Flatik.ru

Перейти на главную страницу

Поиск по ключевым словам:

страница 1
ҮЗЕМ ТУРЫНДА
Минем исемем ............

Мин ......... (Казаннан, Чаллыдан, Грозныйдан, Кировтан, Петербургтан).

Миңа ......... (унҗиде, унсигез, егерме) яшь.

Мин студент(ка).

Хәзер мин Казан университетында .......... (хокук, рус филологиясе) бүлегендә беренче курста укыйм.

Мин Казанда, .................. (Вахитов, Совет, Киров, Идел буе, Авиатөзелеш, Яңа Савин) районында, ................... (Гагарин, Чуйков, Кремль) урамында, ...........(беренче, илле икенче) йортта, ............ (ундүртенче, кырыгынчы) фатирда яшим.

Гаиләбездә ............. (ике, өч, дүрт, биш) кеше бар. Бу — әтием, әнием, ........... (абыем, апам, энем, 2 сеңлем).

Әниемнең исеме .............. . Аңа ......... (утыз тугыз, кырык алты) яшь. Ул ............. (укытучы, тәрбияче, хисапчы, икътисадчы, табибә, хуҗабикә).

Әтиемнең исеме ............ . Аңа ........ яшь. Ул ......... (эшмәкәр, хезмәткәр, житәкче, табиб, тәрҗемәче).

(Абыемның, апамның, энемнең, сеңлемнең) исеме ................ . Аңа ......... яшь. Ул ........... (укучы, студент, аспирант).

Гаиләбез бик тату.

Безнең туганнарыбыз күп. Алар Казанда (Чаллыда, Мәскәүдә, Киевта, Петербургта, Пермьдә, Украинада) яшиләр.

Мин ............ (спорт, музыка, сәнгать, тарих, әдәбият, фәлсәфә, телләр) белән кызыксынам.

Мин .......... (русча, инглизчә, французча, алманча, төрекчә, испанча, гарәпчә, татарча) беләм.


ЕЛ ФАСЫЛЛАРЫ
Дүрт ел фасылы бар: кыш, яз, җәй, көз.

Кышын көннәр салкын була. Урамнарны кар күмә. Елгаларны боз каплый. Кышын балалар чанада, чаңгыда, тимераякта шуарга яраталар. Алар кар бабай ясыйлар, хоккей уйныйлар. Укучыларның, студентларның кышкы каникуллары була. Алар күңелле ял итәләр.

Кышын Россиядә һәм Татарстанда Яңа ел бәйрәме, 7 нче гыйнварда Раштуа бәйрәме була. Февраль аенда тагын бер бәйрәм бар. Бу — Ватанны саклаучылар көне. Ул 23 нче февральдә бәйрәм ителә.

Кыштан соң яз килә. Язгы көннәр җылы, кояшлы була. Кайвакыт яңгырлар ява, күк күкри. Язын табигать матурлана. Җылы яклардан кошлар кайта. Урманнарда беренче чәчәкләр күренә.

Язгы бәйрәмнәр — халыкара хатын-кызлар көне (8нче март), Хезмәт бәйрәме (1нче май), Җиңү көне (9нчы май).

Яздан соң җәй килә. Җәен көннәр эссе, аяз була. Җәй — ял вакыты. Укучыларның, студентларның каникуллары башлана. Алар спорт лагерларенда ял итәләр, башка шәһәрләргә, илләргә баралар. Җәен алар су керәләр, кояшта кызыналар, көймәдә йөриләр, волейбол, футбол уйныйлар.

30 нчы августта Татарсанда зур бәйрәм була. Бу — Республика көне. Казанга күп кунаклар килә. Алар спорт ярышлары, концертлар карыйлар, күңелле ял итәләр.

Җәйдән соң көз килә. Көзен көннәр болытлы, яңгырлы була. Кошлар җылы якларга китәләр. Бакчаларда, кырларда уңыш җыялар.

Көзен мәктәпләрдә, училищеларда, техникумнарда, университетларда укулар башлана. 1нче сентябрь — Белем көне. Ноябрь аенда тагын 2 бәйрәм бар. 6нчы ноябрь — Татарстан Республикасының Конституциясе көне, ә 7нче ноябрь — килешү көне.

Мин җәйне (көзне, кышны, язны) яратам.



Йортыбыз, фатирыбыз
Безнең йортыбыз .................. урамында урнашкан. Бу .......... (биш, тугыз, унике) катлы, ........... (иске, яңа) йорт.

Фатирыбыз ............ (алтынчы, унынчы) катта урнашкан. Ул ...... (бер, ике, өч) бүлмәле. Анда алгы бүлмә, аш бүлмәсе, кунак бүлмәсе, йокы бүлмәсе, балалар бүлмәсе, эш бүлмәсе, юыну бүлмәсе бар.

Алгы бүлмә кечкенә. Анда көзге, кием шкафы, аяк киеме киштәсе бар. Идәндә кечкенә палас ята.

Аш бүлмәсе зур, якты һәм уңайлы. Анда аш өстәле, урындыклар, савыт-саба шкафы, газ плитәсе, суыткыч бар. Тәрәзәгә матур пәрдә эленгән. Тәрәзә төбендә гөлләр үсә.

Кунак бүлмәсендә журнал өстәле, диван, 2 кәнәфи, китап шкафы тора. Идәнгә зур һәм йомшак келәм җәелгән. Диварга сәгать эленгән. Бу бүлмә бик иркен, бик матур.

