Перейти на главную страницу
Атнага 2сәгать исәбеннән (34 атна, 68 сәгать)
9 нчы сыйныф өчен дәреслек.
№ |
Тема |
Материал, җиһазлау |
Вакыты |
Үтәлеш |
Методик алымнар |
Өй эше |
I чирек – 9 атна (18 сәгать) | ||||||
1 |
Кереш. Тарихи-әдәби процесс һәм аның үзенчәлекләре. Матур әдәбиятның кеше тормышында тоткан урыны. |
|
|
|
Күчермә (репродуктив) ысул: лекция, әңгәмә, аңлатмалар бирү, сорау кую, нәтиҗә чыгару, лекция материалын тезислар рәвешендә язу. |
“Әдәбият белеме сүзлеге”, “Татар әдәбияты тарихы” җыентыкларын һәр дәрестә кулланма итеп алырга. Дәреслек: 10-11 нче битләр. |
2 |
Татар-төрки әдәбиятының чыганаклары. Рун язулы истәлекләр. |
|
|
|
Күчермә ысул: укытучы сүзе, әңгәмә, аңлатмалар бирү, чагыштыру, өзекләр уку, материалны төп фикерләр рәвешендә язу. |
“Идел таңнары “ газетасындагы мәкаләләр белән даими рәвештә танышып барырга, “Кама Тамагы төбәге фольклоры” тупланмасына материаллар җыюны дәвам итәргә. Хрест.- 5-7 бит. Дәр.- 19 бит, 1-5 нче сораулар.
|
3 |
Уйгур язулы истәлекләр. Гарәп язулы истәлекләр: М.Кашгарый “Диване лөгатет-төрк”, Й.Баласагунлы “Котадгу белек”. Әдәбият теориясе. Матур әдәбиятның иҗтимагый вазифасы. |
|
|
|
Күчермә ысул: укытучы сүзе, сәнгатьле уку, әңгәмә, аңлатмалар бирү, чагыштыру. Мәкальләрне хәзерге телдәге төрдәшләре белән чагыштыру. “Балаларга үгет-нәсыйхәт” китабын тәкъдим итү.
|
Әби-бабаларыбыздан ишеткән акыллы фикерләрне күңел дәфтәренә теркәп барырга, тупланмага җыюны дәвам итәргә. Дәр.- 22-30 бит., 25 бит- 3 нче сорау, 31 бит – 4 нче сорау. |
4 |
Әхмәд Йүгнәки, Әхмәд Ясәви һәм Сөләйман Бакыргани иҗатлары турында кыскача мәгълүмат бирү. |
|
|
|
Күчермә һәм иҗади уку ысуллары: укытучы сүзе, әңгәмә, аңлатмалар белән уку, сөйләү, чагыштыру. |
Төбәгебездз һәм авылыбызда башкарылган игелекле эшләр турында чыгышлар әзерләргә. Хрест.- 19-24 бит. Дәр.- 31-38 бит. |
5 |
Коъән. Ислам дине һәм төрки-татар мәдәнияте. Әдәбият теориясе. Шәрекъ классикасы. |
|
|
|
Күчермә ысул: лекция, әңгәмә, аңлатмалар бирү, сорау кую, нәтиҗәләр чыгару, китап күргәзмәсе алымы, дәреслектәге язмаларның конспектын төзү, сайлап сөйләү. Татар фольклорындагы Коръән белән бәйле элементларга мисаллар таптыру. |
“Йосыф” сүрәсен укырга. |
6 |
Болгар чоры әдәбияты. Кереш. |
|
|
|
Күчермә ысул: лекция, әңгәмә, аңлатмалар бирү, сорау кую, нәтиҗәләр чыгару, китап күргәзмәсе алымы, конспектлау. |
Татар фольклорындагы болгар чорына мөнәсәбәтле ядкярләр, газета-журналлардагы мәкаләләр белән даими рәвештә танышып барырга. |
7 |
Класстан тыш уку. М.Хәбибуллин “Кубрат хан” романы. |
|
|
|
Газета-журналларның яңа саннары белән танышырга, китапханәдәге яңа китапларга күзәтү ясау. “Иң яраткан китабым” күргәзмәсен оештыру. Эзләнү (эвристик) ысулы: эзләнүчән әңгәмә, әсәр турында фикер алышу, сорауларга җавап табу. |
Кол Гали турында мәгълүмат тупларга. Дәр.- 52-55 бит. |
