Перейти на главную страницу
Татар әдәбиятыннан эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.
Яңа стандарттагы иң мөһим таләп мондый: мәктәпне тәмамлаганда, «укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш”. Бу – яңа стандартта эшлекле белем дип атала. Эшлекле белем – стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә. Белем алу гамәлләренең структурасын һәм принцибын стандарт үзе аңлата:
Структурасы – теория ярдәме белән, әдәби әсәрләргә анализ ясап, эчтәлек табу. Белем компонентлары өчәү: теория, өйрәнелә торган объект һәм алар арасындагы бәйләнеш – анализ гамәле.
Татар әдәбиятын укытуның максатлары:
матур әдәбият текстларын форма һәм эчтәлек берлегендә аңлап кабул итү, төп әдәби-тарихи мәгълүматларны һәм әдәби-теоретик төшенчәләрне белү;
дөньяга гуманлы караш, гражданлык тойгысы, патриотизм хисләре, әдәбиятка һәм халыкның мәдәни кыйммәтләренә ярату һәм хөрмәт булдыру, ягъни рухи дөньясы бай булган шәхес тәрбияләү;
әдәби текстны эмоциональ кабул итүне, образлы һәм аналитик фикерләүне, иҗади күзаллауны, китап укучы культурасын һәм автор позициясен аңлауны, сәнгать төрләре белән берлектә әдәбиятның сүз сәнгате буларак үзенчәлеге турында карашны; матур әдәбият әсәрләрен мөстәкыйль уку ихтыяҗын; укучыларның телдән һәм язма сөйләмен үстерү;
әдәбият белеменең нигез төшенчәләренә һәм әдәбият тарихының төп факторларына нигезләнеп, әдәби әсәрне уку һәм анализлау; әсәрләрдәге конкрет-тарихи һәм гомумкешелек эчтәлекне аерып ала белү; телдән һәм язма чыгышларда әдәби тел байлыгыннан дөрес файдалана белү күнекмәләре булдыру.
Укыту планында 8 нче сыйныфта татар әдәбиятыннан атнага 2 сәгать вакыт бирелә. Планны “Татар урта мәктәпләре өчен әдәбият программалары 5-11 сыйныф,” Казан. “Мәгариф” нәшрияты, 2010) нигезләнеп төзедем. Программада 68 сәгать каралган: язучы иҗаты – 46 сәгать. Класстан тыш уку –6 сәгать, бәйләнешле сөйләм үстерү – 16 сәгать.
№ |
Төп темалар |
Сәг. |
Белем һәм күнекмәләр |
1 |
“Идегәй” дастаны |
2 |
Дастан турында аңлатма бирелеше.Әсәрнең сәнгатьчә эшләнеше. |
2
|
Язучы иҗаты турында белешмә Фатих Кәрими |
2 |
Тормыш юлы. Иҗаты” Салих бабайның өйләнүе” хикәясе. Анда күтәрелгән төп мәсьәләләр, образларның бирелеше |
3 |
М.Фәйзи. |
4 |
Драматург турында белешмә.”Галиябану” драмасы.Образларның бирелеше. |
4 |
Ш.Камал |
3 |
Тормыш юлы турында белешмә “Акчарлаклар” повесте.Әсәрдә сезонлы эшчеләр тормышының яктыртылышы.. |
5 |
Һ.Такташ. |
2 |
Шагыйрьнең татар поэзиясендә тоткан урыны. “Алсу” яшәү шатлыгы, үзеңне бәхетле тою хисләре чагылышы, “Киләчәккә хатлар” поэмалары:утызынчы еллар башында социаль- психологик каршылыкларның киң күренешен сүрәтләү. |
6 |
Г.Бәширов. |
4 |
Иҗаты турында белешмә. “Туган ягым – яшел бишек” Халыкның ерак тарихтан еилә торган яшәү рәвеше, рухи байлыгы, әхлак кагыйдәләре, гореф- гадәтләрен чагылдыру. |
7 |