Йокы бүлмәсендә җиһазлар күп түгел. Анда карават, кием шкафы, көзге һәм китап киштәләре бар.

Балалар бүлмәсендә карават, язу өстәле, урындык, китап шкафы бар. Язу өстәлендә компьютер һәм өстәл лампасы тора. Китап шкафында русча, татарча китаплар, төрле сүзлекләр, энциклопедияләр күп. Диварга фотолар һәм календарь эленгән.

Юыну бүлмәсендә көзге, юыну әйберләре киштәсе, кер юу машинасы бар.

Фатирыбыз миңа бик ошый.

Татар теле дәресендә
Мин Казан университетында укыйм. Университетта без төрле телләр өйрәнәбез: рус (татар, инглиз, француз, алман, гарәп, фарсы, төрек, испан) телләре.

Татар теле дәресләрендә без яңа сүзләр өйрәнәбез, алар белән җөмләләр төзибез, татарча сөйләшәбез һәм аралашабыз, монологлар сөйлибез. Укытучы безгә төрле сораулар бирә, ә без җавап кайтарабыз.

Һәр дәрестә диярлек без күнегүлләр язабыз, грамматик кагыйдәләр белән танышабыз, аларны кабатлыйбыз.

Дәресләрдә без Татарстан Республикасының дәүләт төзелеше, халыкара багланышлары, сәясәте, икътисады турында мәгълүмат алабыз. Шулай ук татар халкының тарихы, әдәбияты, сәнгате, мәдәнияте, күренекле шәхесләре турында текстлар укыйбыз һәм тәрҗемә итәбез.

«Телләр белгән — илләр белгән», диләр.

КӨНДӘЛЕК РЕЖИМ

Иртән торгач, мин юынам, ашыйм, киенәм һәм университетка китәм. Университетка килгәч, мин дусларым белән очрашам, һәм без бергә дәресләргә барабыз. Һәр көн 5-6 сәгать укыйбыз. Безнең тарих, рус теле, химия... (биология, инглиз теле, әдәбият) дәресләре була. Дәресләр беткәч, мин китапханәгә керәм. Анда журналлар, газеталар укыйм, яңа китаплар белән танышам. Атнага ике тапкыр мин бию... (волейбол, каратэ, тегү) түгәрәгенә йөрим.

Өйгә кайткач, мин ашыйм, эчәм һәм аннары ял итәм: телевизор карыйм, музыка тыңлыйм, дусларым белән телефоннан сөйләшәм. Ял иткәч, дәресләргә әзерләнәм: дәреслекләрне укыйм, математикадан тигезләмәләр чишәм, татар һәм инглиз телләреннән текстлар тәрҗемә итәм, тарихтан һәм әдәбияттан рефератлар язам, интернеттан кирәкле мәгълүматны эзлим һәм өйрәнәм. Өй эшләрен әзерләгәч, саф һавада йөрим, дусларым белән очрашам һәм аралашам.

Кайбер көннәрне без бергәләп бассейнга яки спортзалга барабыз. Ял көннәрендә мин күбрәк өйдә булам, әти-әнием белән төрле яңалыклар турында сөйләшергә яратам. Кайвакытта дусларым белән концертларга, дискотекаларга йөрим, спорт ярышларын да карарга яратам. Вакытымны файдалы һәм күңелле үткәрергә тырышам.



Сабан туе
Сабан туе — элек-электән татар халкының яраткан бәйрәме. Сабан туе — язгы эшләрне төгәлләү бәйрәме. Ул, гадәттә, июнь башында үткәрелә, шимбә көндә авылларда, ә якшәмбе көнне районнарда була. 20 — 25 июнь тирәсендә Казанда үтә.

Сабан туе Идел буенда яшәгән барлык милләтләрнең дә уртак бәйрәменә әйләнде. Анда татар халкы белән бергә рус, мари, удмурт, башкорт һәм башка халыклар да катнаша. Бәйрәмне үткәрү өчен, тигез һәм уңайлы урын сайлана. Бу урын мәйдан дип атала. Авыл халкы һәм кунаклар мәйданга бәйрәмчә киенеп, кайсы җәяү, кайсы машина белән килә.

Сабан туенда иң зур ярыш - көрәш. Татар көрәшендә сөлге тотып көрәшәләр. Һәр көрәшче сөлге белән көндәшенең биленнән урап тота һәм аны җиргә егарга тырыша. Көрәшне малайлар башлап җибәрәләр. Аннары мәйданга чиратлашып яшүсмерләр, егетләр, урта яшьләрдәге ирләр көрәшә. Көндәшен аркасына яткырган кеше җиңә. Көрәштә батыр калучыга тәкә һәм кыйммәтле бүләк бирәләр.

Сабантуйда икенче зур ярыш - ат чабышы. Атлар 5 — 8 километр ераклыктан мәйданга чабып керәләр. Иң зур бүләкләрнең берсе ат чабышында җиңүчегә бирелә. Иң арттан килгән атның хуҗасына да бүләк бирәләр, муенына яулыклар, тастымаллар бәйлиләр.

