Перейти на главную страницу
Шулар арасында:
әсәрләр өйрәнү – 58 сәгать
сөйләм үстерү – 6 сәгать (3 - сочинение язу)
дәрестән тыш уку - 4 сәгать
Дәреслек: А.Г.Әхмәдуллин, Ф.Г.Галимуллин, Т.Н.Галиуллин, Ф.Ә.Ганиева, Н.Г.Юзиев. Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныфы өчен дәреслек. - Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2005.
Хрестоматия: А.Г.Әхмәдуллин, Т.Н.Галиуллин, Н.Г.Юзиев. Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныфы өчен әдәбияттан хрестоматия. – Казан: “Мәгариф”, 2005.
Программа: Татар урта мәктәпләре өчен әдәбият программалары (5-11 нче сыйныфлар). – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010.
Кулланылган кыскартылма сүзләр: ӘТ - әдәбият теориясе, КТ – контроль төре, ИР – Интернет ресурсы, МТК – милли-төбәк компоненты
№ |
Дәреснең темасы |
Сәгать саны |
Срок |
Үтәлеш |
Җиһазлау |
Дәрес тибы Укучылар эшчәнлеге яки укыту эшчәнлеге төрләре |
Материал үзләштерүнең көтелгән нәтиҗәләре Контроль төре |
Өйгә эш, индивидуаль биремнәр |
1 |
Чит илләрдә татар әдәбияты. Йосыф Акчура, Хәсән Хәмидулла, Гәүһәр Туганай, Хөсәен Габдүш, Әхнәф Таңгатар, Сания Гыйффәт иҗатлары. |
1 |
|
|
Й.Акчура, Х.Габдүш, Х.Хәмидулла, Г.Туганай, шигырьләре, “Казан утлары” журналы. |
Лекция. Шигырьләрне өлешчә анализлау. |
Чит илләрдәге татар әдәбиятының торышы турында мәгълүматлы булу. Төп темалар һәм проблемалар, бигрәк тә Туган илне сагыну темасының актуаль булуын белү. КТ - Мөстәкыйль эш (шигырь анализы). |
“Чит илдә яшәүче милләттәшләребез” дигән баш астында газета-журнал материаллары тупларга. Г.Исхакыйның биографиясен һәм иҗатын искә төшерергә. Танышырга (ИР): https://1878ishaki.okis.ru/indexz.htm |
2 |
Г.Исхакыйның эмиграциядәге тормышы. |
1 |
|
|
Портрет, китап күргәзмәсе, фотогалерея. “Гаяз Исхакый. Әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты” исемле мультимедияле программа. “Гаяз Исхакый иҗаты” (ИР): https://edu.ksu.ru/upload/files/129/91.doc |
Лекция. Әңгәмә. Тезислар язу. |
Язучының 1917 елгы инкыйлабларга мөнәсәбәте, эмиграциядәге тормышы һәм иҗаты буенча мәгълүматлы булу. Хикәяләре, «Дулкын эчендә», «Ике ут арасында», «Җан Баевич» пьесаларының идея-эстетик үзенчәлекләрен, «Локман хәким» әкияте, «Олуг Мөхәммәд» тарихи драмасындагы төп фикерләрне, тарихи-фәлсәфи эчтәлекнең мөһимлеген, татар әдәбияты өчен яңалыгын аңлау. КТ - Тезислар язу. |
Дәреслек - 5 б., хрестоматия - 3-45 б. (укырга). Танышырга (ИР): Г.Исхакый “Татар кызы” романы (Рабит Батулла тәрҗемәсе) https://www.batulla.com/sites/default/files/publiz_gayaz_tat.pdf |
3 |
Г.Исхакыйның “Көз” повесте. |
1 |
|
|
Иллюстрацияләр |
Әдәби әсәргә анализ дәресе. |
