипләр иҗаты турында гомуми мәгълүматларны белү.

Р.Харис: «Ат иярләү», «Ант суы», «Җәлилчеләр» поэмалары, «Кеше» ора­ториясе; М.Әгъләмов: «Оныт­ма, Европа?..», «Тукайдан хатлар» поэмалары.



Дәреслек - 286-297 б. (укырга), хрестоматиядән 330-336 б. шигырьләр белән танышырга, берсенә анализ ясарга.

58

Проза жанрының үсеше. Г.Ахунов “Идел кызы “, М.Хәсәнов “Язгы аҗаган”.

1







Заһидуллина Д.Ф. Татар әдәбияты: Теория.Тарих. (227 б.)

Темага кыскача күзәтү ясау дәресе.

Сөйләү. Әсәрләргә өлешчә анализ ясау.



Проза жанрында җәмгыять һәм шәхес мөнәсәбәте пробле­масын яңача хәл иткән әсәрләр язылу турында белү. Тоталитар системаның шәхесне изүен, физик һәм мораль яктан мәсхәрәләвен, таптавын әдәби әсәрләр мисалында аңлата белү.

Дәреслек - 298-309 б. (укырга; 305, 309 б. - сорауларга җавап язарга).

59

И.Сәләхов, А.Гыйләҗев иҗатлары һәм аларның әсәрләре.

1







И.Сәләхов “Колыма хикәяләре”, А.Гыйләҗев әсәрләре. Китап күргәзмәсе.

Темага кыскача күзәтү ясау дәресе.

Сөйләү һәм чагыштыру



Тоталитар системаның шәхесне изүен, физик һәм мораль яктан мәсхәрәләвен, таптавын әдәби әсәрләр мисалында аңлата белү.

КТ – тест эшләү яки әдәби викторина сорауларына җавап бирү.



Дәреслек - 309-317 б. (укырга), “Сөембикә” романын укырга.

60

М.Хәбибуллин “Кубрат хан”, Ф.Латыйфи “Хыянәт”.

1







“Кубрат хан” романы (әдәби текст, иллюстрацияләр)

Сөйләү. Әдәби әсәрләргә анализ дәресе. Сөйләү һәм чагыштыру.

Әсәрләрдә гомумкешелек кыйммәтләренә игътибар, аларны ил мәнфәгатьләре яктылыгында карау, илнең иминлеген, милләт язмышын алга чыгарып тасвирлау үзенчәлекләрен күрә алу. Сюжет җанлылыгы, образлары турында фикер йөртә, тарихи фактларга, мәгънәләр­гә, сүз-тәгъбирләргә игътибар итә белү.

ӘТ - Тарихи роман.

КТ – тест эшләү яки әдәби викторина сорауларына җавап бирү.


Дәреслек - 320-322 б. (укырга).

61

Класстан тыш уку. Р.Батулла “Сөембикә” романы.

1







Р.Батулланың портреты, “Сөембикә” романы (әдәби текст, иллюстрацияләр).

Әдәби әсәргә анализ дәресе.

Сөйләү.


Әсәргә мөстәкыйль рәвештә анализ ясый алу.

ӘТ - Тарихи роман.

КТ – тест эшләү яки әдәби викторина сорауларына җавап бирү.


Анализ язарга.

62

Р.Мөхәммәдиев әсәрләре.

1







“Балачак әдипләре” китабы, портреты, китаплары.

Темага кыскача күзәтү ясау дәресе. Китап-күзәтү.

Әдип иҗаты, тәнкыйть һәм әдәби­ят фәне өлкәсендәге эшчәнлеге турында гомуми күзаллау булу. «Кенәри чит­лек кошы», «Сират күпере» романнары буенча мәгълүматлы булу.

КТ – тест эшләү яки әдәби викторина сорауларына җавап бирү.



Дәреслек - 333-339 б. (укырга), хрестоматиядән 337-367 б. (укырга).

63

Р.Мөхәммәдиев “Ак кыялар турында хыял” повесте.

1







Әдәби текст.

Сөйләү, әдәби әсәргә анализ.

Повестьның сәнгатьчә үзенчәлек­ләрен белү.

ӘТ - Сәнгатьчә дөреслек.



Дәреслек – 339-345 б. (укырга).

Өй сочинениесе: “Аракы – кешелекнең дошманы” дигән темага сочинение язарга.

64

Хәзерге драматургия.