Мәйданда төрле халык уеннары һәм спорт ярышлары оештырыла: шома колгага менеп әтәч алу; капчык киеп йөгерү; капчык белән сугышу; чүлмәк вату; сулы чиләк-көянтә асып йөгерү; аяк бәйләп йөгерү; аркан тартышу һәм башка кызыклы уеннар. Спорт ярышлары йөгерү, биеклеккә һәм озынлыкка сикерү, волейбол, теннис буенча үткәрелә. Мәйданда артистлар да чыгыш ясый: бииләр, җырлыйлар, нәфис сүз сөйлиләр. Балалар да күңел ачалар, төрле уеннарда катнашалар.

Ярышлар һәм уеннар беткәч, кешеләр өйләренә таралалар. Һәр йортта табын әзерләнә, бәйрәм ашлары пешерелә. Кичен яшьләр өчен җыр-биюләр дәвам итә.

Сабан туе - күңелле һәм шатлыклы бәйрәм.

Татар академигы
Татар галиме академик Мирфатыйх Зәкиевич Зәкиевнең исеме бөтен дөньяга билгеле.

Ул 1928 нче елда Ютазы районында туган. Мәктәптә укыганда, җәен колхозда эшләгән, көтү көткән, ат караган, тимерче дә булган. Мәктәпне бетергәч, ул Казан дәүләт университетында, татар филологиясе бүлегендә укыган. Укуын тәмамлаганнан соң, Мирфатыйх Зәкиев татар теле кафедрасында эшкә кала. Башта өлкән укытучы, аннары доцент, ә 60 нчы елларда татар теле кафедрасы мөдире булып эшли башлый. Докторлык диссертациясен яклагач, ул профессор дәрәҗәсенә ия була.

Күп еллар М.З.Зәкиев Казан педагогика институтының ректоры булып эшли, ә соңыннан Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты белән җитәкчелек итә. Намуслы һәм фидакарь хезмәте белән ул бик күп фәнни дәрәҗәләргә ирешә: Татарстан Фәннәр академиясенең академик-секретаре; Америкадагы Халыкара биографик институтының конкурсы буенча дөньяда иң танылган җитәкчеләрнең берсе; 1992 нче елның Халыкара кешесе һәм башкалар.

М.З.Зәкиев 30 дан артык фәннәр кандидатының хөрмәтле остазы да. Аның шәкертләре арасында профессорлар Ф.С.Сафиуллина, Г.Ф.Саттаров һәм башкаларны атарга мөмкин. Алар Татарстанда, Башкортстанда, Россиянең күп кенә өлкәләрендә һәм башка бик күп төбәкләрдә эшлиләр.

Академик М.З.Зәкиев - күпсанлы фәнни хезмәтләр, мәктәп дәреслекләре авторы. Өч томлы "Татар грамматикасы" өчен ул Татарстан Республикасының Дәүләт премиясенә лаек булды. Гомумән әйткәндә, Мирфатыйх Зәкиев татар тел белеме үсешенә искиткеч зур өлеш керткән галим.

Композитор Фәрит Яруллин
Танылган композитор Фәрит Яруллин татар милли балетына нигез салучы.

Ул 1914нче елда Казанда туган. Аның әтисе күренекле халык музыканты Заһидулла Яруллин булган. Кечкенә чакта ук Фәрит Яруллин әтисе кебек оста музыкант булырга теләгән. Башта аны әтисе фортепианода уйнарга өйрәткән. Соңыннан Фәрит Яруллин Казан музыка техникумында укыган. Яшь музыкант Казанның мәдәни тормышында актив катнашкан: концертларда аккомпаниатор булган, үзешчән хор белән җитәкчелек иткән.

Техникумны бетергәч, Фәрит Яруллин Мәскәү консерваториясендә укуын дәвам иткән. Биредә ул татар опера студиясендә белем алган. Студиядә укыганда, яшь музыкант романслар, сонаталар язган.

1939нчы елда Фәрит Яруллин бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның «Шүрәле» поэмасы буенча музыкаль әсәр яза башлый. Тиз арада сценарий төзелә, һәм композитор балетның күренешләрен бер-бер артлы иҗат итәргә керешә. «Шүрәле» балеты 1941нче елның августында Мәскәүдә татар әдәбияты һәм сәнгате көннәрендә куелырга тиеш була. Ләкин 1941нче елның июнендә Бөек Ватан сугышы башлана, һәм Фәрит Яруллин фронтка китә. 1943нче елда лейтенант Фәрит Яруллин батырларча һәлак була.

Фәрит Яруллинның «Шүрәле» балеты беренче тапкыр бары тик 1945нче елда куела. Озак еллар инде әлеге әсәр Татарстанның опера һәм балет театры сәхнәсеннән төшми. Балетны Татарстан тамашачылары да, чит ил кунаклары да яратып карыйлар.

Фәрит Яруллинның иҗат гомере кыска булса да, аның исемен халык онытмый.



Татарстан Республикасының Милли китапханәсе
Татарстанның Милли китапханәсе Казанда, Кремль урамында иң матур биналарның берсендә урнашкан. Бу бина фабрикант А.Ушков үтенече буенча күренекле архитектор Карл Мюфке тарафыннан салдырыла һәм бизәлә. Бүгенге көндә дә китапханәнең залларында бу йортның хуҗасы Алексей Ушковтан калган бәллүр люстралар эленеп тора. Шул чорның шәмдәлләре, сәгатьләре, каминнары, серле мәгарәләре - барысы да үз урынында.