Төп образларның сурәтләнүендә эчке мәгънәне таба белү. Хәлил образына бәя бирә алу. Милли гадәт-йолаларның йомшаруы яки югалуы кешедәге рухи ныклыкка да тәэсир итүен, кешене рухи таркалуга китерүен, башка милләт вәкиленә чит-ят мохитнең аны һәлакәткә дә китерүе мөмкинлеген әсәр аша аңлау. Повестьта сәнгатьчә детальләрнең роле, символик образлар турында мәгълүматлы булу. |
Дәреслек - 12 б. (сорауларга җавап әзерләргә). |
4 |
Г.Исхакыйның татар әдәбияты һәм сәнгатендә тоткан урыны. |
1 |
|
|
Китап күргәзмәсе. “Гаяз Исхакый. Әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты” мультимедияле программасы. ИР: https://community.livejournal.com/tashlar/15611.html “По следам великого наследия” конкурсы: https://mincult.tatar.ru/rus/index.htm/news/10240.htm |
Язучы иҗатының әһәмиятен билгеләү дәресе. |
Г.Исхакыйның татар әдәбияты һәм сәнгатендә тоткан урыны турында күзаллау булу. КТ – тест эшләү. |
Сочинениегә әзерләнергә. Танышырга (ИР): Г.Исхакый “Тукай истәлеге” https://www.gabdullatukay.ru/tat/index.php?option=com_content&task;=view&id;=952&Itemid;=89 |
5 |
Бәйләнешле сөйләм үстерү. Сочинение “Кеше үз язмышына үзе хуҗа”. |
1 |
|
|
“Көз” повесте (текст). |
Иҗат эше (сочинение). Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе. Бәхәс.
|
Бәхәсләрдә катнашу, оппонентларның фикерен исәпкә алып, үз карашларыңны раслау һәм дәлилләү күнекмәләренә ия булу. Сочинениедә, үз язмышына үзе хуҗа була алсын өчен, кеше актив булырга, ныклы иманлы булырга тиеш, дигән фикерне чагылдыра алу. КТ – сочинение язу. |
Сочинениене төгәлләргә. Г.Кутуй “Тапшырылмаган хатлар” – укырга. |
6 |
30 нчы елларда совет әдәбияты. Чор үзенчәлеге. Проза һәм драматургиянең үсеше. |
1 |
|
|
Г.Кутуй “Тапшырылмаган хатлар” (текст, иллюстрацияләр). Мостафин Р.Ә. Репрессияләнгән татар әдипләре. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2009. |
Кереш һәм темага кыскача күзәтү ясау дәресе. Лекция. Г.Кутуй “Тапшырылмаган хатлар” повестен өлешчә анализлау. |
Илдә барган иҗтимагый-сәяси үзгәрешләрнең әдәби процесста чагылышы турында күзаллау булу. 30 нчы елларда иҗади эзләнүләрнең катлаулы, язучылар язмышының фаҗигале булуын аңлау. Шәхес культы чорындагы репрессияләр һәм язучылар турында мәгълүматлы булу. Әсәрләрдә заман темаларын чагылдыру үзенчәлекләрен белү; идея һәм сәнгатьлелек принципларында вульгар социологизмның өстенлек итүен аңлау. Яңа кеше образын эзләүдә, яңа әхлак нормаларын аңлауда үзенчәлекләрне аңлау. Диннең җәмгыять һәм кешелек тарихындагы урынын бозып күрсәтүне белү. Яңа әхлак, мәхәббәт, гаилә мәсьәләләре үзенчәлекләрен таный белү (Г.Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” әсәре мисалында). ӘТ - Социалистик реализм, аның үзенчәлекләрен белү.