1







Д.Заһидуллина “Татар әдәбияты Теория. Тарих”. (228 б.)

Темага кыскача күзәтү ясау дәресе.

Конспект, индивидуаль эш. “Яңа татар пьесасы” конкурсы турында мәгълүмат бирү (китап-күзәтү).



Хәзерге драматургиядә әхлак проблемаларына игътибарның артуын, татар халкының рухи сәламәтлеге мәсьәләләре чагылуын, шәхес һәм җәмгыятьнең үзара мөнәсәбәтен төрле вариантларда сурәтләнүне, җәмгыятьнең бүгенге төзелешендә шәхес үсешенә мөмкинлекләр булмауны торган саен кыюрак күрсәтә башлауны яшь драматурглар 3. Хәким, М. Гыйләҗев, Д. Каюмов, Р. Гыйззәтуллин пьесаларына нигезләнеп аңлата белү. Жанр төрләрендәге яңалыклар, сәнгатьчә дөреслеккә ирешү чаралары турында хәбәрдар булу.

Дәреслек - 347- 355 б. (укырга, жанр төрләрен язарга).

65

Рабит Батулла иҗаты һәм аның үзенчәлекләре.

1







Портреты, китаплары, “Балачак әдипләре” китабы.

Язучының официаль сайты (ИР): https://batulla.com/



Язучының биографиясен һәм иҗатын өйрәнү дәресе.

Индивидуаль эш, тест.



Әдип иҗаты турында гомуми мәгълүматларны белү. «Өчәү юлга чыктык» драмасы, «Кичер мине, әнкәй!» мелодрамасы, аларда заманчалыкның чагылышы турында мәгълүматлы булу.


Дәреслек – 356 б. (укырга), хрестоматиядән 369-403 б. (укырга).

66

Р.Батулланың “Сират күпере” драмасы.

1







“Сәхнә сәнгате һәм башкалар хакында әңгәмә (ИР):

https://batulla.com/sites/default/files/otz_fillar_tat.pdf

Сөйләү. Әдәби әсәрләргә анализ дәресе.

Әсәргә мөстәкыйль рәвештә анализ ясый алу. Г. Тукай обра­зын гәүдәләндерүдә яңалыклар, сәнгатьчә ачышлар, образлар системасы турында аңлата белү.

ӘТ - Кульминацион нокта.



Үзеңә ошаган образга характеристика язарга.

Хрестоматия – 404-429 б. (укырга)

Танышырга: “Батулла турында каләмдәшләре” (ИР) https://batulla.com/sites/default/files/otz_turyn_tat.pdf


67

Р.Хәмид иҗаты. “Җиде баҗа”.

1







Портреты, китаплары.

Сөйләү.

Әдәби әсәрләргә анализ дәресе.



Әсәргә мөстәкыйль рәвештә анализ ясый алу. Драманың төп фикере, сәнгатьчә үзенчәлек­ләре, яңа алымнар куллануда табышлар турында аңлата белү. Күгәй, Дая, Дулат, Искәндәр образларына бәя бирә алу.

ӘТ – Монодрама.



Дәреслек - 364-369 б. (укырга, балалар язучылары буенча реферат язарга).

68

Бүгенге татар балалар әдәбияты. Ш.Галиев, Р.Миңнуллин иҗатларына күзәтү.

1







“Балачак әдипләре” китабы, китап күргәзмәсе, җырлар.

Презентация дәресе.

Сорау-җавап.



Бүгенге татар балалар әдәбиятындагы төп тема һәм проблемалар турында белү. Сурәтләү объектының мәктәп тормышын­нан, пионер оешмаларындагы вакыйгалардан гаилә хәлләренә, бала яки яшүсмернең эчке дөньясына авыша баруын күрә алу.

МТК – Балалар шагыйре Мөҗәһит Әхмәтҗанов иҗаты.



Матур әдәбият белән даими танышып баруның рухи дөньяңны баету булганын онытмаска!


КУШЫМТА

Укытучылар һәм укучылар өчен әдәбият исемлеге

  1. Заһидуллина Д.Ф. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. – Казан: “Мәгариф”, 2004.

  2. Заһидуллина Д.Ф., Әминева В.Р., Ибраһимов М.И. Әдәби әсәр: Өйрәнәбез һәм анализ ясыйбыз. – Казан: “Мәгариф”, 2007.