Казанда беренче җәмәгать китапханәсе ачылуга зур өлеш керткән кешеләр булып әтиле-уллы Второвлар санала. Иван Алексеевич Второв, гомере буе төрле телләрдәге китаплар, журналлар җыйган. Аның байлыгы мирас булып улы Николай Иванович Второвка күчкән. Петербургка күчеп киткәндә, Николай Второв әтисенең китапханәсен шәһәр идарәсенә бүләк итеп калдырган. Шулай итеп, Казанда беренче китапханә ачылган.

Татарстанның баш китапханәсе 1991 нче елда Милли китапханә статусын алды. Бүгенге көндә милли китапханә - дөньяда татар китабын, республика тормышына караган әдәбиятны туплау, саклау, тарату белән шөгыльләнә. Аның хәзинәсендә 3 миллионнан артык китап һәм документлар саклана. 14 меңнән артык кулъязма һәм сирәк очрый торган басма китаплар — китапханәнең байлыгы.

Китапханәдә төрле бүлекләр бар: борынгы кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге; дөнья әдәбияты бүлеге; сәнгать бүлеге; фәнни әдәбият, техник әдәбият, фәнни-методик әдәбият бүлекләре, туган якны өйрәнүгә багышланган басмалар бүлеге, матбугат бүлеге; чит ил әдәбияты бүлеге һәм башкалар.

Хәзерге вакытта Милли китапханә — Идел буе мәдәниятенең әһәмиятле үзәге. Ул халыкара танылу да алды: китапханәләрнең халыкара ассоциациясенә керде, аның барлык Конгрессларында катнаша. Милли китапханә Америка Кушма Штатларының 8 китапханәсе, Канаданың, Төркиянең һәм башка чит илләрнең китап саклагычлары белән китаплар алмашу турында килешүләр төзеде.

Китапханәнең эшчәнлеге күпкырлы. Анда фәнни-гамәли конференцияләр, язучылар белән очрашулар уздырыла, камера оркестры һәм җырчылар чыгыш ясый. Ел саен иң популяр китап конкурсына йомгак ясала. Шулай ук күргәзмәләр оештырыла, китапка багышланган әдәби кичәләр үткәрелә. Татарстанның Милли китапханәсе үзенең эшчәнлеге белән халыкларны якынайтуга зур өлеш кертә.




Татар театры
Татар профессиональ милли театрының туган көне - 1906 елның 22 декабре. Бу көнне атаклы драматург, артист, режиссер Галиәсгар Камалның "Кызганыч бала" әсәре сәхнәләштерелгән. Г.Камал татар драматургиясенә һәм театрына нигез салучы булып санала. Беренче татар драма артистлары труппасы "Сәйяр" (сәяхәтче) дип атала. Ул Казанда Ильяс Кудашев-Ашказарский җитәкчелегендә төзелә. Аннары труппага сәләтле артист, режиссер Габдулла Кариев килә һәм тиздән труппа белән җитәкчелек итә башлый.

Беренче елларда спектакльләр Казанда оештырылган "Шәрекъ клубы"нда куела. Г.Камалның "Беренче театр", "Бәхетсез егет", "Безнең шәһәрнең серләре" һәм башка бик күп әсәрләре, Ф.Әмирханның "Яшьләр", Г.Исхакыйның "Зөләйха" драмалары зур уңыш казана.

20 нче еллар башында татар театры Казандагы элек купецлар йорты булган бинага урнаша, ә 1926 нчы елда Горький урамына, элек чиновниклар клубы урнашкан һәм зур тамаша залы булган бинага күчә. 1986 нчы елда исә театр өчен махсус бина салына.

20 — 30 нчы еллар — татар театрында музыкаль драма жанры туган чор, һәм театр музыкаль драма театры сыйфатында яши. Бу елларда К.Тинчуринның "Зәңгәр шәл", "Казан сөлгесе" әсәрләре сәхнәдән төшми. Татар халкының күренекле композиторы С.Сәйдәшев бу әсәрләргә музыка яза.

Шәхес культы елларында татар театрының иң яхшы вәкилләре юк ителә: театрның баш режиссеры, үлемсез "Зәңгәр шәл" авторы — К.Тинчурин 1938 нче елда атыла; беренче профессиональ композитор С.Сәйдәшев нахак яла белән театрдан куыла.

Бөек Ватан сугышы башлангач, татар академия театрының күп кенә артистлары фронтка китә һәм сугыш кырларында ятып кала. Нәтиҗәдә 30 — 40 нчы елларда театр зур югалтулар кичерә. Театр тормышында җанлылык бары тик 50 нче елларның яртысында күзәтелә башлый. Театрга яшь драматурглар, режиссерлар килә. Мәскәүдәге Щепкин училищесын тәмамлап, бер төркем яшьләр кайта, Казан театр училищесын бетерүчеләрдән иң яхшылары труппага алына.

1966 нчы елдан башлап, театрның баш режиссеры булып Марсель Сәлимҗанов эшли (2002 нче елда вафат). Ул заман таләпләренә туры килгән репертуар булдыра, һәм театрда мелодрамалар, водевильләр, халык драмалары куела башлый. Нәтиҗәдә тамаша залы беркайчан да буш булмый. Соңгы 40 ел эчендә татар театрында 200дән артык спектакль куелган. Алар арасында татар, рус, дөнья классикасы тәрҗемә әсәрләре бар. Хәзерге вакытта татарлар да, руслар да, чит ил кунаклары да театрга яратып йөриләр. Күптән түгел театрның баш режиссеры итеп Фәрит Бикчәнтәев билгеләнде.


