Flatik.ru

Перейти на главную страницу

Поиск по ключевым словам:

страница 1



Эчтәлеге.



I. Кереш. .....................................................................1-3

Экология нәрсә ул ? ....................................................3-5



II. Төп өлеше. ...............................................................5-7

  1. Экологик белемнәр һәм тәрбия бирү. Табигать – саекмас белем чишмәсе.

  2. “Экологик сукмак” паспорты.

  3. Экологик сукмак- табигатьтәге “яшел класс”.

  4. Мәктәбебезнең экологик сукмагы буйлап. .................7-15

  5. Тукталышлар..................................................................10-15

III. Йомгаклау. .................................................................17-18

IV. Кулланылган әдәбият................................................... 19



  1. Кереш.

XX гасыр ахырында кешелек дөньясы алына Җирдәге бөтен тереклек юк ителү куркынычы килеп басты.

Кешелекнең табигать белән бәйләнеше – хәзерге заманның актуаль мәсьәләләреннән санала. Промышленностьнең үсүе табигатьнең тигезлеген югалтуга китерде: сулыкларның, һава, җир өслегенең пычрануы кеше сәламәтлегенә куркыныч яный, бигрәк тә балаларга. Күп кешеләрдә экологик белемнәр һәм экологик культура җитеп бетми. Һичшиксез бу укыту-тәрбия эшенең җитешле дәрәҗәдә булмавы илебез халкына табигатькә карата дөрес караш формалаштыра белмәү нәтиҗәсе.

Хәзерге заман экологиясенең үсеше әйләнә-тирәне фәнни яктан танып-белүгә зур йогынты ясый. Бу үсеш исә экологик белемнәрне тиешле дәрәҗәдә бирүгә китерә. Тормышыбызны һәрьяклы демократияләштерү, экономик реформаларны тирәнәйтү җәмгыятьтә кешенең табигатькә карашын үзгәртә, аның экологик интересларын экономикага булган таләпләре белән беррәттән куя һәм кешедә табигатькә, әйләнә-тирә мохиткә карата җаваплылык хисен үстерә һәм арттыра. Соңгы елларда белем бирү оешмаларында экологик белем һәм тәрбия бирүгә игътибарны арттырырга тырышалар.

Мәктәпкә традицион булган классларда дәрес бирү системасы экологик белем һәм тәрбия бирүне алга җибәрергә этәргеч була алмый. Экологик тәрбия комплекслы рәвештә булырга үз эченә күп төрле форма һәм алымнарны кертергә тиеш. Шул формаларның берсе экологик сукмак булып тора, чөнки табигать белән аралашу хәзерге заман кешесенең иң зур мохтаҗлыгы булып санала.

Ә бу аралашуны бала чактан ук тәрбияләргә кирәк. Түбәндәге эш формасы эзләнүләр теориясендә әлегә кадәр җитәрлек яктырту тапмаган, әмма практик яктан материаллар чыгып тора.

Түбәндәгеләр күрсәткәнчә бу тема – актуаль темаларның берсе.

Балаларга экологик тәрбия бирү һәм белем бирүдә, аларда табигатькә, тереклек ияләренә аңлы,сакчыл караш, кешелеклелек, киң күңеллелек сый-

фатлары тәрбияләүдә, туган якка, аның табигатенә мәхәббәт уятуда “Экологик сукмак” зур әһәмияткә ия.

“ Экологик сукмак” буйлап сәяхәт үзебез яшәгән төбәктәге, үсемлек һәм хайваннар дөньясын тирәнтенрәк өйрәнергә, экология проблемалары белән якынрак танышырга, сәламәтлегебезгә игътибарлырак булырга, табигать гүзәллеген күрә белергә, тормышны тагын да яратырга булыша.

Безнең эшнең максаты – укучыларга экологик белем һәм тәрбия бирү, аларда экологик культура формалаштыру, табигатькә кызыксыну уяту, аны саклау проблемаларын дөрес аңлау, табигатьтә үзеңне тота белү күнекмәләре булдыру, экосистемаларда барган үзгәрешләрне, тере организмнар арасындагы үзара бәйләнешләрне күзәтү.

. 1. Экология нәрсә ул?


Экология фәне – белемнәр системасы ул. Экологияне өйрәнү биләмәсе искиткеч зур. Аның, мөгаен чиге дә юктыр. Экология чикләренең соңгы вакытта киңәюе сизелә. Бүгенге көндә кешенең сәламәтлеге начараюын да, психикасы какшавын да ... – һәммәсен экологиягә бәйләп карыйлар.

Нибары 20 -25 ел эчендә экологиянең әһәмияте югары күтәрелде. Бу фән кешелек дөньясын саклауга хезмәт итә. “Үзен – табигать патшасы” дип исәпләгән адәм баласының эшчәнлеге һәрчак уңай нәтиҗәләр бирми. Киресенчә ул күп очракларда табигать анабызга фаҗигале үзгәрешләр алып килә, әйләнә - тирәбезгә күпме зыян салды һәм сала. Күп сулы елгаларыбыз саега, җирләр упкынсыман ярыклар белән яргалана. Елга үзәннәре баткаклыкка әйләнә, пычрана. Эчәр суларыбыз, сулар һавабыз көннән – көн шакшылана бара. Иген үстерелә торган уңдырышлы җирләр чикләнгән.

Һәрберебезгә якын булса да һәм күп сөйләнелсә дә, экология фәне шул ук вакытта шактый серле булып кала. Шуңа күрәдер, яшьләр арасында эколог
һөнәрен алырга теләүчеләр арта гына бара. ( бүгенгесе көндә 3 укучыбыз бу юнәлештә белем ала, 1 се аспирантура тәмамлады)

Яшел бишегебез – Җир анабыз үзенең табигый тотрыклыгын мәңге саклар дип ышану, хата фикер. Иксез-чиксез киңлектә Кояш белән бергә гизүче планетабызга Кояштан, йолдызлардан даими рәвештә энергия, нурланышлар агылып тора. Җир өслегендә, тирәсендәге атмосферада климатны һәм һава хәлен билгели торган күп үзгәрешләр бара. Әгәр кеше кирәксезгә “кыбырсынса” (казылма байлыкларны ала, сынаулар үткәрә һ.б.) ,чамадан тыш табигатькә үзгәрешләр кертүгә безнең табигатьнең чыдамлылыгы күпмегә җитәр? Җир күпмегә түзәр? Моны беркемнең дә уйлаганы юктыр, беркемнең дә исәпләп чыгара алганы юк. “Вакытлыча җиңүләре өчен табигать кешедән мәрхәмәтсез үч ала, – дигән сүзләрне онытмыйсы иде безгә.