8 |
Шәхес һәм шагыйрь буларак Кол Гали турында белешмә. “Кыйссаи Йосыф” поэмасының язылу һәм яшәү тарихы. Әдәбият теориясе. Традиция һәм новаторлык. |
|
|
|
Күчермә ысул: укытучы сүзе, әңгәмә, сорау, нәтиҗәләр чыгару, аңлатмалар бирү. Коръәндәге “Йосыф” сүрәсен “Кыйссаи Йосыф” әсәрендә сурәтләнгән вакыйгалар белән чагыштыру. |
Хрест.- 27-53 бит. |
9 |
“Кыйссаи Йосыф”ның сюжеты (уку һәм анализлау). |
|
|
|
Эзләнү (эвристик) ысулы: эзләнүчән әңгәмә, текст өстендә эшләү, биремнәр үтәү, сүзлек эше. |
Йосыф, Ягъкуб, Зөләйха образларына бәяләмә бирергә әзерләнергә. |
10 |
“Кыйссаи Йосыф”ның төп образлары, идея - проблематикасы. |
1. Җәләлиева М. Борынгы татар әдәбиятында Кеше образы., К., 1968. 2. Иллюстрацияләр. |
|
|
Эзләнү ысулы: эзләнүчән әңгәмә, сөйләү, образларга бәләмә, сүзлек эше, проблемалы анализ, биремнәр эшләү. |
“Хәтимә” өлешен ятларга. |
11 |
“Кыйссаи Йосыф”ның сәнгатьчә эшләнеше, әһәмичте. Поэманы гомумиләштереп анализлау. Әдәбият теориясе. Урта гасырлар әдәбиятында дастан жанры. |
1. Б.Урманченың “Сагыш” скульптурасы репродуциясе. 2. М.Шәмсетдинова “Бөек Болгар дастаны” исемле музыкаль әсәре яки “Багышлау” аудиокассетасы. |
|
|
Эвристик ысул, тикшеренү ысуллары: текст буенча мөстәкыйль эшләү, әңгәмә, биремнәр үтәү, проблемалы анализ, гомумиләштерү. |
Сочинение язарга әзерләнергә. |
12 |
Бәйләнешле сөйләм үстерү. Сочинение жанрлары турында тулы белешмә бирү. Сочинение язу. |
1. Сочинение язарга өйрәтү китаплары. |
|
|
Күчермә ысул, тикшеренү ысулы: аңлату, сөйләү, әңгәмә, сорау кую, нәтиҗәләр чыгару, иҗади эш алымы, план төзү, аңлатмалар бирү. Сочинениене яза башлау. |
Сочинениене язып бетерергә. Аерым укучыларга Алтын Урда чоры турында докладлар әзерләргә . |
13 |
Алтын Урда чоры әдәбиятына күзәтү. Суфичылык. |
|
|
|
Күчермә ысул: укытучы сүзе, сүзлек эше, укучыларның докладларын тыңлау, әңгәмә, аңлатмалар бирү (дидактик әдәбият, әдәби багланышлар, әдәби тәрҗемә, газәл, касыйдә, гаруз жанрлары, суфичылык атамасы), дәреслектәге язманың конспектын төзү. |
89 бит-сорауларга җаваплар әзеләргә. |
14 |
ХIV йөз әдипләре. Рабгузый, Харәзми, М.Болгари, Әхмәд Үргәнчи әсәрләренә күзәтү, өлешчә анализлау. |
|
|
|
Эзләнү ысулы: эзләнүчән әңгәмә, әсәрнең өлешләрен тикшерү, фикерне исбатлау, нәтиҗәләр чыгару, сорау-биремнәргә җавап эзләү, уку. “Балаларга үгет-нәсыйхәт” китабындагы әдәплелек турындагы язмалар белән үреп бару. |
Мөстәкыйль рәвештә “Кисекбаш” әсәрен укырга. Таблицаны тутырып бетерергә. |
15 |
Хисам Кятибнең “Җөмҗөмә солтан” әсәрен анализлау. |
|
|
|
Эзләнү ысулы: эзләнүчән әңгәмә, сөйләү, әсәргә проблемалы анализ ясау, стиль үзнечәлекләре. |
“Хөсрәү вә Ширин” әсәрен укырга. |
16 |
Класстан тыш уку. Котб “Хөсрәү вә Ширин” . |
2. Х.Миңнегулов “Котб иҗаты”. 3. Әмирхан Р. “Мәхәббәт фәлсәфәсе чыганагы”. “ Мирас” ж., 1993, №5. 4. “Мәгариф” ж., 1998, №9, 31-32 б.
