Flatik.ru

Перейти на главную страницу

Поиск по ключевым словам:

страница 1страница 2страница 3 ... страница 8страница 9
Тематик план



Дәреснең темасы

Сәг. саны

Дәрес тибы

Укучыларның эшчәнлек төре

Контроль төре

Үзләштерелергә һәм камилләштерелергә тиешле белем-күнекмәкләр

Өй эше

Үткәрү датасы

























План буенча

Фактта

1.

Китап – укучының дусты


1

Кереш дәрес

Әңгәмә

Әдәбият дәфтәре башлау. Дәрестән тыш уку өчен әсәрләр исемлеген яздыру.

Китап укуның әһәмияте турында белешмә алу.

Китап турында хикәя язып килергә







2

Җырлар “Гөлҗамал” “Көзге ачы җилләрдә” “Туган ил” җырлары


1

Яңа материалны аңлату

әңгәмә

Халык иҗаты әсәрләрен яздыру

Җыр турында төшенчә.Халыкның рухи тормышында җырның роле.Борынгы һәм хәзерге җырлар.

Дәреслек материалын

укырга








3

“Ай былбылым” “Сабан туе”. “Шома бас”. Озын һәм кыска көйләр.

1

белемнәрне ныгыту

сәнгатьле уку.


Көй белән башкару

Озын һәм кыска көйләр турында белешмә. Аларда кеше халәтенең төрле яклары чагылу.

“Кеше тормышында җыр нинди урын тота?”-соравына җавап әзерләп килергә.







4

БСҮ. Сыйныфтан тыш уку.

”Халык җырлары” “Әпипә”, ”Иске кара урман”, “Ашказар”, “Аза-мат”, “Сандугач”



1

БСҮ.

.

Мөст. эшләү



диск



Дәфтәрләргә җырларның эчтәлеген язарга







5

Г.Тукай. “Әллүки”

“Өзелгән өмет”



1

Катнаш дәрес

Күмәк башкару

диск

Шагыйрьнең халык көенә, моңына тирән мәхәббәте.Лирик геройның моңсу хисләре гәүдәләнеше.

Җырның сүзләрен ятларга







6-7-

Авторлары мәгълүм әсәрләрнең халык көенә җырлануы


2

Дәрес- концерт

Ялгыз башкару

караоеке

Татар халык көенең моңлы, аһәңле, тирән эчтшлекле булуына төшенү

Бер җыр өйрәнеп килергә







8

Сыйныфтан тыш уку. Г.Тукай “Туган авыл”.


1

БСҮ

Әңгәмә

диск

Г.Тукай иҗатында туган авыл, туган җир, туган якка булган мәхәббәтнең чагылышы.

Шигырьне яттан өйрәнергә.







9

10


Сочинение “Җыр- кешенең гомерлек юлдашы”

2

БСҮ

Мөст. эшләү

сочинение

Өй эше бирелми.










11


Г.Камал “Беренче театр”(Уку һәм анализлау)



Яңа материал белән таныштыру


Әңгәмә

тест

Катлаулы план



Язучының иҗаты турында белешмә.Әсәрдә чагылган конфликтның иҗтимагый әһәмияте.

Язучының иңаты буенча хронологик таблица

27 биттәге сорауларга җавап










12


Г.Камал “Беренче театр”







Рольләргә бүлеп уку





Образларның үзенчәлекле сыйфатлары.

Комедиядәге образларга характеристика бирергә







13

Г.Камал “Беренче театр”

Образларның үзен-чәлекле сыйфат-лары.






Образлар аша анализлау дәресе

Йомгаклау дәресе



әңгәмә




Искелек гәүдәләнеше буларак Хәмзә образының бирелеше. Конфликт турында төшенчә. Комедия турында белешмә.










1 4


С.Рәмиев. Шагыйрьнең тәрҗемәи хәле белән таныштыру. “Уку” “Авыл”

2

Язучы иҗатын өйрәтү.

Сәнгатьле уку.


сораулар


Шагыйрьнең тәрҗемәи хәле белән таныштыру. Шигырьләрдә мәгърифәткә, белемгә өндәү, рухи уянырга чакыру, шәхес азатлыгын, куәтен данлау.Туган якка мәхәббәт.

Тормыш юлы, иҗаты турында сөйләргә өйрәнергә “Уку” шигыренә анализ

“Авыл” шигырен ятларга.









