Flatik.ru

Перейти на главную страницу

Поиск по ключевым словам:

страница 1 ... страница 4страница 5страница 6страница 7страница 8страница 9

11 НЧЕ СЫЙНЫФ ӨЧЕН

ӘДӘБИЯТТАН ЭШ ПРОГРАММАСЫ

АҢЛАТМА ЯЗУЫ
Сәгать саны: атнага – 2 сәгать (елына – 68 сәгать)

Шулар арасында:

әсәрләр өйрәнү – 58 сәгать

сөйләм үстерү (3 - сочинение язу) – 6 сәгать

дәрестән тыш уку - 4 сәгать

Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:


  1. “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль).

  2. “2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” (2004 ел, 11 октябрь).

  3. Россия Федерациясенең 309-Ф3 номерлы Законы (2007 ел, 1 декабрь).

  4. Татар әдәбиятыннан гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы. – Казан, 2008.

  5. Татар урта мәктәпләре өчен әдәбият программалары (5-11 нче сыйныфлар). – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010.

Дәреслек: А.Г.Әхмәдуллин, Ф.Г.Галимуллин, Т.Н.Галиуллин, Ф.Ә.Ганиева, Н.Г.Юзиев. Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныфы өчен дәреслек. - Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2005.

Хрестоматия: А.Г.Әхмәдуллин, Т.Н.Галиуллин, Н.Г.Юзиев. Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныфы өчен әдәбияттан хрестоматия. – Казан: “Мәгариф”, 2005.

Мәктәп укыту планында әдәбият дәресләре атнага 2 сәгать исәбеннән каралган, ә программа 3 сәгать исәбеннән төзелгән булу сәбәпле, язучыларның әсәрләрен өйрәнү һәм класстан тыш уку дәресләре өлешчә кыскартылды. Дәресләрдә проект эшләре яклау (язучылар иҗаты буенча), Интернет ресурслары белән эшләү кебек эш төрләрен дә киңрәк куллану, компьютер технологияләрен күбрәк кертү планлаштырыла. Программа материалының күләмле булуын истә тотып, өй эшенә индивидуаль биремнәр дә күп бирелә. Эш программасы Интернет ресурсларына сылтамалар белән баетылды, шулай ук дәресләрдә кулланылучы милли-төбәк компоненты да чагылыш тапты.



9-11 нче сыйныфларда татар әдәбиятыннан урта (тулы) гомуми белем бирүнең максатлары

  1. Татар әдәбиятының тарихи барышы турында гомуми караш булдыру.

  2. Татар әдәбиятының барышын, аның аерым чорлардагы торышын, чор әдәбиятының йөзен билгеләүче язучылар иҗатын анализларга һәм бәяләргә өйрәтү.

  3. Әдәби-теоретик белемнәр нигезендә әдәби әсәрнең, язучы иҗатының, чор әдәбиятының, гомумән, татар әдәбиятының үзенчәлекләрен табарга күнектерү.

  4. Текст һәм башка мәгълүмати чаралар белән эшләү, аннан кирәкле мәгълүматны ала белү һәм аны тиешенчә үзгәртә алу күнекмәләрен үстерү.

  5. Иҗади фикерләүдәге уртак һәм милли үзенчәлекләрне танырга өйрәтү.

Бурычлар

  1. Өйрәнелгән әдәби әсәрләрне чорларның үсеш тәртибендә системалы итеп күзалларга ярдәм итү.

  2. Әдәби әсәрнең эстетик кыйммәтен, төрен һәм жанрын билгеләргә өйрәтү.

  3. Әдәби әсәрне анализлау күнекмәләре булдыру.

  4. Шигъри текстларны яисә чәчмә әсәрләрдән өзекләрне ятлату.

  5. Укучыда үз-үзен тәрбияләү күнекмәләре булдыру.

  6. Бәхәсләрдә катнашу, оппонентларның фикерен исәпкә алып, үз карашларыңны раслау һәм дәлилләү күнекмәләре булдыру.

  7. Рефератлар, докладлар әзерләргә өйрәтү.

  8. Әдәби әсәрләр һәм ирекле темалар буенча сочинение язу күнекмәләрен үстерү.