|
|
|
Эзләнү ысулы: эзлзнүчән әңгәмә, сөйләү, әсәргә проблемалы анализ ясау, стиль үзенчәлекләре. |
С.Сараиның тәрҗемәи хәле. “Сөһәйл вә Гөлдерсен” дастанын укырга. |
17 |
С.Сараиның тәрҗемәи хәле. “Гөлстан бит-төрки” әсәрен, “Сөһәйл вә Гөлдерсен” дастанын уку һәм анализлау. |
1. Х.Миңнегулов “Сәйф Сараи: тормышы һәм иҗаты”, К., 1976. 2. Әмир Нәҗип “ХIV йөз шагыйре Сәйф Сараи һәм аның заманы”. 3. “Мирас”ж., 1997, №1-10., иллюстрацияләр.
|
|
|
Эзләнү ысулы: эзләнүчән әңгәмә, уку, сүзлек эше, сөйләү, әсәрнең өлешен тикшерү, стиль үзенчәлекләрен күзәтү, аңлатмалар бирү (нәзыйрәчелек), чагыштыру. |
“Идегәй”нең эчтәлеген, ятлаган өзеген искә төшерергә. |
18 |
Казан ханлыгы әдәбиятына кереш. “Идегәй” дастаны. |
1. В.Хаков “Казан ханлыгы чоры язма мәдәнияте”, “Мирас” ж., 1993, №10-12. 2. Рәсемнәр, иллюстрацияләр. 3. “Идегәй” дастаны. 4. Китап күргәзмәсе. 5. Географик һәм тарихи карталар. 6. Таблица. 7. “Мирас” ж., 1996, №9.
|
|
|
Эвристик ысул: укытучы сүзе, сүзлек эше, эзләнүчән әңгәмә, биремнәр үтәү, проблемалы анализ, чагыштыру, китап күргәзмәсе алымы. |
Казан ханлыгы чоры вакыйгалары тасвирланган әсәрләргә күзәтү ясарга. |
II чирек – 7 атна (14 сәгать) | ||||||
19 |
Класстан тыш уку. Сәйяди “Дастаны Бабахан”. |
1. Низаметдинова Л. “Китап дөньясына сәяхәт”. 2. Эзләнүләр, уйланулар, табышлар. К., 1989, 57-72 бит. 3. “Таһир – Зөһрә” газетасы, 1999-2000 нче елгы саннар.
|
|
|
Эзләнү ысулы: эзләнүчән әңгәмә, сөйләү, әсәргә проблемалы анализ ясау, стиль үзенчәлекләре. |
Дәфтәрләргә әсәр турында конспект язарга. |
20 |
XV-XVI йөзләрдә иҗат иткән әдипләр. Өмми Кәмал, Мөхәммәт Әмин, Кол Шәриф, Шәрифи иҗатлары турында кыскача мәгълүмат. |
|
|
|
Күчермә һәм иҗади уку ысуллары: әңгәмә, укытучы сүзе, сүзлек эше, аңлатмалар бирү, нәтиҗәләр чыгару. |
Таблицаны тутырып бетерергә. Лирик герой төшенчәсен, тел-сурәтләү чараларын искә төшерергә. |
21 |
Мөхәммәдьярның тәрҗемәи хәле. “Төхфәи мәрдан”, “Нуры содур” поэмалары. Әдәбият теориясе. Лирик герой турында төшенчәне киңәйтү. Поэмаларда кеше тормышы һәм табигать күренешләренең чагылышы. Тел-сурәтләү чаралары. |
|
|
|
Эзләнү һәм иҗади уку ысулы: эзләнүчән әңгәмә, укытучы сүзе, сора-биремнәргә җавап эзләү, стиль үзенчәлекләрен күзәтү, чагыштыру. |
|
22 |
Бәйләнешле сөйләм үстерү. “Мөхәммәдьяр – гуманист шагыйрь” дигән темага әңгәмә. Татар поэзиясен үстерүгә Мөхәммәдьяр керткән өлеш. Казан ханлыгы чоры әдәбиятына йомгак. |
|
|
|
|
Ф.Латыйфиның “Хыянәт”романын укырга. |
23 |
Класстан тыш уку. Ф.Латыйфи “Хыянәт” романы. |
|
|
|
“Ф.Латыйфи иҗатында Казан ханлыгы чорының чагылышы”, “Ф.Латыйфи әсәрләрендә тарихи шәхесләр” дигән темаларга әңгәмә. Сүзлек эше, иҗади уку ысуллары. |
|
24 |
XVII йөз әдәбиятына күзәтү. “Дәфтәре Чыңгызнамә”, “Гайса углы Амәт”, “Җәмигъ-әт-тәварих” әсәре турында мәгълүмат. |
