Перейти на главную страницу
Билгеле булганча, укытуның максаты җəмгыять тарафыннан куелган социаль заказ белəн билгелəнə. Татарстан Республикасының белем бирү системасына куйган төп бурычы — иҗади фикерлəүче, инициативалы, иҗтимагый тормышта актив катнашучы, белемле, ике дəүлəт телендə һəм чит теллəрдə дə иркен сөйлəшеп аралашучы билингваль (полилингваль) шəхес тəрбиялəү.
Рус телле балаларга татар теле укыту максаты күпкырлы, һəм ул берничə аспекттан тора: танып белү, үстерү, тəрбия, белем бирү.
1. Танып белү максатының эчтəлеге
Татарстан Республикасында яшəүче һəр миллəт кешесенə, үз халкы тарихыннан тыш, шушы төбəктə төп халык булып саналган татар халкы мəдəниятен, гореф-гадəтлəрен, тарихи үткəнен, бүгенгесен, килəчəген белү зарур. Татар халкы белəн кулга-кул тотынып яшəргə əзерлəнүче һəр кеше бу халыкның бəйрəмнəрен, традициялəрен аңларга, хөрмəт итəргə, əдəбият-сəнгать вəкиллəренең иҗади казанышлары белəн үзе нең рухи үсешен баета алу мөмкинлегеннəн файдаланырга тиеш. Программа эчтəлеге телгə өйрəтү процессын бала өчен «башка дөньяга тəрəзə ачу» (И.Л.Бим) булырлык һəм шуның аркылы аның үз яшəешен дə тулырак аңлавына ярдəм итəрлек итеп сайланды.
Татар исемнəрен, Татарстанның табигатен, җирлеген, топонимикасын дөрес əйтə белергə өйрəтү, аларның семантикасы белəн кызыксындыру, балалар фольклоры, татар халык авыз иҗаты, əдəбият-сəнгать вəкиллəре белəн беренчел таныштыру башлангыч этапта танып белү максатының төп эчтəлеген тəшкил итə. Урта звенода Татарстанда яшәүче миллəтлəр, Татарстан символикасы, башкалабыз Казанның тарихы, бүгенге йөзе, Татарстанның территориясе, географик урыны, экономик бəйлəнешлəре, татар сəнгатенең төрле тармаклары буенча билгеле булган шəхеслəр, Бөек Җиңүгə Татарстанның өлеше турында укучыларның татарча сөйли алулары төп максат итеп куелды.
Югары сыйныф укучылары, нигездə, 1-9 нчы сыйныфта алган белемнəрен киңəйтəлəр, тулыландыралар. Аларның алда аталган темалар һəм Татарстанның югары уку йортлары, яңа экономик үсеш дəрəҗəсе, дөньякүлəм аренада бүгенге урыны, бөтендөнья спорт үсешенə керткəн өлеше, Татарстандагы яшьлəр хəрəкəтлəре турында иркен аралашуга чыгулары максат итеп куела.
2. Үстерү максатының эчтəлеге
Белем бирү максаты методика фəнендə бик озак еллар буе беренчел
Шəхеснең белемле булуы тəрбиялелек һəм аның фикерлəү сəлəте үсеше дəрəҗəсеннəн дə тора. Укыту процессында үстерү, тəрбия максатларын даими күзаллап эшлəү — укытуның практик ягы уңышлылыгының
алшарты (Л.С.Выготский). Бу хакыйкатьне балаларның белем алу эшчəнлегенең барлык этапларында да истə тоту зарур.
Балаларның психик үсешен түбəндəге юнəлешлəрдə үстерүгə аеруча игътибар талəп ителə:
барлык төрлəре буенча да эш оештырганда, бу максатлар беренче планга куела.
Укучыларның тиешле дəрəҗəдəге тəрбиялелегеннəн башка укыту процессын оештыру мөмкин түгел. Əлбəттə, укытучының шəхси сыйфатлары, укучы белəн махсус оештырылган мөгамəлəсе укыту-тəрбия процессында зур роль уйный. Лəкин тəрбия процессы беренче чиратта укытуның эчтəлеге һəм методлары белəн бəйле. Шуңа күрə программа эчтəлеген сайлаганда, материалның тəрбияви мөмкинлеклəрен исəпкə алу авторларның беренчел бурычы булды. Балаларның яшь үзенчəлеклəренə туры килгəн, аларны кызыксындырган мораль проблемаларны үз эченə алган эчтəлек, беренчедəн, укыту про цессында тəрбияви функция башкарса, икенчедəн, турыдан-туры коммуникатив мотивация туу белəн бəйле.