Без 60-70 елларда И. В. Мичуринның “ Без табигатьтән мәрхәмәт көтәргә тиеш түгел, безнең бурыч – аңардан тартып алу,” – дигән сүзләрен укыдык. Ә хәзер киресенчә “Без табигатькә мәрхәмәтле рәвештә үзебез бирергә тиешбез”.

Кеше табигать патшасы, ә патшасы мәрхәмәтле булганда гына озак яши, хезмәт итә ала.

Табигать – безнең бүгенге байлыгыбыз гына түгел, киләчәгебез дә. Аның байлыгын бездән соңгы килгән буыннарга да калдыру безнең уртак бурычыбыз.

Кеше – табигатьнең аерылгысыз бер өлеше. Ул табигатьтән башка бер генә көн дә, бер генә сәгать тә, бер генә минут та яши алмый, аңа су, һава, азык –төлек, җылылык һәм яктылык кирәк. Шуңа күрә табигатькә мөнәсәбәт, кешеләргә мөнәсәбәт кебек үк, гуманлы, шәфкатьле булырга тиеш.

Балаларда табигатькә әнә шундый мәрхәмәтле карашны, табигатьнең матурлыгын тоя белүне әкеренләп аны яклый, саклый белүне кечкенәдән үк тәрбияләүдә зур эшләр алып барыла. Табигатьне саклау проблемалары белән дә балалар кечкенәдән үк танышалар, үткәрелгән чараларда (җир көне,

кошлар көне, игенчеләр көне һ.б) актив катнашалар, өлкән класс укучылары табигатьне яклау һәм саклау дигән изге эшкә теләп кушылалар (урман полосаларны, юл буйларын чистарталар, агач, куаклар утырталар һ.б.)



II. Төп өлеш.

1. Экологик белемнәр һәм тәрия бирү.

Табигать – саекмас белем чишмәсе.

Заманыбызның күренекле педагогы В.А. Сухомлинский табигатьне, әйләнә - тирә мохитне һичкайчан саекмас белем чишмәсе, матурлык, бәхет чыганагы дип атады. Бу чыннан да шулай. Балалар җәйге аяз көндә нурланып кояш чыгуын, бөтерелә - бөтерелә күбәләкләр очуын, ә яз җиткәч гөрләвекләр агыун күреп олы шатлык хисе кичерәләр. Табигатьнең шушы гүзәллеген кече яшьтән үк күрергә, тормышка сөенергә өйрәтергә без педагоглар бурычлы. Моның өчен мәктәптә төрле эшләр башкарырга мөмкинлекләр бик күп.

Табигать – кеше тәрбияләүнең бай чыганагы. Ләкин табигатьне танып –белүдән акыл, хисләр, карашлар формалашуы бары тик башлана гына әле.

11 ел буе белем алулары дәверендә мин укучыларның күз күреме даими рәвештә киңәя баруына ирешергә тырышам. Укучы үзенең туган як кырларыннан, үзенең бакчасыннан алып,тора-бара Ватаныбызның һәм Җир шарының табигать байлыклары, проблемаларын күзаллауга кадәр барып җитәргә тиеш.Уку дәверендә укучылар алдында яңа картиналар ачыла, читтән торып сәяхәтләр барышында җир асты байлыклары, серле, куәтле елгалары һ.б. турында белемнәр туплана, балаларда горурлану хисе туа: безнең илебез менә нинди зур, бай.

Уку елының сентябрь, апрель айларында биология (5,6,7кл) дәресләренең кайбер темаларын зәңгәр күк астында, мәктәп яны тәҗрибә бакчасында, елга буенда, урман-полосада үткәрәбез. ”Яшәү тирәлеге, экологик факторлары”, “Табигый бергәлекләр”, “Вегетатив үрчү” һ.б. темалары буенча үткәрелгән дәресләр укучыларның, әйләнә-тирә дөньяны, җанлы, ачык итеп таный белүләренә табигатьнең матурлыгын кабул итеп иҗади сәләтләре ачылуга шигырь язу, рәсем ясау осталыгын үстерү ), рухи яктан үсәргә, тирән, мәгънәле фикерләү сәләтен үстерүгә ярдәм итә.

Фәнне авыр үзләштерүче укучылар да табигать матурлыгына сокланып, табигатьтәге үсемлекләрне карап, алар турында кызыклы информацияләр тыңлап үз фикерен әйтә, чагыштырып аңлатма бирә алалар, сөйләгәнне кызыксынып тыңлыйлар.Һәр экскурсиядә алган мәгълүматлар, күзәтүләр, фикерләү дәресе, акыл үстерү дәресе булып тора.Экскурсия барышында укучыларның табигатьтә зәгыйф кошлар күреп, аны кызганып ярдәм итү өчен тырышуларын күреп, мин шундый нәтиҗәгә киләм, минем укучыларымда табигатьтәге тереклек турында кайгыртучанлык тәрбияләнүен. Менә бу зур уңыш- минем хезмәт нәтиҗәсе дип, уйлап куям. Табигать кочагында йөргәндә бу кешелеклелек (кайгыртучанлык) сыйфатлары укучыда, тәрбияләнмәсә, димәк аны беркайчан да тәрбияләп булмый.

Табигать- кешене һәрьяклап тәрбияләү көченә ия.

Гүзәл хисләр үзләренең тамырлары белән балачакка тоташырга тиеш, ә яхшылык, ягымлылык әйләнә- тирәдәге матурлык турында кайгыртканда туа,

Бу тәҗрибә нигезендә раслана.

Мәктәбебезнең тәҗрибә участогын алыйк. Чын мәгьнәсендә ачык һавадагы иҗат лабораториясе ул. Анда фенологик күзәтүләр , дәресләр өчен күргәзмә материаллар, гербарийлар әзерләргә дә, дәресләрдә караган аерым темалар буенча практикалар үтәргә дә, агрономик белемнәрне үзләштерергә мөмкин.