15

С.Рәмиев “Таң вакыты”, “Мин”




Образлар аша анализлау

Сәнгатьле уку

сораулар




Сорауларга җавап бирергә







1 6

Сыйныфтан тыш уку. Н.Думави. “Мәхбүс” “ Авыл муҗигының шәһәр баена әйткәне” “Авыл малайларының ягъмур теләве”


1

Бсү


Мөст. эшләү




Мөстәкыйлъ укыган әсәрнең эчтәлегенә төшенү.

Сыйныфтан тыш уку дәфтәренә кыскача эчтәлекне язарга.







17


Әхмәт Фәйзи иҗаты.

“Тукай романы”





5

Яңа материал белән таныштыру

Сәнгатьле уку


Эзлекле эчтәлек сөйләү



Сораулар


Язучының иҗаты белән танышу. Тукай язмышы, бу язмышның төрле борылышларга бай булуы.


Ә.Фәйзи иҗаты буенча конспект язарга.








18


Әхмәт Фәйзи иҗаты.

“Тукай романы”







Әсәр белән таныштыру


Сәнгатьле уку

Эзлекле эчтәлек сөйләү




Сораулар


Борылышларның халык язмышына бәйлелеген күрсәткән вакыйгалар. Тукайның халык баласы булуы.

49-57 битләрнең эчтәлеген сөйләргә








19


Әхмәт Фәйзи иҗаты.

“Тукай романы”

Тукай язмышы бу язмышның төрле борылышларга бай булуы.





Образлар аша анализлау


Эзлекле эчтәлек сөйләү


Сораулар


Борылышларның халык язмышына бәйлелеген күрсәткән вакыйгалар. Тукайның халык баласы булуы.

64биттәге сорауларга җавап








20


Әхмәт Фәйзи иҗаты.

“Тукай романы”

Тукай язмышы борылышларының халык язмышына бәйлелеге.





Белемнәрне камилләштерү

Анализ ясау


Сораулар


Борылышларның халык язмышына бәйлелеген күрсәткән вакыйгалар. Тукайның халык баласы булуы.

64-74 битләрнең эчтәлеген сөйләргә








21

Әхмәт Фәйзи иҗаты.

“Тукай романы”

Язмыш борылыш-ларын күрсәткән ситуация һәм ва-кыйгалар.





Белемнәрне камилләштерү

әңгәмә

тест




Шәпеш һәм Сираҗи хәлфәләргә характеристика








22

23


Контроль сочинение “Г.Тукай – халык баласы”.


2

БСҮ.

Мөст. эшләү







Дәфтәргә күчереп бетерергә







24


Хәсән Туфан иҗаты. “Гөлләр инде яфрак яралар”

3

Язучы иҗаты белән таныштыру

Белемнәрне ныгыту



әңгәмә

сәнгатьле уку

анализлау


Викторина сораулары

Шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты турында белешмә, әсәрләрендәге хисләр драматизмы, фәлсәфи тирәнлек, сәнгатьчә нәфислек. Строфа турында төшенчә.

78- 83 битләрне укырга, шигырьләргә анализ.
87 биттәге сорауларга җавап әзерләргә.
Шигырьдән чагыштыруларны чүпләп язарга.








25


Хәсән Туфан иҗаты. “Иртә-ләрем-кичләрем” “Каеннар сары иде” “Илдә ниләр бар икән?”




Белемнәрне ныгыту

сәнгатьле уку

анализлау



сораулар

Шагыйрь әсәрләрендәге хисләр драматизмы, фәлсәфи тирәнлек, сәнгатьчә нәфислек.

87 биттәге сорауларга җавап әзерләргә.
Шигырьдән чагыштыруларны чүпләп язарга.








26

“Моабитны күрдем төшемдә”




Белемнәрне ныгыту

сәнгатьле уку

анализлау



сораулар

Шагыйрь әсәрләрендәге хисләр драматизмы, фәлсәфи тирәнлек, сәнгатьчә нәфислек.

87 биттәге сорауларга җавап әзерләргә.
Шигырьдән чагыштыруларны чүпләп язарга.











“Чәчәкләр китерегез Тукайга”




Белемнәрне ныгыту

сәнгатьле уку

анализлау



сораулар

Шагыйрь әсәрләрендәге хисләр драматизмы, фәлсәфи тирәнлек, сәнгатьчә нәфислек.

87 биттәге сорауларга җавап әзерләргә.
Шигырьдән чагыштыруларны чүпләп язарга.








27

Хәсән Туфан.

“Киек казлар”

“Кайсыгызның кулы җылы?”