Муса Җәлил |
3 |
М.Җәлилнең граҗданлык һәм поэтик батырлыгы турында тулырак белешмә бирү.Шигырьләренең язылу тарихы.Лирик геройларның иреккә,көрәшкә омтылышы. |
8 |
Г.Әпсәләмов. |
4 |
Язучының биографиясе.”Алтын йолдыз” романыннан өзекләр.Романда яшьләрнең романтик образлары.. |
9 |
М.Юныс. |
5 |
Тормыш юлы. Иҗаты. “ Шәмдәлләрдә генә утлар яня” повесте. Повестьнең тормыш материалыннан чыгып икегә бүленүе, бу өлешләрдә хикәяләү үзенчәлекләре. Бөек Ватан сугышы вакыйгаларының чагылышы.Персонаҗларның эчке кичерешләре сурәтләнеше, татар халкының гореф- гадәтләре һәм йолаларының тасвирлануы. |
10 |
Г.Афзал |
3 |
Тормыш юлы. Иҗаты. “ Дөнья матур, дөнья киң” һ.б. шигырьләрендә Туган ил, халкыбыз турындагы шигьри сурәтләр. “Мыштыбый” – юмор аша кеше батырлыгының чагылыш байлыгын күрсәтү. . |
11 |
Н.Фәттах. |
5 |
Тормыш юлы. Иҗаты. “Итил суы ака торур”(өзекләр) Болгар дәүләте тормышын сүрәтләү.Тарихи роман турында төшенчә. |
12 |
Туфан Миңнуллин |
3 |
Драматург турында белешмә.”Бәхетле кияү”Авыл кешеләре арасында эчкерсез, саф мөнәсәбәтләрнең сурәтләнүе. |
13 |
А.Гыйләҗев. |
3 |
Тормыш юлы. Иҗаты. “ Язгы кәрваннар” Сугыш чоры яшьләренә килгән тормыш һәм хезмәт авырлыкларының чагылышы. |
14 |
С.Сөләйманова. |
4 |
Шигырьләрендәге хисләр байлылыгы, күңел тибрәнешләренең табигыйлеге, поэтик бизәкләргә муллык. Сүз белән сурәт ясау осталыгы.. |
15 |
Класстан тыш уку |
6 |
|
16 |
Бәйләнешле сөйләм үстерү. |
16 |
|
сүз сәнгатенең образлы табигате;
өйрәнгән әдәби әсәрнең эчтәлеге;
классик әдипләрнең тормыш һәм иҗат юлларының төп факторлары;
өйрәнгән әдәби-теоретик төшенчәләр;
әдәби текстны кабул итү һәм анализлау;
әдәби текстның мәгънәви өлешләрен аерып чыгару, укыган буенча тезислар һәм план төзү;
әдәби әсәрнең төрен һәм жанрын ачыклау;
укыган әсәрнең темасын, проблемасын, идеясын ачыклау;
геройларга характеристика бирү;
сюжет, композиция үзенчәлекләрен, махсус сурәтләү чараларының ролен ачу;
әдәби әсәрдәге эпизодларны һәм геройларны чагыштыру;
автор позициясен ачыклау;
укыганга үзеңнең мөнәсәбәтеңне белдерү;
әсәрне (өзекне) сәнгатьле итеп уку;
кабатлап сөйләүнең төрләреннән файдалану;
өйрәнелгән әсәргә бәйле телдән һәм язмача фикерне белдерү;
укыган әсәр буенча фикер алышуда катнашу, фикерләреңне дәлилли белү;
укыган әсәрләргә бәяләмә (отзыв) язу;
татар әдәби теленең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзү;
эстетик зәвыкка туры килә торган әдәби әсәрләрне сайлау һәм аларны бәяләү;
аерым автор, аның әсәре, гомумән әдәбият турында кирәкле белешмә әдәбият, вакытлы матбуга, Интернет чаралары һ.б. аша эзләү.
1.“Татар урта мәктәпләре өчен әдәбият программалары”А.Әхмәдуллин.Ф.Галимуллин, Флера Ганиева, Фәнис Исламов.Фәрит Хатипов.- Казан. “Мәгариф” нәшрияты, 2010)
2. Дәреслек. 8нче сыйныфта татар әдәбияты дәреслеге. (А.Г.Щхмщдуллин,Ф.Щ.Ганиева. - Казан: “Мәгариф”, 2006.)