“Халык авыз иҗаты” җыентыклары. |
|
|
Күчермә ысул: укытучы сүзе, сүзлек эше, әңгәмә, аңлатмалар бирү, конспект язу. |
Таблица эшләргә. |
25 |
Мәүла Колыйның тәрҗемәи хәле. “Хикмәтләр”ен уку һәм анализлау. |
Татар поэзиясе антологиясе, К., 1992. |
|
|
Эзләнү ысулы: эзләнүчән әңгәмә, әсәрне тикшерү, сүзлек эше, уку, сөйләү, әсәрнең телен, корылышын күзәтү, нәтиҗәләр чыгару, сорау-биремнәргә җавап әзерләү. |
|
26 |
Габди иҗаты турында кыскача мәгълүмат. Шигырьләрен уку һәм анализлау. |
|
|
|
Күчермә һәм эзләнү ысуллары: укытучы сүзе, сүзлек эше, эзләнүчән әңгәмә, сәнгатьле уку, сөйләү. |
Дәр.- 161 бит, 5 нче сорауга җавап язарга. |
27 |
XVIII йөз әдәбияты. Тарихи-мәдәни күзәтү. XVIII гасыр татар әдәбиятында жанрлар. |
|
|
|
Аңлату-күрсәтү ысулы: лекция, әңгәмә, аңлатмалар бирү, план, конспект төзү. |
Таблица тутырырга. |
28 |
XVIII йөздә иҗат иткән әдипләр. Габдессәлам, Г.Мөслим углы, Әхмәдбик, Т.Ялчыгол һ.б. язучыларның иҗатларына күзәтү. |
|
|
|
Эзләнү ысулы: укытучы сүзе, сүзлек эше, эзләнүчән әңгәмә, биремнәр үтәү, әдәби әсәрне өлешчә тикшерү. |
Дәр.- 174-179 битләр буенча таблица тутырырга. |
29 |
Г.Утыз Имәни. Тәрҗемәи хәле. Иҗатына гомуми күзәтү. Фәнни хезмәтләре. |
1. Язучының портреты. 2. Плакат: “Чын бәхетне бирә тик гыйлем генә...” (Г.Утыз Имәни) 3. Тормышы, иҗат юлына багышланган синхрон таблица. 4. Габдерәхим Утыз Имәни “Шигырьләр, поэмалар” (Төзүчесе - Ә.Шәрипов). К., 1986. |
|
|
Эзләнү ысулы: укытучы сүзе, сүзлек эше, эзләнүчән әңгәмә, биремнәр үтәү, аңлатмалар бирү. |
180-187 нче битләрдәге материал буенча сөйләү өчен план төзергә. |
30 |
Г.Утыз Имәнинең әсәрләрен уку, анализлау. Әдәбият теориясе. Мәдхия, мәрсия. |
|
|
|
Эзләнү ысулы: эзләнүчән әңгәмә, сөйләү, әсәрнең өлешләрен анализлау, стиль үзенчәлекләрен тикшерү. |
Текстка әзерләнергә. |
31 |
Борынгы һәм Урта гасыр әдәбиятына йомгак. Әдәбият теориясе. Тарихи-әдәби процесста әдәби бәйләнешләрнең роле. Әдәби иҗатта күчемлелек. |
“Мәгариф” ж., 1998, №6. |
|
|
Эзләнү һәм тикшеренү ысуллары: укытучы сүзе, укучыларның чыгышлары, проблемалы ситуацияләрне анализлау, укучыларның чыгыш ясаучыларга сораулары, сорауларга җавап табу, фикер алышу, нәтиҗәләр чыгару. Үз белемеңне тикшерү. |
Сочинениегә әзерләнергә. |
32 |
Бәйләнешле сөйләм үстерү. Урта гасыр әдәбияты буенча сочинение. |
1.Әдәби материал. 2. Өстәмә материал. |
|
|
Тикшеренү ысулы: иҗади эш алымы, план төзү, аңлатмалар бирү. |
|
III чирек – 10 атна (20 сәгать) | ||||||
33 |
XIX йөзнең беренче яртысында әдәбиятка күзәтү. Җәмгыять тормышына, мәгърифәт үсешенә тәэсир иткән факторлар. |
|
|
|
Күчермә ысул: лекция, әңгәмә, аңлатмалар бирү, сорау кую, нәтиҗәләр чыгару, китап күргәзмәсе алымы, конспект язу. |