Образлар аша анализ лау



сәнгатьле уку

әңгәмә





Хисләрне табигать фонында, кошлар, җәнлекләр язмышы белән бәйләп яки күчерелмә рәвештә аңлату

1.“Кайсыгызның кулы җылы?” шигырен ятларга. 2.“Киек казлар”

“Аралагыз мине” шигырьләренә анализ.









28



“Аралагыз мине”

“Алмаз”. .

Күчерелмә мәгънә, строфа.



2

Дәрес –концерт

Йомгаклау дәресе



сәнгатьле уку

әңгәмә


тест

. “Алмаз” шигырендә туган телгә мәхәббәт,аның мәңге яшәргә тиешлеге идеясенең чагылышы. Күчерелмә мәгънә турында белешмә алу..

“Алмаз” шигырен ятларга.









29

Мәкалә язу күнекмәләре .


1

БСҮ.

Мөст. эшләү







Район газетасына мәкалә язарга







30



Г.Ибраһимов Язучы турында белешмә.

“Кызыл чәчәкләр”



4

Язучы иҗаты белән таныштыру.

әңгәмә
эчтәлекне аңлап уку


тест


Язучы турында белешмә.

Язучының иҗаты буенча конспект

Әсәрнең “Башлангыч”

өлешен ятларга.








31


Г.Ибраһимов “Кызыл чәчәкләр”




әдәби әсәр өйрәнү дәресе

әңгәмә
эчтәлекне аңлап уку





Сыйнфый көрәшнең кешеләр язмышына тәэсире: бергә үскән малайларның алга таба көрәш эчендә төрле сукмактан китүе, бер – берсенә дошман булып әверелүе..

93–106 битләрне укып, эчтәлек сөйләргә








32


Г.Ибраһимов “Кызыл чәчәкләр”




әдәби әсәрне анализлау



әңгәмә
эчтәлекне аңлап уку





Сыйнфый көрәшнең кешеләр язмышына тәэсире: бергә үскән малайларның алга таба көрәш эчендә төрле сукмактан китүе, бер – берсенә дошман булып әверелүе..

31-49 бүлекләрне укып бетерергә







33

Г.Ибраһимов “Кызыл чәчәкләр”




йомгаклау дәресе

анализлау


карточка

Сыйнфый көрәшнең кешеләр язмышына тәэсире: бергә үскән малайларның алга таба көрәш эчендә төрле сукмактан китүе, бер – берсенә дошман булып әверелүе..

Сорауларга җавап бирергә







34

Сыйныфтан тыш уку.

Н.Исәнбәт “Туган ил” “Коммуна”



1

Бсү

Мөстәк. эшләү



Үзлектән укылган әсәрнең эчтәлегенә төшенү.

Дәфтәргә кыскача эчтәлек язарга







35



Г.Гобәйнең тормыш юлы, иҗаты. “Маякчы кызы” әсәре.

3

Язучы иҗатын өйрәнү



Әңгәмә

сораулар



Граҗданнар сугышы картиналарының тасвирлануы, бу көрәштән балаларның да читтә кала алмавы. Илсөяр, Бикмүш карт образлары,Әсәрдәге маҗаралылык, бала өчен серлелек элементларының роле.

Язучының тәрҗемәи хәле турында сөйләргә.








36


Г.Гобәй. “Маякчы кызы” әсәре.




Әдәби әсәрне өйрәнү дәресе


Сәнгатьле уку


сораулар


Граҗданнар сугышы картиналарының тасвирлануы, бу көрәштән балаларның да читтә кала алмавы. Илсөяр, Бикмүш карт образлары,Әсәрдәге маҗаралылык, бала өчен серлелек элементларының роле.

Әсәрне укып бетерергә, эчтәлек сөйләргә.









37

Г.Гобәй. “Маякчы кызы” әсәре.




Йомгаклау дәресе

Анализ ясау

тест

Граҗданнар сугышы картиналарының тасвирлануы, бу көрәштән балаларның да читтә кала алмавы..

Илсөяргә характеристика бирергә.







38


Г.Гобәй. “Маякчы кызы” Әсәрдә Илсөяр,Бикмүш карт образлары




Йомгаклау дәресе

Анализ ясау



Илсөяр, Бикмүш карт образлары,Әсәрдәге маҗаралылык, бала өчен серлелек элементларының роле

Сочинение язарга әзерләнергә.







39


Сочинение – хикәяләү. “Юллар нигә аерыла?”

2

БСҮ

Мөст.эшләү














40
41



Илдар Юзеев.

Тормыш юлы, иҗаты. “Бакчачы турында баллада”,

“Йолдыз кашка турында баллада”


2

Яңа материалны аңлату

Яңа белешмәләр алу.