3. Әдәби әсәргә анализ ясау: Урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары, укытучылар, педагогика
колледжлары һәм югары уку йортлары студентлары өчен кулланма/Д.Ф.Заһидуллина,
М.И.Ибраһимов,В.Р.Әминева.-Казан:Мәгариф,2005
4. Әдәбият дәресләрендә бәйләнешле сөйләм үстерү: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5-6нчы
сыйныфларында эшләүче укытучылар өчен кулланма /Я.Х.Абдрәхимова.-Казан: Мәгариф, 2007
5.Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. /Д.Ф. Заһидуллина. – Казан: Мәгариф, 2000
6.Татар теле һәм әдәбияты укытучысына. “Яңалиф” 2005.
Тематик план
№ |
Дәрес темасы |
Сәгать саны |
Дәрес тибы |
Дәрестә кулланылган эш төрләре |
Контроль төре |
Үзләштерергә яки камилләштерергә тиешле белем һәм күнекмәләр |
Өй эше |
Дата | |
1 |
Халык авыз иҗаты. Дастан турында тө-шенчә. “Идегәй”дастаны. Дастан героеның тарихи җирлеге.
|
1 |
Яңа материал белән таныштыру |
Әңгәмә-лекция |
|
Халык авыз иҗаты әсәрләрен искә төшерү.Дастан турында төшенчә бирү.Дастан героеның тарихи җирлеге.Ватан һәм милли азатлык мәсьәләләренең хәл ителеше турында,әсәрнең сәнгатьчә эшләнеше,тел байлыгы . |
Бер дастан укып килергә “Идегәй” дастанын анализларга өйрәнергә |
План |
Фак |
2 |
“Идегәй”дастаны. Ватан һәм милли азатлык мәсьәләләренең чишелеше, сәнгатьчә эшләнеше, тел байлыгы. |
1 |
Уку- анализлау Образлар аша анализлау. |
Әңгәмә-лекция |
|
Халык авыз иҗаты әсәрләрен искә төшерү.Дастан турында төшенчә бирү.Дастан героеның тарихи җирлеге.Ватан һәм милли азатлык мәсьәләләренең хәл ителеше турында,әсәрнең сәнгатьчә эшләнеше,тел байлыгы . |
|
|
|
3
|
Ф.Кәрими “Салих бабайның өйләнүе” Әсәрнең эчтлеге белән таныша башлау. Мәгърифәтчелек әдә-бияты һәм мәгъри-фәтче язучылар турын-да белешмә
|
1 1
|
Яңа материал белән таныштыру. |
Укытучы сөйләве |
Бирем |
Мәгърифәтчелек әдәбияты һәм мәгърифәтче язучылар турында белешмә алу, хикәядә шул чордагы гореф- гадәтләр-нең, кешеләр арасында күркәм мөнәсәбәтләрнең чагылышы. Салих карт образының үзенчә-леге. |
Мәгърифәтчелек әдәбияты турында өстәмә материалдан укып килергә. 39 нчы биттәге сорауларга җавап әзерләргә, |
|
|
4 |
Ф.Кәрими “Салих бабайның өйләнүе” Хикәядә шул чордагы гореф-гадәтләрнең, кешеләр арасындагы күркәм мөнәсәбәтләр-нең төгәл чагылдыры-луы. |
1 |
Уку- анализлау Образлар аша анализлау. |
әңгәмә |
|
Мәгърифәтчелек әдәбияты һәм мәгърифәтче язучылар турында белешмә алу, хикәядә шул чордагы гореф- гадәтләр-нең, кешеләр арасында күркәм мөнәсәбәтләрнең чагылышы. Салих карт образының үзен-чәлеге. |
|
|
|
5 6 7 8 9 |
М.Фәйзи иҗаты. Татар сәнгатендә музыкаль драма туу. “Галиябану” драмасы
Йомгаклау Сочинение. “Хәлил белән Галиябану- иске гадәт-йола корбаннары.” |
4 1
|
Яңа материал белән таныштыру Уку- анализлау Образлар аша анализлау. Йомгаклау дәресе Бәйләнешле сөйләм үстерү. |
Әңгәмә Рольләргә бүлеп уку. әңгәмә |
инша
инша |
Язучының тормыш юлы, иҗаты турында белешмә бирү. Драма жанры белән танышу. Драмада олы.саф мәхәббәтнең иҗтимагый тигезсезлек белән бәрелешүе. Әсәр тукымасында реалистик һәм романтик алымнар бирелеше. Татар сәнгатендә музыкаль драма туу. |
Язучының иҗаты турында сөйләргә өйрәнергә. 3нче пәрдәгә кадәр анализларга өйрәнергә. 85 нче биттәге сорауларга җавап әзерләргә. Сочинение язарга әзерләнеп килергә. Ш.Камалның “Акчарлаклар” повестен укый башларга. |
|
|
10 |
Ш.Камалның тормыш юлы, иҗаты. ”Акчарлаклар” повесте.