Үз куллары белән башкарган хезмәт нәтиҗәләрен күреп шатлыкларын тоярга да ярдәм итә. Тәҗрибә участогында коллективның һәр әгъзасы үз өлешен кертә. Башлангыч класс укучыларының үз участоклары һәм үз планнары, ә өлкән класс укучыларының һәр тәҗрибәсе гомуми эшкә файда китерерлек итеп оештырыла. Мәктәп ашханәсен ел дәвамында витаминнарга бай яшелчә, җиләк – җимешләр белән тулысынча тәэмин итү өчен тырышып эш башкарыла.

Мәктәбебезнең традициясе, май һәм сентябрь айларында укытучылар һәм укучылар белән берлектә экскурсияләр оештырыла. Бакча яз һәм көз көннәрендә нинди? Бакчабыз һәрчак игътибар үзәгендә булуы укучыларда үз хезмәтләренең кирәклеген тою, иҗат дәрте инициатива тудыра, аларның авыл хуҗалыгы һөнәрләре белән кызыксынуын арттыра, тормыш тәҗрибәләрен баета. Тырыш хезмәт нәтиҗәсе – хезмәтләрендә күренә. Бакчабыз җәй, көз айларында гөлчәчәккә күмелә.


2. Мәктәбебезнең экологик сукмагы буйлап.

2002 нче уку елыннан без яңа мәктәп бинасына күчтек.

Мәктәбебезнең тәҗрибә участокы бик матур, үсемлекләр дөньясына бай иде. Матур елга, наратлык буенда урнашкан мәктәбебезне калдырып китәргә туры килде. 2004 елның көзендә түгәрәккә йөрүче укучылар белән берлектә икенче туган йортыбыз – мәктәпне, аның тәҗрибә бакчасын онытмаска булдык.

Традицион үткәрелүче табигатькә экскурсияләребезне системага салып “Экологик сукмак” булдыруны планлаштырдык. Экологик сукмакта җирле табигатьнең төрле объектларын алдык.

Экологик сукмагыбыз 1,5 км га сузыла, 7 тукталышлы.





Экологик сукмак паспорты.
Адрес: Яңа Чәчкап авылы.
Экологик сукмакны төзү вакыты. 2004 елның сентябре.

“Сукмак” турында мәгълүмат:

Озынлыгы: 1,5 км.

Тукталышлар саны: 7

№ 1 тукталыш (мәктәп яны тәҗрибә участогы - 0,60 га)

№ 2 “Кече урман” (ышыклау полосасы)

№3 “ Чүплек”

№ 4 “Чишмә” (кизләү)

№ 5 “Дендрарий” (тәҗрибә бакчасы S – 0,60 га)

№ 6“Үзәк” елгасы. (плотина)

№ 7 “Наратлык” S –20 га.

“ Сукмак” ның торышы: канәгатьләнерлек, ә кайбер урыннары яхшы

Куллану режимы: учак ягу, балык тоту( чикләнгән күләмдә), экскурсияләр үткәрү.

Тыела: сирәк очрый торган үсемлекләрне җыю, бөҗәкләрне тоту.

Маршрут буенча күзәтүне алып бара: мәктәп укучылары.

Маршрутлар эшләнә: 1,5 км ( 6-11кл.) , 1км (1-5кл.)

Җитәкчесе: биология фәне укытучысы.

Экологик сукмак планында, биология фәненнән үзләштерергә тиешле биремнәрне үз эченә алган табигый бергәлекләр.

Максат: Бу экосистемаларда үзенә генә хас тереклекне өйрәнеп, алар арасында бәйләнешләрне, экологик проблемаларны, антропоген факторларны ачыклау.

Эш төрләре: өйрәнү, күзәтү, тикшерү.

Үткәрү формасы:

Экскурсияләр I-XI өчен үткәрелә. Үткәрүдә җаваплы: башлангыч класс җитәкчеләре, биология, география укуытучылары.

Экскурсия үткәрелә: яз, көз, кыш айларында.

Эксурсия темалары: Мәсәлән:



  1. “Табигатьтә яз билгеләре” (1-7 кл)

  2. Вегетатив үрчү. (6 кл.)

  3. Бергәлекләрдә тереклек ( 6 кл)

  4. Кошлар дөньясы.

  5. Тәҗрибә бакчасында еллык уңышка нигез салу. (өмә)

Көз.

  1. “Табигатьтә алтын көз”

  2. Хайваннар һәм үсемлекләр тереклеген күзәтү.

  3. Җиләк –җимеш куаклары.

4. Чәчәк орлыклары әзерләү.

  1. Яшелчә орлыклары әзерләү.

  2. Туфрактагы тереклек.

  3. Сулыклар.

  4. Тәҗрибә бакчасында көзге эшләр.

  5. Көзге бизәкләр.

Кыш.

  1. Кар астында тереклек.

  2. Кышкы пейзаж

  3. Кышкы бакча

Экскурсиягә бару көннәре алдан билгеләнә тема, максат, бурычлар белән таныштырыла, кирәк – яраклар алына. Экологик сукмак аша хәрәкәт иткәндә билгеле юнәлеш буенча, бер сукмак аша гына атларга,табигатьтә булганда үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында аңлатма искә төшерелә.

Экскурсиягә чыгар алдыннан табигать турында берничә укучыга кыска гына белешмәләр биреп китү өчен кызыклы материал әзерләргә әйтелә. Экскурия соңгы дәрескә куела.

Саф һавада уйнау һәм күңел ачу өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Хәрәкәтле уеннар, түгәрәк уеннары оештырабыз, җиңүчеләргә табигать бизәкләреннән сувенирлар әзерләп бирәбез. Арып талгач тәмләп кара ипи суган, сарымсак белән тукланабыз. (организмны ныгыту өчен).

Ашаганнан соң укучыларда экскурсияләр вакытында күп төрле сораулар туа, димәк аларның кызыксынулары шулкадәр тирәнрәк була. Табигать турында, әйләнә - тирәдәге күренешләр турында әңгәмәләр алып барабыз. Укучылар экскурсиядән зур кәнагатьлек белән кайталар, киләселәрен түземлек белән көтеп алалар.