Әңгәмә


Сәнгатьле уку

сораулар

бирем эшләү.



Иҗаты турында белешмә алу.Баллада турында мәгълүмат алу.

Балладаны сәнгатьле укырга өйрәнергә, эчтәлеген сөйләргә.

173 нче биттәге сорауларга җавап









42

И.Гази.Тәрҗемәи хәле. “Кызыл томаннар артында”





Язучылар иҗатын өйрәнү


Әңгәмә

Биремнәр



Тәрҗемәи хәле, хикәя иҗат итүдәге осталыгы, сурәтләрнең тыгызлыгы, лирик, юмористик төсмерләргә байлыгы, гыйбрәтле хәлләрнең яктыртылуы, характерлар аныклыгы.

И.Газиның тормыш юлы, иҗаты турында сөйләргә.

“Кызыл томаннар артында” –эчтәлеген сөйләргә

Бездә нинди ырымнар бар? – язып килергә








4344

45

46




“Мәүлия нигә көлде?”

“Өч Мәхмүт”





3

Сөйләм үстерү дәресе

Күнекмәләр тәрбияләү дәресе

Кабатлау дәресе.



Сәнгатьле уку

Эчтәлек сөйләү

анализлау



сораулар


Хикәя иҗат итүдәге осталыгы, сурәтләрнең тыгызлыгы, лирик, юмористик төсмерләргә байлыгы, гыйбрәтле хәлләрнең яктыртылуы, характерлар аныклыгы.

“Өч Мәхмүт” хикәясен укып бетерергә







4748

49

50




Чыңгыз Айтматов иҗаты.

“Беренче мөгаллим”





4

Яңа матералны аңлату


Әсәрне өйрәнү дәресе
Яңа белешмәләр алу дәресе
Йомгаклау дәресе

Әңгәмә


Йөгерек уку

Эчтәлек сөйләү


анализлау


Сораулар
Биремнәр


Тест


Язучының тормышы, иҗаты, ата- анасы хакында белешмә алу. Мәгърифәтне зурлау мотивларының көчле чагылышы.Дүшән һәм Алтынай образлары. Әсәрдә кыргыз халкының гореф- гадәтләре чагылышы.

Язучының тормыш юлы, иҗаты буенча конспект
Әсәрнең беренче өлешен укып бетерергә, эчтәлеген сөйләргә.

Алтынай., Дүшән

Образларына характеристика бирергә.

211 биттәге сорауларга җавап, язма эшкә әзерләнергә.









51

52


Контроль сочинение “Яхшылык җирдә ятмый”


2

БСҮ.

Мөст.эш















53

54


Р.Миңнуллин иҗаты

“Энекәш кирәк миңа” “Әни, мин көчек күрдем” “Кунак егетләр”

“Батырлык эшләр идем”

“Шундый минем туган ягым”

“Кайтыйк ла үзебезгә”.


2

Язучының иҗатын өйрәнү

Шигъри әсәрләрне өйрәнү



Әңгәмә

Сәнгатьле уку



тест

Иҗаты турында белешмә. Шигырьләрендә шаянлык, нечкә юмор аркылы олы фикерләр әйтү, шәфкатьлелек тәрбияләү.Татарча көрәшнең милли якларын күрсәтү ярдәмендә халыкның матур гореф- гадәтләрен зурлау.Бала күңеленең нечкәлекләрен мөлаем юмор аша чагылдыру. Туган якка мәхәббәтне бала исеменнән оста әйтеп бирү.

Р.Миңнуллин иҗаты турында сөйләргә өйрәнергә.
Бер шигырен ятларга







5556

57

58




Л. Ихсанованың тормыш юлы, иҗаты.

“Наил һәм Фаил”




4

Язучы иҗатын өйрәнү
Әдәби әсәрне өйрәнү
Белемнәрне гамәлдә куллану
Йомгаклау дәресе

Әңгәмә

Сәнгатьле уку


Эзлекле эчтәлек сөйләү

Анализлау



Биремнәр

Сораулар



Язучының тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. Әсәрдәге үзәк геройның шуклыгы, хаталары, холкы. Фаилнең иптәшләре. .

Л.Ихсанованың иҗаты буенча конспект

Повестьтан алынган өзекләргә исем куярга.

226 биттәге сорауларга җавап

Фаил образына характеристика









59

Сыйныфтан тыш уку. Т.Миңнуллин

“Авыл эте Акбай”



1

Бсү

Рольләргә бүлеп уку.