  9. Әдәбият теориясе, әдәбият тарихы, сәнгатьнең башка төрләре бергәлегендә укучыда әдәбиятны мөстәкыйль үзләштерерлек күнекмәләр булдыру һәм әдәбият-сәнгать белән даими кызыксыну тәрбияләү.

  10. Матур әдәбиятта халык тарихы, милләт язмышы гәүдәләнешенә укучыларның игътибарын туплау.

  11. Укучыда мәктәпне тәмамлап чыккач та матур әдәбият укуга ихтыяҗ булдыру.

  12. Әдәби әсәрнең эстетик кыйммәтен, поэтикасын аңларлык эстетик зәвык булдыру.

  13. Укучыларда кешелеклелек, горурлык, үз кадереңне белү хисләре тәрбияләү.

Укучыларының белем дәрәҗәсенә таләпләр

  1. Әдәби-тарихи процессның төп закончалыкларын, этапларын, чор әдәбиятына зур өлеш керткән әдипләр иҗатын белү.

  2. Мәктәп курсында өйрәнелгән әсәрләрне чорларның үсеш тәртибендә өзлексез барыш итеп күзаллау.

  3. Әдәбият тарихы һәм теориясе буенча белемнәргә (тема, проблема, идея, пафос, образлар системасы, сюжет-композиция, телнең сәнгати сурәтләү чаралары, әдәби деталь) нигезләнеп, әдәби әсәрне анализлау һәм шәрехләү.

  4. Әсәрне чорга хас әдәби юнәлеш белән бәйлелектә тикшерә һәм аңлата белү.

  5. Классик әдипләребезнең тормыш һәм иҗат юлларының төп фактларын белү.

  6. Әдәбият теориясенә караган иң әһәмиятле төшенчәләрне, аларның билгеләмәләрен белү (әдәби процесс, иҗат методы, сәнгатьчә алымнар-чаралар, анализ төрләре, язучының стиле, әдәбият һәм чор, шәхес һәм җәмгыять бәйләнешләре).

  7. Татар әдәбиятында традицияләр һәм яңару процессы, жанрлар үсеше турында гомуми күзаллау булу.

Формалаштырылырга тиешле күнекмәләр

  1. Әдәби әсәрне иҗтимагый һәм мәдәни тормыш күренешләре белән бәйлелектә аңлау.

  2. Өйрәнелгән әсәрләр буенча яки бирелгән тема буенча сочинение яза белү.

  3. Тәкъдим ителгән яки укучы үзе сайлаган әсәрләрне (шигырь, проза) яттан сөйләү.

  4. Язучыларның иҗатларын, әсәрләрен чагыштырып уртак һәм аермалы якларын аңлата, бәяли белү.

  5. Татар һәм рус телендәге әсәрләргә телдән һәм язмача фикереңне белдерә, аларга бәя бирә алу.

  6. Дәреслек белән эшләү, конспектлар төзү, белешмә әдәбияттан (төрле сүзлекләрдән, тәнкыйть материалларыннан, фәнни чыганаклардан һ.б.) файдалану күнекмәләре булу.


Уку курсының темаларга бүленеше

Тема бүленеше


Барлыгы

Теоретик

материал


Әдәби әсәргә анализ

Бәйл. сөйләм үстерү

Дәрестән

тыш


уку

Темага караган төшенчәләр

Чит илләрдә татар әдәбияты

1

1













Гаяз Исхакый иҗаты

3

1

1

1







30 нчы еллар совет әдәбияты

3

2

1







Социалистик реализм.

Нәкый Исәнбәт иҗаты

3

1

1

1




Трагедия жанры. Трагик конфликт.

40 – 50 нче еллар әдәбиятында Бөек Ватан сугышы

2

1

1









40 – 50 нче еллар әдәбияты

3

2

1







Социалистик реализм.

Муса Җәлил иҗаты

4

1

2

1




Лирика (күңел лирикасы, пейзаж, публицистик, фәлсәфи).

Фатих Кәрим иҗаты

2

1







1

Лирик шигырь, поэма, баллада, шагыйрьнең гражданлыгы.