  3. Бердәм республика имтиханына әзерләнү өчен ярдәмлек. Татар әдәбияты. – Казан: РИЦ “Школа”, 2008.

  4. Олимпиадага әзерләнү өчен ярдәмлек (татар әдәбияты). – Казан: РИЦ “Школа”, 2004.

  5. Закирҗанов Ә.М. Рус мәктәбендә татар балаларына әдәбият укыту: 11 нче сыйныф. – Казан: “Мәгариф”, 2001.

  6. Хәзерге татар әдәбияты / Төз.: Р.Г.Закирова, Л.Ә.Гыйззәтуллина. – Казан: “Мәгариф”, 2008.

  7. Заһидуллина Д.Ф. Татар әдәбияты: Теория.Тарих. – Казан: “Мәгариф”, 2004.

  8. Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. – Казан: “Мәгариф”, 2007.

  9. Әдһәмова Г.М. Әдәбият дәресләрендә укучыларны комплекслы тәрбияләү. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1981.

  10. Поварисов С.Ш. Мәктәптә әдәби әсәрләрнең телен өйрәнү. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1978.

  11. Мостафин Р.Ә. Репрессияләнгән татар әдипләре. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2009.

  12. Утлы еллар кайтавазы. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2005.

  13. Син кайттың, Исхакый, Ватанга. – Казан: РИЦ “Школа”, 2008.

  14. Мифтахова М.Г. Хәсән Туфан мәктәптә. – Алабуга: АДПИ ризотипографиясе, 2002.

  15. Салихов Р.Г. Г.Әпсәләмов геройлары дөньясы. Анализ тәҗрибәсе. - Алабуга: АДПИ ризотипографиясе, 2003.

  16. Шакирова Г.Ә. Мәктәптә Т.Миңнуллин драматургиясен өйрәнү. – Алабуга: АДПУ нәшрияты, 2010.

  17. Талтар әдәбиятын системалы укыту: эзләнүләр һәм тәҗрибә. – Яр Чаллы: ӨПББИ, 2006.

  18. Дәрес эшкәртмәләре үрнәкләре. Татар теле һәм әдәбият. I кисәк. – Казан: РИЦ “Школа”, 2005.

  19. Шакирҗанова Ә.Б. Ттар әдәбиятыннан дәрестән тыш эшләр. - Казан: РИЦ “Школа”, 2004.

  20. Гыймадиева Н.Г. Дәрестә һәм дәрестән соң. – Казан: “Яңалиф”, 2004.

  21. Трофимова С.М. Татар теле һәм әдәбияты укытучысына. – Казан: “Яңалиф”,2005.

  22. Хәбибуллина З.Н., Фәрдиева Х.Г. 5-11 нчы сыйныфларда татар теле һәм әдәбиятыннан дәрестән тыш эшләр. – Казан: “Мәгариф”, 2000.

  23. Исламов Ф.Ф. Әдәби викториналар - әдәбиятка, сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләүдә кыйммәтле чара. – Казан: Татарстан Фәннәр Академиясе Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты, 2005.

  24. Трофимова С.М., Хәйруллин И.Г. Киләчәк бүгенгедән башлана. – Казан: РИЦ “Школа”, 2008.

  25. Каюмова Г.Ф. Татар теле һәм әдәбиятын укыту тәҗрибәсеннән. – Казан: “Яңалиф”, 2003.

  26. Ганиева Ф., Яруллина Р., Саттарова А. Татар драматурглары: биобиблиографик белешмәлек. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2007.

  27. Галиуллин Т.Н., Йосыпова Н.М. Татар шигърияте: 1960 – 1980 еллар. – Казан: “Мәгариф”, 2007.

  28. Галиуллин Т.Н., Гафиятуллина Н.М. Татар шигърияте: 1980 – 2000 еллар. – Казан: “Мәгариф”, 2003.

  29. Яңа татар пьесасы: Альманах. – Казан: “Идел-Пресс”

  30. Минһаҗева Л.И., Мияссарова И.Х. Татар балалар әдәбияты. – Казан: “Хәтер” (ТаРИХ), 2003.

  31. Галиуллин Т. Чишмәләр түбәннән күтәрелә // Сибгат Хәким: Шагыйрьнең иҗаты турында. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1971.

  32. Галиуллин Т. Хәзерге шигърият // Мирас. – 1996. – № 7-8.