Пьесаның әчтәлегенә төшенү.

Кыскача эчтәлеген дәфтәргә язарга.







60 61

62

63




М.Мәһдиев иҗаты. “Без – 41нче ел балалары”

4

Язучы иҗатын өйрәнү

Яңа белешмәләр алу

Әдәби әсәр өйрәнү

Йомгаклау дәресе



Әңгәмә

Әңгәмә


Сәнгатьле уку
Әсәрне анализлау

Диск

Бирем


Тест

Язучының тәрҗемәи хәле. Бөек Ватан сугышы авырлыкларының әсәрдә чагылышы. Яшүсмерләр образы. Персонаҗ һәм вакыйгаларны нечкә юмор белән сурәтләү. “Мин” образы, аның бирелү үзенчәлеге.

Язучының иҗаты буенча хронологик таблица төзергә.

238-245 битләрне укырга, эчтәлек сөйләргә.

251 нче биттәге сорауларга җавап.

“Чыныгу турындагы әсәр” статьясын укырга.









64


Сочинение “Сугыш чоры балалары”

1

БСҮ

Мөст.эшләү
















65

66

67




Ф.Яруллинның тормыш юлы, иҗаты.

“Иң гүзәл кеше икәнсез”

“Гайни” “Әйбәт лә минем әби” “Ялкау ялы” шигырьләре.

“Ак төнбоек” хикәясе.



3

Язучы иҗатын өйрәнү
Сөйләм үстерү

Әдәби әсәрне анализлау



Әңгәмә
Сәнгатьле уку


Хикәяне анализлау.

Сораулар

тест


Язучының тормыш юлы, иҗаты. Шигырдә укытучыга соклану хисенең зурлыгы, шул соклану һәм зурлауны күрсәтү өчен китерелгән чагыштырулар.

Шигырләрдә бала рухын чагылдыру үзенчәлекләре. Кешегә яхшылык эшләүнең күркәм гадәт икәнен, әмма аны һәрчак искә төшереп торуның кире тәэсир ясавын оста күрсәтү. .



Язучының аянычлы язмышы, тормышы турында сөйләргә.

Бер шигырен ятларга

Хикәянең эчтәлеген сөйләргә








68

Үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау

1





Мөст.эшләү

тест

Уку елы дәвамында үзләштергән белемнәрен сынау

Кабатлау дәресенә әзерләнергә







69

Үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау







Мөст.эшләү




Уку елы дәвамында үзләштергән белемнәрен сынау










70

Уку елын йомгаклау


1










Уку елын йомгаклау, яңа уку елына планнар белән таныштыру, класстан тыш уку өчен китап исемлеген яздыру










7 нче сыйныф
Татар әдәбиятыннан эш программасы
Атнага 2 сәгать исәбеннән (35 атна – 70 сәгать)

Әсәрне өйрәнү – 47 сәгать

Бәйләнешле сөйләм үстерү -17 сәгать

Дәрестән тыш уку -4 сәгать

Сочинение – 4 (2) .
Программа: Татар урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән программа. К.,”Магариф”. 2010.
Дәреслек:А.Г.Әхмәдуллин, Ф.Ә.Ганиева. Әдәбият. Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныфы өчен дәреслек-хрестоматия. – Казан:Мәгариф, 2006


Аңлатма язуы

Эш программасы статусы.

Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Татар урта мәктәпләре өчен әдәбият программасы”на нигезләнеп төзелде.



Эш программасы структурасы.

Татар әдәбиятыннан эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.



Эш программасының эчтәлеге.

Яңа стандарттагы иң мөһим таләп мондый: мәктәпне тәмамлаганда, «укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш”. Бу – яңа стандартта эшлекле белем дип атала. Эшлекле белем – стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә. Белем алу гамәлләренең структурасын һәм принцибын стандарт үзе аңлата:

Структурасы – теория ярдәме белән, әдәби әсәрләргә анализ ясап, эчтәлек табу. Белем компонентлары өчәү: теория, өйрәнелә торган объект һәм алар арасындагы бәйләнеш – анализ гамәле.