|
1 |
Уку-анализлау |
аңлату |
|
Язучының иҗаты белән тирәнрәк таныштыру. Хикәяләрен искә төшерү. |
90-93 нче битләрне укырга (дәреслектән) |
|
|
11 12 |
.Ш.Камалның “Акчарлаклар” повесте. Сезонлы эшчеләр тормышының яктыртылышы. “Акчарлаклар” повестендә образлар. |
1 1 |
Образлар аша анализлау Белемнәрне тикшерү |
Сөйләм үстерү |
тест
|
Язучы әсәрләрендәге табигать күренешләренең сурәтләнеше (пейзаж), кешенең эчке кичерешләренә тәэсирен ачыклау. |
Дәреслектән 103 нче биттәге сорауларга җавап әсәрне тулысынча укырга. |
|
|
13 |
Контроль сочинение-гә әзерләнү |
1 |
БСҮ |
|
|
|
|
|
|
14 |
Сочинение Контроль сочинение. “Егет кешене кыюлык бизи” яки “Гариф образлары” |
1 |
БСҮ |
|
|
|
|
|
|
15 |
Дәрестән тыш уку. Ш.Бабич. “Халкым өчен” |
1 |
Яңа материал белән таныштыру |
әңгәмә |
Мөст. эшләү |
Ш.Бабич иҗаты турында белешмә алу.Шигырендәге үзнчәлекне билгеләү. |
Сыйныфтан тыш уку дәфтәрендә эшләргә. |
|
|
16 |
Һ.Такташ , аның татар поэзиясендә тоткан урыны. |
1 |
Яңа материал белән таныштыру |
әңгәмә |
|
Шагыйрь иҗаты турында тулырак мәгълүмат алу. Илсөяр Ихсанова – Саралан кызы “Такташка хат” поэмасы белән танышу. |
Әдип иҗаты буенча конспект язарга. |
|
|
17 |
Һ.Такташ “Алсу” поэмасы |
1 |
Уку дәресе |
|
диск |
Поэмада яшәү шатлыгы, оптимизм,үзеңне бәхетле тою хисләре чагылышы. |
Поэманы укырга, сорауларга җавап әзерләргә. |
|
|
18 |
Һ.Такташ “Киләчәккә хатлар”поэмасы. Идея турында төшенчә. |
1 |
анализлау |
әңгәмә |
|
.30 нчы еллар башындагы иҗтимагый тормышның, социаль- психологик каршылыкларның киң күренеше сурәтләнеше, поэмада хатлар формасы. |
Дәреслектән 119 бит. Сорауларга җавап. |
|
|
19 |
Контроль сочинение-гә әзерләнү |
1 |
|
|
|
|
|
|
|
20 |
Контроль сочинение “Киләчәккә хатлар бүгенге укучыга ни бирә?”. |
1 |
Бсү. |
Мөст.эшләү. |
инша |
|
Дәфтәргә күчереп язып бетерергә |
|
|
21 |
Дәрестән тыш уку. Һ.Такташ.”Мәхәббәт тәүбәсе” . |
1 |
Уку-анализлау |
әңгәмә |
|
|
Сыйныфтан тыш уку дәфтәрендә эш. |
|
|
22 |
Г.Бәшировның тормыш юлы, иҗаты. |
1 |
Яңа мате-риал белән таныштыру |
Әңгәмә- лекция |
|
Язучының иҗаты турында тулырак мәгълумат алу. |
Язучы иҗаты буенча конспект. |
|
|
23 24
|
Г.Бәширов “Туган ягым – яшел бишек” |
2 |
Уку- анализ ясау. |
Образлар аша анализ |
Бирем |
Халыкның ерак тарихтан килә торган яшәү рәвеше, рухи байлыгы, әхлак кагыйдәләренең чагылышы. |
141 биткә кадәр укып, анализларга өйрәнергә.. |
|
|
25 |
“Туган ягым- яшел бишек” әсәрендә го-реф-гадәтләр, яшәү рәвеше, рухи байлыгы, әхлак кагыйдәләре. |
1 |
анализ
|
Сөйләм үстерү |
|