50 – 60 нчы еллар әдәбияты

2

1

1







Драма, әкият-пьеса, тарихи-биографик, фольклорга нигезләнгән пьеса, героизм, патриотизм.

Проза үсеше. Г.Бәширов “Намус” романы

2

1

1







Роман төрләре.

Хәсән Туфан

4

1

3







Лирика (күңел лирикасы, пейзаж, публицистик, фәлсәфи).

Әмирхан Еники

4

1

2




1

Повесть, роман чагыштыру.

Әдәбиятка яңа иҗат көчләре килү

3

1

1




1

Әсәрнең композицион төзелеше.

Нурихан Фәттах

3

1

1

1




Тарихи романнар. Тарихи роман, тарихилык принцибы

Аяз Гыйләҗев

2

1

1










Мөхәммәт Мәһдиев

3

1

2







Тезис.

Әхсән Баянов

3

1




1

1

Поэма. Идея.

Илдар Юзеев

2

1

1










Туфан Миңнуллин

3

1

1

1




Моңсу комедия, аллегория, шартлылык.

Хәзерге татар әдәбияты

2

1

1










Равил Фәйзуллин

1

1










Тема.

Ринат Харис

1

1













Проза үсеше.

3

1

2










Ринат Мөхәммәдиев

2

1

1







Төп образлар, художестволы дөреслек.

Хәзерге драматургия

1

1













Рабит Батулла

2

1

1







Кульминацион нокта.

Ризван Хәмит

2

1

1







Монодрама.

Бүгенге татар балалар әдәбияты

1

1













Гомумиләштереп кабатлау

1




1










Барысы

68

30

28

6

4




<предыдущая страница | следующая страница>


Махсус белем һәм күнекмәләр Контроль төре

Фольклор турында төшенчә. Аның жанрлары. Әкиятләр. Алардагы фантастик, тылсымлы сюжетлар

2462.05kb.

13 09 2014
9 стр.


Махсус белем һәм күнекмәләр

Фо­нетиканың телдәге авазларны, лексиколо­гиянең телнең сүзлек байлыгын, сүз яса­лышының сүзләрнең ясалу ысулларын һәм ясалышлары ягыннан төрләрен, морфоло­гиянең сүз төркемнәрен,

474.18kb.

10 10 2014
3 стр.


Белем һәм күнекмәләр Укучыларның эшчәнлеге

Сәнгатьле һәм аңлап уку (Г. Юнысова шигыре, җәй турында текст), сүзләрне дөрес әйтү

301.31kb.

09 10 2014
1 стр.


Татар теле – 3 сәгать, елга 105 сәгать

Календарь-тематик планнарның эчтәлеген мәктәптә үзләштерергә тиешле гомумкүнекмәләр, татар теле hәм әдәбияты курсы буенча махсус белем hәм күнекмәләр тәшкил итә

477.93kb.

15 10 2014
3 стр.


Башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта (тулы) гомуми белем бирү буенча белем бирү программаларын тормышка ашыручы, Татарстан Республикасында үзләре социаль ипотека

Татарстан Республикасы дәүләт белем бирү учреждениеләренең һәм муниципаль белем бирү учреждениеләренең 35 яшькә кадәрге укытучыларына бер тапкыр бирелә торган компенсация түләүләре

82.85kb.

15 10 2014
1 стр.


Рабочая программа по предмету татарский язык для 1 класса

Тр мәгариф һәм фән министрлыгының 1743/10 номерлы боерыгы белән расланган башлангыч гомуми һәм белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы Таттарастан Республикасының белем бирү учре

333.9kb.

02 09 2014
3 стр.


Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә башлангыч белем алу стандартлары салынды

Йләнә- тирә дөнья һәм тормыш иминлеге нигезләреннән гомуми башлангыч белем бирүнең дәүләт стандарты. Тр мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан, 2004

193.33kb.

12 10 2014
1 стр.


Рабочая программа по предмету литературное чтение на татарском языке для 1 класса

Тр мәгариф һәм фән министрлыгының 1743/10 номерлы боерыгы белән расланган башлангыч гомуми һәм белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы Татарастан Республикасының белем бирү учрең

153.66kb.

02 09 2014
1 стр.