Казан университетының тарихыннан
Казан университеты 1804 нче (бер мең сигез йөз дүртенче) елда ачылган. Аның беренче ректоры И.Ф.Яковкин булган. Университетта төрле елларда атаклы галимнәр эшләгән: математик Н.Лобачевский, химиклар Бутлеров, Зинин, Арбузовлар, географ Симонов, физик Завойский, телчеләр А.Казем-Бек, Бодуэн де Куртенэ, Хәлфиннәр, М.Корбангалиев һәм башкалар. Казан университетында зур фәнни ачышлар ясалган.

Хәзерге вакытта университетта 200дән артык профессор эшли, һәм 16 меңгә якын студент белем ала. Университетта 16 факультет бар. Алар арасында хокук, икътисад, тарих, рус филологиясе, татар филологиясе һәм тарихы, халыкара мөнәсәбәтләр һәм политология факультетларын һәм башкаларны атарга мөмкин.

Казан университеты студентлары фәнни эшләр белән шөгыльләнәләр, курс эшләре язалар. Алар фәнни хезмәтләр белән танышалар, тикшеренүләр үткәрәләр.

Ял вакытында студентлар походларга йөриләр, фестивальләр, концертлар, кичәләр оештыралар. Студентларның тормышы бик кызыклы.

Казан университеты - республикабызның, шәһәребезнең горурлыгы. Ул Россиянең иң борынгы университетларының берсе.

2004 (ике мең дүртенче) елда университет 200 еллык юбилеен бәйрәм итте.

2010 елдан Казан дәүләт университеты Казан (Идел буе) федераль университеты дип йөртелә башлады.


Казан — Татарстанның башкаласы

Казан — борынгы шәһәр. Ул Иделнең буенда урнашкан. Казанның мәйданы — 288 кв. км. Анда 1миллионнан артык кеше яши.

Шәһәр 7 районга бүленгән: Вахитов, Совет, Киров, Мәскәү, Идел буе, Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнары.

Казанның үзәгендә тарихи һәйкәл — Кремль балкып тора. Биредә Президент Сарае, Сөембикә манарасы, Благовещение соборы һәм административ биналар урнашкан. Кремль каршындагы мәйданда герой—шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренә һәйкәл куелган.

Казанның Кремль урамында, иң матур биналарның берсендә Татарстан Республикасының Милли китапханәсе урнашкан. Аның каршында — 1804нче елда төзелгән мәшһүр Казан университеты. Биредә бөек ачышлар ясалган, атаклы галимнәр эшләгән. Университет — Татарстанның, Казанның горурлыгы.

Башкалабызда берсеннән-берсе матур биналар, урамнар, истәлекле һәм тарихи урыннар шактый күп. Алар арасында Дәүләт музее, Сынлы сәнгать музее, шәһәр хакимияте бинасы, опера һәм балет театры һәм башкалар.

Казан — эре сәнәгый үзәк. Биредә самолетлар, вертолетлар, медицина җиһазлары, магнитлы тасмалар, мех һәм тегү әйберләре, дарулар һәм башка югары сыйфатлы товарлар житештерелә. Казанда эшләнгән әйберләр төрле республикаларга, Бәйсез Дәуләтләр Бердәмлеге илләренә, чит илләргә чыгарыла.

Казан — фән патшалыгы. Биредә Россия фәннәр академиясенең Казан филиалы, Татарстан фәннәр академиясе, күпсанлы фәнни-тикшеренү институтлары урнашкан. Казан дәүләт университеты, техник һәм технологик, педагогика, энергетика һәм медицина университетлары, авыл хуҗалыгы академиясе, архитектура һәм төзелеш академиясе, финанс—экономика һәм коммерция институтлары галимнәре дә фәнгә зур өлеш кертәләр. Әлеге югары уку йортларында 35 меңгә якын студент белем ала.

Казан — танылган мәдәни үзәк. Шәһәрдә 6 театр эшли: М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры, Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры, В.Качалов исемендәге Зур рус драма театры, К.Тинчурин исемендәге татар драма һәм комедия театры, Яшь тамашачы театры, Курчак театры. Биредә С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залы, Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе, «Казан» милли-мәдәни үзәге, күпсанлы мәдәният сарайлары, китапханәләр бар.

Бүгенге Казан зур, матур, мәһабәт. 2005нче елда Казан 1000 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк.


Татарстан Республикасы

Татарстан Идел буенда урнашкан. Аның мәйданы — 68 мең кв. км. Халкы — 3 миллион 700 мең кеше. Татарстанда 100дән артык милләт вәкиле яши. Татарстан Республикасы составында 43 район, 19 шәһәр, шәһәр төрендәге 22 бистә һәм 1000гә якын авыл исәпләнә. Иң зур шәһәрләр — Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Бөгелмә, Әлмәт, Чистай, Алабуга һәм башкалар. Татарстан аша 4 зур елга ага: Идел, Кама, Нократ, Агыйдел. Кечкенә елгалар һәм күлләр дә күп.