Әсәрдә гореф- гадәтләрнең бирелеше. |
159 нчы биткә кадәр укырга. анализ. |
|
|
26 |
Г.Бәширов иҗатын йомгаклау. |
1 |
Белемнәрне бәяләү. |
|
Тест |
Әсәрнең автобиографик хасияте. |
Язма эшкә әзерләнеп килергә. |
|
|
27 |
Сочинение сыйфатлама . “Халкымның күңел байлыгы” |
1 |
Бсү. |
аңлату |
инша |
|
Дәфтәргә күчереп килергә. |
|
|
28 |
Дәрестән тыш уку. Р.Фәйзуллин шигырь-ләре |
1 |
Уку дәресе |
әңгәмә |
|
Шигырьләрендә күтәргән темаларга,аларның үзенчәлекле якларына игътибар итәргә |
Дәфтәргә кыскача эчтәлекләрен язарга |
|
|
29 |
М.Җәлилнең тормыш юлы, иҗаты. |
1 |
Яңа материал белән таныштыру |
Укытучы сөйләве |
|
М.Җәлилнең граҗданлык һәм поэтик батырлыгы турында тулырак белешмә бирү. |
Иҗаты буенча конспект язарга.. |
|
|
30 |
М.Җәлил. “Тик булса иде ирек”, “Соңгы җыр”, “Серле йомгак”шигыре |
1 |
Сәнгатьле уку |
әңгәмә |
Диск |
Шигырьләренең язылу шартлары, лирик геройларның иреккә, көрәшкә омтылышы, яу кырында сугыша алмау үкенече, моңсулык. Лирик герой һәм шагыйрь хисләренең бердәмлеге. |
Дәреслектән 179 – 180 биттәге сорауларга җавап. |
|
|
31 |
М.Җәлил. “Сандугач һәм Чишмә”балладасы. |
1 |
Яңа материал белән таныштыру |
Балладаны анализлау |
тест |
Баллада җанрын искә төшерү.Кош һәм чишмә образлары аша Туган ил азатлыгы өчен көрәшнең изгелеген раслау. |
“Серле йомгак” шигырен ятларга. |
|
|
32 |
М.Җәлил шигырьләрен яттан сөйләү, алар буенча фикер алышу. |
|
БСҮ |
|
|
|
|
|
|
33 |
Сочинение. “М.Җәлил иҗатында ил язмышы” |
|
БСҮ |
Мөст.эшләү. |
|
Тылдагы батырлык турында әсәрләр.Авылдашларның Бөек Ватан Сугышына керткән өлеше, Әтнә районыннан чыккан геройлар, хезмәт ветераннарын барлау. |
|
|
|
34 |
Г.Әпсәләмов иҗаты. |
1 |
Яңа материал белән таныштыру |
Укытучы аңлатуы |
|
Язучының тормыш юлы, иҗаты турында тулырак белешмә алу. |
.язучы иҗаты буенча хронологик таблица төзергә |
|
|
35 |
Г.Әпсәләмов.”Алтын йолдыз” романы (өзекләр) |
1 |
Уку – анализ ясау |
әңгәмә |
Сорауларга җавап |
Романда яшьләрнең романтик образларның бирелеше.. |
Эчтәлек сөйләргә . |
|
|
36 |
Г.Әпсәләмов. “Алтын йолдыз” романы. |
1 |
Уку - анализлау |
әңгәмә |
|
Яшьләрнең холык – омтылышларының сугыш кырында сыналуы |
Образларга характеристика |
|
|
37 |
Г.Әпсәләмов иҗатын йомгаклау. |
1 |
йомгаклау |
әңгәмә |
Тест касета
|
Әсәрдә романтик пафос.Роман турында белешмә. |
Романны тулысы белән укырга. |
|
|
38 |
Дәрестән тыш уку. Р.Төхфәтуллин. ”Йолдызым” |
1 |
Образлар аша анализлау дәресе |
әңгәмә |
|
Р.Төхфәтуллин иҗатының үзенчәлекле ягына төшенү.Мәдинә образы аша хатын – кызның әхлаклылык, сабырлык сыйфатларын чагылдыруы. |