  33. Кәшиев Л. Яңарыш һәм сатира // Казан утлары. – 1992. – № 7. – 164-170 б.

  34. Салихов Р. Поэтика игътибар кирәк // Казан утлары. – 1984. - № 2. – 147-150 б.

  35. Юзиев Н. Әдәбият хәзинәләре. – Казан, 1978.

  36. Юзиев Н. Хәзерге татар поэтикасы. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1973.

  37. Галиуллин Т. Шагыйрьләр һәм шигырьләр. – Казан; Татар. кит. нәшр., 1985.

  38. Мөхәммәдиев Р. Шагыйрьлекнең ике канаты // Казан утлары. – 1986. – № 8. – 164-168 б.

  39. Хәким С. Халык язмышы – шагыйрь язмышы. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1979.

  40. Юзиев Н. Шигърият дөньясы. – Казан, 1981.

  41. Ягъфәров Р. Шигърият чишмәләре. – Казан, 1985.

  42. Әхмәтҗанов М.З. Якташ әдипләребез. – Актаныш: Актаныш типографиясе дәүләт унитар предприятиесе, 2002.

  43. Баһаутдинов Ф.Н. Без Мөслим балалары: күренекле райондашларыбыз турында язмалар. – Казан: “Идел-Пресс”, 2006.


Электрон әсбаплар исемлеге


Әсбап төре

Исеме

Сыйныф

Мультимедияле программа

Гаяз Исхакый. Әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты.

7-11

Мультимедияле программа

Фәнис Яруллин. Тормыш юлы һәм иҗаты.

5-11

Рус, татар һәм инглиз телләрендә мультимедияле

программа



Гасырларда калыр батырлык. М.Җәлилнең тормышы һәм иҗаты.

5-11

Комплект - 6 CD

Татар әдәбияты дәресләренә фонохрестоматия - “Аксу” студиясе, 2008.

5-11

<предыдущая страница


Махсус белем һәм күнекмәләр Контроль төре

Фольклор турында төшенчә. Аның жанрлары. Әкиятләр. Алардагы фантастик, тылсымлы сюжетлар

2462.05kb.

13 09 2014
9 стр.


Махсус белем һәм күнекмәләр

Фо­нетиканың телдәге авазларны, лексиколо­гиянең телнең сүзлек байлыгын, сүз яса­лышының сүзләрнең ясалу ысулларын һәм ясалышлары ягыннан төрләрен, морфоло­гиянең сүз төркемнәрен,

474.18kb.

10 10 2014
3 стр.


Белем һәм күнекмәләр Укучыларның эшчәнлеге

Сәнгатьле һәм аңлап уку (Г. Юнысова шигыре, җәй турында текст), сүзләрне дөрес әйтү

301.31kb.

09 10 2014
1 стр.


Татар теле – 3 сәгать, елга 105 сәгать

Календарь-тематик планнарның эчтәлеген мәктәптә үзләштерергә тиешле гомумкүнекмәләр, татар теле hәм әдәбияты курсы буенча махсус белем hәм күнекмәләр тәшкил итә

477.93kb.

15 10 2014
3 стр.


Башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта (тулы) гомуми белем бирү буенча белем бирү программаларын тормышка ашыручы, Татарстан Республикасында үзләре социаль ипотека

Татарстан Республикасы дәүләт белем бирү учреждениеләренең һәм муниципаль белем бирү учреждениеләренең 35 яшькә кадәрге укытучыларына бер тапкыр бирелә торган компенсация түләүләре

82.85kb.

15 10 2014
1 стр.


Рабочая программа по предмету татарский язык для 1 класса

Тр мәгариф һәм фән министрлыгының 1743/10 номерлы боерыгы белән расланган башлангыч гомуми һәм белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы Таттарастан Республикасының белем бирү учре

333.9kb.

02 09 2014
3 стр.


Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә башлангыч белем алу стандартлары салынды

Йләнә- тирә дөнья һәм тормыш иминлеге нигезләреннән гомуми башлангыч белем бирүнең дәүләт стандарты. Тр мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан, 2004

193.33kb.

12 10 2014
1 стр.


Рабочая программа по предмету литературное чтение на татарском языке для 1 класса

Тр мәгариф һәм фән министрлыгының 1743/10 номерлы боерыгы белән расланган башлангыч гомуми һәм белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы Татарастан Республикасының белем бирү учрең

153.66kb.

02 09 2014
1 стр.