Экскурсиядән соң, күңелләренә якын табигать төсләренең иң нәфис, иң нечкә төсмерләре, әйләнә-тирәклекнең гүзәллеге укучыларның рәсемнәрендә чагыла.

Экологик сукмакның 1 нче тукталышын “Гүзәллек бакчасы” дип атадык. Әйе, безнең мәктәп яны тәҗрибә участогы җәннәт бакчасыдай ерактан игътибарны алып, үзенә гүзәллек дөньясына чакырып тора. Тирә ягын миләш һәм кизильник куаклары әйләндереп алган.“Яшел классның” саф һавасында кояшның җылы нурлары иркәләвендә табигатьнең моңлы кошлары сайравы астында һәр укучы үзен көр күңелле һәм практик күнекмәләр алу өчен барлык игътибарын туплавы сизелә.

Укучыларның яшь үзенчәлекләрен, үзләштергән белемнәрен исәпкә алып бакчабызның үсемлекләр тереклегенең төрле формаларын өйрәнәбез:

алмагач, карлыган, кура җиләге, крыжовник, ирга, чыршы һәм чәчәкләрнең төрле төрлеләрен”.

Мәсәлән, чыршы агачының төзелешен, тирәлеккә, экологик факторларга таләпчәнлеген өйрәнәбез, аның яшен билгелибез, кеше тормышында, табигатьтә әһәмиятен билгеләп үтәбез. Чыршы турында шигырьләр, җырлар искә төшерәбез. Башлангыч класс укучыларына “Чыршы кайчан чәчәк ата?” дигән сорау биреп, кызыклы җаваплар ишетергә туры килә. Чәчәген – күркәләре белән атыйлар, менә шуннан китә төрле фикерләр. Укучыларның активлыгы арта.

Белемнәр үзләштергәннән соң, бакчабызның питомник бүлегендәге чыршы үсентеләренә тәрбия күрсәтәбез, төпләрен йомшартабыз (бу бүлек өчен башлангычлар җаваплы).

Чәчәкләр бүлегенең һәр чәчәкнең матурлыгын күреп, хуш исен тоеп, чәчәкләр дөньясында тоткан урынын билгеләп, аны тәрбияләп үстерү ысулларын өйрәнәбез. Ә көз көне орлыкларын җыеп, чистартып куябыз. Мәктәп яны бакчасы чәчәкләре безнең авылыбызның һәр йорт янын, һәйкәл, мәдәният йорты яннарын да бизи. Бу укучыларыбызның гүзәллеккә, матурлыкка омтылуы. Чәчәкләр бит тормышыбызга ямь бирә.

Бакчабызның “Дару үләннәре” бүлеген 5-7 сыйныф укучылыры белән ныклап өйрәнәбез. Бу бүлектә үсүче мята длиннолистная, зверобой, иссоп лекарственный, тысячелестник, календула, ромашка аптечная һ.б. дару үләннәре турында белемнәр үзләштерәбез.

“Табигатьтә бар нәрсә дә үзгәрә” дигән тема астында үткәрелгән экскурсияләр буенча тәҗрибә участогындагы һәр бүлектәге үсемлекләрнең көзге, язгы, кышкы үзгәрешләренә күзәтү үткәрәбез. Мәсәлән: алмагачтагы алмалар, кып-кызыл җимешләре белән кура җиләге, эре-эре кишерләр өеме, ә кыш көне безнең бакча яп-ялангач калган, әмма безнең чыршыбыз үзгәрмәгән.

Язгы табигатьтә тереклек уянуын 1-8 сыйныфлар белән бик рәхәтләнеп күзәтәбез. Башлангычлар “Табигатьне күзәтү календаре” алып баралар. “Табигатьтә бар нәрсә дә үзгәрә” дигән тема астында күпкырлы эш алып барыла. Укучылар әйләнә-тирәдәге үзгәрешләрне күреп, өйрәнеп, тереклекнең тууын, чәчәк атуын, җимеш бирүен һәм коруын күзәтеп беләләр. Димәк, авыл баласы кече яшьтән үк табигать, хезмәт дөньясында яши, тәрбияләнә.

Тәҗрибә бакчабызда һәр елны мул уңыш үстерелә. Ел дәвамында укучылар үз хезмәт җимешләре белән туеналар. Көзге эшләр тәмамлангач “Уңыш” бәйрәмендә хезмәт уңышларын барлап укучыларны бүләк белән шатландырабыз һәм мул уңыш җимешләре белән сыйлыйбыз.

Экскурсияләрдә, дәресләрдә үзләштергән белемнәрне, осталыкларны укучылар белән тәҗрибә бакчабызда практикада кулланабыз.

Безнең бурычларның берсе – белемнән файдалана белергә өйрәтү.

Әгәр укучы күнекмәләр үзләштереп кенә калса, практикада кулланылмаса, белем алу акрынлап укучының рухи тормыш сферасыннан чыга һәм ул укучыны кызыксындырмый, мавыктырмый башлый.

Мондый хәлне булдырмас өчен, укытучы һәр укучының үз белгәннәрен иҗади куллана алуына ирешергә тырышырга тиеш.

8-11 класс укучылары белән аерым бүлектә тәҗрибәләр үткәрәбез. Алар арасыннан бу тәҗрибәләр белән мавыгып китүче укучылар җаваплылыкны үзләренә алып эшне ахырына кадәр башкарып чыгалар. Бу укучылар өлешчә агрономик белемнәргә ия булалар, бу аларга профессиональ юнәлеш бирүдә дә, билгеле күләмдә роль уйный.

Киләчәктә без бакчабызда киңрәк масштаблы эшләр башкарырга планлаштырабыз:

“Яшь химик” түгәрәгенә йөрүче укучылар белән берлектә туфракның химик составын, ашламалар куллану алымнарын өйрәнергә.

Җимеш агач һәм куакларындагы корткычларга каршы көрәш алымнарын үзләштерү һөм практикада кулланырга һ.б.

2 Икенче тукталышыбыз. “ Кече урман” (урман ышыклау полосасы).