Татар әдәбиятын укытуның максатлары:



  • татар әдәбиятының бай тарихын, классик язучыларының иҗатларын һәм иң күренекле әсәрләрне өйрәнү, үзләштерү

  • иң күркәм әсәрләр мисалында рухи байлыкның кыйммәтен күрсәтү, дәрәҗәсен күтәрү

  • укучыда кызыксыну хисен уяту, белем алуга, иҗади һәм рухи үсүгә теләк – омтылыш тудыру, укучының иҗади сәләтен үстерү

Укыту планында 7 нче сыйныфта татар әдәбиятыннан атнага 2 сәгать вакыт бирелә. Татар әдәбиятыннан тематик планны “Татар урта мәктәпләре өчен әдәбият программасы”на ( 5-8сыйныф Фәрит Хатипов) нигезләнеп төзедем. Программада 68 сәгать каралган: Әсәрләрне өйрәнү – 47сәг., сөйләм үстерү – 17сәг., дәрестән тыш уку – 4 сәг..



Төп темалар

Сәг.

Белем һәм күнекмәләр

1

Кабатлау

1

Кабатлау, әдәби төрләрнең үзенчәлекләрен искә төшереп, әсәрләргә бергәләп анализ ясау

2


Халык иҗаты жанрлары

  • әйтемнәр һәм мәкальләр



1

Әйтемнәрнең һәм мәкальләрнең уртак һәм аермалы якларын ачыклау

Аларда халык зирәклегенең, күзәтүчәнлек, гомумиләштерү сәләтенең, фәлсәфи карашлар, әхлак принципларының чагылышы.Аларның җыйнаклыгы, фикер тыгызлыгы, шигърилеге, телбизәк чаралары.



3

Сөембикә” бәете.


2

Бәет турында төшенчә. Сөембикә образында гүзәллек белән легендарлык, бөеклек белән фаҗиганең бергә үрелүе. Бәетнең сәнгатьчә эшләнеше.

4

К.Насыйри “Әбүгалисина”


2

Язучының тәрҗемәи хәле белән таныштыру. Әсәрдә акыл көче, гыйлем раслау, аларның куәтен тылсымлы нәтиҗәсен күрсәтү.Гыйлемне явызлыкка түгел, шәфкатьлелеккә хезмәт иттерү идеясе. Әбүгалисина һәм Әбелхарис образлары.

5

Г.Тукай.”Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш”



3

Әсәрнең дини рухтагы борынгы “Кисекбаш” поэмасы формасында язылуы.Вакыйгаларның реаль җирлеккә күчерелүе, мифологик образларның шул заманның конкрет шәхес образлары белән аралашып килүе, үзенчәлекле әкияти сюҗет ярдәмендә чын картиналар тасвирлану. Кисекбаш образы, аны сыйфатлауда кулланылган гиперболик алымнар.Җанландыруның сатирик максатка хезмәт итүе. Гипербола төшенчәсе.

6

Г.Исхакый. “Кәҗүл читек”


2

Язучының тәрҗемәи хәле белән таныштыру. Баланың рухи дөньясын тормышчан ситуациядә һәм төгәл детальләр ярдәмендә ачып бирү.

7

Дәрдемәнд.”Кораб”, “Рәсем”,

“ Урысча күп сүзең...”, “Куанды ил”, “ Җәй үтте...”, “Видагъ”




2

Шагыйрь турында белешмә. 20 гасыр башындагы иҗтимагый фикернең шагыйрь иҗатында чагылышы, авторның аңа үзенчәлекле мөнәсәбәте. Милләт язмышын ил корабы. Давыл, дулкын, упкын образларында сурәтләү. Шигырьләрдәге моңсулык, каршылыклы кичерешләр чагылышы. Шагыйрьнең ватанпәрвәрлеге,Туган илгә,туган телгә кайнар мәхәббәте.Шигырь – парчаларының сәнгатьчә камиллеге, нәфислеге.

8

Һади Такташ. “Мокамай”әсәре.


2

Шагыйрь турында белешмә. Шагыйрь иҗатының үзенчәлеге..

9

К.Тинчурин.“Мәдрәсәдә беренче көн”,”Бүре зәхмәте”



3



Тормыш юлы. Әсәрләрдә мәдрәсә тормышының яктыртылышы.

10

М.Әмир “Агыйдел”

5

Тормыш юлы. Иҗаты. Студент яшьләрнең авылда аң – белемне күтәрү, күмәк хуҗалык төзү өчен көрәшләре, бу юлдагы каршылыкларны җиңеп үтүләре. Гаяз, Ильяс, Артыкбикә образлары, Әсәрнең лиризмы, Повесть турында төшенчә.

11

С.Хәким.”Юксыну”, “Әнкәй”.