Уку эшчəнлеген мотивлаштыру юнəлешендə эшлəүче галимə А. К. Маркова фикеренчə, эчтəлегендə əхлакый проблемалар булган текстлар үзлəре үк коммуникатив мотивациягə ия, шунлыктан аралашу ситуацияләре булдыру əллə ни кыенлык тудырмый Башка миллəт вəкиллəренең күңелен яулардай, аларда гомумкешелек əхлакый сыйфатларны тəрбиялəрдəй татар əдəбияты өлгелəре белəн таныштыру да шушы ук максатка буйсындырылды һəм сөйлəшү-аралашуга алып чыгуга кулайрак булган əдəби əсəрлəрнең авторлары тəкъдим ителде. Программаның ачык характерда булырга тиешлеген исəпкə алып, əдəби əсəрлəр үзлəре күрсəтелмəде, ə авторларны санап чыгу белəн чиклəнелде.
Укучыларның кабул итү мөмкинлеклəрен исəпкə алып, аралашу-сөйлəшү проблемаларына туры килгəн əдəби əсəрлəрдəн төрле өзеклəр сайлауны дəреслек авторларына калдыру методика фəнендə программага эчтəлек сайлауда монополиялектəн котылуның бер юлы дип күрсəтелə.
Укучыларның татар теле буенча лексик, грамматик күнекмəлəре филологик белемнəр суммасы дəрəҗəсендə генə калмыйча, ə сөйлəм
эшчəнлегенең барлык төрлəрендə дə аралашуда кулланырлык дəрəҗəгə җитүе зарур. Ягъни укучылар нинди дə булса сүзне я грамматик категорияне тану, аеру, аңлау тəрҗемə итү дəрəҗəсендə генə түгел, аларны аралашу максатында мөстəкыйль кулланырлык дəрəҗəдə өйрəнергə тиешлəр. Шул вакытта гына татар телен дəүлəт теле буларак өйрəнү бурычы үтəлə.
Гомуми урта белем бирү мəктəбен тəмамлаганда, укучының сөйлəм эшчəнлеге төрлəре буенча түбәндəге белемнəргə ия булуы күздə тотыла.
Əңгəмəдəшеңнең татарча сөйлəмен тулысынча аңлау; теле-, радиотапшыруларны тыңлап, өлешчə аңлау.
Аралашу процессында төрле репликаларны кулланып, үз фикереңне əңгəмəдəшеңə аңлата белү;
конкрет проблема буенча əңгəмəдəшең белəн бəхəслəшə һəм үз фикереңне дəлилли белү;
программада тəкъдим ителгəн проблема буенча əңгəмəдəшлəрең белəн аралашуга чыгу.
Җанлы сөйлəмнең төп фикерен атый, аңа үз карашыңны əйтə, яңа мəгълүматны чагыштыра һəм бəяли белү;
гади һəм программада күрсəтелгəн кушма җөмлəлəрне кулланып, тормышта булган хəллəр, ишеткəн яңа мəгълүматлар, үзеңне борчыган проблемалар турында хəбəр итə белү;
программада тəкъдим ителгəн əхлакый проблемалар буенча үз фикереңне белдерə белү.
Программада тəкъдим ителгəн текстларны, татар теленең əйтелеш нормаларын саклап, сəнгатьле һəм аңлап уку;
укыган текстның эчтəлеген логик бөтеннəргə бүлə белү, план төзи белү.
Язу
Укылган əсəр герое турында үз фикереңне язу;
күргəн һəм ишеткəн турында хикəялəп язу;
рəсми кəгазьлəрне (гариза, автобиография, характеристика, резюме) яза белү;
əхлакый проблемага карата үз фикерлəреңне язу, иҗади биремнəр эшлəү.
Грамматик минимум
8.Сыйфат дəрəҗəлəре белəн таныштыру, аларны сөйлəмдə куллану.
11. Татар телендə аффиксларның кушылу тəртибе белəн таныштыру.