Татарстан — эре сәнәгый үзәк. Казан шәһәрендә самолетлар, вертолетлар, медицина җиһазлары, магнитлы тасмалар, мех һәм тегү әйберләре, дарулар житештерелә. Чаллыда «КаМАЗ» йөк автомобильләре һәм «Ока» җиңел машиналары, Чистай шәһәрендә атаклы «Восток» сәгатьләре, Түбән Камада автомобиль шиннары, Яшел Үзәндә суыткычлар эшләнә. Татарстанда эшләнгән югары сыйфатлы әйберләр төрле республикаларга, Бәйсез Дәуләтләр Бердәмлеге илләренә, чит илләргә чыгарыла. Республикабызга да әлеге дәүләтләрдән төрле товарлар кертелә: авыл хуҗалыгы машиналары, минераль ашламалар, төзелеш һәм юл техникасы, агач материаллары һәм башкалар.

Татарстан Россия Федерациясенең өлкәләре, БДБ дәүләтләре, Балтыйк буе илләре һәм күп кенә чит илләр белән икеяклы килешүләр төзеде һәм ышанычлы мөнәсәбәтләр урнаштырды. Татарстан Көнчыгыш илләре белән дә, Көнбатыш илләре белән дә багланышларны киңәйтә. Чит илләрдә Татарстанның вәкаләтле вәкиллекләре эшли. Алар чит ил кешеләренә Татарстан турында мәгълүмат җиткерәләр.

1990нчы елның 30нчы августында Татарстан Республикасының дәүләт суверенлыгы турында Декларация кабул ителде. 1992 нче елның 6нчы ноябрендә Татарстанның Конституциясе кабул ителде. Конституция нигезендә Татарстанда ике тел — татар һәм рус телләре — дәүләт телләре булып санала. Татарстанда иң югары орган — Дәүләт Советы. Ул 5 елга сайлана. Татарстанның ил башлыгы — Президент. Ул да 5 елга сайлана. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев 1991 нче елда сайланды.

Бүгенге көндә Татарстан — зур сәяси, икътисадый, фәнни, мәдәни үзәк. Республикабызда дөньякүләм танылган театрлар, музейлар, китапханәләр, югары уку йортлары эшли. Биредә ел саен Рудольф Нуриев исемендәге халыкара балет фестивале, Федор Шаляпин исемендәге халыкара опера фестивале үткәрелә.

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы нык үскән сәнәгать һәм мәдәният үзәгенә әверелде.


КАЗАН КРЕМЛЕ

Казан — Татарстанның гына түгел, бөтен дөньяга таралган татар халкының башкаласы, рухи мәркәзе.

Казан — Европа һәм Азия мәдәниятен тоташтыручы үзәк. Ул — кабатланмас тарихи һәйкәлләргә бай шәһәр. Башкалабызның үзәгендә, Казансу елгасы ярында Кремль урнашкан.

Казан Кремле турында XVI гасырда ук тарихчылар сокланып язганнар. Аның эчендә таштан эшләнгән хан сарайлары һәм мәчетләр булган. Хәзерге Татарстан Республикасы президенты резиденциясе урынында элек хан сарае булган. Сарай каршындагы зур мәйданда биек каравыл манарасы торган. Иң гүзәл архитектура һәйкәле — Сөембикә манарасы да күзәтү урынына охшаган. Кызыл кирпечтән салынган бу манара җиде катлы. Аның өч каты дүрткырлы, ә калганнары сигезкырлы итеп эшләнгән. Манараның эчке ягында тар һәм текә баскычлар ясалган.

Кремльдә тагын бер гүзәл манара — Спас манарасы бар. Ул XVI гасырда төзелгән, ә XVIII гасырда аңа сәгать урнаштырылган.

Элегрәк Кремльдән төрле якларга чыга торган 13 капка булган, хәзер сигезе генә сакланган.

Казан кунаклары Сөембикә-ханбикә манарасы, Благовещение соборы һәм башка тарихи һәйкәлләрнең матурлыгына сокланалар.

ТАТАРСТАН ТАРИХЫННАН
Мең еллар элек Идел белән Кама кушылган җирдә болгар кабиләләре яшәгән. Унынчы гасырда болгар кабиләләре дәүләт булып оешкан. Бөек Болгар дәүләте Европаның көнчыгышында беренче зур дәүләт булган. 922 нче елда болгарлар ислам динен кабул иткәннәр. Бу вакыйга Болгар дәүләтенең үсешенә зур йогынты ясаган. Болгар иле ислам илләре белән тыгыз бәйләнешләр урнаштырылган. Болгарлар башка дәүләтләр белән сәүдә иткәннәр, акча сукканнар, төрле кораллар, савыт-саба эшләгәннәр. Болгарларның үз язулары булган; фән, мәдәният; мәгариф үсеш алган.

1236 нчы елда монгол явы Болгар дәүләтен басып ала. Болгар дәүләте җимерелә һәм Алтын Урдага кертелә. Алтын Урда таркалганнан соң яңа дәүләт — Казан ханлыгы төзелә. Биредә яшәүчеләрне Казан татарлары дип йөртә башлыйлар. Казан ханлыгы Бөек Болгарның дәвамы була, Казан ханлыгы кешеләре игенчелек, тукучылык белән шөгыльләнгәннәр. Бу чорда бик матур биналар, мәчетләр, мәктәп-мәдрәсәләр төзелгән. Казан шәһәрендә гыйлем йортлары күп булган һәм аларда укырга-язарга, матур итеп китап күчерергә өйрәткәннәр. Илдә ханнан кала икенче кеше сәед булган. Сәедләр мәдрәсәләр тотканнар, мәгърифәт таратканнар.