Кыскача эчтәлекне язарга. |
|
|
39 |
Сочинение “Җырга әйләнгән гомер” |
1 |
Бсү |
|
инша |
|
Дәфтәргә язып килергә |
|
|
40 |
Миргазиян Юныс иҗаты, тормыш юлы. |
1 |
Яңа материал белән таныштыру |
лекция |
|
М.Юнысның тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Шәмдәлләрдә генә утлар яна “ повестенда Бөек Ватан сугышы чагылышы. |
Образларга характеристика бирергә. |
|
|
41 |
“Шәмдәлләрдә генә утлар яна” повестен хикәяләү үзенчәлек-ләре. |
1 |
Уку-анализ ясау |
әңгәмә |
|
Персонажларның эчке кичерешләре сурәтләнүе. |
Әсәрне укып бетерергә. |
|
|
42 |
“Шәмдәлләрдә генә утлар яна “ повестендә уздырылган фәлсәфи фикерләр, хикәяләүдә табигыйлек. |
1 |
Йомгаклау дәресе |
Образлар аша анализ |
|
Әсәрдә татар халкының гореф-гадәт- йолаларының тасвирлануы. |
Татар гаиләсен -дәге гореф-гадәт-йолалар турында язарга. |
|
|
43 |
Образларга характе-ристика бирү. Бергәләп тикшерү, тулыланды-ру, редакцияләү. |
|
БСҮ |
|
|
|
|
|
|
44 |
Гамил Афзал иҗаты “Дөнья матур, донья киң”, “Мыштыбый” |
1 |
Яңа материал белән таныштыру |
Укытучы сөйләве |
диск |
Шагыйрь турында белешмә алу.Шигырьләрендә Туган ил, туган җир, халкыбыз турындагы шигъри сурәтләр.Юмор аша кеше батырлыгының чагылыш байлыгын күрсәтү. |
Шигырьләрне анализларга. |
|
|
45 |
Г.Афзал “Тәнкыйть сүзе”, “Ялкау кызлар”, “Өф-өф итеп” . |
1 |
Образлар аша анализ ясау, йомгаклау дәресе |
әңгәмә |
диск |
Көлү объектлары һәм предметлары.Аларның халыкчан җирлекләре һәм халыкчан чаралар кулланылу.Сатира турында белешмә . |
Шигырьнең берсен ятларга. |
|
|
46 |
Н.Фәттах иҗаты. турында белешмә. |
1 |
Яңа материал белән таныштыру |
Укытучы сөйләве |
Биремнәр |
Язучының тормыш юлы, иҗаты турында белешмә, әдәбиятта тоткан урыны. |
Иҗаты бунча конспект. |
|
|
47 |
“Итил суы ака торур” 194- 205 бит. |
1 |
Уку-анализ ясау |
әңгәмә |
|
Болгар дәүләте тормышының сурәтләнеше. |
Дәреслектән 205нче биттәге сорауларга җавап. |
|
|
48 |
“Итил суы ака торур” Болгар дәүләте тормышын, кабиләләр тартышын, гореф-гадәтләрен тасвирлау. |
1 |
Образлар аша анализ. |
әңгәмә |
Биремнәр |
Болгар дәүләтендә кабиләләр тартышы, гореф- гадәт, йолаларның бирелеше. |
Эчтәлек сөйләргә, сорауларга җавап. |
|
|
49 |
“Итил суы ака торур” Тотыш холкының роле. |
1 |
Белемнәрне ныгыту |
әңгәмә |
|
Романдагы образлар, аларның хисләрен тасвирлау, сюҗетка киеренкелек һәм җанлылык бирүдә Тотыш холкының роле. |
Тотыш образына характеристика. |
|
|
50 |
Н.Фәттах иҗатын йомгаклау. Тарихи роман турында төшенчә. . |
1 |
Йомгаклау дәресе. |
Мөст. эшләү |