Урта гомуми белем бирү мəктəбендə (10 — 11 нче сыйныфлар) һəм сөйлəшү өчен тəкъдим ителгəн əсəрлəрнең авторлары:
11-12 нче сыйныф татар теле һәм әдәбияты (татар төркемнәре)
Яңа стандарттагы иң мөһим таләп мондый: мәктәпне тәмамлаганда, «укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш”. Бу – яңа стандартта эшлекле белем дип атала. Эшлекле белем – стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә. Белем алу гамәлләренең структурасын һәм принцибын стандарт үзе аңлата.
Рус мәктәбендә укучы татар балаларына ана теле буенча системалы фәнни яктан ныклы белем бирелә, тел һәм сөйләм күнекмәләре булдырыла, ягъни танып белү, гамәли юнәлештәге эш тормышка ашырыла. Бу исә үз телеңне камил белү, башка фәннәрне яхшырак үзләштерү өчен дә нигез булып тора.
Укучыларда лингвистик (тел), аралашу (коммуникатив), этнокультура өлкәсенә караган (культурологик) компетенцияләр булдыру рус мәктәбендә татар теленә өйрәтүнең максатын тәшкил итә.
Лингвистик компетенция (укучыларның ана теленнән мәгълүматлылыгы) фонемалар, морфемалар, сүз ясалышы, сүзтез-мәләр, җөмләләр, җөмлә кисәкләре, лексик һәм грамматик берәмлекләр, лингвистик анализны һ. б. үз эченә ала.
Аралашу компетенциясе ул — башкалар әйткәнне аңлау һәм үз фикереңне белдерү өчен тупланган белем, осталык, күнекмәләр җыелмасы; хәзерге татар әдәби теле нормаларына ия булу, сүз байлыгын, сөйләмнең грамматик ягын дөрес итеп үзләштерү; телдән һәм язма формада бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен булдыру һ. б.
Этнокультура өлкәсенә караган компетенция, ягъни телне милли-мәдәни яссылыкта үзләштерү ул — укучыларны сөйләмгә өйрәткәндә, рухи, эстетик тәрбия һәм белем бирү чарасы буларак, милли үзенчәлекләрне чагылдырган текстлар белән эшләү, тормыш-көнкүреш, гореф-гадәт үзенчәлекләрен, сынлы сәнгать әсәрләрен, халык авыз иҗаты үрнәкләрен белү, татар сөйләм этикетына ия булу.
Рус мәктәбендә ана теле буларак татар теле укытуның төп бурычларыннан түбәндәгеләрне санап китәргә була:
Укучыларның гомуми грамоталылыгын тикшерү һәм үстерү өчен төрле характердагы диктантлар, шулай ук сүзлек байлыгын арттыру, бәйләнешле сөйләм үстерү, логик фикерләү дәрәҗәсен камилләштерү максатыннан сочинение һәм изложениеләр яздырыла.
Программа тел белеме тармаклары арасында системалылык һәм эзлеклелек, фәннилек, аңлаешлылык һәм көч җитәрлек булу, дәвамчанлык һ. б. принципларны истә тотып төзелде.
11 нче сыйныфта алдагы сыйныфта үтелгән материаллар искә төшерелгәч, грамматика төшенчәсе, аның бүлекләре, өйрәнү объектлары һәм аларның үзара бәйләнеше турында гомуми мәгълүмат бирелә; татар теле грамматикасына нигез салган галимнәр, аларның төп хезмәтләре өйрәнелә; татар теленең сүз төзелеше һәм сүз ясалышы, морфология, синтаксис бүлекләрен өйрәнү мәсьәләсе (бу бүлекләрне өйрәнүнең кыскача тарихы, шушы өлкәләрдә аеруча нәтиҗәле эшләгән галимнәр, аларның төп хезмәтләре) турында мәгълүмат бирелә, әлеге бүлекләр буенча 5—9 нчы сыйныфларда үтелгәннәр искә төшерелә, тирәнәйтелә; сүзләргә төзелеше һәм ясалышы буенча һәм морфологик анализ, ә җөмләгә синтаксик анализлар ясала.