“Җанлы һәм җанлы булмаган нәрсәләр” дип атала. Катнаш агач һәм куаклардан торган 3 яруслы ышыклау полосасында 1-6кл.укучылары өчен экскурсияләр үткәрәбез.

“Кече урманны” күзәтәбез, үсемлекләр төрлелеге, тереклек формалары, экологик халәте билгеләнә. Ничә төрле үләнчел үсемлекләр үсүе, нинди бөҗәкләр, кошлар, корткычлар барлыгы һ.б

Антропоген факторлар билгеләнә: “Кече урмандагы табигый бергәлек”кә аңлатма бирелә.Нинди ярдәм кирәклеге ачыклана (укучы фикере) “Җанлы һәм җансыз нәрсәләр” дигән темага кыска гына экспром чыгыш тыңлана. Сәламәтлек ныгыту максатында хәрәкәтле уеннар уйныйбыз.

Бу экскурсиядә укучы әйләнә-тирә мохиткә игьтибар итә, турыдан-туры тирәлек белән аралаша, фикерләр туплый, аңарда күп кенә сораулар туа. Җанлы әйберләрнең- үсемлекләр, бөҗәкләр, кошлар, суалчаннарның җансыз кояштан, судан башка яши алмавына күп кенә мисаллар китереп экскурсиянең төп темасына укучылар ачыклык кертәләр.

Яңа Чәчкап авылы чишмәләргә бик бай булган ( 6 чишмә булган), бүгенгесе көндә аның 3се сакланып калган.

3. Өченче тукталышыбыз “ Чүплек”

№4 Дүртенче тукталышыбыз “Чишмәтукталышы.

Бу чишмәнең тирә-ягы чиста, суы агып тора, чишмә төзек. Су эчәргә куелган савытлары да бар. Һәр елны чишмә янына килеп аның көмеш, чиста, саф, тәмле суыннан авыз итәбез.Чишмәләр һәрчак карап торуга мохтаҗ. Без аның тирә-ягын куакның корыган ботакларыннан арындырабыз, суын түгәбез (язгы пычрак сулар тулгач). Чишмәбез бик матур урынга урнашкан, тирә-ягы яшел хәтфәдәй.

Иртә яз табигать уянганда тузганакның сары чәчәкләре үсмәгән бер генә кисәк җир дә калмаган, әйтерсең лә, син сары су өслегендә торасың. Чишмә буендагы матурлык, саф һава, куакларда кошлар җыры, бакалар бакылдавы үзенә бер сихри дөньяны барлыкка китерә.

Чишмә тукталышында, чишмә яны тереклеген күзәтәбез, тау токымнарының төрләрен билгелибез, бинокль аша агачтагы кошларны эзләп табабыз. Чишмә яны бергәлегендә азык чылбырын билгелибез.



5 тукталыш “Дендрарий”.

Экологик сукмагыбызның бу тукталышы, 60 ел буе үсеп утыручы бик зур җимеш агачлары, куаклары белән үзенә җәлеп итүче, иске мәктәбебезнең якты истәлеге булган, тәҗрибә бакчасының “ Дендрарий” бүлеген алдык.

Бакчада җиләк-җимеш агач һәм куаклары, күпчелек өлешендә алмагачлар үсә. Алмагач, крыжовник, гөлҗимеш куаклары турында тирәнтен өйрәнүне максат итеп куйдык. Мәсәлән:

а) сортлары, аларны танып- белү;

б) алмагачны үстерү тарихы;

в) алмагачны үрчетү ысуллары;

г) И.В. Мичурин – бөек бакчачы, аның хезмәтләре;

д) алманың кеше организмына файдасы.

Түбәндәге план нигезендә икенче экскурсиядә чия, карлыган, крыжовник куаклары турында өйрәнүне дәвам итәбез.

Бакчада төрле- төрле кошларга сайрый.

Бинокль белән агачка кунган кошларны эзләп табабыз. Крыжовник куагында урнашкан сандугач күкәйләрен күреп укучылар гаҗәпкә калдылар, чөнки ул бик кечкенә һәм җиңел, төсләре дә зәңгәрсу, чуар. Оясын нинди уңган балта остасы кебек ясаган бит әле, сокланырлык хезмәтенә.

Бакчаны 2002 елдан бирле карап, тәрбияләп торучы да юк, ләкин күпьеллык чәчәкләр ( тырнак гөл- ноготки), ирис чәчәкләре үсеп утыралар.

Бу бакчаның һәр кисәк җире, һәр үсемлеге, хайваны үткәннәрдә калган тырыш хезмәт нәтиҗәсе турында сөйли.

Бакчадагы җиләк-җимешләрнең чәчәк атуы, кошларның оя коруы... тереклекнең дәвам итүе, димәк, бакча яши... Без бакчадагы җиләк-җимеш агачларында түбәндәге эчтәлектәге язулар элеп калдырабыз. “ Агачларны сындырып, рәнҗетмәгез, алар сезне җимеш белән сыйлый!”,

“Агач башларына асылынып менмәгез!”, “ Кошларны куркытмагыз!”һ.б.

6 “ Елга” тукталышы.

Безнең авыл елгаларга бик бай. Авылыбыз аша мул сулы “Үзәк” елгасы ага, аңа авыл эчендә ике кушылдык килеп кушыла. Экологик сукмак безне елга аша төзелгән плотина янына алып килә. Экскурсияләрдә елгадагы тереклекне күзәтәбез, төш вакытларына туры килгәндә балыкларның су өстендә сикерешеп уйнаганнарын, акчарлакларның балыкларны аулауларын күзәтәбез. Елгалар тирәсе, елга суларының экологик халәте нинди хәлдә булуын карыйбыз. Сулыкларда суның чисталыгына (төсенә, исенә) игътибар итәбез. Сулыклар тирәлегендә чүп-чарлар очраганда “ашыгыч ярдәм” күрсәтү белән тәмамланган экскурсияләр дә еш була. Бүгенгесе көндә безнең елгабызга куркыныч янамый, рәхәтләнеп су коенырга, балык тотарга була.

7Наратлык “ тукталышы. Ял итү аланы.