Конспектны төгәлләргә. |
34 |
Әбелмәних Каргалый иҗаты. |
|
|
|
Иҗади уку ысулы: укытучы сүзе, аңлатмалар белән уку, проблемалы сорауларга җавап бирү, әңгәмә. |
|
35 |
Һ.Салихов, Ш.Зәки-Суфи иҗатларына күзәтү. |
|
|
|
Иҗади уку ысулы: укытучы сүзе, аңлатмалы уку, проблемалы сорауларга җавап бирү, әңгәмә. |
|
36 |
Г.Кандалый – татар әдәбиятында дөньяви поэзияне башлап җибәрүче. “Мулла белән абыстай” шигырен уку һәм анализлау. |
1. Г.Кандалый “Шигырьләр һәм поэмалар”. К., 1988. 2. Госманов М. Габделҗәббар Кандалый: яңага таба борылыш. “Мирас” ж., 1997 (“Сәхибҗәмал” поэмасына иллюстрация белән). 3. Портреты. “Мирас” ж., 1997, №7.
|
|
|
Күчермә ысул: тасвири лекция, әңгәмә, сорау кую, нәтиҗәләр чыгару. |
“Мулла белән абыстай” шигырен ятларга. |
37 |
Г.Кандалый иҗатында дөньяви мәхәббәт. Кандалый реализмы. Хатын-кызларга багышланган поэмалары, шигъри хатлары. |
“Сәхибҗәмал”, “Фәрхи”, “Шәфгый” поэмалары. |
|
|
Тикшеренү ысулы: мөстәкыйль эшләр. Эзләнү ысулы: эзләнүчән әңгәмә, шигырьләрне автор артыннан бару юлы белән анализлау, сәнгатьле уку, эчтәлеген сөйләү, нәтиҗәләр чыгару, сорау-биремнәргә җавап эәләү. |
Хрест. - 217-225 б. (сәнгатьле укырга өйрәнергә). |
38 |
Г.Кандалыйның татар шигүриятенә, шигырь техникасын баетуга керткән зур өлеше. Әдәбият теориясе. Шигырь үлчәмнәре. |
Татар мәгърифәтчелек әдәбияты. К., 1979. |
|
|
Тикшеренү ысулы: мөстәкыйль эшләр (тестлар, карточкалар белән эш), укучылар чыгышы. |
Дәр.-317 б. (конспектларга), индивидуаль биремнәр буенча чыгышлар әзерләргә. |
39 |
Бәйләнешле сөйләм үстерү. Дискуссия. |
|
|
|
Эзләнү ысулы: бәхәс, әңгәмә, укучылар чыгышы. |
Дәр.- 317 б. (конспект), индивидуаль биремнәр буенча докладлар әзерләргә. |
40 |
XIX йөзнең икенче яртысындагы татар әдәбиятына гомуми бәяләмә-күзәтү. Ш.Мәрҗани, Х.Фәезхановларның эшчәнлеге һәм иҗаты турында кыскача мәгълүмат бирү. |
|
|
|
Күчермә ысул: проблемалы лекция, әңгәмә, план төзү, конспект язу. |
Дәр.-240-241, 243-246 б. (сөйләргә). |
41 |
К.Насыйриның тормыш юлы. Гыйльми-мәгърифәтчелек эшчәнлеге. |
1. Язучының портреты. 2. Ибраһимова Ф. К.Насыйри турында истәлекләр. Китапта-Әдәби мирас., К., 1996, 57-58 б. |
|
|
Күчермә ысул: лекция, әңгәмә, аңлатмалар бирү, сорау кую, нәтиҗәләр чыгару, китап күргәзмәсе алымы, конспект язу, К.Насыйриның Казандагы музеена виртуаль экскурсия: https://www.tatar.museum.ru/M2763 |
245-252 б. (сөйләргә) |
42 |
К.Насыйриның матур әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре. |
1. Рәсем-иллюстрацияләр. 2. Карурманны чыккан чакта. К., 2001. |
|
|
Эзләнү ысулы: эзләнүчән әңгәмә, суйләү, проблемалы анализ, биремнәр үтәү. |
252-259 б. (сөйләргә) |
43 |
К.Насыйриның фольклор өлкәсендәге эшчәнлеге. Әдәбият теориясе. Әдәбиятның халыкчанлыгы. |
Карурманны чыккан чакта. К., 2001. |