1708 нче елда Казан шәһәре Казан губернасы үзәгенә әверелә. Казан губернасы хуҗалык үсеше ягыннан Россиядә алдынгы урында торган. Икътисади тормышның нигезен авыл хуҗалыгы тәшкил иткән. XVIII нче гасырда Казанда зур остаханәләр, завод-фабрикалар барлыкка килгән. Бу чорда Казан Россиянең иң эре сәүдә үзәкләренә әверелә. Шәһәр бик тиз үсеш ала. Анда телефон үткәрелә, шәһәрнең үзәк урамнарында трамвай йөри башлый, завод-фабрикаларның саны арта, тимер юл челтәре киңәя.

1920 нче елда Татарстан Автономияле Республикасы төзелә. Татарстанда яңа заводлар, комбинатлар ачыла. 1921 нче елда татар теле дәүләт теле дип игълан ителә.

Сугыштан соңгы елларда Татарстанда югары сыйфатлы товарлар җитештерелә башлый. 1950 нче елда «Татнефть» берләшмәсе төзелә һәм республикабызның икътисадында яңа тармак — нефть сәнәгате барлыкка килә. 1956 нчы елда Татарстан нефть чыгару буенча СССРда беренче урынга чыга. Татарстанның заводларында һәм республикаларында җитештерелгән самолетлар, вертолетлар, медицина җиһазлары, җылылык үлчәү приборлары, тегү һәм мех әйберләре дөньяның бик күп илләрендә чыгарыла.

1990 нчы елда Татарстан Республикасы суверенитетлыгы турында декларация кабул ителгәннән соң, Татарстанның беренче Президенты сайланды, Дәүләт символлары булдырылды, Конституциясенә үзгәрешләр кертелде.

Бүгенге көндә ТРсы Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге (БДБ) илләре һәм чит илләр белән икеяклы килешүләр төзи һәм тыгыз, ышанычлы мөнәсәбәтләр урнаштыра. Татарстанның чит илләрдә 17 вәкаләтле вәкиллеге бар. Алар чит ил кешеләренә Татарстан турында тулы мәгълүмат җиткерәләр.

Хәзерге вакытта Татарстан үзенең сәяси, икътисадый, фәнни, мәдәни казанышлары белән дөньякүләм танылган республика.




Татарстан Республикасының дәүләт символлары
Дөньяда 170тән артык бәйсез дәүләт исәпләнә. Һәр дәүләтнең үз символлары була: флаг (әләм), герб (тугра) һәм гимн.

Татарстанның дәүләт флагы өч өлештән тора: югары өлеше — яшел, аскы өлеше — кызыл, ә уртада тар гына ак тасма сузылган. Һәр төснең үз мәгънәсе бар. Кызыл төс — кояш, ут төсе. Яшел төс — туган җиребезнең һәм табигатебезнең матурлыгы төсе, яшәү билгесе. Ак төс — намус, тынычлык-иминлек билгесе. Татарстанның дәүләт флагы 1991 нче елда кабул ителде. Аның авторы — халык рәссамы Тавил Хаҗиәхмәтов.

Татарстанның дәүләт гербында канатлы ак барс сурәтләнгән. Барс халыкның көчен белдерә. Аның тырнаклары һәм тешләре үткен, ә уң аягы бераз күтәрелгән. Димәк, ул һәркемне яклый ала. Барсның ян-ягында түгәрәк калкан урнашкан. Аңа кашкарый чәчәге рәсеме төшерелгән. Калкан иминлекне белдерә, ә чәчәк — озын гомер билгесе. Яшел боҗра эчендә татар орнаменты чигелгән. Аста "Татарстан" сүзе язылган. Туградагы кызыл, ак, яшел төсләр — дәүләт флагы төсләре. Барс артындагы кояш аяз күкне, яктылыкны аңлата. Татарстанның дәүләт гербы 1992 нче елда кабул ителде. Аның авторы — рәссам Риф Фәхретдинов.

Татарстанның дәүләт гимны 1993 нче елда кабул ителде. Ул күренекле татар композиторы Рөстәм Яхин музыкасына язылган. Гимн бәйрәмнәрдә, тантаналы мизгелләрдә яңгырый.

Татарстанның һәр гражданы дәүләт символларын хөрмәт итәргә һәм аларны сакларга тиеш. Бу — аның изге бурычы.
Татарстан Республикасының дәүләт символлары
Дөньяда 170тән артык бәйсез дәүләт исәпләнә. Һәр дәүләтнең үз символлары була: флаг (әләм), герб (тугра) һәм гимн.

Татарстанның дәүләт флагы өч өлештән тора: югары өлеше — яшел, аскы өлеше — кызыл, ә уртада тар гына ак тасма сузылган. Һәр төснең үз мәгънәсе бар. Кызыл төс — кояш, ут төсе. Яшел төс — туган җиребезнең һәм табигатебезнең матурлыгы төсе, яшәү билгесе. Ак төс — намус, тынычлык-иминлек билгесе. Татарстанның дәүләт флагы 1991 нче елда кабул ителде. Аның авторы — халык рәссамы Тавил Хаҗиәхмәтов.