3

Кешедәге табигый халәтнең – интим- моңсу, гуманистик хисләрнең чагылышы. Анага эчкерсез мәхәббәт. “Тегермән стенасындагы язулар”Шагыйрьнең детальләрдә авыл язмышын, халыкның авыр язмышын күрсәтә белүе.”Һәйкәл урынында уйланулар”. Җәлилчеләрнең җыелма образын сынландыру омтылышы.

12

Ф.Хөсни. “Йөзек кашы”

4

Әсәрдә лирик якты хисләрнең тасвирлануы, мәхәббәтнең үкенечле соңы. Айдар холкының үзенчәлекләре.Повестьның истәлеккә корылган булуы. Типиклык төшенчәсе.

13

Ф.Кәрим. “Ант”, “Сөйләр сүзләр бик күп алар”, “ Ватаным өчен”.

2

Тормыш юлы. Иҗаты .Бөек Ватан сугышы чоры поэзиясенә хас булган хисләр кайнарлыгын, шул ук вакытта аларның гади, самими яктыртылышын күңелгә үтемле, тәэсирле сурәтләр ярдәмендә бирү.

14

Ф. Кәрим. “Кыңгыраулы яшел гармун”

1

Фазыл образында гади солдатның кешелек сыйфатлары, ватанпәрвәрлек билгеләре чагылу. Поэмада оптимистик рух. Поэма турында төшенчә.

15

Ә.Еники “Әйтелмәгән васыять”

4

Халыкның рухи байлыгына, гореф – гадәтләре, теле, сәнгатенә, әхлак нормаларына сак мөнәсәбәт, өлкәннәргә хөрмәт, киң күңеллелек мәсәләләренең куелышы һәм сәнгатьчә хәл ителеше. Акъәби образы. Аның уй- фикерләре,. Пейзаҗ картинасы. Аның бөтен әсәр рухын, моңын, аһәңен билгеләве. Проблема төшенчәсе.

16.

Н.Арсланов “Атлантида”, “Яз”, “Тәлгәш- тәлгәш миләш”, “ Халкыма”.

2

Шигырьләрнең сәнгатьлелек дәрәҗәсе һәм фәлсәфи тирәнлеге, форма ягыннан камиллеге.

17.

Г.Ахунов “Артышлы тау буенда”

4

Язучының тәрҗемәи хәле белән таныштыру. Повестьта авыл малаеның нефтьчеләр сафына килү юлы сурәтләнү. Хәсән холкына хас сыйфатлар: аның мавыгучанлыгы, атка, соңыннан техникага мәхәббәте. Ялгышу аша шәхес буларак формалаша башлавы. Повестьның һәр бүлегендә уздырылган фикер, аларның әсәрдәге төп идеяне үстерүләре.

18.

Х.Сарьян “ Бер ананың биш улы”

4

Әсәрдә кешенең тормышка мөнәсәбәтен, җаваплылык хисен тасвирлау үзенчәлекләре.Шәхси язмышның нинди булуында халык язмышының роле. Балаларның анага мөнәсәбәтен күрсәтүдә уңышлар. Хикәяләүче образы. Тема турында төшенчә.

Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр:

  • тәкъдим ителгән эпик, лирик һәм драматик әсәрләрне уку һәм аларга үз мөнәсәбәтең, бәяң булу;

  • сайлап алган әсәрнең (кыскача, тулы, аерым бүлекләренең) эчтәлеген сөйли белү;

  • эпик әсәр буенча изложение язу;

  • әдәби әсәрнең төрләрен аера алу;

  • сайлап алып (яки тәкъдим ителгән) язучының тормыш юлын, иҗатын сөйләү;

  • әдәби әсәрнең төрен, жанрын исбатлау;

  • әдәби әсәрнең темасын, төп фикер – идеясен билгеләү;

  • әдәби әсәр героена характеристика бирү;

  • эпик әсәрнең бер өлешен образлы сөйләү;

  • шигырьне яттан белү яки прозадан өзекне яттан сөйләү;

  • әсәрнең сәнгатькүренеше икәнлеген аңлата алу;

  • бер яки берничә әсәр геройларын чагыштырып, уртак һәм үзенчәлекле якларын табу;

  • төрле әсәрләрнең проблемаларын яки темаларын чагыштыру, үзенчәлекләрен билгеләү;

  • әдәби әсәрнең әһәмиятен, кыйммәтен, үзенчәлекләрен дәлилле итеп аңлата, исбатлый белү;

  • әсәрдә сюжет элементларын аера, композициясен, тел – сурәтләү чараларын күрсәтә, аңлата белү;

  • автор сөйләмен һәм персонажлар телен анализлау;

  • әдәби әсәр буенча сочинение язу;

  • татар, рус (яки башка халыкларның) әдәбиятларында бер төрдәге темага язылган әсәрләрне чагыштыру, милли үзенчәлекләрен ачыклау;

  • ирекле темага сочинение язу.