Рус мәктәбендә укучы татар балаларын бәйләнешле сөйләмгә өйрәтү дәвамлы һәм мөһим бурычлардан санала. Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре укучыларны дөрес, матур, үтемле һәм аңлаешлы итеп сөйләргә, язарга, язганны укып аңларга һәм аңлата белергә, теге яки бу мәсьәләгә карата үз фикереңне белдерергә, иҗади эшләр белән шөгыльләнергә өйрәтү максатларын куя.
Программада каралган темаларны үткәннән соң, шуларга туры китереп, төрле биремнәр һәм иҗади эшләр эшләтү укучыларның материалны тирәнрәк үзләштерүенә, теорияне практикада куллана алуларына ирешүгә ярдәм итә, шул ук вакытта логик фикер йөртә белү һәм сөйләм телен үстерүгә дә булыша.
11 нче сыйныф ахырына укучылар татар теленнән түбәндәге белем, осталык һәм күнекмәләргә ия булырга тиеш:
Өйрәнә торган синтаксик берәмлекләрне аңлау.
Революция тарафдарларының 1917 елның 7 ноябренә кадәр биргән вәгъдәләре: халыкка җир, ирек, тынычлык бирү, милли мәсьәләне гадел хәл итү. Ләкин боларның чынлыкта тормышка ашмавы. Яңа көч белән кабынган гражданнар сугышының авыр нәтиҗәләре. Әдәбиятта көрәш темасының үзәккә куелуы.
Гражданнар сугышы, ачлык темаларының даими яктыртылуы. Яңа газеталар, журналлар чыгу. Аларның әдәби әсәрләрдә үткәрелергә тиешле идеологик якка нык тәэсире. Төрле әдәби төркемнәр барлыкка килү. Бер-беренә каршы килүче әдәби агымнарның (пролетар юнәлеш, футуризм, имажинизм һ. б.) яшәвенә әле мөмкинлек булу. Әдәбиятта аеруча еш очрый торган темалар: кешенең революциядәге урыны; кеше бәхете: «Шобага», «Яр буенда учаклар» (К. Нәҗми), «Эшче» (М. Гафури), «Бәхет» (М.Җәлил) һ. б.; револю цион аскетлык: «Ил кызы», «Краском мәхәббәте» (Ш. Усманов). Иске көчләрне сатира утына тоту: «Сакла, шарт ламасын!» (К. Тинчурин), «Деникинның төше» (Г. Камал) һ. б.
Татарстан һәм СССР язучыларының беренче съездлары (1934). Социалистик реализм иҗат методы, аның үзенчәлекләре. Әдәби иҗатка административлык алымнары белән тәэсир итү, моның нәтиҗәләре. Вульгар социологизмның өстенлек итүе, сурәтләүдә схемалылыкның ныгып урнашуы: «Чын мәхәббәт» (Л. Гыйльми). Яңа кешедә иң әүвәл сыйн фый карашларның булу-булмавы төп күрсәткеч буларак кабул ителү: «Авыл матур уйлый» (Ш. Камал), «Агыйдел» (М. Әмир).
Җәмгыятьтә әхлак нигезләрен аңлауда кискен борылыш. Гореф-гадәтләрнең күпчелеген санга сукмау, динне кире кагу. Күмәк хезмәтне данлау: «Кояшлы яңгыр» (К. Нәҗми). Шәхес культының җәмгыятькә һәм әдәбиятка китергән гаять зур зарары.
Һ. Такташ “Мәхәббәт тәүбәсе” поэмасы.
Г. Кутуй “Тапшырылмаган хатлар” повесте.Әсәрдә мәхәббәт,гаилә, бәхет мәсьәләләренең бирелеше.
01 10 2014
13 стр.
01 10 2014
26 стр.
12 10 2014
14 стр.
В основе реализации основной образовательной программы лежит системно-деятельностный подход
15 10 2014
8 стр.
«Левобережный» города Липецка на 2012-2019 годы (далее Программа) является управленческим документом по обеспечению условий для реализации прав граждан на качественное дополнительн
16 12 2014
7 стр.
Образовательная программа «Музыкальное развитие детей» вокального объединения
04 09 2014
1 стр.
Планируемые результаты освоения обучающимися основной образовательной программы основного общего образования
15 09 2014
29 стр.
Пояснительная записка основной образовательной программы начального общего образования мбоу «Ишлейская сош» Чебоксарского района Чувашской Республики
14 12 2014
15 стр.