|
|
Эзләнү ысулы: эзләнүчән әңгәмә, сәнгатьле уку, сөйләү, аңлатмалар бирү. |
|
44 |
Класстан тыш уку. “Кырык бакча” китабы, “Кырык вәзир” кыссасы. |
Карурманны чыккан чакта. К., 2001. |
|
|
Эзләнү ысулы: эзләнүчән әңгәмә, укучыларның чыгышлары, чагыштыру, тел-стиль үзенчәлекләрен күзәтү. |
Сочинение өчен материал тупларга. Планын төзергә. |
45 |
Бәйләнешле сөйләм үстерү. Сочинение язу. “К.Насыйри үз халкының һәм үз чорының улы булган” (К.Дмитриев). |
|
|
|
Тикшеренү ысулы: иҗади эш алымы, план төзү, аңлатмалар бирү. |
Язып бетерергә. |
46 |
Реалистик проза үсеше. Әдәбият теориясе. Мәгърифәтчелек реализмы. |
|
|
|
Күчермә ысул: проблемалы лекция, әңгәмә, нәтиҗәләр чыгару, дәреслектәге мәкаләнең планын төзү, конспект язу. |
Мәгърифәтчелек реализмы турында сөйләргә өйрәнергә. |
47 |
М.Акъегетнең тормышы, иҗаты. “Хисаметдин менла” романын уку һәм анализлау. |
1. Язучының портреты. 2. Карурманны чыккан чакта. К., 2001. 3. Татар мәгърифәтчелек әдәбияты. К., 1979.
|
|
|
Иҗади уку ысулы һәм күчермә ысул: әсәрне автор артыннан бару юлы белән анализлау, укытучы сүзе, сүзлек эше, сюжетны кыскача сөйләү, аерым өлешләргә анализ бирү, аңлатмалар белән уку, әңгәмә. |
Әсәрне укып бетерергә. |
48 |
М.Акъегетнең “Хисаметдин менла” романын уку һәм анализлауны дәвам итү. |
1. Язучының портреты. 2. Карурманны чыккан чакта. К., 2001. 3. Татар мәгърифәтчелек әдәбияты. К., 1979.
|
|
|
Иҗади уку эзләнүчән әңгәмә, әсәрне образлар бирелеше аша анализлау, анализ алымнарын кулланып, әсәрнең эчтәлеген сөйләү, геройларга бәя бирү, сорау-биремнәргә җавап эзләү, тел-стиль үзенчәлекләрен күзәтү. |
|
49 |
Риза Фәхретдиннең иҗади эшчәнлеге. “Әсма, яки Гамәл вә җәза” әсәрен уку һәм анализлау. |
3. Карурманны чыккан чакта. К., 2001. |
|
|
Иҗади уку һәм эзләнү ысуллар: укытучы сүзе, сүзлек эше, зсзрне автор артыннан бару юлы белән анализлау, эзләнүчән әңгәмә, сәнгатьле уку, сөйләү, аерым өлешләргә анализ бирү. |
Әсәрне укып бетерергә. |
50 |
Риза Фәхретдиннең “Әсма, яки Гамәл вә җәза” әсәрен уку һәм анализлауны дәвам итү. |
1.Әдипнең портреты. 2. Китап күргәзмәсе. 3. Карурманны чыккан чакта. К., 2001.
|
|
|
Иҗади уку һәм эзләнү ысуллар: укытучы сүзе, текст өстендә эшләү, әсәргә проблемалы анализ, проблемалы сорауларга җаваплар табу, биремнәр үтәү. |
|
51 |
Класстан тыш уку. Ш.Мөхәммәдев “Япон сугышы, яки Доброволец Батыргали агай”. |
Татар мәгърифәтчелек әдәбияты. К., 1979. |
|
|
Эзләнү ысулы: эзләнүчән әңгәмә, әсәрне тикшерү, үз мөнәсәбәтеңне белдереп сөйләү, фикерне исбатлау, нәтиҗәләр чыгару. |
|
52 |
З.Бигиевнең тормышы, иҗаты. “Мавәрәэннәһердә сәяхәт” әсәре. Әдәбият теориясе. Роман жанры. |
1.Әдипнең портреты. 2. Китап күргәзмәсе. 3. Карурманны чыккан чакта. К., 2001. 4. З.Бигиев. Зур гөнаһлар. К., 1991.