Безнең якларда зур урманнар юк. Авылыбызның көньяк көнбатышында елга буенда 20 га наратлык бар. Экологик сукмакның “Наратлык” тукталышында балалар аеруча булырга яраталар. Наратлык барлыкка килгәннән бирле безнең мәктәп укучылары бик күп төрле эшләр башкардылар. Хәзер наратлыгыбыз авылыбызга ямь биреп тора. Аны халкыбыз: “Наратлык - яшел алтын” дип атый. Соңгы тукталышыбыз булганга без наратлык кырыенда ял итеп, тукланып алабыз. Наратлык эчендәге аланлыкка кереп яшел чирәмгә төзелеп утырып урман табигате, урман бергәлеге, ылыслы агачлар турында сөйләшәбез. Экологик тәрбияне эстетик тәрбия белән бергә бәйләп алып барабыз. Урмандагы төсләр, хуш исләр, төрле моңлы сайраулар һәм башкалар табигатьнең сихри көчләре укучыда эстетик мөнәсәбәт тәрбияләргә ярдәм итә.

Нарат урманы булганга, нарат агачы турында укучылар күп төрле мәгълүматлар алалар, үзләре чыгышлар ясыйлар, музыкаль номерлар белән күңелләрне күтәрәләр. Наратлыкны саклап торганда бездән соңгы 3 буынга да җитәчәк, чөнки нарат уртача 150-200 ел яши. Наратлыкта авыл халкы майлы гөмбәләрне бик күпләп җыя. Ә без укучылар белән гөмбә җыю, эшкәртү серләренә өйрәнәбез.

Декабрь аенда кышкы урманга экскурсия һәр елны оештырыла, ләкин без экологик сукмак юлы белән бара алмыйбыз, кар көртлекләре комачаулый. Кышкы урмандагы тереклекне күзәтәбез, кышкы матурлыкны күрәбез. Җимлекләр ясап эләбез. Наратлык алдына 1м X 0,50 см зурлыктагы щитка “Наратларны кисмәгез, алар табигатьнең яшел үпкәләре” дип язып куйдык. Яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә наратлыкта “нарат аулаучылар”ны еш күрергә була. Бу кимчелекләрне без түгәрәк әгъзалары белән алдан ук кисәтү, аңлату эшләре алып барабыз. Экологик сукмак буйлап сәяхәт итеп ел саен күптөрле күзәтүләр, өйрәнүләр үткәрелә.. (Яз, көз, кыш айларында). Экскурсияләр аша без туган авылыбызның экологиясен өйрәнәбез. Табигатьтә нинди “сыкраулар”ны күрәбез, аларны төзәтү өстендә эшлибез, авылыбыз халкына “Безнең авыл чиста, матур булсын!” дигән мөрәҗәгать белән чыгабыз, халык җыелган бәйрәмнәрдә, җыелышларда экологик культура формалаштыру, үзе яшәгән әйләнә-тирәлеккә сакчыл караш арттыруны тәрбияләү буенча аңлатулар алып барабыз (өлкән класс укучылары).

Түгәрәккә йөрүчеләр, табигать кочагындагы экскурсияләрдә катнашучылар табигатьне елдан - ел ныграк яраталар. Туган төбәкнең, туган йортның кадерен беләләр. Табигатьне күзәтеп, игътибар итеп җитешсезлекләргә борчылып, матур мизгелләргә шатланып яшиләр.

Экскурсияләрдә алган экологик белем һәм тәрбия укучыларыбызның рухи дөньясын баета. Аларны туган җирнең намуслы чын хуҗалары итеп тәрбияләүгә игътибар бирелә. Без үткәргән сәяхәтләр бик зур әһәмияткә, көчкә ия. Шуны истә тотып сәяхәтләргә алдан зур әзерлекле булырга. XXI гасыр баласы изге җир-суларын саклый белерме, рухи дөньясын аңлы рәвештә баета алучы шәхес дәрәҗесенә күтәрелә алырмы – болар барысы да бүгенге мәктәп өчен төп максат булып тора.

III. Йомгаклау.

Экологик белем һәм тәрбия бирү – дөньяга караш формалаштыруның нигезе.Кешелек җәмгыять белән табигатьнең бербөтен тәшкил итүен, кешелек дөньясы тарихының табигать тарихының аерылгысыз бер өлеше икәнлеген, табигать белән кеше арасындагы бәйләнешне ачыклау әнә шул максатка хезмәт итә.

Табигатькә куркыныч яный, әйләнә-тирә мохит мәнфәгатьләрен саклап калу һәркем бурычы. Хәл кискенләшә бара, бу һәрберебезне борчуга сала. Тереклекне саклап калу өчен безгә табигатькә сакчыл караш булдыру турындагы сөйләшүләрдән конкрет эшкә күчәргә кирәк. Моның өчен беренче шарт, һәр кеше дә экологик белемгә, экологик культурага ия булырга тиеш. Экологик белемгә ия булган, табигать законнарын белгән кеше генә экологик культурага ия була. Кызганычка каршы безнең яшәешебездә экология – бер модный сүз генә булып яңгырый. Күп мәктәпләрдә экология фәне укытылмый, законнары үтәлми ...

Тәрбия сәгатьләре, түгәрәкләр эшчәнлеге генә экологик проблемаларны гына хәл итеп бетерә алмый.

Җирдә тереклекне саклап калу өчен, туган җиреңнең хуҗасы булу гына җитми, ә кайгыртучан һәм мәрхәмәтле, изге күңелле улы булырга кирәк.

Бүгенге киләчәгебез яшьләргә, укучы балаларга тиешле юнәлешле эш алып баруда игътибарны арттыруда мәктәп күп төрле тәрбияви эш алып бара. Авыл җирлегендә экологик тәрбия бирү өчен күп мөмкинлекләр бар. Авыл баласы табигатькә якын, күп вакытын табигать кочагында үткәрә.

Экологик сукмагыбыз аша үткән экскурсияләребездә укучылар үзләштергән теоретик белемнәрен пратикада кулланып ныгыталар, яңа күнекмәләр алалар. Сакчыл караш тәрбияләүдә җаваплылыкны сизеп эштә күрсәтәләр.

Кулланылган әдәбият.

1. Гайсин И.Г. Преемственность экологического воспитания.-Казань: Изда-во КГПУ, 1999г.