|
Дәреслек - 13-20 б. (укырга). |
7-8 |
30 нчы елларда поэзия үсеше. |
2 |
|
|
М.Җәлил, Г.Кутуй, Ф.Кәрим, Һ.Такташ шигырьләре. |
Темага кыскача күзәтү ясау дәресләре. Әсәрләргә анализ ясау. |
Иҗтимагый идеалны шигърияткә әверелдерү юлында эзләнүләр турында мәгълүматлы булу. КТ – мөстәкыйль эш (тест). |
Дәреслектән 21-24 б. (укырга, сорауларга җавап бирергә). Индивидуаль биремнәр буенча чыгышлар әзерләргә. |
9 |
Н.Исәнбәтнең тормыш юлы һәм иҗаты. |
1 |
|
|
Н.Исәнбәтнең портреты, китап күргәзмәсе, фотогалерея. Ханзафаров Н. Нәкый Исәнбәт драматургиясе. – Казан, 1982. Биографиясе һәм иҗатына күзәтү (ИР): https://www.gabdullatukay.ru/tat/index.php?option=com_content&task;=view&id;=1121&Itemid;=40
|
Язучының биографиясен һәм иҗатын өйрәнү дәресе. Индивидуаль биремнәр буенча чыгышлар ясау. |
Н.Исәнбәтнең тормыш юлы һәм иҗаты, гыйльми эшчәнлеге турында мәгълүматлы булу. ӘТ - Трагедия жанры, трагик конфликт. |
Дәреслек 30-36 б. (укырга, сорауларга җавап бирергә). |
10-11 |
Н.Исәнбәт ”Идегәй” трагедиясе. |
2 |
|
|
“Идегәй” трагедиясе, спектакльдән күренешләр (фоторепродукцияләр)Н.Исәнбәтнең юбилее уңаеннан эшләнгән стена газеталары. |
Әдәби әсәргә анализ дәресе. |
Трагедиянең кыскача эчтәлеген ача белү, идея-эстетик анализ ясый алу. ӘТ - Трагедия жанры, трагик конфликт. КТ – тестлар эшләү, әдәби викторина.
|
Дәреслек - 37-44 б. (укырга), 44-45 б. (сораулар) хрестоматия - 46-90 б. (укырга) Р. Харисның “Идегәй” драматик поэмасын укырга. Танышырга (ИР): “Н. Исәнбәтнең драматургиясендә тарихи шәхесләр образы” ( 2 нче бүлек) - https://tatar.com.ru/download/d47.php Туган ил,туган җир, батырлык турында мәкаль-әйтемнәр тупларга. |
12-13 |
40-50 нче еллар әдәбиятында Бөек Ватан сугышы һәм татар язучылары. |
2 |
|
|
Заһидуллина Д.Ф. Татар әдәбияты: Теория.Тарих. (182 б.) |
Темага кыскача күзәтү ясау дәресе. Тезислар язу. |
Бөек Ватан сугышының татар язучылары тормышына һәм иҗатына тәэсирен белү. Ил һәм җәмгыятьнең рухи тормышына сугыш керткән үзгәрешләрдән хәбәрдар булу. Дошманны җиңүгә омтылыш пафосының әдәбиятта аерым жанрлар үсешенә тәэсирен аңлау. Партия Үзәк Комитеты 1944 елның августында кабул иткән карар, аның татар әдәбиятына, сәнгать һәм мәдәнияткә ясаган тискәре тәэсире турында белү. |
Дәреслек - 46-51 б. (укырга), өстәмә материаллар буенча әзерләнергә. Г.Әпсәләмовның бер романын укырга (ИР): “Газинур”, “Мәңгелек кеше”, “Алтын йолдыз” https://miras.belem.ru МТК: “Мөслим төбәге фольклоры” сайтының (https://muslumfolklor.narod.ru/) “Утлы еллар кайтавазы” бүлегенә материаллар туплау.
|
14-15 |
40-50 нче еллардагы проза үсеше. |
2 |
|
|
Г.Әпсәләмов әсәрләре. Китап күргәзмәсе. |
Темага кыскача күзәтү ясау дәресе. Сөйләү.