тест |
Тарихи романнар турында белешмә. Иҗатының үзенчәлекле якларын күрсәтү.. |
“ Тарихыбыз түреннән килгән аваз һәм рух” – инша язарга. |
|
|
51 |
Контроль сочинениегә әзерлек. |
|
БСҮ |
Мөст. эшләү |
|
Эзлекле фикерләү сәләтен , тел байлыгы баету күнекмәләре формалаштыру. |
Язма эш дәфтәренә язып килергә. |
|
|
52 |
Контроль сочинение «Тарихлардан килгән хакыйкать” |
|
БСҮ |
Мөст. эшләү |
|
Эзлекле фикерләү сәләтен , тел байлыгы баету күнекмәләре формалаштыру. |
Язма эш дәфтәренә язып килергә. |
|
|
53 |
Дәрестән тыш уку Рабит Батулла “Сөенбикә” романы. |
1 |
Класстан тыш уку. |
әңгәмә |
Альбом. |
Язучы турында белешмә.Сөембикә – ханбикә турында тулырак мәгълумат алу. |
Сөембикәгә хас сыйфатларны язарга. |
|
|
54 |
Туфан Миңнуллин иҗаты. |
1 |
Яңа материал белән таныштыру. |
Әңгәмә. |
|
Язучы турында тулырак белешмә.Татар милләтен саклау өчен зур көч куюы, безнең район депутаты булуы турында. |
Язучы иҗаты буенча хронологик таблица төзергә. |
|
|
55 |
Т.Миңнуллин “Бәхетле кияү |
1 |
Рольләргә бүлеп уку. |
Иҗади эш |
диск |
Авыл кешеләре арасындагы эчкерсез, саф мөнәсәбәт һәм мөгамәләләрнең кызыклы ситуацияләрдә ачылуы.. |
Образларга характеристика. |
|
|
56 |
“Бәхетле кияү” Әсәр үзенчәлекләре. |
1 |
Йомгаклау дәресе
|
әңгәмә |
Бирем |
Драмадагы мөлаем, яратып көлү өчен кулланылган чаралар. |
Соңгы вакытта язылган бер драмасын укырга |
|
|
57 |
Аяз Гыйләҗев иҗаты, тормыш юлы. |
1 |
Яңа материал белән таныштыру |
Укытусы аңлатмасы |
|
Язучының тормыш юлы, иҗаты турында белешмә |
А.Гыйләҗев иҗаты буенча хрон. табл. төзергә. |
|
|
58 |
А.Гыйләҗев “Язгы кәрваннар” Сугыш чоры авырлыкларының чагылышы. |
1 |
Уку- анализлау. |
әңгәмә |
|
Сугыш чоры яшьләренә килгән тормыш һәм хезмәт авырлыкларының \чагылышы. |
283 нче биттәге сорауларга җавап. |
|
|
59 |
А.Гыйләҗев “Язгы кәрваннар” |
1 |
Образлар аша анализлау,йомгаклау дресе. |
әңгәмә |
тест |
Әсәрдә халыкның күңел төшенкелегенә бирелмәве, яшьлек хисләренең юл яруы, эчке кичерешләрнең төгәл чагылдырылуы. |
.Сыйныфтан тыш укуга әзерләнеп килергә. |
|
|
60 |
Дәрестән тыш уку. А.Расих “Урланган хәзинә” |
1 |
Класс.тыш уку |
әңгәмә |
|
Әсәрдә күтәрелгән төп проблемалар. |
Дәфтәргә кыскача эчтәлек язарга. |
|
|
61 |
С.Сөләйманова иҗаты. |
1 |
Яңа материал белән таныштыру |
әңгәмә |
диск |
Хатын – кыз язучының иҗаты белән, тормыш юлы белән таныштыру. |
Иҗаты буенча тест сораулары әзерләргә. |
|
|
62 |
С.Сөләйманова. “Туган җирем, эчкән суым”, “Кеше барыбер кошлар нәселеннән” |
1 |
Уку- анализлау |
Сәнгатьле уку |
Биремнәр |