2. Данильчук В.И. Личностный подход к системе принципов экологизации

Естественнонаучного образования.- Новгород: Перемена, 1996г.

3. Николаева С.Н. Общение с природой начинается с детства. Пермь: 1992г.

4.И.Д.Зверева.Экологическое образование школьников. М. Педагогика,1983г

5. Ягодин.Г.Н. Проблемы экологического образования.. Вестник высшей

школы. 1991г.

6. А.Т.Зверева. Экология. Москва.1996г.

7. Е.О.Фадеева, В.Г.Бабенко Экология. Москва.2002г.

8.Т.Голованова. Защищай, береги, умножай. Москва. Молодая гвардия.1999г

9. Б.Гржимеко. Экологические очерки о природе и человеке. Москва. Прогресс. 1988г.

10. В.И. Кузнецов. Экология России. Москва. 1995 г.

11. Ә. Н. Хуҗиәхмәтов. Тәрбия - мәңгелек фәлсәфә. Казан. Мәгариф нәшрияты. 2001 ел.

Буа районы Яңа Чәчкап урта мәктәбе

Экологик сукмак

буйлап сәяхәт

Биология укытучысы Камалова Н.Х
Экологик сукмак” ны ничек оештырырга?”

Күренкле педагог Василий Александрович Сухомлинскийның :

Балалар табигать кочагында үсәргә, тәрбияләнергә тиеш”,- дигән алтын сүзләрен, биология укытучысы буларак, үз эшемдә нигез итеп алам.



Табигать- кеше тәрбияләүнең бай чыганагы. Табигать -кешене һәрьяк-лап тәрбияләү көченә ия.

Баланың кечкенәдән үк табигать белән еш аралашуы, аңа рухи, әхлакый яктан үсәргә, табигатьнең гүзәллеген күреп, аңа сокланып – укучының иҗади сәләтләре ачылырга, аның тирән, мәгънәле фикерләү сәләте үсүгә

китерергә мөмкин. Хайваннар, үсемлекләрне күреп, алар турында кайгыртучанлык сыйфатлары, җаваплылык хисләре, тәрбияләнә.

Балаларга экологик тәрбия һәм белем бирүдә, аларда табигатькә, тереклеккә аңлы, сакчыл караш, кешелеклелек, киң күңеллелек сыйфатлары тәрбияләүдә, туган якка, аның табигатенә мәхәббәт уятуда “ Экологик сукмак” зур әһәмияткә һәм көчкә ия. Бу экологик тәрбия бирүнең – бер чарасы гына булып тора, экологик сукмак аша, күп кырлы тәрбия бирү мөмкинлекләре бирә.

“ Экологик сукмак” буйлап сәяхәт үзебез яшәгән төбәктәге үсемлек һәм хайваннар дөньясын тирәнтенрәк өйрәнергә, табигатькә соклану, кызыксыну уятырга, аны сакларга, әйләнә-тирә күренешләрне күзәтергә, игътибарлы булырга, экологик проблемалар белән якынрак танышырга, сәламәтлегебезгә игътибарлырак булырга, табигать гүзәллеген күрә, аңлый белергә өйрәтә.

Укучылар сукмак буйлап сәяхәттә, табигать белән турыдан –туры аралашып, аның серләренә төшенергә, табигать кочагында үз- үзләрен дөрес тотарга, экологик һәм фенологик күзәтүләр алып барырга өйрәнә.

Укучыларның дәресләрдә үзләштергән белемнәрен практикада дөрес һәм иҗади куллана белүләренә ирешү.

Бала табигатькә никадәр якын булса, ул аны шулкадәр ныграк ярата, саклый, туган төбәкнең кадерен белә, башкалардан да шуны таләп итә.

Экологик белем һәм тәрбия бирү, төбәк компонентларына нигезләнсә, бигрәк тә отышлы.

Балаларның экологик белемнәрен тирәнәйтү максатыннан, һәр ел фасылында традицион үткәрелеп килүче табигатькә экскурсияләрне системага салып, “ Экологик сукмак” булдыруны планлаштырдык.

Экологик сукмак”ны оештырганда түбәндәге таләпләр үтәлергә тиеш:

1. Сукмак үтә торган урын укучылар тормышы өчен куркыныч тудырмыймы?.

2. Табигый объектларның төрлелеге, укучыларны кызыксындырыр-лык булуы, бүгенге көндә экологик яктан зур игътибар һәм хезмәт таләп итә торган урыннар. Экскурсиянең урынын, маршрутын төгәл билгеләү.

3. Табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәү турында инструктаж үткәрү.

Экологик сукмак эченә, төбәгебезнең иң матур, иң гүзәл, шул ук вакытта зур игътибар һәм хезмәт таләп итә торган урыннарны алдык.



Сукмагыбыз озынлыгы-1,5 км, 7 тукталыштан тора: “ Гүзәл гөлбакча” ( ул безнең укучыларның яз, җәй, көз көннәрендә бик яратып эшли торган урыны)

Ышыклау полосасы”-“Чүплек”- “ Чишмә” (Кизләү)-“Дендрарий”-“Үзәк елгасы”- “Наратлык”.

Сукмак үтә торган җирлекнең рельефы, җир өслегенең формасы, үсемлекләр, хайваннар дөньясы өйрәнелә.

Әзерлек эшләре.

Экскурсиягә бару көннәре алдан билгеләнә, темасы, максат, бурычлары белән таныштырыла, өйрәнү алымнары билгеләнә, эш өчен кирәкле җиһазлар әзерләнә.( көндәлек, карандаш, линейка, бинокль, луп+а, фотоаппарат, пычак, һ.б

Экологик сукмак аша хәрәкәт иткәндә билгеле юнәлеш буенча, бер сукмак аша гына атларга, үсемлекләрне эзмәскә, табигатьтә булганда үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында аңлатма искә төшерелә.

Экскурсиягә чыгар алдыыннан темага кагылышлы кыскача белешмәләр биреп китү өчен, аерым укучыларга кызыклы материал әзерләргә әйтелә. Экскурсияләр соңгы дәресләргә куела, табигатьтә озаграк булу өчен.

Экологик сукмак” ны үткәрү .