|
Ф. Кәрим, Г. Кутуй, И. Гази, А. Шамов һ. б. хикәя-повестьлары турында гомуми мәгълүматка ия булу. Хикәя төшенчәсен кабатлау, роман төрләре турында мәгълүматларны тирәнәйтү. КТ – тест эшләү. |
Әсәрләрнең сюжет эчтәлеген белеп килергә. Дәреслек – 52-55 б. (укырга, сорауларга җавап бирергә). |
16 |
40-50 нче елларда драматургия. |
1 |
|
|
Т.Гыйззәт, Х.Вахит, Р.Ишморат, М.Әмир әсәрләре. |
Темага кыскача күзәтү ясау дәресе. |
Т. Гыйззәт, М. Әмир, Н. Исәнбәт пьесалары турында гомуми мәгълүматка ия булу. Драма, әкият-пьеса, тарихи-биографик, фольклорга нигезләнгән пьеса, героизм, патриотизм төшенчәләренә аңлатма бирә белү. |
Дәреслек - 59-63 б. (укырга, сорауларга җавап бирергә). |
17 |
40-50 нче елларда поэзия. М.Җәлилнең тормышы һәм иҗаты. 20-30 нчы еллар иҗаты. |
1 |
|
|
ИР: “Каләмне корал итеп” (мультимедияле презентация) - https://belem.ru/system/files/moslim_2_mektebe_65_beige.zip Әдипнең портреты, китап күргәзмәсе, фотогалерея. “Гасырларда калыр батырлык” (интерактив методик әсбап). Җәлил М. Әсәрләр, 3 т. – Казан, 1976. Җәлил М. “Түләк” либреттасы. Әсәрләр, 4 т. – Казан, 1976. |
Темага кыскача күзәтү ясау. Язучының биографиясен һәм иҗатын өйрәнү дәресе. М.Җәлилнең Казандагы музей-фатирына виртуаль экскурсия: https://tatar.museum.ru/Jalil/jalil.htm |
М. Җәлилнең тормыш һәм сугышчан юлы турында мәгълүматлы булу. Сугышка кадәрге иҗатын кыскача күзаллау. «Алтынчәч» драматик поэмасы турында белү. «Хат ташучы» поэмасы белән таныш булу. ӘТ - лирика (күңел лирикасы, пейзаж, публицистик, фәлсәфи) |
Дәреслек - 65-75 нче битләр (укырга, сорауларга җавап бирергә). |
18 |
М.Җәлилнең сугыш чоры иҗаты. |
1 |
|
|
“Гасырларда калыр батырлык” (М.Җәлилнең тормышы һәм иҗатына багышланган интерактив методик әсбап), ООО “Мастер”, 2006. |
Видеодәрес. Әдәби әсәрләргә анализ. |
Шагыйрьнең сугыш чоры иҗатында батырлык темасының реаль эчтәлек белән сугарылуы. Кеше хисләренең патриотизм пафосы белән тыгыз үрелеп тасвирлануы. |
Дәреслек - 75-81 б., 1943 нче елның августына кадәр язылган шигырьләре белән танышырга. Ленфильм киностудиясенең “Моабитская тетрадь” кинофильмын (1968) карарга. |
19 |
М.Җәлилнең ”Моабит дәфтәрләре”. |
1 |
|
|
Муса Җәлил. Моабит дәфтәре. Шигырьләр, поэмалар, җырлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 19 Җәлил М. Сайланма әсәрләр. Шагыйрь турында истәлекләр. – Казан: Хәтер, 2004. – 575 б. |
Төркемнәрдә эш, анализ. Әдәби әсәрләргә анализ дәресе. |
Ватанны саклау сугышында җаваплылык тойгысының төрле поэтик вариацияләре белән таныш булу. Дошманга нәфрәтнең чагылышын, сагыну, ярату, якыннарга хөрмәт һ. б. кешелек тойгыларының шигырьләрдә лаеклы урын алуын күрә белү. Поэтик алымнар һәм бизәкләрне тану, аларның яңалыгын һәм сәнгатьлелек көчен аңлау. ӘТ - Лиро- эпик жанр (баллада, поэма, сюжетлы шигырь, драматик поэма) |
Дәреслек - 81-89 б. (сөйләргә), хрестоматиядән – 91-108 б. (берничә шигырен ятларга). |
20 |
Бәйләнешле сөйләм үстерү. М.Җәлил шигырьләрен яттан сөйләү. Әдәбиятта һәм сәнгатьтә М. Җәлил образы.
