Әдәби уку дәресләре программасы 2 сыйныф (68 сәг.)
Халык авыз иҗаты. Хайваннар турында әкиятләр. Тылсымлы әкиятләр. Автор әсәрләре. Хикәя җанры. Шигърият ( Г.Тукай, М.Җәлил, Һ.Такташ, Г.Афзал, Б.Рәхмәт, Х.Халиков, Зыя Мансур, Ш.Галиев, Р.Вәлиева, Ф.Яруллин,Җ. Дәрзаман, Р.Фәйзуллин, Р.Харис, Р.Мингалим, Р.Гаташ, М.Әгъләм, Р.Миңнуллин,Р.Корбан ,М.Фәйзуллина, Н.Әхмәдиев, М.Галиев, М.Шабаев, Н.Мадьяров, Э.Шәрифуллина, Л.Лерон, Н.Ахунов, Г.Гыйльман, Ф.Зыятдинов, Ф.Зыятдинова, Г.Морат, Р.Газизов, Г. Юнысова, В.Хәйруллина, Н.Каштанов, Л.Шәех) .Библиографик культура формалаштыру. Уку, сөйләү, тыңлау күнекмәләре формалаштыру.
Программада сәгатьләр бүленеше:
№
|
Бүлек темалары
|
Сәгать саны.
|
Үрнәк программа буенча
|
Эш программасы буенча
|
1
|
Белдекле Керпедә кунакта.
|
21 сәгать
|
21 сәгать
|
2
|
Белмәмештә кунакта.
|
4 сәгать
|
4 сәгать
|
3
|
Укымышлы Ябалак янында.
|
4 сәгать
|
4 сәгать
|
4
|
Аю өнендә
|
4 сәгать
|
4 сәгать
|
5
|
Күрү ноктасы
|
22 сәгать
|
22 сәгать
|
6
|
Балалар өчен газета һәм журналлар
|
3 сәгать
|
3 сәгать
|
7
|
Шагыйрь өчен табигать – серле һәм җанлы дөнья
|
4 сәгать
|
4 сәгать
|
8
|
Кызык һәм көлкеле хәлләр
|
6 сәгать
|
6 сәгать
|
|
Барлыгы
|
68 сәгать
|
68 сәгать
|
Уку күнекмəлəрен бəялəү.
-
Программада каралган талəплəрне тулысынча үтəсə (авазларны, сүзлəрне, җөмлəлəрне дөрес, сəнгатьле итеп, пауза һəм логик басымны саклап укыса); укытучы биргəн сорауларга җавап кайтара алса яки текст эчтəлеген аңлы рəвештə үзлəштерсə, «5»ле куела.
-
Уку тизлеге гомуми талəплəргə туры килсə; сəнгатьлелек сакланса, лəкин укыган вакытта 2-3 əйтелеш хатасы җибəрсə; пауза һəм интонациягə караган төгəлсезлеклəр булса; текстның эчтəлеген аңлап, укытучы сорауларына җавап бирə алса, «4»ле куела.
-
Уку тизлеге гомуми талəплəргə туры килмəсə; текстны сəнгатьле итеп укымаса; логик басымны дөрес куймаса; əйтелешкə караган 3-4 хата җибəрсə; текстны өзеп-өзеп укыса; укытучы биргəн сорауларга җавап кайтарганда, төгəлсезлеклəр китсə; 4-5 əйтелеш хатасы җибəрсə, «3»ле куела.
-
Уку тизлеге бик акрын булса; барлык сүзлəрне дə өзеп-өзеп укыса; текстны сəнгатьле, аңлаешлы итеп укымаса; əйтелеш нормаларын тупас бозса; орфоэпия һəм интонация хаталары эчтəлекне аңлауга җитди комачаулык тудырса; сүзлəрне əйткəндə, 6 дан артык тупас бозып əйтү булса, «2» ле куела.
Эш программасындагы үзгәрешләр һәм төзәтмәләр.
Дәрес темасы
|
Календарь буенча уздыру вакыты
|
Төзәтмәнең сәбәбе
|
Төзәтмә төре.
|
Фактик уздыру вакыты
|
Якты күл сагышы.Ф.Сафин”Якты күл сагышы”,М.Фәйзуллина “Агачлар да күлмәк алыштыра”.
|
1.05
|
Бәйрәм, ял көне.
|
Программа материалын берләштерү.
|
6.05.
|
<предыдущая страница | следующая страница>