Укыту – методик комплекты


  1. Татар урта мәктәпләре өчен әдәбият программалары АзатАхмадуллин, Фоат Галимуллин, Флера Ганиева, Фәнис Исламов, Фәрит Хатипов..- Казан: Мәгариф нәшрияты, 2010

  2. Татар мәктәпләрендә әдәбияттан гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты/Ф.Ә.Ганиева, А.Г.Яхин, Л.Г.Әминова.-Казан, 2005 Әдәбият: Татар урта гомуми белем мәктәпләренең 7 классы өчен дәреслек-хрестоматия Ф.Хатипов, Ф.Галимуллин.-Казан: Мәгариф, 2006

Дәреслек: Ф.Галимуллин, Ф.Хатипов Әдәбият 7 сыйныф, 2006

  1. Татар әдәбиятыннан хрестоматия 5-8/ Гөлчәчәк Әдһәмова, – Казан: “Яңалиф”, 2003.

  2. Әдәби әсәргә анализ ясау: Урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары, укытучылар, педагогика колледжлары һәм югары уку йортлары студентлары өчен кулланма/Д.Ф.Заһидуллина, М.И.Ибраһимов,В.Р.Әминева.-Казан:Мәгариф,2005

  3. Әдәбият дәресләрендә бәйләнешле сөйләм үстерү: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5-6нчы сыйныфларында эшләүчеукытучылар өчен кулланма/Я.Х.Абдрәхимова.-Казан: Мәгариф,2007

  4. Әдәбият дәресләрендә бәйләнешле сөйләм үстерү: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 – 9 нчы сыйныфларында эшләүче укытучылар өчен кулланма /Я.Х.Абдрәхимова. – Казан: “Мәгариф” 2007.


<предыдущая страница | следующая страница>


Махсус белем һәм күнекмәләр Контроль төре

Фольклор турында төшенчә. Аның жанрлары. Әкиятләр. Алардагы фантастик, тылсымлы сюжетлар

2462.05kb.

13 09 2014
9 стр.


Махсус белем һәм күнекмәләр

Фо­нетиканың телдәге авазларны, лексиколо­гиянең телнең сүзлек байлыгын, сүз яса­лышының сүзләрнең ясалу ысулларын һәм ясалышлары ягыннан төрләрен, морфоло­гиянең сүз төркемнәрен,

474.18kb.

10 10 2014
3 стр.


Белем һәм күнекмәләр Укучыларның эшчәнлеге

Сәнгатьле һәм аңлап уку (Г. Юнысова шигыре, җәй турында текст), сүзләрне дөрес әйтү

301.31kb.

09 10 2014
1 стр.


Татар теле – 3 сәгать, елга 105 сәгать

Календарь-тематик планнарның эчтәлеген мәктәптә үзләштерергә тиешле гомумкүнекмәләр, татар теле hәм әдәбияты курсы буенча махсус белем hәм күнекмәләр тәшкил итә

477.93kb.

15 10 2014
3 стр.


Башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта (тулы) гомуми белем бирү буенча белем бирү программаларын тормышка ашыручы, Татарстан Республикасында үзләре социаль ипотека

Татарстан Республикасы дәүләт белем бирү учреждениеләренең һәм муниципаль белем бирү учреждениеләренең 35 яшькә кадәрге укытучыларына бер тапкыр бирелә торган компенсация түләүләре

82.85kb.

15 10 2014
1 стр.


Рабочая программа по предмету татарский язык для 1 класса

Тр мәгариф һәм фән министрлыгының 1743/10 номерлы боерыгы белән расланган башлангыч гомуми һәм белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы Таттарастан Республикасының белем бирү учре

333.9kb.

02 09 2014
3 стр.


Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә башлангыч белем алу стандартлары салынды

Йләнә- тирә дөнья һәм тормыш иминлеге нигезләреннән гомуми башлангыч белем бирүнең дәүләт стандарты. Тр мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан, 2004

193.33kb.

12 10 2014
1 стр.


Рабочая программа по предмету литературное чтение на татарском языке для 1 класса

Тр мәгариф һәм фән министрлыгының 1743/10 номерлы боерыгы белән расланган башлангыч гомуми һәм белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы Татарастан Республикасының белем бирү учрең

153.66kb.

02 09 2014
1 стр.