|
1 |
|
|
Юзиев Н. Муса Җәлил поэмалары. – Казан, 1960. Каһарман шагыйрьгә – чәчәкләр: С. Хәким, Н. Нәҗми һ.б.(М. Җәлилнең тууына 90 ел) // Казан утлары. – 1996. – № 2. Маннурова М. Батырлар җыры. – Казан, 1977. Мәҗитов З. Сугышчан поэзия. – Казан, 1975. Мәҗитов З. Фатих Кәрим. – Казан, 1963. Мәҗитов З. Шагыйрьнең куен дәфтәрләре // Мирас. – 1999. – № 1. – 57-72 б. Мостафин Р. Җаваплылык тойгысы. – Казан, 1979. Юзиев Н. Тормыш поэзиясе. – Казан, 1961. Фоторепродукцияләр, видеоматериаллар
|
Сөйләм үстерү дәресе. |
Әсәрне яттан сөйләү. |
Өй сочинениесе “Әдәбиятта һәм сәнгатьтә Җәлил образы”. Ф.Кәрим иҗаты белән танышырга. Индивидуаль биремнәр буенча чыгышлар әзерләргә.
|
21-22 |
Ф.Кәримнең тормышы һәм иҗаты. |
2 |
|
|
Әдипнең портреты, китап күргәзмәсе, фотогалерея. Аудиоязмалар. |
Язучының биографиясен һәм иҗатын өйрәнү дәресе. |
«Урман тын иде», «Кереш җыр», «Бездә яздыр», «Теләк», «Юл», «Иптәш», «Мин — гуманист», «Исә җил», «...Сөйләр сүзләр бик күп алар», «Һөҗүм», «Моң һәм көч», «Күл һәм күңел», «Кемне кызганыйм?», «Немец җирендә» шигырьләрен, «Гөлсем», «Өмет йолдызы» поэмаларын, «Тимер һәм тимерче» балладасын белү. ӘТ - Лирик шигырь, поэма, баллада, шагыйрьнең гражданлыгы. |
Дәреслек - 90-101 б. (укырга), хрестоматиядән 109-123 биттәге әсәрләр белән танышырга. |
23 |
Класстан тыш уку. Ф.Кәрим шигырьләре. |
1 |
|
|
Ф.Кәримнең шигырьләре. Аудиоязмалар. |
Сөйләм үстерү дәресе. Сәнгатьле уку. Анализ. |
Лирик әсәрләргә анализ ясый белү. КТ – бер шигыренә анализ. |
|
24 |
Татар әдәбияты яңа сыйфат үзгәрешләренә күчеш чорында. 50-60 еллар әдәбиятына күзәтү. |
1 |
|
|
“Татар әдәбияты тарихы”, II том, Заһидуллина Д.Ф. Татар әдәбияты: Теория.Тарих. (188 б.) |
Темага кыскача күзәтү ясау дәресе. Төркемнәрдә эш. |
Илдә булган хәлләр һәм сәяси-иҗтимагый үзгәрешләр һәм аларның әдәбиятта чагылу дәрәҗәсе турында белү, аңлата алу. КТ – мөстәкыйль эш. |
Дәреслек - 107-113 б. (укырга). Индивидуаль биремнәр буенча чыгышлар әзерләргә. |
25 |
50-60 нчы еллар әдәбияты. Тыныч тормышны сурәтләү юлында. |
1 |
|
|
Заһидуллина Д.Ф. Татар әдәбияты: Теория.Тарих. |
Темага кыскача күзәтү ясау дәресе. Тезислар язу. |
50-60 нчы еллар әдәбиятының төп иҗат көчләрен, аларның әсәрләрендә жанр төрлелеген, сәнгатьлелек ягыннан һәм тематикада яңалыкларны мисаллар ярдәмендә күрсәтә белү. КТ – тест. |
Дәреслек - 113-121 б. (укырга). Индивидуаль биремнәр буенча чыгышлар әзерләргә. |
26-27 |