Шигырьләрдәге хисләр байлылыгы күзәтелү. |
Шигырьдәргә анализ ясарга. |
|
|
63 |
С.Сөләйманова. ”Кеше”, “Сулар ага, күлләр күккә бага...” |
1 |
Уку- анализлау |
Сәнгатьле уку |
|
Иҗатында күңел тибрәнешләренең табигыйлеге, поэтик бизәкләргә муллык күзәтелү. |
Бер шигырен яттан өйрәнергә. |
|
|
64 |
С.Сөләйманова. “Этюд”, “Тагын узды кыңгыраулы язлар...” |
1 |
Йомгаклау дәресе. |
әңгәмә |
тест |
Шагыйрәнең сүз белән сурәт ясау осталыгына игътибар итү. |
304- 305 нче биттәге статьяны укырга. |
|
|
65 |
Дәрестән тыш уку Ш.Галиев.”Камырша”, “утсыз төтен булмый”, “ Үзең нинди?”, “Тимерче Гомәр белән гомер” Р.Харис. “Ант суы”, “Борылышта” |
1 |
Класстан тыш уку |
әңгәмә |
|
Мөстәкыйль укылган әсәрләргә бәя бирү, бу язучыларның иҗатларында күтәрелгән темалар. |
Р.Харисның бер шигыренә анализ ясарга. |
|
|
66 67
|
Ел буена өйрәнгәннәр-не гомумиләштереп кабатлау. |
2 |
Конторль дәрес |
Әңгәмә- лекция |
Тест |
|
|
|
|
68 |
Ел буена өйрәнгәннәр-не гомумиләштереп кабатлау. |
1 |
|
Әңгәмә |
|
Яңа уку елы программасы белән таныштыру, узган уку елына анализ ясау |
|
|
|
70 |
Йомгаклау дәресе |
1 |
Йомгаклау дәресе |
|
|
|
|
|
|
Фольклор турында төшенчә. Аның жанрлары. Әкиятләр. Алардагы фантастик, тылсымлы сюжетлар
13 09 2014
9 стр.
Фонетиканың телдәге авазларны, лексикологиянең телнең сүзлек байлыгын, сүз ясалышының сүзләрнең ясалу ысулларын һәм ясалышлары ягыннан төрләрен, морфологиянең сүз төркемнәрен,
10 10 2014
3 стр.
Сәнгатьле һәм аңлап уку (Г. Юнысова шигыре, җәй турында текст), сүзләрне дөрес әйтү
09 10 2014
1 стр.
Календарь-тематик планнарның эчтәлеген мәктәптә үзләштерергә тиешле гомумкүнекмәләр, татар теле hәм әдәбияты курсы буенча махсус белем hәм күнекмәләр тәшкил итә
15 10 2014
3 стр.
Татарстан Республикасы дәүләт белем бирү учреждениеләренең һәм муниципаль белем бирү учреждениеләренең 35 яшькә кадәрге укытучыларына бер тапкыр бирелә торган компенсация түләүләре
15 10 2014
1 стр.
Тр мәгариф һәм фән министрлыгының 1743/10 номерлы боерыгы белән расланган башлангыч гомуми һәм белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы Таттарастан Республикасының белем бирү учре
02 09 2014
3 стр.
Йләнә- тирә дөнья һәм тормыш иминлеге нигезләреннән гомуми башлангыч белем бирүнең дәүләт стандарты. Тр мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан, 2004
12 10 2014
1 стр.
Тр мәгариф һәм фән министрлыгының 1743/10 номерлы боерыгы белән расланган башлангыч гомуми һәм белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы Татарастан Республикасының белем бирү учрең
02 09 2014
1 стр.