|
|
|
Күчермә ысул: лекция, укучыларның чыгышлары, сәнгатьле уку, сөйләү, әңгәмә, нәтиҗәләр чыгару, китап күргәзмәсе алымы. |
|
IV чирек – 8 атна (16 сәгать) | ||||||
53 |
З.Бигиевнең “Өлүф, яки Гүзәл кыз Хәдичә” романын уку һәм анализлау. Әдәбият теориясе. Сюжет, композиция. |
|
|
|
Күчермә һәм иҗади уку ысуллары: сәнгатьле уку, автор артыннан бару юлы белән анализлау (аңлатмалар белән уку, кыскача сюжетны сөйләү, әңгәмә, план төзү). |
|
54 |
З.Бигиевнең “Өлүф, яки Гүзәл кыз Хәдичә” романын уку һәм анализлауны дәвам итү. |
|
|
|
Эзләнү ысулы: эзләнүчән әңгәмә, әсәрне образлар бирелеше аша анализлау (график алым – таблица төзү), аерым өзекләрне уку, эзләнү төсендәге сорауларга җаваплар бирү, геройларга мөстәкыйль бәя бирү, нәтиҗәләр чыгару. |
Сочинение темалары буенча әңгәмә өчен сораулар төзергә. |
55 |
Класстан тыш уку. З.Бигиев “Гөнаһе кәбаир” романы. |
1.Әдипнең портреты. 2. Китап күргәзмәсе. 3. Карурманны чыккан чакта. К., 2001. 4. З.Бигиев. Зур гөнаһлар. К., 1991.
|
|
|
Эзләнү ысулы: эзләнүчән әңгәмә, әсәрне тикшерү, үз мөнәсәбәтеңне белдереп сөйләү, фикерне исбатлау, нәтиҗәләр чыгару. |
|
56 |
XIX йөзнең икенче яртысында татар поэзиясе. Гомуми күзәтү. |
Татар мәгърифәтчелек әдәбияты. К., 1979. |
|
|
Күчермә ысул: лекция, лекцияне язып бару, план-конспект эшләү, нәтиҗәләр чыгару. |
|
57 |
М.Акмулланың тормыш юлы, иҗатына күзәтү. “Дамелла Шиһабетдин хәзрәтнең мәрсиясе” һ.б. әсәрләрен уку һәм фикер алышу. |
1.Әдипнең портреты. 2. Карурманны чыккан чакта. К., 2001. 3. Атлас. 4. Акмулла “Шигырьләр”. К., 1981 5.Синыгул Ә. Бер мираска ике караш. “Мәгариф” ж., 1998, №10, 28-30 б.
|
|
|
Күчермә ысул: укытучы сүзе, әңгәмә, сәнгатьле уку, материалларны төп фикерләү рәвешендә язу, аңлатмалар белән уку, нәтиҗәләр чыгару. |
|
58 |
Акмулла – чичән шагыйрь. Татар шигъриятенә керткән зур өлеше. Иҗатының әһәмияте. Әдәбият теориясе. Шигырьдә ритм һәм рифма турындагы төшенчәләрне искә төшерү. |
Карурманны чыккан чакта. К., 2001. |
|
|
Эзләнү ысулы: эзләнүчән әңгәмә, укучыларның чыгышларын тыңлау, шагыйрь хикмәтләренең төп сыйфатларын билгеләү, фәнни чыганаклардан өзекләр уку, Акмулла әсәрләреннән мәкаль-әйтемнәрне, канатлаы сүзләрне билгеләү, мәгънәләрен аңлату, нәтиҗәләр чыгару. Күчермә ысул: аңлатмалар бирү. |
|
59 |
Гали Чокрый иҗатына күзәтү. Әсәрләрен уку һәм анализлау. |
Карурманны чыккан чакта. К., 2001. |
|
|
Иҗади уку һәм эзләнү ысуллары: укытучы сүзе, сәнгатьле уку, аңлатмалар бирү, нәтиҗәләр чыгару, тел-стиль үзенчәлекләрен күзәтү. |
|
60 |
Я.Емельянов иҗаты турында белешмә бирү. “Кайгы”, “Саран бай”, “Олысыманлык” шигырьләрен уку һәм анализлау. |
|
|
|
Иҗади уку һәм эзләнү ысуллары: укытучы сүзе, сәнгатьле уку, аңлатмалар бирү, нәтиҗәләр чыгару, тел-стиль үзенчәлекләрен күзәтү. |
|
61 |