Проза үсеше. Г.Бәширов “Намус” романы. |
2 |
|
|
Г.Бәширов портреты, фотогалерея, “Намус” романы. Җәләлиева М. Гомәр Бәширов. – Казан, 1959. Сугыш прозасы (төзүчесе: Ф.Ганиева). – Казан: ТаРИХ. – 2002. Хатипов ф. Эпик жанрлар. – Казан, 1973. |
Әдәби әсәргә анализ дәресе. |
Әсәрнең хезмәт кешесендәге рухи байлыкны ачуда, тел-сурәтләү чаралары өлкәсендә уңышларын күрсәтә белү. Әсәрнең тормыш дөреслегенә тугрылык ягыннан кайбер җитешсезлекләрен тану. ӘТ - Роман төрләре. Төшенчәне кабатлау. |
Дәреслек - 122-128 б. (укырга). Хрестоматиядән 124-143 б. Укырга. |
28 |
Х.Туфанның тормышы һәм башлангыч чор иҗаты. |
1 |
|
|
Портрет; китап күргәзмәсе; фотогалерея, истәлекләр, Заһидуллина Д.Ф. Татар әдәбияты: Теория.Тарих. (191 б.); Булатова К. Тәнәкә хатлары. Шигырьләр.// Казан утлары. – 2000. – № 9. – 94-131 б.; Вәлиулла И. Мәңгелек бәхет эзеннән // Казан утлары. – 2000. – № 11. – 124-131 б.; Зур талант, якты шәхес иде...// Казан утлары. – 2000. – № 12. – 126-181 б.; Кудашев Г. Хәсән Туфан – студент // Казан утлары. – 1987. – № 2. – 179-182 б.; Садыков Р.Х. Хәсән Туфан шигъриятендә сәнгатьчә тасвир. – Казан, 2006. – 144 б.; Шабаев М. Аның кулы җылы иде // Казан утлары. – 2000. – № 7. – 157-171 б. |
Язучының биографиясен һәм иҗатын өйрәнү дәресе. Шагыйрьнең 1925 нче елгы фотосурәте буенча эш, шигырьләрен яттан сөйләү, дәреслек белән эшләү (тормыш юлы: сораулар ярдәмендә эзлекле сөйләү), лекция, карточкадагы биремнәр буенча төркемнәрдә эш. |
Әдипнең тормыш юлын, шәхес буларак үзенчәлекле сыйфатларын белү. «Урал эскизлары», «Бибиев-ләр» поэмаларындагы төп фикер, сәнгатьчә эшләнешләрендә үзенчәлекләрне белү. КТ – хронологик таблица. |
Биремнәрне сайлап алып эшләргә: 1) Дәреслек:129-139 б. (укырга, сөйләргә), хрестоматиядән - бер шигырен ятларга. 2) Х.Туфанның юл киеменнән 1929 нчы елда иптәшләре белән төшкән фотосы буенча эш: “Кайларга һәм кайлардан килеп чыккан монда шагыйрь?” - дәреслектән шул сорауга җавап табарга. 3)Х.Туфанның 30 нчы елларда иҗат иткән шигырьләрен укырга, ике елга сузылган бу сәяхәтләрнең шагыйрь иҗатына нинди йогынты ясавын ачыкларга. |
29-30 |
Х.Туфанның тоткынлык чоры иҗаты. |
2 |
|
|
Китаплары, “Казан утлары” журналы, Заһидуллина Д.Ф. Татар әдәбияты: Теория.Тарих. (192 б.) «Иртәләр җитте исә», «Чәчәк сибелә җирдә», «Агыла да болыт агыла», «Сиңа», «Гөлләр инде яфрак яралар», «Сөйли торган материя», «Сүз кушасы килә талларга» шигырьләре. |