Татарстанның дәүләт гербында канатлы ак барс сурәтләнгән. Барс халыкның көчен белдерә. Аның тырнаклары һәм тешләре үткен, ә уң аягы бераз күтәрелгән. Димәк, ул һәркемне яклый ала. Барсның ян-ягында түгәрәк калкан урнашкан. Аңа кашкарый чәчәге рәсеме төшерелгән. Калкан иминлекне белдерә, ә чәчәк — озын гомер билгесе. Яшел боҗра эчендә татар орнаменты чигелгән. Аста "Татарстан" сүзе язылган. Туградагы кызыл, ак, яшел төсләр — дәүләт флагы төсләре. Барс артындагы кояш аяз күкне, яктылыкны аңлата. Татарстанның дәүләт гербы 1992 нче елда кабул ителде. Аның авторы — рәссам Риф Фәхретдинов.

Татарстанның дәүләт гимны 1993 нче елда кабул ителде. Ул күренекле татар композиторы Рөстәм Яхин музыкасына язылган. Гимн бәйрәмнәрдә, тантаналы мизгелләрдә яңгырый.

Татарстанның һәр гражданы дәүләт символларын хөрмәт итәргә һәм аларны сакларга тиеш. Бу — аның изге бурычы.

Татарстан Республикасының Конституциясе
Һәр бәйсез дәүләтнең үз Конституциясе була. Конституция — төп закон ул. Анда дәүләтнең иҗтимагый, икътисадый төзелеш нигезләре, гражданнарның хокуклары һәм бурычлары билгеләнгән.

Татарстан Республикасы Конституциясе 1992нче елның 6нчы ноябрендә кабул ителгән. Конституциядә әйтелгәнчә, Татарстан — демократик дәүләт. Анда барлык хакимият халык кулында. Җир, су, урман һәм башка табигать байлыклары, дәүләт бюджеты акчалары, дәүләт банклары активлары, мәдәни һәм тарихи хәзинәләр — бөтенесе халык байлыгы.

Татарстанның Конституциясе сәяси, икътисадый, социаль һәм мәдәни тормышның барлык өлкәләрендә гражданнарның тигез хокукларын гарантияли. Республикабызда барлык гражданнар тигез хокуклы һәм тигез бурычлы. Дәүләт аларның тормышын, сәламәтлеген, шәхси иреген яклый. Республика гражданнары хезмәткә, ялга, медицина ярдәменә, чиста табигать мохитенә, торакка, дәүләт уку йортларында түләүсез белем алуга һәм башка хокукларга ия.

Дәүләт гаилә турында кайгырта, ана белән баланың сәламәтлеген саклауга һәм балаларны тәрбияләүгә аерым игътибар бирә. Татарстанда һәрбер кешегә сүз, матбугат, фикер һәм инану иреге бирелә.



Татарстанда дәүләт телләре — тигез хокуклы татар һәм рус телләре. Татарстан Республикасы башка дәүләтләр белән ышанычлы мөнәсәбәтләр урнаштыра, икеяклы килешүләр төзи, вәкиллекләр белән алмаша, халыкара оешмалар эшчәнлегендә катнаша.

Татарстан Республикасы гражданнары Конституцияне һәм барлык законнарны үтәргә бурычлы. Алар башка гражданнарның намусын һәм милли горурлыгын хөрмәт итәргә, закон тәртибендә салымнар түләргә һәм хәрби хезмәт үтәргә, дәүләт чыгымнарында катнашырга, табигатькә сакчыл мөнәсәбәттә булырга, мәдәни хәзинәләрне һәм тарихи истәлекләрне сакларга, башка илләрнең халыклары белән хезмәттәшлекне үстерергә, бөтен дөньяда тынычлыкны ныгытырга бурычлы.

Үзем турында минем исемем

Хәзер мин Казан университетында (хокук, рус филологиясе) бүлегендә беренче курста укыйм

203.3kb.

01 10 2014
1 стр.


Яраткан кешедән өйрәнәләр

Татлярда башлангыч мәктәпне тәмамладым, дүртенче сыйныфтан – Дербентка, 1нче санлы интернатка. Менә, мөгаен, үзем турында әйтергә теләгәннәрем шулар

112.6kb.

17 12 2014
1 стр.


А. Костюнин «Поводырь» (перевод на татарский язык) Җитәкләп йөртүче

Татлярда башлангыч мәктәпне тәмамладым, дүртенче сыйныфтан – Дербентның 1нче интернатына бардым. Менә, мөгаен, үзем турында әйтергә теләгәннәрем шулар

129.78kb.

11 10 2014
1 стр.


«Татарстан Республикасы терлекчелегендә нәсел эше турында» Татарстан Республикасы Законы паспорты

Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы Кодексын гамәлгә кертү турында

76.88kb.

25 12 2014
1 стр.


Транспорт салымы турында

В. В. Кривочкинның "Транспорт салымы турында" 2002 елның 29 ноябрендәге 24-трз номерлы Татарстан Республикасы Законының 6 статьясының 1 пунктындагы 3 пунктчасы

80.31kb.

16 12 2014
1 стр.


Транспорт салымы турында

Абсатаровның шикаяте белән бәйле рәвештә "Транспорт салымы турында" 2002 елның 29 ноябрендәге 24-трз номерлы Татарстан Республикасы Законының 6 статьясының 1 пунктындагы 3 пунктчас

195.31kb.

12 10 2014
1 стр.


Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды: РФ "Мәгариф турында"гы Законының 7 нче маддәсе

Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы

287.22kb.

15 12 2014
1 стр.


Сандугач һәм чишмә

«Кайгырма, күз нурым! Ул килсә эчәргә, Коткарам мин үзем, Мин беләм нишләргә!»

73.07kb.

09 10 2014
1 стр.