Билгеләнгән маршрут һәм план буенча күзәтүләр, өйрәнүләр алып барыла, материаллар туплана, язып барыла. Соңыннан максатыбызга ирешелдеме, нәтиҗә ясала. Укучыларның күп төрле кызыклы сорауларына җаваплар бирелә. Табигатьтә фәнне авыр үзләштерүче укучылар да ачыла, уй фикерләрен әйтә алалар, бу акыл үстерү дәресе дип тә әйтеп була.

Юлыбызда нинди “ сыкраулар”ны күрәбез, аларны төзәтү өстендә эшлибез, хәл итү юлларын билгелибез.

Хәл итүнең көннәре, җаваплы укучылар билгеләнә.

Саф һавада хәрәкәтле, күмәк уеннар, ярышлар оештырыла. Җиңүчеләргә табигать бизәкләреннән сувенирлар әзерләп бирәбез.

Арып талгач тәмле итеп ашап алалар.

Экскурсиядән укучылар зур кәнагатьлек белән кайталар, кабат бару көннәрен түземсезлек белән көтәләр. Экскурсиядән соң, күңелләренә якын табигать төсләренең иң нәфис, иң нечкә төсмерләрен, әйләнә- тирәлекнең гүзәллеген рәсемнәрендә чагылдыралар, шигырьләр иҗат итәләр, иншалар язалар.

Экологик сукмак буйлап сәяхәт аша ел саен укучылар табигатькә якынаялар. Туган авыл экологиясен, аның ни дәрәҗәдә булуын күрәләр, кулдан килгәнне эшләргә тырышалар, яңа күнекмәләр алалар, табигатькә карата сакчыл карашлы, уңай фикерләрен әйтә алалар, уңай мөнәсәбәтләре ачык күренә. Экскурсия барышында укучыларның табигатьтә зәгыйф кошларны күреп, аны кызганып ярдәм итү өчен тырышуларын күреп, мин шундый нәтиҗәгә киләм, минем укучыларымда табигатьтәге тереклек турында кайгыртучанлык тәрбияләнүен.

Менә бу зур уңыш- минем хезмәт нәтиҗәсе дип, уйлап куям. Экскурсиядә алган экологик белемнәр укучыларыбызның рухи дөньясын баета. Аларны туган җирнең намуслы чын хуҗалары итеп тәрбияләүгә зур өлеш кертә.

“Экологик сукмак” экологик тәрбия бирүнең бер чарасы гына булып торса да, укучыларга күп кырлы тәрбия бирүдә зур әһәмияткә ия.

Нәтиҗә ясап әйткәндә, экологик сукмак, экологик тәрбия бирүдә күп мөмкинлекләр бирә.

Тереклекне саклап калу өчен, безгә табигатькә сакчыл караш булдыру



Турындагы сөйләшүләрдән конкрет эшкә күчәргә кирәк. Моның өчен беренче шарт, һәр кеше дә экологик белемгә, экологик культурага ия булырга тиеш. Кызганычка каршы безнең яшәешебездә экология- бер модный сүз генә булып яңгырый әле. Экология фәне күп мәктәпләрдә укытылмый. Түгәрәкләр эшчәнлеге, тәрбия сәгатьләре генә экологик проблемаларны хәл итеп бетерә алмый. Иң нәтиҗәле, иң зур әһәмияткә ия булганы табигатьтә тәрбия алып бару, үзләштергән белемнәрне практикада ныгыту, яңа күнекмәләр алу. Сакчыл караш тәрбияләүдә җаваплылыкны сизеп эштә күрсәтү. Көчебезне, тәҗрибә- белемебезне, бар тырышлыгы-бызны куеп, иҗади эшләгәндә, белем бирүне тәрбия бирү белән бәйләп барганда гына киләчәгебез өметле булыр, ышанычлы кулларда тереклек чәчәк атар, дип ышанып каласы килә.

Экологик белемнәр һәм тәрбия бирү. Табигать саекмас белем чишмәсе

Тукталышлар

229.92kb.

13 09 2014
1 стр.


Тарихи-экологик сукмак буйлап

Максат: Балаларда табигатькә мәхәббәт, аның байлыкларына сак караш тәрбияләү, экологик белемнәр бирү өчен укучыларның практик эшчәнлеген оештыру, табигать белән турыдан- туры арала

16.1kb.

18 12 2014
1 стр.


Башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта (тулы) гомуми белем бирү буенча белем бирү программаларын тормышка ашыручы, Татарстан Республикасында үзләре социаль ипотека

Татарстан Республикасы дәүләт белем бирү учреждениеләренең һәм муниципаль белем бирү учреждениеләренең 35 яшькә кадәрге укытучыларына бер тапкыр бирелә торган компенсация түләүләре

82.85kb.

15 10 2014
1 стр.


Рабочая программа по предмету татарский язык для 1 класса

Тр мәгариф һәм фән министрлыгының 1743/10 номерлы боерыгы белән расланган башлангыч гомуми һәм белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы Таттарастан Республикасының белем бирү учре

333.9kb.

02 09 2014
3 стр.


Рабочая программа по предмету литературное чтение на татарском языке для 1 класса

Тр мәгариф һәм фән министрлыгының 1743/10 номерлы боерыгы белән расланган башлангыч гомуми һәм белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы Татарастан Республикасының белем бирү учрең

153.66kb.

02 09 2014
1 стр.


Фәридә Гыйсмәтуллина, Дәвеш төп гомуми белем бирү мәктәбенең китапханәчесе. Китап белем чишмәсе

Минем яраткан китабым” темасына укучылар рәсемнәре күргәзмәсе, слайдлар, классик музыка язмалары

90.47kb.

25 12 2014
1 стр.


Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

Мәгариф” нәшрияты, 2009 ел, Татарстан Республикасының Базис укыту планына, Муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе “Тайсуган төп гомуми белем бирү мәктәбе” 2012-2013 уку елы өчен

767.37kb.

25 12 2014
4 стр.


Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесы Үдик урта гомуми белем бирү мәктәбе

А. б хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, ата-аналар, укытучылар һәм укучылар! Бүген сезнең өчен дә, безнең өчен дә иң тантаналы һәм истәлекле көннәрнең берсе. Бүген чыгарылыш сыйныф уку

147.71kb.

17 12 2014
1 стр.