Әңгәмә. Тезислар язу. Проект эше яклау. |
X. Туфанның тоткынлык чорындагы иҗат үзенчәлекләрен белү. Шигырьләрендә моң-зар, хәсрәт-сагыну, фаҗига хис-тойгыларының яңа төсмерләр алуын, күңел төшенкелегенә түгел, яктылыкка, киләчәккә хезмәт итүен, шигъриятенең фәлсәфи тирәнлеген аңлау. |
Дәреслек - 139-143 б. (укырга һәм сөйләргә), хрестоматиядән шигырьләрен укырга. Индивидуаль биремнәр буенча чыгышлар әзерләргә. |
31 |
Х.Туфанның 60-70 нче еллар иҗаты. |
1 |
|
|
Заһидуллина Д.Ф. Татар әдәбияты: Теория.Тарих. (192 б.) «Гомер эзләре буйлап», «Кармәт истәлекләре». |
Әңгәмә, эзләнү-тикшеренү, карточкалар белән эш, сүзлек өстендә эш, китап тәкъдим итү (презентация) |
60—70 нче елларда X. Туфан иҗатының төп сыйфатларын белү. Лирик геройның рухи баюын күрә белү. Туфан поэзиясенең әдәбиятыбыз өчен әһәмиятен аңлау. ӘТ – Шигырь строфасы һәм строфика. Авторның татар шигыре строфикасына керткән яңалыгын белү. |
Дәреслек, 143-150 б. (укырга, сөйләргә), бер шигырен ятларга. Индивидуаль биремнәр буенча чыгышлар әзерләргә. |
Фольклор турында төшенчә. Аның жанрлары. Әкиятләр. Алардагы фантастик, тылсымлы сюжетлар
13 09 2014
9 стр.
Фонетиканың телдәге авазларны, лексикологиянең телнең сүзлек байлыгын, сүз ясалышының сүзләрнең ясалу ысулларын һәм ясалышлары ягыннан төрләрен, морфологиянең сүз төркемнәрен,
10 10 2014
3 стр.
Сәнгатьле һәм аңлап уку (Г. Юнысова шигыре, җәй турында текст), сүзләрне дөрес әйтү
09 10 2014
1 стр.
Календарь-тематик планнарның эчтәлеген мәктәптә үзләштерергә тиешле гомумкүнекмәләр, татар теле hәм әдәбияты курсы буенча махсус белем hәм күнекмәләр тәшкил итә
15 10 2014
3 стр.
Татарстан Республикасы дәүләт белем бирү учреждениеләренең һәм муниципаль белем бирү учреждениеләренең 35 яшькә кадәрге укытучыларына бер тапкыр бирелә торган компенсация түләүләре
15 10 2014
1 стр.
Тр мәгариф һәм фән министрлыгының 1743/10 номерлы боерыгы белән расланган башлангыч гомуми һәм белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы Таттарастан Республикасының белем бирү учре
02 09 2014
3 стр.
Йләнә- тирә дөнья һәм тормыш иминлеге нигезләреннән гомуми башлангыч белем бирүнең дәүләт стандарты. Тр мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан, 2004
12 10 2014
1 стр.
Тр мәгариф һәм фән министрлыгының 1743/10 номерлы боерыгы белән расланган башлангыч гомуми һәм белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы Татарастан Республикасының белем бирү учрең
02 09 2014
1 стр.