Татар драматургиясенең беренче адымнары. Жанр формалашу. Беренче сәхнә әсәрләрендә күтәрелгән мәсьәләләр. Әдәбият теориясе. Драма һәм комедия жанрлары. |
Карурманны чыккан чакта. К., 2001. |
|
|
Күчермә ысул: лекция, укучыларның драма әсәрләрен бәя-анализлау турындагы чыгышлары, фикер алышу, аңлатмалар бирү. |
|
62 |
Г.Ильяси “Бичара кыз”, Ф.Халиди “Рәдде бичара кыз”. Пьесаларны уку, анализлау. |
1. Мөхәммәтшин З. Мәгърифәтче әдипләребездән берсе.”Мирас” ж., 1993, №4. 2. Ф.Халиди “Ел фасыллары”. “Мирас” ж., 1993, №4; 1996, №5-6. |
|
|
Күчермә һәм эзләнү ысуллары: сәнгатьле уку, автор артыннан бару юлы белән анализлау (кыскача сюжетны сөйләү, аерым өлешләргә анализ бирү), әңгәмә. |
Ел буена үткәннәрне кабатларга, тестка әзерләнергә |
63 |
IX сыйныфта өйрәнгәннәргә гомуми йомгак. |
Карточкалар, тест сораулары, таблица-схема. |
|
|
Тикшерү ысулы: укытучы сүзе, укучыларның чыгышлары, контроль соруларга җавап бирү, нәтиҗәләр чыгару. |
|
64-65 |
Бәйләнешле сөйләм үстерү. Контроль сочинение “Мәгърифәтчелек әдәбиятында тормыш һәм аны үзгәртү юллары”. |
Әдәби материал. |
|
|
Тикшеренү ысулы: иҗади эш алымы, план төзү, аңлатмалар бирү. |
|
66 |
Класстан тыш уку. Киләсе уку елында укылырга тиешле әсәрләргә күзәтү ясау. |
Китап күргәзмәсе. |
|
|
Күчермә ысул: китап күргәзмәсе алымы. |
|
67-70 |
Кабатлау һәм имтиханга әзерләнү. |
Тестлар. |
|
|
|
|
Фольклор турында төшенчә. Аның жанрлары. Әкиятләр. Алардагы фантастик, тылсымлы сюжетлар
13 09 2014
9 стр.
Фонетиканың телдәге авазларны, лексикологиянең телнең сүзлек байлыгын, сүз ясалышының сүзләрнең ясалу ысулларын һәм ясалышлары ягыннан төрләрен, морфологиянең сүз төркемнәрен,
10 10 2014
3 стр.
Сәнгатьле һәм аңлап уку (Г. Юнысова шигыре, җәй турында текст), сүзләрне дөрес әйтү
09 10 2014
1 стр.
Календарь-тематик планнарның эчтәлеген мәктәптә үзләштерергә тиешле гомумкүнекмәләр, татар теле hәм әдәбияты курсы буенча махсус белем hәм күнекмәләр тәшкил итә
15 10 2014
3 стр.
Татарстан Республикасы дәүләт белем бирү учреждениеләренең һәм муниципаль белем бирү учреждениеләренең 35 яшькә кадәрге укытучыларына бер тапкыр бирелә торган компенсация түләүләре
15 10 2014
1 стр.
Тр мәгариф һәм фән министрлыгының 1743/10 номерлы боерыгы белән расланган башлангыч гомуми һәм белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы Таттарастан Республикасының белем бирү учре
02 09 2014
3 стр.
Йләнә- тирә дөнья һәм тормыш иминлеге нигезләреннән гомуми башлангыч белем бирүнең дәүләт стандарты. Тр мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан, 2004
12 10 2014
1 стр.
Тр мәгариф һәм фән министрлыгының 1743/10 номерлы боерыгы белән расланган башлангыч гомуми һәм белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы Татарастан Республикасының белем бирү учрең
02 09 2014
1 стр.